Әткәй колхозда ат караучы иде. Сугышка да күк атына атланып китте. Әткәйне, башка авылдашлар белән бергә озатып калдык. 1941 елның кояшлы 25 август иртәсе аермачык күз алдымда. Әнкәй кечкенә Суфияне күтәргән, мин энем Расих белән әле әткәйгә сырпаланабыз, әле атын сыйпыйбыз. Расих ни уйлагандыр, мин эчемнән генә күк атка ялварам, әткәйне исән-сау алып кайт берүк, дим.
Әтиләрен сугышка озатканда, Рәзинә апага – 14, Расих абыйга 11 яшь була, ә әнием Суфия әле 2 яшен генә тутырган кечкенә кыз булып кала. Аларның истәлекләрен күп тапкырлар тыңлап, сугыш чоры балаларының башыннан кичкәннәр, әтиләре, ягъни Мирзасалих бабабызның сугышта күргәннәре кинодагы кебек күз алдымда җанлана. Бабам истәлеге булган пиджак әле һаман кием шкафында эленеп тора. Ул әле дә бабам җылысын саклыйдыр кебек. Орден-медальләр һәм значоклар пөхтә итеп тагылган. Һәрберсенең үз тарихы. Бабамның күргәннәре дә, мәрхүм әбекәй әйтмешли, үзе «бер китап язарлык».
Рәзинә апа аеруча зиһенле. «Әткәй колхозда ат караучы иде. Сугышка да күк атына атланып китте. Әткәйне, башка авылдашлар белән бергә озатып калдык. 1941 елның кояшлы 25 август иртәсе аермачык күз алдымда. Әнкәй кечкенә Суфияне күтәргән, мин энем Расих белән әле әткәйгә сырпаланабыз, әле атын сыйпыйбыз. Расих ни уйлагандыр, мин эчемнән генә күк атка ялварам, әткәйне исән-сау алып кайт берүк, дим. Башта Бөгелмәгә җибәрәләр, аннан поездда – фронтка, диделәр. Әткәй атында Мәлләтамактан Мөслимгә таба кузгалып киткәндә елый башладым. Күздән югалганчы карап калдык аны», – дип искә төшерә ул. Мирзасалих Фәррах улы Мостафин 1901 елның 27 июлендә Мөслим районы Мәлләтамак авылында дөньяга килгән. Хәдичә әби белән Фәррах бабайның 18 балалары туган, тугызы кечкенә чакта ук вафат булган, калганнарының да бары өчесенә генә балалар үстереп, оныклар сөеп яшәргә насыйп булган.
Әтисе үлгәндә, бабай 9 яшьтә кала. Шуңа үсмер чактан ук җигелеп эшләргә туры килә аңа. Басудан кайтырлык хәле калмагач, шунда гына кунып кала торган булган. «Аякка ат дилбегәсен урап ята идем. Төнлә бүреләр килсә, ат пошкыра, һәм мин уянам», – дип сөйли иде ул.
Бабам 1919 елны Кызыл Армиягә алына, һәм туган иленә 1926 елда гына әйләнеп кайта. Гражданнар сугышында катнаша ул, бу сугышта аның ике ир туганы үлеп кала. Вәҗетдин исемлесенең аклар тарафыннан кылыч белән туракланып үтерелгәнен кайтып сөйләгәч, Хәдичә әбекәй: «Ярый әле үзе шәһит киткән, ә шулай кеше җанын кыеп йөрсә, ниләр эшләр идең?» – дип юанган.
1926 елда бабай Мөслим кызы Бибизәйнәп белән тормыш корып җибәрә. Кызы, улы туа. Эшләгән кеше ачка интекми. Тик XX гасыр кешеләренә бик нык үзгәрешләр кичерергә туры килә шул.
Колхозлашу еллары... Бабам беренче көннән үк коллектив хуҗалыкка керә. Тик нахак гаеп ягылып, репрессияләнә, тормышы таркатыла, үзен төрмәгә җибәрәләр. Ими баласы булган Расих абыйның баш астындагы мендәренә хәтле алып чыгып китәләр. «Шап итеп башының сәкегә төшкәне гел күз алдымда тора», – дип искә ала бу вакытларны Рәзинә апа. Ул да сабый гына була югыйсә. «Төн уртасында да сорау алырга чакыралар иде әнкәй белән әбекәйне. Безне дә уятып алып баралар, кайда калдырсыннар инде. Сорау алучы ачуланып кычкырганда, без мич артында калтырап тора идек. Безне куылган мулланың аскы өенә кертеп тутырдылар. Бала киемнәренә кадәр талап, сатарга алып чыгып киттеләр. Әткәй төрмәдән чыккач, үз ихатабызда яшәргә рөхсәт иттеләр. Бер бозау бирделәр. Землянка казып, куыш ясады әткәй, түбәсен камыштан көлтә үреп япты. Идән таштан иде. Иске авыл тавыннан ак таш алып кайтып яндырып, төеп, шуны идән итеп җәйде. И башкаларның агач идәненә кызыга идем инде!» – дип сөйли ул. (Бары 2002 елда гына, бик күп тапкыр тиешле органнарга мөрәҗәгать иткәннән соң, бабайның аклануы турында хат килә балаларына.)
Рәзинә белән Суфия. 1954 ел.
Кызлары Суфия – минем әнкәй туа. Тик тыныч кына яшәргә язмаган шул. Сугыш башлана. Мостафин Мирзасалих 54 нче Кутузов һәм Александр Невский орденлы, 4 нче Кызыл Байраклы беренче кавалерия полкының 14 нче дивизиясе составында Мәскәү яны сугышларына эләгә. Беренче тапкыр дошман белән күзгә-күз алар шунда очраша... Рәзинә апа сугыш елларында үсмер кыз була инде. Энесе Расих белән иртәдән кичке караңгыга кадәр колхоз эшенә йөриләр, басу эшеннән кайтып кермиләр. Әниләре дә авыл хатыннары белән гел эштә: борчакны да урак белән уралар, басуда башак җыялар, көлтә ташыйлар. «Өйдә кечкенә Суфия дә бар бит әле. Берсендә ул землянкада йоклап ятканда, төнлә ырылдашкан песиләрдән куркып уянып, елый башлады. Без энем белән аны уртабызга алып, кочаклап, тынычландырып йокладык. Әткәйдән хат килү бәйрәмгә әйләнә иде. Туган илебездән фашистларны куа-куа, ул Украинага килеп җитә, Белоруссия, Польшаны азат итүдә катнаша. Ә Бөек Җиңү көнен Берлинны узып китеп каршылый. Бер хатында ул:
Күк аткаем бар бит әле
Висла суын кичәргә.
Ходай насыйп иткән микән
Мәллә суын эчәргә, – дип язып җибәргән. Мәллә елгасы безнең аяк очында гына анысы. Ә Висла... Географиядән беләм инде, Польша җирләре буйлап ага. Безнең әткәй айгыры белән бик ерак җирләрдә фашистларны куа, дип аңлатам энем белән сеңлемә. Расихның да әткәй кебек буласы килә. Колхоз атларын карый. Ләкин аны, кулак баласы дип, гел кагалар иде. Апалар урак урган җирдә колыннар уйнап, урылган ашлыкны чуалдырып бетергәч, «Атлар янына кертчәле шуларны», – диләр икән Расихка. Ә бригадир һаман куып чыгарырга куша икән. «Сүзне тыңламыйсың, малай!» – дип, ат дугасын Расих өстенә атып бәргән. Елап кайтып керде бала... Шундый кансыз кешеләр дә бар иде. Сыер, сарыклар, казлар булгач, ачка интекмәдек. Тал кайрысын кырып бәрәннәр ашаттык, болында печән әзерләдек. Әткәйгә хат язганда менә шуларны да әйтә идек. Суфия да үсте әкренләп. Мин дә хат язам әткәйгә дип, безнең тирәдә кайнашты. «Песи балалады, казлар ун күкәй салды, сарык бәтиләре кап-кара, мин алар белән уйныйм, дип язам»? – ди. Сарык йонын язып, егерләп, җылы кофталар, гамашлар, җылы шәлләр бәйли идек. Челтәрләп бәйләгән шәлләремне дус кызларым да матур дип мактады. Чыра яндырып, йә тәрәзә төбенә утырып, ай яктысында фронт өчен оекбаш, бияләйләр бәйләдек. Ярый әле сез тынычта, шуңа сөенәм. Немецлар чигенгәндә авыл кешеләрен яндырып киткән, сөякләре тартышып ята. Балаларны коега салып киткәннәр, дип яза әткәй хатларында...» Бабам дүрт тапкыр яралана. Госпитальдә дәвалангач, сугышуын дәвам итә торган була. «Фашист тимере» күп иде аның тәнендә. Снаряд кыйпылчыкларын кечкенә чакта без тотып-тотып карый идек.
Бабай хатирәләре безгә бәләкәй чактан ук таныш булса да, еллар узгач, Рәзинә апа, әнкәй сөйләгәннәр буенча алар тагын да тәэсирлерәк кабул ителә. «Әткәй каты сугышлар вакытында чолганышта калгач, яралы капитанны күреп ала. «Документларны ал да ат мине», – дип ялвара икән, бер җепкә тезелгәндәй тигез рәтләр белән килүче фашистларга ымлап. Әткәй плащ-палаткасына аңын югалткан капитанны салып, агачлар арасына сөйрәп китә. Сазлы урынга кереп, камыш арасында да качып яталар. Шактый сөйрәп баргач, үзебезнең солдатлар очрый. Яралы сугышчыны санчастька илтәләр. Аңына килгәч, капитан үзен коткаручыны кочаклап елый. Бу батырлыгы өчен әткәй Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә.
Немец белән бергә-бер очрашырга да туры килә әткәйгә. Германия җирендә була бу хәл. Сугыш беткән, тик һаман да атышлар дәвам итә әле. Гамьсез булырга ярамый. Тирә-юньне күзәтеп кенә торырга кирәк. Әткәй агач башында бер немецны күреп ала. Янына бара, шулчак немец ишарәләр белән нидер аңлата башлый. Күптән күреп торуын, тик аңа атмавын, инде үзенең дә исән каласы килүен, өйдә берсеннән-берсе кечкенә балалары булуын сөйли ул. Кулын җирдән өч төрле зурлыкта күтәреп, үлсәм, берсеннән-берсе кечкенә өч балам ятим кала, дип аңлатмакчы була икән. «Атмадым, кулым бармады, сугышка ул да үзе теләп килмәгән бит инде. Без немецлар белән түгел, ә фашистларга каршы сугыштык», – дип сөйләгән иде әткәй. Әткәй дә, каршысында басып торган немец та икесе дә гап-гади солдат булган...»
Рәзинә апа шулай сөйли. Ул әле 1944 елда Мөслим районының «Күмәк хуҗалык» газетасында әтиләре, минем бабам Мостафин Мирзасалих турында подразделениенең политругы Булатов язган мәкаләне дә искә төшерә. Безнең өчен зур вакыйга булды, горурландык әткәй белән, ди.
Бабамның орден-медальләрен кулларыма алам. Җиңүнең күпме кан коюлар хисабына булганын дәлилләүче алар.: «II дәрәҗә Ватан сугышы», «I дәрәҗә Ватан сугышы», Кызыл Йолдыз орденнары, ике «Батырлык өчен», «Отличный артиллерист», «Гвардия» билгеләре, «Мәскәүне саклаган өчен», «Варшаваны азат иткән өчен», «Берлинны алган өчен», «1941–1945 елларда Бөек Ватан сугышында Германияне җиңү өчен» һәм юбилей медальләре, командованиенең 12 Рәхмәт хаты... Сугыш чоры документларын актарам һәм андагы төгәллеккә таң калам. Бабамның һәр баскан эзе «Красноармейская книжка»да исәпкә алып барылган. Кораллары, кием-салымы, бүләкләре – барысы да язылган, имзасы, печате куелган. Төсләре дә уңмаган диярлек. Документлар арасында дүрткә бөкләнгән һәм бераз таушалганрак бер кәгазь сакланган. 1944 елның 16 декабрендә язылган 366 нчы номерлы белешмә Мостафина Зәйнәп исеменә килгән. Гвардия ефрейторы Мостафин Мирзасалих Фәрраховичның шушы чорга кадәр алган орден-медальләре саналган һәм льготалардан файдалану мөмкинлеге булуын аңлаткан бу хатка Сәмигулин һәм Стрелоговлар имза куйган. Бу кәгазь кисәге күңелемне нечкәртте. Ай-һай, кирәкле урыннарга күрсәтелде микән соң ул?! Исәнме-юкмы диеп, ирен сугыштан көтүче, фронт өчен көн-төн хезмәт куючы Зәйнәп әбием берәр генә булса да файдаланды микән аннан? Инде тормышлар арулангач та, сугышта катнашучыларга тиешле 5 кубометр утынны да алып кайта алмыйча тилмергәндә, ни өчен бу кәгазьләрнең ярдәме булмады соң?.. Сугыш чоры балалары булган әнкәйгә, Рәзинә апага, Расих абыйга тиешле игътибар нигә вакытында күрсәтелмәде?..
Бик күпләрнең язмышы охшаш булган ул елларда. Алар барысы да Туган ил өчен көрәшкән, Җиңүне якынайткан: ирләр – яу кырында, хатын-кызлар, сугыш чоры балалары – тылда, алны-ялны белми эшләү бәрабәренә. Бүген инде әнкәйгә – 81, Рәзинә апага 93 яшь. Сугыш елларында чабата үреп, атлар карап, колхоз эшендә зурлар кебек эшләп йөргән Расих абыебыз инде арабызда күптән юк... Ә алар минем өчен һаман шул үсмер балалар сыман. Әткәләренең тизрәк сугыштан кайтуын тилмереп көтүче, әнкәләренә һәрдаим ярдәм итәргә атлыгып торучы эшчән, тырыш, тыңлаучан беркатлы авыл балалары булган алар.
Мөслим районы, Югары Табын авылы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк