Тәрәзә пәрдәсенең бер чите ачылып калган икән, шуннан кергән кояш яктысы иркәләп уятты Таһирны. Абыйсы торган инде. Аның кухня якта кыштырдап йөрүен, анда-санда савыт-саба шалтыратып куюын ул беркавым тын гына тыңлап ятты. Ниһаять, җай гына ишек ачылды.