Логотип
Арабыздан беребез

Журналист бит син!

Яшьләрчә җыйнак гәүдәсенә, зәвыклы киемнәренә, юмор белән сөйләшүенә, аннан килгән уңай энергиягә сокланып утырам. Журналистика буенча Авзалованың үз кагыйдәләре барына тагын бер кат инанам.

Әңгәмәдәшем – язмалары белән укучылар күңелен яулаган танылган журналист Мәдинә АВЗАЛОВА. Социаль темаларны яктыртучы, кеше хокукларын яклаучы, әллә нинди катлаулы проблемаларны чишә белүче, күпләргә ярдәм итүче, хаклык яклап, кайберәүләрне утлы табага бастыручы, кырыс түрәләрне дә йомшарта алучы... Оста дипломат, гадел юрист, күз карашыннан аңлый торган психолог сыйфатларын үзендә туплаган шәп журналист ул, кыскасы. Миңа аның үҗәт, принципиаль, эзләнүчән, оператив журналист булуы ошый. Бер бүлмәдә бергә утырып эшләү дәверендә Мәдинә ападан өйрәнер әйберләр дә шактый булган икән. Үзе яши торган Осиново бистәсеннән редакциягә иң алдан килеп утырыр. Өстәлендә һәрвакыт «Комсомольская правда», «Аргументы и факты» газеталары ятар (автобуста укып килә чөнки). Ялт кына җыенып командировкага чыгып та китәр. «Үзем язам!» дип, иң кыен темаларга алына. Материалын язып соңгы ноктаны куюга инде җиңел сулап, учларын учка бәреп: «Без булдырабыз!» – дип шаяртып та алыр... Аны Татарстан журналистикасының легендасы дип йөртәләр. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, «Фидакарь хезмәт өчен» медале иясе, Татарстан Президентының Мактау грамотасы һәм дипломы, Кеше хокуклары буенча Татарстанның вәкаләтле вәкиле тапшырган дипломнар, журналистларның «Бәллүр каләм» республика конкурслары лауреаты... Ә шулай да аның өчен иң зур бүләк – укучыларның яраткан авторы булу, әлбәттә! 
 

Мине фәрештәләр җитәкләп йөри сыман 

Мәдинә апа, син университетның тарих бүлеген тәмамлагансың, ә үзең журналистиканы сайлагансың. Ничек килеп кердең бу дөньяга, сөйлә әле. 

– Кечкенәдән журналист булам дип тә йөрмәдем, иҗат турында да уйламадым. Әкренләп өлгердем. Бу дөньяга килеп керүем дә очраклы гына булды! Һәм үкенмим һич тә. Горурланам! Ул бит кешенең сәләтеннән, тырышлыгыннан, омтылышыннан тора. 70 нче еллар. «Ялкын»ның баш редакторы Роза Хафизова хатлар бүлегенә чакырган иде. Шунда эшләүче күренекле шагыйрь Тәүфикъ абый Камалиев миңа хатыны Роза Камалетдинова эшләгән күптиражлы «Ленинчы» газетасына барырга киңәш итте. Ә нигә бармаска?! Журналист буларак тәҗрибә туплау өчен иң үтемле юл иде ул минем өчен. Һәм 1976 елдан 1987 елга кадәр шунда эшләдем. Роза – редактор, мин аның корреспонденты идем. Роза күп нәрсәгә өйрәтте – бик рәхмәтле мин аңа. Әкренләп «Социалистик Татарстан»га мәкаләләр яза башладым. Мирхәт абый Хөснимәрданов гомерлек остазым булды. Аннары мине шул газетага эшкә чакырдылар. Зур, җитди газета! Хатын-кыз журналистлар бармак белән генә санарлык иде анда. Беренче эш көнемә кадәр хәтерлим. Иң авыр бүлеккә – сәнәгать бүлегенә куйдылар. Анда Марат абый Әмирханов та эшләде. Җайлап кына юнәлеш бирә иде. Уйлап утырам да... Алдымнан гел фәрештәләр җитәкләп йөргән сыман... Шулкадәр көтелмәгән, сөендерә торган әйберләр килеп чыга иде тормышымда. Ә бер хәлне һич онытмам! Эшкә урнашып бер-ике ай үтүгә, мине Министрлар Кабинетына киңәшмәгә җибәрделәр. Каушадым дип әйтә алмыйм. Анда да безнең кебек кешеләр бит. Кереп утырдым. Сөйләгәннәрен язып бардым... Бар да әйбәт кебек инде үземчә. Икенче көнне тиз генә язып та керттем. Ә анда... сәяси хаталар киткән! Язмамны кара тактага элеп куйганнар, җитмәсә! (Рәхәтләнеп көлә.) Хәер, редакциядә гадәти хәл икән ул: һәр көнне кемнең дә булса материалын элеп куялар. Ләкин минекен инде башка элмәделәр, бердәнбер очрак булды ул. Бу күңелсез хәл мине игътибарлы булырга, фактларны кат-кат тикшерергә өйрәтте! Гомерлек сабак булды, кыскасы! 

Парламент хәбәрчесе дә идең бит син, Мәдинә апа!

– Әйе шул! (Горурланып.) Республика язмышы хәл ителә торган иң җаваплы чорлар иде ул! Сессия утырышлары кайчак төнгә кадәр бара. Анда кузгатылган бер генә мәсьәлә дә читтә калмый, аларны көне-сәгате белән укучыларга җиткереп тора идек. Көнозын сессиядә утырабыз да, кичен кайтып «подвал-подвал» материал бирәбез, депутатлар сөйләгәнне курыкмыйча, ачыктан-ачык язабыз. Берчак тәнкыйть мәкаләсе язган идем сессия барган көннәрдә. Дөрес тәнкыйть иде ул. Йөрим шулай Дәүләт Советында йөземә җитди кыяфәт чыгарып. Бер җитәкче кулымнан эләктереп алды да: «Кызый, уйлап яз. Тагын бер мәртәбә шундый мәкалә бастырсаң, сессиягә кермисең», – диде. Нәкъ менә шул елларда башланды да инде социаль-икътисадый, сәяси, мәдәни тормышның астын өскә китергән уңай үзгәрешләр. 

Ишектән кертмәсәләр, тәрәзәдән кер, дигән гыйбарә бар журналистларда. Син форточкадан да керәсең бугай әле, Мәдинә апа.

– (Көлеп җибәрә.) Журналистның кыюлыгыннан тора ул. Ничек күрсәтәсең бит үзеңне! Миңа күп министрлардан интервьюлар алырга туры килде. Заманында Татарстан Президенты, Дәүләт Советы Рәисе, аның урынбасарлары, депутатлар белән дә еш очраштым. Алар белән диалоглар алып барырга һәрвакыт әзер идем. Мин бит журналист! Әгәр дә нәрсәдер әйтергә куркып утырсам, сөйләшү барып чыкмаячак! Марат Әхмәтов авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры чагында аннан интервью алып чыккач, матбугат үзәге җитәкчесе: «Сезнең белән рәхәтләнеп ачылып китеп сөйләште», – дип куандырган иде. Ул еллардагы Эчке эшләр министры Әсгать Сәфәров белән дә җылы әң-гәмә килеп чыкты. Ул да саубуллашканда: «Сез яхшы әңгәмәдәш!» – диде. Министрлыкның «Иң яхшы криминаль журналист» дипломын тапшырганда: «Язма-гызны әни бик ошатты», – дип тә күңелне күтәрде әле. 

Кешеләргә ярдәм итү – миңа Ходай Тәгалә тарафыннан йөкләнгән бурычтыр, дигән идең син берчак, Мәдинә апа. 

– Җәберләнгән, кыерсытылган кеше үтенеп килә икән, мин аңа ярдәмгә алынам. Аллаһы Тәгалә көч бирә миңа, ниятләнгән эшем уңышлы гына барып та чыга. Иң яратмаганым – кабахәтлек, түбән җанлылык. Мин күтәрә алмыйм аны. Телевизорда әшәкелек күрсәм дә, шундук башка каналларга күчерәм... Минем тормышымда да булды андыйлар. Чын күңелдән булышасы, хәлен җиңеләйтәсе килеп, бер шалтыратасың, ике... Эндәшми – җавап юк! Димәк, ул сине якын итми, син кирәк түгел аңа! Ә мин ярдәм итмәкче булып бәргәләнәм. «Кеше ярдәм сорамый икән, ул сүзне кузгатма. Үзеңә өстәмә баш авыртуы алма!» – дигән иде бер танышым. Дөрес әйткән. Кешегә ярдәм итү – бик җаваплы эш ул! Аның өчен олы йөрәк, хәлгә керә белү, киң күңел кирәк.

Кайсы сүздән йомгак тәгәрәп китәр?

«Сөембикә» редакциясендә эшли башлавың да әнә шул күңел халәтеңә туры килә, минемчә.

– Гаилә, хатын-кызлар, аналар тормышын тирәннән яктыртасым килә иде, мин моңа әзер идем инде. «Сөембикә»гә мине журналның баш редакторы, зирәк җитәкче Роза ханым Туфитуллова үзе чакырып алды. Эшли башлавымның беренче көннәреннән үк шул дөньяда кайный да башладым. Редакциягә бик күп хатлар килә иде. Социаль темаларга язу тәҗрибәм булгач, проблемалы, язмышлы хатлар миңа керә торган иде. Шундый материаллар, язмалар була – алар гел башта йөри. Хәтта кайчак куркыталар да. Их, белергә иде язмышларын, дисең. «Адәм актыгы»н беркайчан онытмам. (Тынып тора.) 18 яшьлек малай әтисе белән әнисен, апасын үтерә. Колониягә баруым, ул үсмер белән сөйләшүләрем әле дә кичә генә кебек... Үземне журналист дип әйтсәм, сөйләшмәс тә иде ул. Социаль опека бүлегеннән килдем, дидем. «Ничек шулай килеп чыкты соң, балакаем?» – дим. «Ну, тормышта шулай да була менә», – ди исе дә китмичә. «Хәзер сиңа якын булган, сине яраткан кешеләр берсе дә юк бит инде», – дим тәүбәгә китерергә тырышып. «Аның каравы, машинам, фатирым бар, юридическийга укырга керәм!» – дигән җавапны ишетеп телсез калдым! Ул егет кайткандыр инде. Нишли икән? Кайчак ул турыда да уйланып куям. 

Ә мин балаларына сыймаган әби турындагы «Мунча карчыгы»н тетрәнеп укыган идем.

– Өзгәләнеп, әрнеп язылды ул мәкалә. Күз алдыңа китер: юл аркылы гына ике катлы зу-ур йорт! Улы белән килене шунда яши. Андагы байлык! «Нишләп әниеңне үз яныңда тотмыйсың?!» – дим. Бик каты сөйләштем. Әнисе җан асраган җиргә дә бардым. Элек була иде бит кеп-кечкенә кара мунчалар – нәкъ шундый җирдә яшәп ята бичара карчык. Аның турында Совет районының социаль ипотека бүлеге җитәкчесе белән сөйләштем, министрлыкка чыктым. Басым ясый торгач, улы үз янына алырга мәҗбүр булган.

Кризис үзәкләре турындагы язмаларыңны көтеп алганнарын да беләм...
– Ирләре җәберләгән хатыннар шунда килеп сыена иде бит. Хәер, хәзер дә шулай. Бу тормышта берни үзгәрмәде. Авыр хәлдә калучыларга ярдәм күрсәтү чаралары гына күбәйде. Монысы куандыра. Әле дә хәтерлим: ике баласы белән үзәккә килеп эләккән бер хатынның бите карарлык түгел, кара янып чыккан. Ире туктаусыз кыйнап тора икән. «Кайда икәнебезне белә генә күрмәсен! Килә генә күрмәсен!» – дип бәргәләнә хатын. Аның кая эшкә урнашуы, алдагы тормышы ничек көйләнүе гел күз уңында булды. Җитди тәнкыйть мәкаләләренә алынам икән, язган кешеләремнең берсен дә онытмыйм, министрлыкларга да тынгы бирмим, прокуратурага да барам, адвокатлар белән дә сөйләшәм. Башкача булмый да. Чөнки еш кына: «Журналист бит сез. Инде сез дә хәл итмәсәгез...» – дип, мине аптырашта калдыралар иде. Без эшләгән ул елларда журналистларның хезмәтен «дүртенче хакимият» дип бәялиләр иде. Ул чагында «кәгазь журналистика» проблемасы юк иде әле. Ә хәзер, үзең күрәсең, почтада эшләргә – газета-журнал таратырга да кеше юк. Бүгенге көндә тормышта проблемалар чиктән ашкан. Компьютер артында аннан-моннан нидер күчереп материал язып утырганчы, чык урамга, йөр халык арасында... Шунда бит тормыш, шәп материал!

Хәтерлим әле, малае куып чыгарган әби турында язган идең. Кунар урыны булмагач, караңгыга кадәр урамда каңгырып йөрүче ул карчык...

– ...әйе, ул әби соң гына шул үз өйләренә кайтып, йорт подвалына төшеп төн чыга торган була... Аны картлар йортына урнаштырдык бит тәки. Кемнәргә, кайларга мөрәҗәгать итеп бетергәнне хәтерләмим дә инде. Әйдә, бирегез, әйдә, эшләгез дип җәфалап бетерә идем тиешле оешмаларны. Берәүнең әйткәне дә бар: «Сез бит адвокат түгел, сез – журналист. Эшләгез үз эшегезне генә...» Ә мин алай булдыра алмыйм. Минем өчен мохтаҗлар язмышы – минем язмыш. Югыйсә нәрсәгә язып йөрергә? Укучыны шаккаттырыр өченме?! Моның өчен «сары басмалар» да җитәрлек... «Аһ-уһ» килеп язып утырып кына булмый бит ул, ахыргы нәтиҗәсе булмагач! Проблема бит чишелми кала! Син журналист икәнсең, чиш аны!

Синең белән командировкаларга бару чып-чын мастер-класс булды минем өчен. Шунда чаялыгыңа, кар өстенә казан аса торган тәвәккәл ханым булуыңа тагын бер кат инандым. Җиңел-җайлы итеп сөйләшәсең, кочаклап алып хәлләрен сорашасың... 

– Журналист аралашучан булырга тиеш. Сөйләштерә алу, сорауны дөрес итеп куя белү бик мөһим. Хат эзеннән Кама Тамагына бардым. Бер хатын баласын буып үтергән... Ишеге бикле иде. Көтәбез. Белеп торам: сорауны ничек бирсәң, шулай китәчәк. Үземне сөйләшүгә әзерлим. Күрәм: кайтып килә. Олы яшьтәге бер әби инде. Бик бетерешкән. Аңлашыла инде, йөрәк яралары бигрәк җәрәхәтле чак. Кертмәскә дә мөмкин: шундый ситуация бу! Исәнләшүемә дә теләмичә генә җавап биреп узды. «Казаннан килгән идек... Бик аңлыйм хәлегезне!.. Үзем дә күптән түгел энемне җирләдем», – дип, сүзне ерактан башладым. Бөтен эчке кичерешләрен кузгаттым, ахрысы. Минем мөнәсәбәтемне аңлады. Кеше күңеленә ачкыч ничек сөйләшүдән, сүзне ничек башлаудан да тора. Мин шулай әйтергә, шулай язарга тиеш дип, чыгып киткәнче үк бөтенесен күздән кичерә идем. Сүзне кайдан башларга кирәге алдан ук уйланган була. Кайсы җөмләдән башласам йомгак тәгәрәп китәр? Ә бит тәгәрәмәскә дә мөмкин. Монда психолог та булырга кирәк. Теманы ачалмасаң, барып йөрисе дә юк. Ә теге мескен әби, өендә елый-елый түгелеп, миңа бөтенесен сөйләде. Шулкадәр җәберләгән булган улы! Кыйнаган әнисен. Көн-төн эчкән. Өйдә чын-чынлап террор атмосферасы тудырган. «Мин аны туктатыр өчен генә ябыштым бит. Үз-үземне белештермәдем», – диде ул. Кем үзе теләп баласын үтерсен! 

Комсомолка, спортсменка...

Ә нинди гаиләдә үстең? Әти-әниең кемнәр иде? 

– Кукмарадагы 1 нче мәктәптә укыдым мин. Камышлы авылыннан район үзәгенә күчеп килгәнбез. Анысын мин хәтерләмим, бәләкәй булганмын. Әнием Гөлчәчәк ашханәдә дә, тегү фабрикасында да эшләде, бик тәмле пешерә иде. Әти Миндрахман көне буе тракторда булды. Үз әтием түгел, үги әти. Дүрт бала үстек. Зифа апам белән мин – бер әтидән, энекәшләр икенче әтидән. Әти безне үз малайларына караганда да якынрак күрә иде кебек. Һәрхәлдә, миңа шулай тоела иде. Әни көчле характерлы иде. Без апам белән аңа охшаганбыз. Әти гел эштә булды, акча тапты. Ә Кукмарадагы өебезне әни берүзе диярлек салып чыкты. Әле тактага китә, әле кадак, буяулар алып кайта. Шундый боевой хатын менә! Мин берәр нәрсәне күңелемә салам икән, шуны эшләми туктамыйм. Максатчан, көчле ихтыярлы булып үстем. Геннардан килә бу. Журналист булам дидем – булдым! Коръән укырга ниятләгәч, бу яшьтә соң инде, диделәр. Нишләп соң булсын – укыйм, өйрәнәм, дидем. Өйрәндем! Атнага бер мәчеткә йөрим. Шуннан канәгатьлек алам! Өч ел элек көн саен цигун күнегүләрен ясарга сүз бирдем үземә – бер көн дә калдырганым юк! Ул күнегүләр миңа ковид калдырып киткән бик күп проблемалардан чыгарга мөмкинлек бирде. 

Ә ни өчен тарих бүлеген сайладың?

– Университетның мехматына барам, дип йөрдем бит мин, математиканы беләм һәм ярата идем. Тормышта уйламаган, көтелмәгән хәлләр чыгып кына тора бит. Имтиханга «биш»ле алам дип бардым да, «дүрт»ле куеп кайтардылар. Мәктәпне медальгә тәмамлыйм дип йөргәндә генә. Бик авыр кичердем: стресс булды миңа. Үсмерлек максимализмы, үҗәтлек, хәтер калу – барысы бергә буталды. Бер мизгелдә бөтен хыял-теләкләрем чәлпәрәмә килде. Юк, мин әйтәм, мехматка бармыйм, тарих бүлегенә керәм, дидем. Укытучы Закирә апаны бик ярата идем. Шул этәргеч булды. Мактанып әйтүем түгел, мәктәптә лидер идем. Дружина советы председателе, комсомол активисты, спортта да гел беренче... Шулай итеп, тарих бүлегенә киттем. Имтиханны Индус Таһиров кабул итте. Тиз-тиз сөйлим. «Тукта-тукта, җитәр», – дип, Индус Ризакович «биш»ле куеп чыгарды. 

«Комсомолка, спортсменка и просто красавица...» Бу син, Мәдинә апа!

– Характер тәрбияләүдә спорт та үзенекен эшләгәндер. Мәктәптә йөгерә идем. Сигезенче класста ук район җыелма командасында булдым. Укырга кергәч, мәктәп тренеры белән республика спорт комитеты җитәкчесе Хәниф Мортазин, үзара килешеп, мине башта – университет, аннары җиңел атлетика буенча республика җыелма командасына керттеләр. Спорт холкымны шуның кадәр чарлады! Мин озын дистанцияләргә – 800, 1000 метрга йөгерә идем. Туктаусыз сборларда булдык. Лекцияләрдән азат итәләр иде. Берәр ай Ялта, Сочиларда ярышларга әзерләнәбез дә, май аенда кайтып эстафетада катнашабыз. Университетта Вульфсон дигән атаклы профессор лекцияләр укыды безгә. Сборларга китәсемне белгәч: «Имтиханнарга кертмим, кайтып та торма!» – ди берсендә Григорий Наумович. Борчылган идем. Тәки имтиханны да тапшырдым, эстафетада да йөгердем.

Кукмарадан булуың синең биографиягә аерым штрихлар өстидер әле. Кукмаралар бит бәйлиләр, тегәләр, киез итекләр басалар, аш-суга осталар...

– Менә монысы юк! (Көлә.) Зифа апам әйтә инде, синең кулдан андый эш килми, ди. Текмим дә, бәйләмим дә. Бер кайттым әни янына. Икәүләп телевизор карыйбыз. Шунда әни носкиемның үкчәсе тишек икәнен күрде дә: «И балакаем, аягыңны селкеп утырганчы, шул носкиеңны ямап куйсаңчы», – ди. «И нәнә! Носки ямаганчы, утырып бер мәкалә язам мин!» – дидем.

Бүгенге журналистикадан син канәгатьме?

– Миңа калса, ачылып китү, материалларда түгелү, җаныңны биреп язу җитми. Яза торган героеңны ярату, аның язмышына битараф калмау җитми... Бәлки, үзем шундый темаларга язганга әйтәмдер боларны. Шундый катлаулы чорда яшибез. Никадәр яшьләр, хатын-кызлар махсус хәрби операциядә катнашучыларның үзләренә, гаиләләренә ярдәм итәләр. Олысы-кечесе мәдәният йортларына җыелып, киемнәр, мендәрләр, юрганнар сыралар, сетка үрәләр. Җиңүгә үз өлешләрен кертәләр шулай. Битараф калып булмый, заманы шундый.

Ул һәркайсыбызны үзенчә сыный. Беркөн телевизордан күрсәтеп яталар: Түбән Камада 8–9 яшьлек балалар сетка үрә, рәсемнәр ясый, тартмаларга азык-төлек тутыра – менә шулар турында күбрәк язарга кирәк! Дөрес юнәлеш бирә белсәң, балалар барысын да аңлый. Бүген яшьләрне моңарчы күрелмәгәнчә патриотик рухта тәрбияләргә кирәк, минемчә. Бу бик мөһим! Хәрби операция барышында ирләрен югалткан хатыннар, улларын югалткан аналар турында, чакрымнарны саный-саный көн-төн ут эченнән алга баручы егетләребез турында язарга кирәк. Журналистлар җиңүне якынайтуда иң алгы сызыкта булырга тиеш! 

* * *
Журналистика, сәясәт, җәмгыять турындагы сөйләшүләр җай гына өйгә, гаиләгә күчә. Улы Адельнең, кызы Алисаның инде үз дөньялары, үз эш-мәшәкатьләре. Ә менә оныклар өчен ул – сер сыяр дус та, «мировой» дәү әни дә! Искәндәр белән Салават – икесе дә технологик колледж тәмамлаганнар, видеоблогерлар, икесе дә автомобильләр ремонтлау буенча шәп белгечләр; Аяз – неф-техимия колледжында, Азалия 6 нчы класста укый, биюче дә икән әле. Мәдинә апа горурланып сөйли алар турында. Мөгаен, үз кайнанасының җылылыгы да күчкәндер аңа. Әнә бит: «Гомер буе ирем Әхсәннең әнисен сагынам. Йомшак холыклы, ипле-җайлы иде ул. Аңа дога кылганда бөтен тәнемә җылы дулкын йөгерә», – ди.

Яшьләрчә җыйнак гәүдәсенә, зәвыклы киемнәренә, юмор белән сөйләшүенә, аннан килгән уңай энергиягә сокланып утырам. Журналистика буенча Авзалованың үз кагыйдәләре барына тагын бер кат инанам. «Чәчәкләп-чуклап язарга яратмыйм – проблеманы конкрет мисаллар, фактлар белән ачам», «Язганнарымны кат-кат тикшермичә басарга бирмим», «Йөрәгеңне кушып, кеше яратып укырлык итеп язарга кирәк», «Мин булдырам дип тотынсаң, әйбәт мәкалә языла», «Һәр язмаң укучыны уйландырырлык булсын – син бит журналист!..» Һәрчак истә тотармын ул киңәшләрне.

Бу көннәрдә күркәм юбилеен билгеләп үтүче каләмдәшебез Мәдинә АВЗАЛОВАны гомер бәйрәме белән ихлас котлыйбыз! 

Фото: Анна Арахамия


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Якташыбыз белән горурланабвз Иҗади уңышлар юлдаш булсын. Сәләмәт бул!

    Хәзер укыйлар