Өеңә беренче кат кергән кунакка текәлеп карау, аны күзәтү уңайсыз, билгеле. Әмма, ни эшләтәсең, иңбашына салган тастымал белән чынаякларын һәм бал кашыкларын сөртеп өстәлгә тезгәндә дә, ипи кискәндә, сөтләп чәй ясаганда да ул берөзлексез аны күзәтте. Уңайсызлану һәм тартынуына да карамастан, күз читен кунагыннан аера алмады...