Логотип
Арабыздан беребез

Өч конфет

– «Солдатка аш» проектының иң кыйммәт өлеше – кеше хезмәте. Иң авыр эшләр – кулдан эшләнә. Әйтик, тонна-тонна суган чистартып карагыз әле...

Ә бу апалар барысы да «Ходай ризалыгы өчен» дип йөрүчеләр. Аларның еллар буе бушка эшләүләрен кемнәрдер аңламый да... Ярдәм эшенә керешкәнсең икән, моның өчен күпме кире нидер сорамыйсың – шуның кадәр бирергә кирәк. Ә нәрсәдер таләп итәсең икән, бу инде ярдәм булмый… Саба районында «Солдатка аш» волонтерлык хәрәкәтенә нигез салучы Гөлнара Шәфкать кызы Фәтхерахманова шулай ди. Әлеге проект үз тирәсенә районның бөтен авылларын, йөзләгән волонтерны туплаган. Иң фидакарь кешеләрне! 
Алдан ук әйтеп куям: бу язма эчендә саннар бик күп булыр. Аларның һәрберсен күңелегез аша да уздырсагыз иде, шул очракта гына бу апалар көн дә кылган батырлыкның зурлыгын аңлап буладыр.

«Кайгымны ничек җиңәр идем?!»

– 16 апрель – минем туган көнем. Шулай туры килде – нәкъ шул көнне улымның инде дөньяда юклыгы турында рәсми кәгазьне кулга бирделәр... 

Гөлия Дәүлиева Төбәк авылында туып-үскән. 10 нчы классны тәмамлауга фермада сыер сава башлаган, инде 39 ел хезмәт стажы бар. Үз авылы егетенә кияүгә чыккан, ире Илсур белән өч ул тәрбияләп үстергәннәр. Егетләрнең өчесе дә туган авылларында төпләнеп калган. 

– Олысы Булат – ветеринар, уртанчысы Салават – төзелештә эшли, ә төпчегебез Сәйдәш юристлыкка укыды. 2024 елның 27 февралендә махсус хәрби операциядә бер туганыбыз һәлак булды, шуннан соң Сәйдәш: «Илназ абый төшкә керә, кил дип чакыра. Барам булгач, барам», – диде... 6 нчы апрельдә өйдән чыгып китте. 21 яшь иде аңа... 14 апрель көнне кичке сәгать унда шалтыратты: «Без бүген алгы сызыкка кереп китәбез, хәбәр булмаса, борчылмагыз, атна-ун көнсез, ә бәлки берәр айсыз да чыкмабыз», – диде. Ул әйткән бөтен вакытлар узгач, военкоматка шалтыраттык. «Он активен, воюет», диделәр. Хәбәр көтеп тагын дүрт ай узды. Оборона министрлыгы: «Алар исән, юындылар да, тагын алгы сызыкка кереп киттеләр», – ди. Сәйдәш андый түгел, шалтыратырга ничек тә җай табар иде... Үзебез эзли башладык. Аның белән кергән бер Кукмара егете генә шуышып чыга алган, калганнар берсе дә исән түгел, диделәр... Комбат: «Сәйдәш шунда, апа... Әлегә аларны алып чыгып булмый, анда бөтен җир миналанган», – диде. Арчаның данлыклы волонтеры Илнур абый Яруллин белән бергә барып, абыйсы Салават ике атна эзләп тә кайтты. Авдеевканың бөтен госпитальләренә, моргларына керделәр. Сәйдәш беркайда да юк... 

Махсус хәрби операция башлангач, авылда «Ярдәмләшү» группасы төзегән идек: маскировка ятьмәсе үрдек, окоп шәмнәренә банкалар җыйдык. 2023 елда классташлар белән акча җыя башладык. Ул акча-га ит, ятьмә үрү өчен материаллар сатып алдык. Аннан менә «Солдатка аш» штабына килеп кушылдык... Сәйдәш хәбәрсез югалгач, ике ай бернәрсәдә гамем булмады. Авыл да тынды, миңа да: «Нигә җыймыйсың?» диюче юк. Үлгән артыннан үлеп булмый, әмма калган балаларны да ташларга ярамый иде... 

Гөлия – Төбәк авылының кураторы. 2022 елда алар егетләргә 32 меңлек ярдәм иткәннәр, 2023 елда – 83,  2024 елда – 326, 2025 елда 480 меңлек товар алганнар. Бүген алар күбрәк «Солдатка аш» проекты  өчен ярмаларга заказ бирәләр. 

– Районда кураторлар группасы бар – нәрсә кирәген шунда язалар, ә мин инде үзебезнең авыл группасына язам. Без кирәк әйберләрне җыябыз, ә Сабада урнашкан штаб аларны егетләргә озату өчен әзерләү, тутыру белән шөгыльләнә. Бүген менә штабка 40 килограмм ярма, 16 футболка, 25 носки, баскан токмач, 40–50 банка тозлаган әйберләр алып килдем. Авылдашларның кайсы көнне кайсысы нәрсә китергәнен дә белми калам: йә кибеттә калдыралар, йә ике киленемнең берсенә кертәләр, йә капка баганасына элеп китәләр. Бездә дә, күрше Олы Кибәче авылы кибетләрендә дә зур тарт-малар куелган, халык анда егетләр өчен иң кирәк әйберләрне сала: чәй, чәкчәк, токмач, сыек май... Кибәчеләр әле менә махсус хәрби операциядәгеләргә дип – 80, госпитальдәгеләргә дип 108 йормыркадан токмач басты. Аны бик күп сорыйлар! Авыллардан көз көне гошер сәдакасы дип бәрәңге, чөгендер, кишер, суган җыеп цехка китереп тапшырабыз. Коръән ашлары үткәргәннән соң җыелган сәдака акчасын егетләргә дип китереп бирүчеләр бар. Үземнең туганнарым, читтә яшәүче авылдашлар бик булыша – даими рәвештә акчалата ярдәм күрсәтәләр.   Егетләр бронежилет, генератор,  кадак, чылбыр, дрон, машина тәгәрмәчләре сорый – һәрберсенә күпмедер булышырга тырышабыз.

Син ничек сабыр итәсең, диләр. «Кич белән елыйм, ә көндез елмаям», – дим. Менә шушы штаб, шушы эшләр булмаса, бу кайгыны җиңә алмас идем... Уянам да уйлыйм: бүген кая язып карарга, кайдан нәрсә алырга, дим... Иң беренче ярдәмчеләрем – ике киленем, улларым, ирем. Ай саен барыбыз да хәләл акчабыздан егетләргә өлеш чыгарабыз. Ә Сәйдәшне күңел һаман көтә, кабере булмагач, исәндер кебек. Бәлки, әсирлектәдер, бәлки, аңсыздыр... Әле бер ашын да үткәргәнебез юк – күңел никтер теләми... 

«Өй җылысы килә – әни җылысы...»

Узган ел Сабаның махсус хәрби операциядәге егетләргә гуманитар ярдәм әзерләүче штабында 107756 порция аш кына тутырганнар! Кашыклап бүлсәң ничә була икән ул? Су белән болгаткач, бер стакан кайнар аш чыгарлык ул кечкенә пакетларда барысы да бар: бәрәңге, суган, кишер, ярма, тәмләт-кечләр... Ничә кашык икәнен, бәлки әле санап та буладыр, ә менә шул пакетны әзерләү өчен кергән көчне, кул хезмәтен исәпләп чыгару, мөга-ен, мөмкин эш түгелдер. Һәр көнне штабка 18–20 кеше җыела: инде ничә ел эшкә йөргән кебек киләләр. Бу апаларның берсен дә бирегә чакырып китермиләр – һәркем  бары тик күңеле кушканга килә. 

Штаб әле оешкан гына вакытларда, гуманитар ярдәмне алар тартма-тартма итеп кенә озатканнар. Ә аннан ялга кайткан егетләрдән: «Сезгә ничек җибәрсәк җайлырак?» – дип сораганнар. Хәзер ай саен диярлек штабта 250 егетнең һәрберсенә аерым бокс тутыралар. 25–30 килограммлы! Анда нәрсә генә юк: бер-ничә төрле аш, чәй, чәкчәк, бал, токмач, футболка, су, салфетка, дарулар... («Ачасың, ә аннан өй җылысы, әни җылысы килә», – ди егетләр.) Бокс тышына якташларының исем-фамилиясе, кайсы частьта хезмәт итүе язылган. 

– Саба һәм Теләче районнарының гуманитар ярдәме – өч-дүрт йөк машинасы бергә китә, шуңа күрә боксларны Теләче егетләренә дә әзерлибез, – дип сөйли Люция ханым Нәбиуллина. – Кайчак үзебезнең егетләр: «Янда бер иптәшебез бар, аңа беркем бернәрсә җибәр-ми», – диләр. Ничек бүлеп калдыра-сың – ул егеткә дә тутырабыз. Радик Әхмәтвәлиев, безне күрергә дип, ялда вакытта Сабага махсус кайтты менә Казаннан. Һәрберебезне кочак-лап чыкты. Безнекеләр белән бергә сугыша ул... «Аның әти-әнисе юк, беркемнән посылка килми», – дигәч, Радикка да бокс җибәрә башладык. Безнең ашларны бик ярата егетләр. Баскан токмачны! Аннары чәкчәкне:  бозылмый да, чәй эчәргә камыры да бар, диләр. Авылларда бик оста пешерәләр аны хәзер. Кичә группага белдерү куйдым, 250 бокс әзерлибез – шуның кадәр чәкчәк кирәк булачак, дип. Барысы да «пешерә-без», дип җавап бирде. Кураторларыбыз шулкадәр булдыклы: әйтүгә, кирәк нәрсәне җыеп та китерәләр. Гуманитар ярдәм җибәрер алдыннан Шәмәрдән, Миңгәр, Арташ, Иләбәр, Тимершык, Юлбат, Мичән авыл мәчетләре төянеп килеп төшә.   

Берсендә бер егетебез 25 меңгә генератор сорый. Акча юк! Нишләргә белмибез... Шул вакыт ишектән бер хатын-кыз керде һәм 25 мең акча калдырды. Менә ул Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте! Безнең күбебез диндә, атна саен җомга көнне һәркайсыбыз булдыра алганча хәер сала. Кайчак кемгәдер нәрсәдер алырга акча җитеп бетми – апалар шунда ук кесәләрен актара башлыйлар. Ничек тә кирәк әйберне алып җибәрергә тырышабыз. Икенче тапкыр егет инде сорый да алмаска мөмкин бит. Әле менә яңа гына Илдар Хафизов исеме язылган кәгазьне читкә алып куйдым. Теләче районы Алан авылы егете иде ул. Аңа инде хәзер бокс кирәкми... Гуманитар ярдәм озатуны район җитәкчелеге оештыра. Казаннан «Фронтовые перевозчики» хәйрия фонды да алып китә. Озата баручыларга һәр егетнең телефон номерын бирәбез. Кемгәдер посылканы илтеп җиткерү өчен 200–300 чакрым эчкә керергә кирәк. Һәрберсенең кулларына тапшырып кайталар. Аннан егетләрдән рәхмәт тулы хәбәрләр килә башлый. 

Дүрт ел элек ирем ковидтан үлеп китте. Бер ел үземә урын тапмадым... Акчага түгел, болай гына барып эшли торган берәр урын юкмы икән, дия идем. Бер танышым штаб турында әйтте, шулай итеп бирегә килеп эләктем. Егетләргә түгел, мин күбрәк үз-үземә ярдәм итәм бугай дип уйлыйм кайчак... Махсус хәрби операциядә бер туганы да булмаганнар күп монда. 

«Ярдәмегезне алдык, рәхмәт сезгә!»

Зөлфия апа Фәхретдинова – Шәмәрдән бистәсе кураторы. Аның да анда – ут эчендә бер якыны да юк. Ире – Донецкидан, әмма алар 25 ел Чукоткада яшәгәннәр, аннан кайтып Шәмәрдәндә – Зөлфия апаның төп нигезендә өй җиткергәннәр. Гөлнара Фәтхерахманова оештырган «Хәят» хатын-кызлар оешмасы эшендә катнашкан, ул – кул эшләре остасы, милли курчаклар ясый. Алар белән бәйгедә катнашып, Гран-при откан! 

– Махсус хәрби операция башлангач, Гөлнара кайдандыр Сызраньда егетләр өчен «коры аш» әзерләүләрен ишеткән. Алар белән элемтәгә чыгып, аны ничек әзерләү турында да белешкән. Группага яза: «Кызлар, ничек уйлыйсыз, булдырырбызмы икән?» – ди. Сызраньнар безгә агачтан махсус киптерү җайланмаларын ничек ясарга икәнен өйрәттеләр. Шундый 20 җайланма ясадык – ирем ай буе эшкә йөргән кебек йөреп эшләде. 

Үземнең дә өйдә ике киптерү җайланмам бар иде. Гөлнара белән сөйләшүгә үк эшкә тотындым – районда «коры аш»ларны беренче булып ясый башладым. Өйдә нинди яшелчә бар, пешерәм, угычтан уам һәм киптерергә куям. Ит киптерә башладым. Халыктан җыелган акчага ирем белән итне алып кайтабыз. Кайтуга юып, пешерергә салам, пешеп чыккач, суытып иттарткыч аша чыгарам. Пәнҗешәмбе көнне пешерәм дә төне буе, аннан җомга көне буе киптерәм. Ул арада штабтан Люция шалтырата: «Ит кайчан була әле?» – ди. Шимбә биш-алты чиләгемне тутырып Сабага килеп җитәм. Бер пакет ашка бер кашык киптергән ит салалар. Шулай итеп, ике тонна ит, өч-дүрт тонна яшелчә киптердем. Өч киптерү җайланмасы, ике духовка гел эшләп торды. 

Яшелчә, итне киптерү өчен Сабада хәзер махсус цех бар. Әмма Зөлфия апаның мәшәкатьләре кимемәгән: ул бүгенге көндә егетләрне дарулар белән тәэмин итүне үз өстенә алган. Халыктан җыелган  акчага 1 миллион сумга якын нефопам шприц-тюбигын алып җибәргән: алгы сызыкка егетләр ансыз керми. Гуманитар ярдәм җибәргәндә һәр бокска салу өчен иң беренче чиратта кирәк булган 12 төрле дару әзерли Зөлфия апа. 

– Безнең өйдә тау-тау дару каплары хәзер. Кичә генә 16 меңлек дару алдым менә. Даруга дип кенә кергән акча миллион ярымлык булды инде... Минем статусларда башка бернәрсә күрмәссез – гел егетләргә нәрсәдер җыям. Яңа гына 1 мең метр чыбык сорадылар: метрын 35 сумнан Авитодан таптык... Танкларына эләр өчен чылбыр кирәк... Дроннардан саклану өчен балык тота торган ятьмәне бик күп сорыйлар... Пычкы, дрель гел кирәк... Эчке җылы киемнәр, калын оекбашлар... Кызлар оекбашны инде шактый бәйләде. Госпитальгә җибәрергә дип, киселгән аякларга кидер-тү өчен махсус оекбашлар бәйләргә дә өйрәнделәр. Тегүчеләребез егет-ләр өчен эчке киемнәр тегә. Авылларда әбиләрнең бөтен сандык-ларын бушатып бетердек инде: әле бүген дә зур сумка белән тукымалар алып килдем. Синтепонны төргәк-төргәк алып кайтабыз: җибәрергә дип кызлар аннан мендәр, юрган, матрас сыра. Иләбәрдә бер тегүчебез боксларны салырга рюкзаклар тегә... Иремнең «Урал» мотоциклы бар иде, аны да егетләргә җибәрдек. Берәр егеттән нидер сорап заявка килсә, мин йоклый да алмыйм – көне-төне шуның турында гына уйлыйм: кайдан алырга, нинди акчага алырга, ничек юнәтергә... Халыкка мең рәхмәт – безгә ышана. 

Зөлфия апа һәм ире узган ел волонтерлык өлкәсендә «Мәрхәмәтле Татарстан» («Добрый Татарстан») республика премиясенә ия булганнар – «Волонтер гаиләсе» номинациясендә бүләкләнгәннәр. Әмма алар өчен иң зур бүләк – егетләрдән килгән хәбәр: «Ярдәмегезне алдык, барысы  өчен дә рәхмәт сезгә!» – дип язулары. 

Игелек кылуның чиге юк

– Бу апалар шаккаттыра, – дип сөйли «Солдатка аш» волонтерлык хәрәкәтен оештыручы Гөлнара Фәтхерахманова. – Яшьрәкләрдән аермалы буларак, алар аруның ни икәнен белми туктамыйлар.
Тик үзләрен генә саклый белмиләр. Монда бит берәүгә дә эш кушу юк – һәркем үзе белеп алына. Игелек эшләргә әзер кешеләр исә тирә-юнебездә байтак...

Игелек дигәннән. «Солдатка аш» проекты эшли башлагач, беркөнне Гөлнара янына бер ханым килә һәм 100 мең акча калдыра. «Ниндидер борчуыгыз бар, ахрысы?» – дип тә сорый. Сәбәбен белгәч: «Әйдәгез, ирем белән сөйләшеп карыйм әле», – дип чыгып китә. Шул көнне үк «Солдатка аш» проекты штабы эшмәкәр Наил Мортазин тәкъдим иткән бинага күчә – эш яңа колач белән дәвам итә. Аннан «коры аш» өчен яшелчәләрне өй шартларында гына киптереп бетереп булмаячагы ачыклана. «Фронтовые перевозчики» хәйрия фонды әгъзасы Наил Гыйләҗетдинов: «Әйдәгез, без сезгә производство өчен киптерү җайланмалары бүләк итик», – ди. Һәм нәкъ шул көнне Гөлнарага эшмәкәр Фәрит Нигъмәтҗанов шалтырата: «Буш бер бинам бар, кирәк булса, файдалана аласыз», – ди... Игелек чылбыры беркайчан өзелми! 

Өйдәге мичтә ярты чиләк әйбер киптерсәң, моңа берьюлы дүрт чиләк сыя. Халык узган ел җәй буе кыяр ташыган: цехтагы апалар аны тонналап тозлаганнар. 3 литрлы 50 банкадан бер чиләк киптергән кыяр чыга. Яшел суган, укроп, тәмләткечләрне күпме киптергәннәрен дә санамаганнар. Кишер, суган, кәбестә – барысы да олау-олау булган. Кабак та! Аны яңа эшкәртеп бетергәннәр. Чиратта – чөгендер. Чөгендерне киптерү – иң авыры, ул иң озак кибә, диделәр. («Якында гына яшибез», – дип, мичләрне карап торуны Резедә апа Дәүләтшина һәм тагын 15 апа үз өсләренә алган. Тәүлек әйләнәсе бу!)

Шундый ук зур бер мичне Мишәбашка да урнаштырганнар – алар бәрәңге киптерә. Гошер сәдакасына җыелган бер КамАЗ бәрәңгене авыл буйлап таратканнар. Чиратка салганнар: бер көнне бер йорт бер чиләк бәрәңге пешереп килә, икенче көнне – икенчесе. Сиксән хуҗалыкның берсе дә читтә калмаган – игелек кылу авылны берләштергән. Икшермәләр дә: «Элек бер-беребез белән күршеләр генә идек, хәзер бер гаилә булдык», – ди икән. Тенеки авылында шәм ясау цехы ачканнар – анда яшьләр җыела... 

Яшелчә, ит киптерү цехының каршы ягында – маскировка ятьмәсе үрә торган стан урнаштырылган. Саба районы хатын-кызлары 700 гә (!) якын маскировка ятьмәсе үргән инде. Ярты стадионны капларга җитәрлек илебездәге иң зур ятьмәне дә шушы апалар үргән!
Ай саен ятьмә үрергә 200 меңлек материал кирәк – «Ярдәм янәшә», Мәскәүнең «Зәкәт» хәйрия фондлары, район оешмалары ярдәм итә. Гомумән, ярдәм итүчеләрне санап бетерә торган түгел. Менә шушы көннәрдә генә фермерларның берсе – боты белән ит, икенчесе 500 футболка, өченчесе – 22 меңлек салфетка китергән.

Яхшылык эшлә дә, суга сал, диләр. Әмма бу башка очрак, болар хакында сөйләү башкаларны рухландыру өчен кирәк. 

...Гуманитар ярдәм китәр алдыннан штабка класслары белән мәктәп укучылары да килә: боксларга салу өчен үзләре ясаган открыткалар, хатлар китерәләр. Ә бер малай  мәктәптән кайтышлый аларга көн саен керә. Кереп баса да кесәсен актара башлый һәм аннан 3 конфет чыгара – махсус хәрби операция зонасындагы якташларга китәсе гуманитар ярдәм көн саен 3 конфетка арта. 
Фото: Анна Арахамия

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар