Самат Гөлфиядән ун яшькә олы иде. Саматка – 28, Гөлфиягә – 18. Ялынып та карады инде Минзифа түти кызына. «Яшь аермагыз зур бит, көнләшер», – дип тә үгетләде, «Эчәргә хирыс түгел микән», – дип тә шикләнде. Тик Гөлфия, бичаракай әнисенең кисәтүләрен колагына да элмәде. Хәер, яшь чакта әни сүзен тыңлыймыни инде кеше? «Мине ярата бит ул, әни, – диде Гөлфия. – Мине беркемгә дә бирмәячәк ул».