Логотип
Аш-су

Кайнар бәлеш

Читтә яшәгән милләттәшләребез янына барып чыксак, алардагы гореф-гадәтләргә, аш-суларга игътибар итми калмыйбыз.


Пенза өлкәсенең Дәхтәрни (Малый Труев) авылында да шулай булды. Авылның иң өлкән кешеләренең берсе – 98 яшьлек Сания апа Хальметова белән озак кына авыл тарихы, аның үзенең язмышы турында сөйләшеп утырдык. Әңгәмә тәмамлангач, аның килене Равилә безне табын янына чакырды. Ул – Дәхтәрнинең китапханәчесе. (Сүз уңаеннан әйтим әле, юлыгыз ул якларга төшсә, аларга күчтәнәчкә татар китаплары алып барыгыз – иң зур бүләк шул булыр.)

Аларның гаиләсе зур – сигезәү яшиләр: Рәвиләләрнең уллары белән киленнәре, аларның өч баласы да шушы нигездә гомер итә. Бер түбә астында өч буын! Ишле гаиләдә камыр ашлары да еш пешә икән. 
– Ә кунак җыйганда ниләр әзерлисез? – дибез. 

Мәҗлесләрдә табынга хәзер иң элек компот һәм куас чыгаралар икән. Аннан – ләкшә (Пенза татарлары баскан токмачны «ләкшә» диләр), итле карту (картуы – бәрәңге була инде), аннан дөге, тары яки карабодай боткасы. 
– Ботка урынына еш кына кайнар бәлеш чыгарабыз, – ди Равилә. 

Кайнар бәлеш турында без шулай итеп беренче тапкыр аңардан ишеттек.

Ә икенче көнне кайнар бәлештән үзебезгә дә авыз итәргә насыйп булды. Аны безнең өчен Алсу Сәнҗәпова пешерде..
Аның әнисе Пенза өлкәсе Неверкин районының Мазарлы (рәсми исеме – Октябрьское) авылыннан икән. Кайнар бәлеш – Мазарлының бренды! Алсуның әнисе кебек уңган киленнәр аны инде тирә-як авылларга да тараткан. 
Алсу пешерде, ә без аның һәр адымын язып бардык. 

Кайнар бәлеш рецепты
Кирәк: 
* ярты пакет «ряженка»
* 100 грамм сыек май
* 1 йомырка
* тәменчә тоз.
* камырны кызартыр өчен бераз сода

Эчлек өчен:
* 700 грамм эремчек
* 200 грамм каймак яки сөт өсте (кибетнекен дә кулланырга мөмкин)
* 250 грамм эреткән сыер мае
* 8 йомырка
* 2 стакан бүрттерелгән дөге
* тәменчә тоз, шикәр комы 

Эш тәртибе: 
* Камырны токмач камыры кебек басабыз: каты кирәкми, әмма форманы тотарга тиеш. 

* Бәлешнең астын калынрак, ә өстен юкарак итеп җәябез. 

* Астагы камыр таба читеннән төшебрәк торсын – аның артыгын уклау белән «өзеп» төшерәбез. 

* Бәлешнең өстен җәймичә, эчлекне салырга кирәкми – камырны юешләтмәсен. 

* Эчлек өчен кирәк булган ингредиентларны барысын бергә бутап, табага салабыз.

* Бәлешне 40 минутка мичкә куябыз. 

* Табынга кайнар килеш кисеп чыгарабыз. 


Алсуның әбисеннән ишеткән киңәшләре
* Әби бу бәлешнең эчлеген биек, ә камырын бик юка ясый иде.
* Камыр савытта оешканчы, әби аңа кулын тыкмый, ә агач кашык белән бутый иде.
* «Камырга яхшы уйлар белән генә тотыныгыз. Кәефегез булмаса, пешермәгез генә», – дия иде әби. 
* Чүпрәле камырны басканда, нинди генә кызу булса да, ишек-тәрәзәләрне яптыра, үтәли җил йөрмәсен, дия иде. 
* «Җәйгәндә, камыр каршында биемә, ул синең алдыңда биесен», – дип әйтә иде. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар