Күпләр бакча җиләген бик тә нәзберек, зур тәрбия сорый дип уйлый. Бик нәзберек үк булмаса да, тәрбияләүне таләп итә, анысы дөрес. Яз көне җиләклектәге беренче эшләрне барлап чыгыйк әле.
Бакча җиләген ник виктория дип атаганнарын беләсезме? Виктория – җиңү дигәнне белдерә. Россия территориясендә беренче тапкыр үстерелгән бакча җиләге сортының атамасы шундый булган. Бу сүз шулкадәр киң кулланыш алган, хәзер башка сорт җиләкләрне дә виктория дип йөртәләр.
Күпләр бакча җиләген бик тә нәзберек, зур тәрбия сорый дип уйлый. Бик нәзберек үк булмаса да, тәрбияләүне таләп итә, анысы дөрес. Яз көне җиләклектәге беренче эшләрне барлап чыгыйк әле.
Әгәр дә көздән бакчагызга җиләк утыртмаган булсагыз, аны һава температурасы 15 градуска кадәр җылынгач, яз көне дә утырта аласыз. Җиләк кояшлы урынны ярата, күләгәдә уңышы начар була. Көньякка таба авыш калкулыкка утыртсагыз, бигрәк тә яхшы. Иңкел җир булып, яз көне озак су җыелып ятмаган урынны сайлагыз.
Җиләк утыртканда күпләр бер хата ясый – үсемлекләрне тыгыз утырта. Җиләк бик тиз җәелә, араларын 30-40 см итеп калдырырга, ә рәт араларын 60 см итәргә кирәк. Болай араларын эшкәртүе, мыекларын кисүе дә җайлырак булачак.
Утыртыр алдыннан җиләк үсентеләрен 40 минутка «Корневин» яки «Эпин» эремәсенә салып торсаң әйбәт. Озын тамырларны 10 см гына калдырып кыскартып кисәргә дә кирәк.
Җиләклекне күпьеллык чүп үләннәре басып китүчән. Үсемлекләр арасын калын гына итеп салам яки печән белән мүлчәләсәгез, күпчелек чүпләрдән арынырсыз. Җиләк мүлчәләгәнне ярата.
Җиләкләрне инде көздән үк утыркан булсагыз, яз көне бөтен корыган, өшегән яфракларын секатор белән кисеп алыгыз. Көздән каплап калдырган иске мүлчәне дә тырмалап алсаң яхшы, аның астында корткыч бөҗәкләр кышлап, йомырка салганнардыр. Җир җылынгач, яңадан мүлчәләрсез.
Кыш буена кар ятып, җиләк үскән туфрак тыгызлана, тамырларга һава үтеп керсен өчен, үсемлекләр арасын көрәк очы белән генә йомшартып чыгыгыз. Аның тамырлары өстә генә урнашкан, сак булыгыз.
Тамырлары күренеп торган үсемлекләрнең төбенә дә өясе булыр. Ләкин уртадагы бөрене туфрак белән күмдермәскә кирәк.
Яз көне башкарасы тагын бер мөһим эш – җиләкне ашлау. Язын беренче тапкыр ашлаганда, әлбәттә инде, азот кулланалар. Ул аңа үсеп китү өчен кирәк. Органик ашлама куллану, отышлырак, билгеле. Мәсәлән, тавык, сыер тизәге, компост. Тавык тизәге әчеткесе болай әзерләнә. 1 литрлы банкадагы коры тавык тизәген 10 литр суда 3 көн әчеткәннән соң, ярты литр ашламаны 10 литр су белән сыеклап, бер төпкә ярты литр күләмендә сибәләр. Компостны исә, ваклап, үсемлек тирәли тараталар гына. Органик ашламалар булмаса, 1 квадрат метр түтәлгә 13–20 г исәбеннән алынган мочевинаны туфракка күмдерергә була. Аммиак селитрасы 1 квадрат метр җиргә 10 г исәбеннән кертелә.
Җиләкләрегез чәчәккә бөреләнгән вакытта аңа калий кирәк. Калий утын көлендә күп. Аны үсемлекләр тирәли сибеп кенә дә чыгарга мөмкин. Утын көле ашлама гына түгел, гөмбә авыруларыннан дәва да.
Бакча җиләге черек авыруына бирешүчән. Гөмбәчекләрне юк итү өчен җиләкләрегезгә 65 градуска кадәр җылылыктагы алсу төстәге марганцовка эремәсе сибеп чыга аласыз.
Җир җиләге кура, көнбагыш, помидор, кәбестә, баклажан, топинамбур белән янәшә утыртканны яратмый. Ә менә суган, сарымсак, редис, кишер, борчак, петрушка белән алар яхшы күршеләр.
фото: https://pixabay.com/ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк