Мокрина Юрзук һәм Луиджи Педутто. Алар 1943 елда Австриядә, хәрби әсирләр өчен лагерьда очрашалар. Яшьлекнең үз кануннары: ул туплар гөрелтесенә дә, ачлы-туклы йөрүгә дә, кияргә матур кием-салым булмауга да карамый – егет белән кыз бер-берсенә үлеп гашыйк була... Үзләрен язмышның нинди олы сынавы көткәнен белмиләр шул.