Логотип
Арабыздан беребез

Хатын-кызның дәхеле һәрвакыт зуррак

Танылган җәмәгать эшлеклесе, зирәк һәм талантлы җитәкче, оста дипломат, кабатланмас зур шәхес... Сүзебез – Роза Рәхмәтулла кызы Туфитуллова турында.

Аның һәр эше, гамәле тарихка кереп калырлык зур вакыйгага әйләнә! Тынгысыз җаны эшләрен дә табып кына тора! «Яшь ленинчы» газетасы редакторы булып эшләгән еллары, «Ялкын» журналын җитәкләү дәвере аны «Азат хатын» журналына баш мөхәррир итеп әзерли. Ә бераздан Роза ханым тырышлыгы белән журнал «Сөембикә» исеме белән укучыларына килә башлый. «Ак калфак» иҗтимагый оешмасын оештыру, «Сөембикә» беләзеге» бүләген булдыру, «Киленбикә», «Гыйффәт туташ» бәйге-тамашаларын уздыру, Татарстан Республикасы халык депутаты итеп сайлану, Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасында әгъза булып тору... Әдәби әсәрләр, публицистик мәкаләләр язу... Ул башкарган эшләрне бармак бөгә-бөгә санасаң да, исәбенә чыга торган түгел! Күптән түгел Казанда узган «Милләт җыены»нда Роза Рәхмәтулла кызы Туфитулловага әдәбиятны үстерүгә керт-кән өлеше, күпьеллык иҗади казанышлары һәм актив иҗтимагый эшчәнлеге өчен республикабызның «Дуслык» ордены тапшырылды.

Татар халкына хезмәт итүне яшәвенең иң зур мәгънәсе дип санаган затлы һәм зыялы милләт кызын олуг юбилее белән котлыйбыз! Шәхси тормышыгызда, үзенчәлекле иҗатыгызда, үзегезгә генә хас булган илаһи дөньягызда тынгысыз һәм кайгыртучан, тәвәккәл һәм батыр, хыялый һәм ихлас, сылу һәм горур Роза булып калыгыз!

Тамырлар

Мин чыгышым белән Татарстанның иң көньягындагы Аксубай районы Яңа Үзи авылыннан. Безнең яклар турында гаҗәеп риваятьләр яши! Болгар чорына караган Мәрҗән шәһәре амазонкалары турында бүген дә хәйран калып сөйлиләр. Шәһәр белән Тырышмал Хуҗа идарә итә. Болгар белән Биләрне җимергәч, Аксак Тимер Мәрҗән ханлыгына да килеп җитә. Тырышмал Хуҗаның унике кызы кирмәнне якларга кузгала. Ләкин дошман бөтенесен тар-мар итә. Аксак Тимер кызларны тереләй күмәргә әмер бирә. Кызлар кабердән аккошлар булып күккә ашалар... Безнең якның зур галиме Әнвәр Хәйри Ефәк юлы да Яңа Үзи аркылы узган дип яза. Менә шундый җирнең баласы мин.

Әтием Рәхмәтулла Зәйнуллин – Яңа Үзи авылы егете. Ул әле малайлыктан чыгып кына килгәндә үк авыл сове-ты секретаре булып эшли. Сугыш башлангач, 18 яшендә фронтка китә. 1943 елда Сталинград янында яраланып контузия ала, 8 ай хәрби госпитальдә ята. Авылга кайткач, башта – авыл советы рәисе, 50 нче елларда инде колхоз рәисе булып эшли. Әтинең әнисе Мәликә абыстай – бөтен тирә-якта билгеле кендек әбисе. Ул сынган-каймыккан кул-аяк сөяген дә ялгый, буыннарны да утырта, дога белән өшкерә дә. Үзе бик дини кеше. Тәмле куллы, иманлы, дип, әбиемнән туй ашларын да әзерләтәләр. Ә бабай – Вәлиулла Зәйнулла улы – чын булдыклы крестьян иде. Үзенең ишле гаиләсен генә кайгыртып калмыйча, ачлык елларында көн дә ярдәмгә мохтаҗ ялгыз карт-корыны, ятим балаларны җыеп ашатуны гадәткә кертә. Колхозлар оештыруда актив катнашып йөргәне өчен аны Бөтенсоюз старостасы Михаил Калинин белән очрашуга җибәрәләр хәтта. Калинин кулыннан ул бүләк – төргәге белән тукыма төяп кайта! Чистай сәүдәгәрләре белән дә эш иткәнгә үзен дә сәүдәгәр дип йөртәләр. Ел саен Сабан туе алдыннан без – оныкларны кунарга алып китәр иде. Сеңлем Фәния, туганнан туган Флера апа, мин шунда төнлә арбада йоклыйбыз. Бабайның чаж-чож печән чапканы ишетелеп тора, ул учакта пешергән бәрәңгенең исе борынны кытыклап керә...

Әнием Фигаль Вәли кызы – Иске Кармәт авылыннан. Авыл районның икенче ягында,  Чистайга барганда юл өстендә кала. Анда дәү әнием Фәсыйгелбаян Хәсәнша кызы яши иде. Миндә Тукайга  мәхәббәт тәрбия-ләгән, 38 ел балалар укыткан кеше. Чистайда Камалия кызлар мәктәбен, аннары рус гимназиясен  тәмамлаган. Чистай гимназиясендә белем алган бердәнбер хатын-кыз булган ул Кармәттә! Дәү әнием дә, дәү  әтием дә – муллалар нәселеннән. Ә дәү әтием Вәли Мөхәммәтгали улы Галиев гомер буе мәгърифәтче булган, районда бик күп мәктәпләр төзеткән. Аксубайда РОНО мөдире булып эшләгәндә үз теләге белән фронтка киткән

Башта Саратовта политруклар курсын тәмамлаган, аннары Мәскәү астында барган иң авыр сугышларга җибәргәннәр. Шуннан инде хәбәрсез югалган. Студент вакыттан ук дәү әтинең кайда үлгәнен, кайда җирләнгәнен беләсем килә иде. Моннан дүрт ел элек, ниһаять, мин аны эзләп таптым! Ләкин Мәскәү ягыннан түгел, Псков өлкәсеннән! Питерда кызым янында кунак булып утырганда очраклы гына телевизордагы бер тапшыруга тап булдым. Диктор яңалыклар сөйли. Яшьләрдән торган эзләнү группасы Псков өлкәсенә экспедиция оештыра. Себеж районы Чайка авылында сугыш ветераны Юрий Брамбеус яши икән. Аның турында телевизион фильм төшергәннәр. Фашистлар белән бәрелештә һәлак булганнарның исем-фамилияләре язылган мемориаль тактаны кат-кат күрсәтәләр. Утырган җирдән ава яздым!.. Исемлектә Галиев Вәли дә бар! Адәм ышанмаслык хәл! Мәскәү янында югалган дәү әти ничек Псков өлкәсендә җирләнгән? Тизрәк ачыклыйсы килә! Шалтыраттым, килегез, диделәр. Кияү машинада Псковка алып барды. Чайка авылында безне эзләнүләрне алып баручы Юрий Брамбеус үзе каршы алды. Калын кенәгәләрдән Галиев Вәли турындагы мәгълүматны да эзләп тапты: «Гимнастерка кесәсендә гарәпчә язылган язу табылды. Партбилетын күкрәк турыннан пуля тишкән». Аннары Юрий Александрович Псковтагы тарих музеена шалтыратып, партбилетның шунда саклануын ачыклады. 1943 елда шушы кечкенә генә авыл янындагы бер биеклекне яулаганда һәлак булган бабам. Җирләгәндә бабагызны күрдем, ди Брамбеус. Гомеремдә дә күрмәгән бабамны менә шулай эзләп таптым мин. Бик нык еладым...

Ә Хәсән Туфанның безгә кардәш икәнен студент вакытта дәү әни сөйләгән иде. Ул – Хәсән Туфанның туганнан туганы, әни белән Гөлгенә – өченче буын, Тимур белән мин – дүртенче буын. 90 нчы елларда Кармәттә Хәсән Туфанның музеен зурлап ачтык. Икътисадый яктан авыр еллар булгач, музейга булдыра алганча ярдәм итәргә тырыштым, аның концепциясен эшләүдә дә катнаштым. Ниндидер зур эшкә алынганда шул Туфан музеендагы тынлыкны тыңлап, энергия, көч, илһам ала идем.

Балачак

Күп балалы гаиләдә үстем.  Әни миңа һәрвакыт: «Син – баш бала», – дип искә төшереп тора иде. Үземне таный башлаганнан бирле үк җаваплылык белән яшәргә туры килде. Авыл баласы хезмәт тәрбиясе белән дә үсә бит әле. Безнең якларда чөгендер игәләр, һәр гаилә чөгендер җирен эшкәртә. Ә безгә, председатель кызлары дип, кишәрлекне күбрәк итеп тә бирәләр хәтта. Әнине яраттылар Яңа Үзидә, хәтта безне дә исемнәребез белән түгел, Фигаль кызлары дип йөртәләр иде. Балаларыма вакытым калсын дип, укытудан авыл китапханәсенә күчте әни. Авыл тормышына өр-яңадан ниндидер җан өрде. Без инде – мин дә, миннән соңрак туган Фәния белән Асия дә – үзебездән кечерәкләрне карарга, әнигә бераз ял бирергә тырыштык. Әгәр аңа заманы башка эләккән булса, бәлки, безнең әни менә дигән җырчы-актриса булып китәр иде. Үзе чибәр, чәчләре озын толымлы!..

Әнине Чистай педучилищесыннан соң Яңа Үзигә башлангыч класс укытучысы итеп җибәрәләр. Матур тавышлы әни җыр дәресләре дә алып бара иде. Бүген дә колагымда – аның җырлавы... Авыл балаларын китап укырга өйрәтте әни.  Китапханәгә китапны китергән баладан әсәрнең эчтәлеген сөйләтә иде. Анда ачыла инде кем ничек укыганы. Әни эшләгән китапханәдә мин укымаган китап калмагандыр! Китап уку хәзер дә иң рәхәт ял минем өчен. Туганыбыз Газизҗан Кашапов шулай ук күп укый иде. Ул язучы Газиз Кашапов булып китте. Кызганыч, Туфан турында романының беренче өлешен генә язарга өлгерде...

Әнигә яшь кызлар күлмәк тектерергә килә. Тегү машинасы төннәр буе келтер-келтер тегә, мин төннәр буе китап укыйм. Менә шундый кичләр хәтергә сеңеп калган. Минем турында талантлы язучы Нәбирә Гыйматдинова «Гөлханым турында хикәят» дигән китап та язды. Мин аны барыннан да элек хәтерне яңарту, искә төшерү, әниләргә догалы булу, үзеңне чистарту дип кабул иттем.

Уку

Укуга мөнәсәбәт әнә шул китапка мәхәббәттән башлангандыр. Яратып бара идем мәктәпкә! Сугыш беткәннән соң туган балалар без алтау идек. Алты гына бөртек булгач, безне башка класс балалары белән бергә утырттылар. Мин шуңа да бәхетле булып мәктәптән кайтам. Безнең мәктәпкә югары белемле яшь укытучылар килде. Алар ниндидер яңа сулыш өргәндәй булды. Рәхимҗан абый Вафин мәктәп директоры иде. Тын океан флотында хезмәт иткән, сугышларда катнашкан. Ул сөйләгәндә, без аның кораблендә Тын океанда йөзгәндәй булабыз. Ул вакытта җиде класслы гына иде мәктәп. Ә урта мәктәп Тимошкино дигән рус авылында. Әни сеңлесе Алия апа белән сөйләшкән дә, мине Азнакайга чакырдылар. Азнакайның сихри факеллары әле дә күз алдында. Андагы кешеләр дә башка җирдәгегә караганда үзләрен бәхетлерәк тоя кебек. Нефть районнарында яшәүчеләрнең кәефе безгә дә күчә. Мин Азнакайның атаклы беренче мәктәбендә укыйм, үзем мәктәпнең комсомол оешмасы секретаре, иҗатта янам, язучы Мәхмүт Хәсәнов оештырган әдәби түгәрәккә йөрим, пьесалар язам. 11 нче класстан соң университетның татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга кердем. Бик яхшы укып, Ленин стипендиаты булдым. Каникулга кайтыр алдыннан ул стипендия акчасына авылда яшәүче энеләремә, сеңелләремә бүләкләр җыям. Шәһәрара телефоннан сөйләшеп, сеңелләремнең бәхетле тавышларын ишетү миңа зур сөенеч бирә иде.

Язмышның бер бүләге булгандырмы, бүгенге зур галимебез Марсель ага Бакиров без укыганда Уфадан кайтып, аспирантурага кергән иде. Студентларның «Әдәби сүз» газетасын чыгаруны аңа тапшырганнар. Мине эзләп килде дә: «Сине «Әдәби сүз»нең редакторы итеп күрәм», – ди. «Каян алдыгыз, Марсель абый?» – дип көлеп җибәрдем. «Син «Азат хатын»ның да редакторы буласың әле, акыллым», – ди. Көлдем генә. Ә тормышта менә нәкъ шулай килеп чыкты! Күрәсең, аның ниндидер алдан күрүчәнлеге булгандыр инде.  Фән белән дә шөгыльләндек. Әдәбият буенча фәнни җитәкчем Нил Юзиев иде. Әмирхан Еники иҗатына кагылышлы курс эше эшләдем. Нил Гафурович хезмәтемне югары бәяләп, аспирантура турында сүз кузгатты. Ә ул вакытта инде мин Диләрә Тумашевадан морфология, чагыштырма грамматика буенча эшли идем. Татар теле һәм әдәбияты бүлеге тирәннән бирде белемне, телнең тукымасына кадәр өйрәттеләр! Мин бик рәхмәтле укытучыларыбызга. Әмма ни әдәбият, ни тел буенча китеп булмады, тормыш үзенекен язган булып чыкты.

1969 ел. Кулда – кызыл диплом. Мин Казан телевидениесендә балалар өчен тапшырулар редакциясендә эшли башладым. Журналистикага әнә шулай кереп киттем.

Уңыш

Уңышларның нигезендә нәрсәдер ятадыр инде ул. Яхшылык эшлә дә суга сал, диләр бит. Миңа калса, яхшылык эшләми торып, берни барып чыкмыйдыр ул. Тормышның барышын мин шулай күз алдыма китерәм: кеше, беренче чиратта, яхшылык эшләү турында уйларга тиештер... Вәлиулла бабамны тагын искә алам инде. Күрше Сөнгать бабай: «Синең бабаң беркем эшләмәгәннәрне дә эшләде», – дип әйтә иде. Менә шул сыйфатлар, бәлки, каннан киләдер ул, әби-бабамнардан миңа да бирелгәндер.

Әтнәгә командировкага баргач, Олы Мәңгәр авылындагы латыш балалары кабере турында ишеттем. 1941 елда Лиепаядагы пионер лагерен фашист самолетлары бомбага тота башлагач, андагы балаларны машинага төяп тиз арада алып чыгып китәләр. Юлда поездда күбесе тиф белән авырый, үлүчеләр дә була. Исән калган 50 гә якын баланы Олы Мәңгәр Балалар йортына алып киләләр. Дүрт ел татар авылында яши алар. 1975 елда аларны эзләп Ригага бардым. Язмам газетада чыкты да, шуның белән бетте түгел. Ул гади газета материалы гына түгел иде. Зур язмышларга чумдырды ул мине. «Драугс» журналында басылып чыккан «Майзес Фатима» дигән мәкаләм гел уйламаганча бик күп латышларны тәэсирләндергән. Олы Мәңгәрдә аларны сыендырып яшәүчеләрнең берсе – аларга ипи пешерүче Фатыйма апа турында ул. Майзес – ипи дигән сүз латышларда. «Ипи Фатыйма» була инде. Мәңгәрдә тәрбияләнгән шагыйрь Андрис Спрогис белән берлектә «Олы Мәңгәр – гомер бишеге» дигән китапны яздык. Мәңгәрдә яшәп киткән Гунар Кудлисның кызы Даце Кудлис белән бүгенге көнгәчә хәбәрләшеп торабыз. Системалар да башка инде хәзер, яшәү рәвешләре дә, әмма кешелекнең язылмаган законнары бар: һәркем кеше булып калырга тиеш. Кеше башына төшкән авырлыклар һәрвакыт берләштерә, рухи яктан ныгыта, бер-береңә якынайта. Андый штрихлар журналистлык эшчәнлегемдә шактый.

Ливанның соңгы әмире килене, Ливан аналар җәмгыяте җитәкчесе Нәдә Әл-Әюби белән очрашулар шулай ук күңелгә уелып калды. «Сөембикә» журналында «Ерактагы якын Көнчыгыш» исеме белән басылып чыкты ул. Мин бу материалга берничә тапкыр әйләнеп кайттым. Мәскәү басмаларында да яздым, «Крестьянка» журналы да соратып алды аны. Журналистикадагы табышларның көче шунда, аларны укып кешенең күңеле үсеп китә, дөньяга киңрәк итеп карый башлыйсың, күп нәрсәне гафу итәсең. Журналист үзе дә үсә, камилләшә, офыклары киңәя. Шунысы да бар: хатын-кызга тумыштан ук дипломатия сәләте дә бирелә бит.

Язмышыма бик рәхмәтлемен: латышлар миңа китаплар язарга этәргеч бирде. Журналистикадан язучылыкка кереп киттем. Әсәрләрем татар, рус, төрек, француз, латыш, якут телендә дөнья күрде. Хәсән абый турында күңелемдә йөрткәннәрне «Бәйлисе бар йөрәкне» дигән китабымда язып чыктым. Китапның соңгы бүлеген «Сөю планетасы» дип атадым. Шагыйрьнең үз планетасы – Туфан йолдызы булырга тиеш дип, дөньякүләм танылган астрофизик Наил Сәхибуллинга мөрәҗәгать иттем. Документларны Америкадагы Халыкара кече планеталар үзәгенә җибәрүгә ирештек. Америкадан көтелгән хәбәр дә килде. 48631 нче номерлы кече планетага «Hasantufan» исеме бирү турындагы таныклык әзер! Дөньяның йолдызлар картасында «Хәсән Туфан» йолдызы калыкты! «Язмыш җиле» романым исә заманының күренекле затларыннан булган, Тукай, Исхакый, Фатих Әмирханнар белән аралашкан Гөлсем Камалова язмышына багышланган иде. Хәзер «Чистай вальсы» дигән бер әсәрнең оеткысы күңелдә бөреләнде: язып тәмамламыйча тынычлана алмамдыр. Мәскәүдә иҗтимагый палатада Татарстан вәкиле буларак эшләгәндә берсеннән-берсе кызыклы кешеләр белән очраштым. Атаклы язучы М. Шолоховның улы Михаил Михайлович белән эшләдек. Талантлы кеше. Профессиясе буенча биолог, фәннәр докторы. «Рухи мирасыбызны саклау» комиссиясендә Л. Толстойның дүртенче буын дәвамчысы Ясная Полянадагы музей-тыюлыкның директоры Владимир Ильич Толстой белән дә аралаштык. Кызыклы кеше. Россия Президенты каршындагы Ярлыкау комиссиясе әгъзасы Булат Окуджавага эш буенча мөрәҗагать итәргә туры килде... Болар барысы да күңелемне баетты. Ул байлык миндә генә калмый, аны башкаларга да күчерәм.

Акча

Мин дә, ирем дә үз хәләл көче белән табып эшләүче гаиләләрдә тәрбияләнгәнбез. Әйе, соңгы 30 елда акча күпләрнең күзен томалады. Күпләрнең тормышы белән акча идарә итә башлады. Ул шаукымга бирелмәдек, Ходайга шөкер. Акчаның бик тә кирәклеген оныгым авырып киткәч тойдым. Аңа Швейцариядә операция ясарга кирәк иде. Без шунда ул акчаның ни икәнен тагын бер тапкыр төшендек. Безгә ярдәм иткән бик күп кешеләргә рәхмәт! Аллага шөкер, оныгыбыз исән-сау. Үзем дә бу мәсьәләдә башкаларга мөмкин кадәр ярдәм итәргә тырышам. Акча димәктән, тагын галим Наил Сәхибуллинны мисалга китерәм инде.

Планета кадәр планета ачу Америкада зур акчалар белән бәяләнә. Ә Наил Абдулла улына йолдыз җиле генә түгел, шигырь җиле дә кагылган икән! Аның абруена, эшлеклегенә сокланмый мөмкин түгел. Зур хезмәтен бернинди акчалар белән дә бәяләмәде! Бүгенге көндә ике йолдызлыгы бар татар шагыйрьләренең. Беренчесе – Муса Җәлилнеке, икенчесе – Хәсән Туфанныкы.

Мәхәббәт

Татар хатын-кызы беркайчан да үзенең югары хисләре турында сөйләп йөрмәгән. Тормышта мине бөтен авырлыклардан саклаучы кеше – әлбәттә, ирем Миргалим Шәрәфетдин улы Туфитуллов. Ул миңа һәрвакыт, һәрбер эштә таяныч булды. Шуңа күрә аны үстергән ата-анага да, аның үзенә дә рәхмәтлемен. Үзе Татарстаннан читтә туып- үскәнгә, минем милләткә хезмәт итүемне һәрчак хуплады. Тула өлкәсенең Чуйкино районындагы шахтерлар поселогыннан, шахтер улы ул. Аның белән танышуыбыз болайрак булды. Казан телевидениесендә балалар өчен тапшырулар бүлеге редакторы булып эшләгәндә Мәскәү үзәк телевидениесенә бер айлык курсларга җибәрделәр. Шуннан кайтканда «Татарстан» поездына билет алдым. Инде кузгалып китәр алдыннан гына купега төз гәүдәле, аксыл чәчле бер егет килеп керде. Чәй янында сөйләшә торгач, аның татар икәне ачыкланды. Политехника институтын тәмамлап, Казанга юллама белән эшкә баруы. Әниемне быел җирләдем, диде. Нишләп Тулада калмадыгыз, ник Казанга барасыз, дим. Әни әйбәт татар кызына өйлән, дип әйтте, ди. Шаяртып кына: «Менә мин дә татар кызы», – дим. Көлештек тә оныттык... Ә беркөнне телестудия ишеге төбендә Миргалим басып тора! Шундук үз кешеләр кебек сөйләшеп тә киттек. «Мин татар кызы таптым. Ул – син, Роза!» – ди елмаеп. Менә шулай табыштык.

Мавыгу

Чигәргә яратам. Вакытым гына юк. «Яшь ленинчы»да редактор булып эшләгәндә редакция егетләренең һәрберсенә кулъяулыклар чигеп биреп тә шаккаттырган идем. Бездә фотограф Николай Михайлович Седов эшли иде. Уникаль кеше, югары дәрәҗәдәге интеллигент. Минем «Ялкын» редакциясенә күчү турындагы хәбәр таралуга, шул кулъ-яулыкны өстәлемә кертеп куйды. «Подумайте еще раз», – диде. Менә ул мавыгу да тормышның әллә нинди без күрмәгән яклары белән бәйләнгән.

Балалар

Кешелекнең иң зур мәхәббәте, иң зур өмете – балалар. Яшәү рәвешең балаларыңа күчә дигәнне без бик яхшы аңлый идек. Аллага шөкер, биш оныгыбыз бар. Улыбыз Айдар икътисад фәннәре докторы, профессор, Казан федераль университетында эшли, танылган икътисадчы. Хатыны Ләйлә Татарстан таможнясында эшләде, бүген экскурсияләр уздырып йөри. Китабымны французча чыгаруны Ләйлә Казакъстан аша хәл итеп кайтты. Айдар белән Ләйләнең балалары – Эмиль оныгыбыз 11 нче класста укый, Тимур Испаниядә тәрҗемәче булып эшли. Кызыбыз Гөлназ – сәнгать фәннәре кандидаты, доцент, Санкт-Петербургта Репин исемендәге сәнгать академиясендә чит илдән килеп укучы студентларга инглиз телендә лекцияләр укый. Ире Денис – сәнгать белгече. Өч балалары бар. Уллары Булат өйләнде, Петербургта медицина институтын тәмамлый. Киленнәре Зилә шулай ук медик, ул Яңа Арыш кызы. Гөлназларның оныгы Раниягә дә инде 1 яшь! Дилә тәрҗемәче булырга җыена. Ә Камилебез Мария театры каршындагы мәктәптә укый, малайлар хорында җырлый.

Курку

Әлбәттә, беренче чиратта Аллаһтан куркабыз. Аннан Көнбатышта бит өченче бөтендөнья сугышы турында оятсызларча әйтеп торалар. Менә шул әйбер бик куркыта. Чөнки хәзер кешеләр арасында таркаулык күп. Элеккеге сугыш китергән михнәтләрне күбесе онытырга тырыша.

Үзем турында

Тормышта миннән соң нәрсә кала? Олыгая барган саен шундый сорау тумый калмый, әлбәттә. Ул сорауга җавап бирерлек эшләрем бар дип уйлыйм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар