– Синең шундый икәнеңне белми идек диючеләр бик күп миңа. «Мондый икәнемне үзем дә белми идем», – дим аларга. Белми идем! Вакыт-вакыт шаклар катам... Тыныч кына яшәп яткан кеше бит мин...
Теләче районы үзәк китапханәсенең техник хезмәткәре Әлфия ӘХМӘТҖАНОВА моңарчы башкалардан берни белән дә аерылып тормаган. Өендә – гөлләр, бакчасында чәчәкләр үстерергә яраткан. Гыйнвар ае керүгә һәр елны тәрәз төпләренә петунияләр чәчкән... Социаль челтәрләргә башкаларны укыр, карар өчен генә кергән: аерым пост түгел, комментарий да язганы булмаган. Үзендә оештыру сәләте барлыгын бөтенләй белмәгән, хәтта аны чамаламаган да. Илдә махсус хәрби операция башлану Әлфияне танымаслык итеп үзгәрткән. Ул бүген Теләчедә волонтерлар хәрәкәтен җитәкли, Әлфия һәм аның волонтер кызлары таулар күчерә.
– Ришат – безнең олы улыбыз. Ул ракета гаскәрләрендә хезмәт итте. Андый-мондый хәл чыкканда, иң беренче аларны алалар икән... Бизнесы да, пропискасы да үзебезнең районда булса да, гаиләсе белән Казанда яши, киленебез белән 4 яшьлек оныгыбызны үстерә иде. 2022 елның 21 сентябрендә өлешчә мобилизация игълан ителгәч, иртүк: «Әни, миңа берәр хәбәр юкмы?» – дип, берничә тапкыр шалтыратты. Шул кичне үк аңа повестка китерделәр...
Ул вакытлар куркыныч төш кебек. Ашыгып әйбер җыя башладык: кулда озын-озын исемлекләр. Тәгаен нәрсә кирәген берәү дә белми: кем нәрсә әйтте, шуны алдык. Аннан егетләрне Казанга озаттылар. Атнага ике тапкыр яннарына барып йөрибез. Төрле сүзләр ишетелә: өч айга гына алалар, Яңа ел бәйрәменә кайтарачаклар икән, диләр. Шул ышану ул чакта яшәргә көч биргәндер... Улларыбызны утыртып, озын, билгесез юлга кузгалган ул кызыл автобуслар соңгы сулышыма кадәр күз алдымнан китмәс... Саубуллашканда Ришатка: «Улым, бар да тәртип булса, «+» кына куеп җибәрерсең», – дидем.
Беренче «+» берәр атнадан соң гына килде. Ике айдан соң ул «нормально» дигән сүз белән алышынды. Бер кайтканда әйтәм: «Ул сүзеңнең хәрефе дә төшеп калмый, өтере дә үзгәрми, бер җыйганны гына җибәреп ятасың бугай», – дим. «Әни, нәрсә языйм инде мин сиңа? Безнең кайда икәнне бөтенегез дә белә бит», – диде ул.
2022 елның 24 декабрендә районда Яңа ел чыршысын ачарга тиешләр, шул уңайдан ярминкә дә оештырылган иде. Мал чалу белән шөгыльләнгәч, Ришат моңарчы ярминкәләргә гел ит сатарга чыкты. Көндез бер хатын телефоныма яза: «Ришатка охшаган формалы бер егет артыннан ярминкәне өч әйләндем, барып эндәшергә кыймадым. Әллә улың кайттымы?» – ди. «Юк, кайтмады», – дим. Кыяфәте дә, йөрүе дә бигрәк охшаган, дигәч, аптырап, мәдәният йортының баскыч төбенә чыктым. Карыйм, килә! Кочаклап алуга: «Әни, мин машина алырга гына кайттым», – диде. Мин бит бөтенләй кайткан дип торам... Шул арада районның ул чактагы башлыгы Нәҗип Накыйпович Хаҗипов килеп туктады һәм Ришатны үзенә алып кереп китте. «Нәрсәләр кирәк?» – дип сорагандыр инде... Районнан Ришатка тотылган УАЗ «Буханка» машинасы бирделәр. Яңа гына машина алган иде, шуны булса да алып китәрмен дип кайткан, аны ике иптәше белән өч көнгә җибәргәннәр иде. Алар 24 декабрь көнне кайтты, 27 се китәргә тиешләр иде, әмма 26 декабрьдә төнгә каршы инде юлга кузгалдылар. Куныгыз, дип күпме ялынсак та: «Юк, анда егетләр көтә», – диделәр...
Барысы да әнә шул УАЗ «Буханка»дан башлана. Шундый машинаны буш җибәреп булмый бит инде... Әлфия иренең район хастаханәсендә эшләүче апасына шалтырата: «Бәлки сезнең эш группасына язып карарбыз?» – ди. Егетләр янына турыдан-туры машина китү хәбәре яшен тизлеге белән Теләчедәге бөтен төркемнәргә тарала. Ул көнне Әлфияләрнең капкалары ябылып та тормый – кешеләр китергән әйберләр «Буханка»га гына сыймый.
Бу елларда Ришат өчен үзәк өзелүләр көн саен, юк, сәгать саен дисәң дә була. Менә берсе:
– Шөкер, озак хәбәрсез торган чагы юк аның. Берәр нәрсә булса шунда ук элемтәгә чыга. Башта мин моны аңламадым. Ришат ул вакытта УРАЛ машинасында йөри – өлкән йөртүче. Берсендә алар ике Уралга әйбер төяп каядыр киткәннәр һәм рация аша дөрес юнәлеш бирмәгәнлектән, шактый теге якка кергәннәр. Дрон ике машина арасына төшкән, безнеке автоматын алып кабинадан сикерүгә, дрон турыдан-туры аның машинасына эләккән. Ике УРАЛ да янып беткән. Яраланган бер дусларын күтәреп, ике тәүлек җәяү чыкканнар...
Шул көнне шалтыраткан ул миңа. «Әни, хәлләр ничек, егетләрдән хәбәрләр бармы, ниләр язалар?» – дип, бик озак итеп сорашты. Эштәге кызларга да әйттем: «Бер дә болай итеп сөйләшкәне юк иде», – дим. Ул арада группага ике УРАЛ янган, дип яздылар. Борчылмагыз, бер егет кенә яраланган, калганнар исән-сау, диделәр. Аларны озатуга батареяның, дивизиянең группаларын төзегән идек. Казаннан бер ханым командирлар белән элемтәдә тора – хәбәрләрне аның аша беләбез. Төшке ашка кайтырга чыктык та бу яңалыкны иремә сөйлим. Рифнур дәшмичә генә тыңлап барды да: «Берсе безнең Ришат бит инде аның», – диде. Исән калдым дип шалтыратуы булган икән улымның миңа...
Теләчедә волонтерлык хәрәкәте башланмаган чаклар әле бу. Әлфия төрле районнарның солдат әниләре оештырган 20 ләп группаны карап бара. Ришатлар частена баручылар булса, ире белән посылка илтеп кайталар: Арча, Кукмара, Саба, Балык Бистәсе аша җибәрәләр.
Миңгәр аша машина китәсе булгач, ул тәвәккәлли, китапханәче кызларга: «Егетләргә нәрсә җибәреп булыр икән?» – ди. Ришатының баскан токмач белән аш ашыйсы килә диюен дә искә төшерә.
Кызлар эшкә уклау белән йөри башлыйлар, өйдән он, йомырка, куна тактасы, пычак алып киләләр. Әлфия алдан эшен бетереп – кабинетларны җыештырып чыгара да, үзләнә торсын дип камырны басып куя. Төшке аш вакытында уку залы өстәленең буеннан-буена токмач җәемнәре тезелә. Бергә җыелып кисәләр. Ул вакытта Миңгәр аша алтышар литрлы 18 чиләк баскан токмач җибәрәләр.
Ватсаптагы «Теләче СВО» төркемен аңа декрет ялында утыручы бер хезмәттәше ачып бирә. Башта анда үзләре генә – 10–11 китапханәче генә була, аннан, кемнең теләге бар, кушылыгыз, дип, ссылкасын башка төркемнәргә куя башлыйлар. Чатка яңа кешеләр өстәлә. Әлфия куркып һәм каушап иң беренче җөмләләрне яза: «Китапханә бинасында гуманитар ярдәм җыябыз. Теләге булганнар китерә ала. Носки, перчатка, одеяллар – иң кирәк әйберләр».
Ишетәләр! Сирәк булса да китапханә ишеген шушы максаттан ачып керүчеләр күренә башлый. Тик эш гуманитар ярдәмне җыю белән генә тәмамланмый бит әле, аны егетләргә илтеп җиткерәсе дә бар.
– Ришатка бер посылканы Балык Бистәсе аша җибәрдек. Кайтып өч көн үтүгә, Сабадан машина баруын белдем. «Ярар, безнеке бит әле генә алды, җыймыйм», – дим. Ике-өч көн үтүгә, группаларның берсендә видео күрдем: сабалылар барып җиткән, минем улым исә алар янына УРАЛ машинасында иптәшләрен алып чыккан. Егетләр туган яктан килгән күчтәнәчләргә чират тора, ә Ришат бер читтә басып аларны көтә... Исемә төшсә, хәзер дә күземә яшь килә. Үзәкләрем өзелде... Югыйсә бөтен әйбере барын да беләм, әмма ана күңеле бит, нишләтәсең. Шунда үземә сүз бирдем: нинди юллар белән булса да, улыма да, егетләргә дә булышачакмын. Безнекеләргә гуманитар ярдәм илткән Теләче егете Фәнил Әхмәтвәлиевне аңарчы белми идем – эзләп таптым. «Әйдә, ярдәмне бергә җыйыйк», – дидем. Ул инде ике тапкыр егетләр янына барып, барысын да үз күзе белән күреп кайт-кан иде – халык беренче мәлдә нәкъ менә аңа ышанып китерде ярдәмне...
Фәнил егетләр янына инде егерме сигезенче тапкыр барырга әзерләнә. Хәзер без җибәргән әйберләрнең күплеген күрсәгез! Зур-зур фуралар китә! Ул көнне төрле оешмалардан булышырга киләләр, 30–40 кеше иртә таңнан башлап кичкәчә төйи. Ә баргач Фәнилнең берүзенә бушатырга кирәк. Шуңа күрә төяү тәртибен ул үзе генә белә. Һәр частьның үз төсе бар – 18 төрле төскә генә урыйбыз посылкаларны. Егетләрнең кайсыларындыр анда очрата алмаса, аларга дигән посылкаларны кире алып кайта һәм башка районнар аша җибәрә Фәнил. Һәрбер егетне исендә тота, һәркайсының нәрсә сораганын белә...
Әлфия алып барган төркемнәр дә инде үскән: ватсапта – җиде йөздән, телеграмда өч йөздән артык язылучысы бар. Аның иртәсе хәзер төркемгә пост язудан башлана, шуның белән төгәлләнә. Гуманитар ярдәм итеп кем, кайдан, кайсы авылдан нәрсә алып килә, барысын да язып, фотога төшереп куя. Көннекен көн-гә! Төркемнәрдә яңа пост чыкмыйча калган бер тәүлек тә юк! (Кергән акча, китерелгән әйберләр исемлеген махсус дәфтәргә дә теркәп бара Әлфия. Калын бер дәфтәр тулган, инде икенчесенең яртысына җиткән – алар белән штабка килгән һәркем таныша ала.) Егетләр сораган әйбер-ләр исемлеге дә шушында куела. Һәм әлеге исемлек шул көнне үк районның «Куплю-продам», «Подслу-шано Тюлячи», «Тюлячи-информ» төркемнәрендә дә чыга. Район башлыгы Айрат Гыйлван улы Фатхуллин да үзенең социаль челтәрләрдәге аккаунтларына куя. Теләче бу яктан бердәм!
Кайткач, егетләр яныбызга керә: «Безне ташламагыз инде, апайлар!» – диләр.
«Әлфия һәм аның волонтер кызлары» дигән идем. Авыллардагы волонтерларның санын әйтү авыр – күп алар! Теләченең үзәгендә – штабта эшләүчеләр исә алтау. Беренче вакытта халыктан килгән ярдәмне китапханәдә җыйганнар, аннан аларга үзләре утырган шушы ук бинада – район мәдәният йортында аерым бер бүлмә биргәннәр. Инде шактыйдан егетләр телендә – блиндаж, часть, полк, батальон, батарея дип кенә сөйләшүче ханымнар аны «штаб» дип атаган. Әлфиядән кала, штабта эшләүчеләрнең берсенең дә махсус хәрби операциядә катнашучы якын кешеләре юк. Бу – күңел чакыруы, җан таләбе.
Дания Шәйхетдинова – Ямбулат авылыннан. Лаеклы ялга чыккач, 8 ел элек Казаннан күченеп кайтканнар. Берсендә кызлар янына гуманитар ярдәм кертә һәм... штабта кала ул. Эшкә аны ире иртәнге сәгать 8 гә китерә, кичкә килеп ала. «Без монда килүне, чыннан да, эшкә бару дип саныйбыз. Ирем дә: «Бүген барасыңдыр бит?» – дип сорап кына тора. Өйгә дә ияреп кайта торган эш әле бу: узган ял көннәрендә, мәсәлән, бер ящик баскан токмач киптердем. Өченче көн исә ике ящик тавык ите алып кайтып пешереп, иттарткычтан чыгарып, кызларга киптерергә китереп тапшырдым», – ди Дания ханым.
Рәфилә Нәбиуллина – Теләче балалар иҗат үзәгендә өстәмә белем бирү педагогы булып эшли. «Адым арты адым – Җиңүгә таба» патриотик проектының кураторы. «Штабка атнага ике тапкыр мәктәп балалары килә. Аларга гуманитар ярдәм оештыруның нәрсәгә кирәген, үзебезнең ниләр эшләвебезне сөйлибез. Штабны алар ярата: абыйларына әзерләнгән ризыкларны авыз итеп карыйлар, үзләре дә буш кул белән килми», – ди ул.
Рәфилә өстендә иң җаваплы вазыйфа – аны штабның бухгалтеры дияргә дә мөмкин. Халык акчаны аның исеменә күчерә, аннан алар өчәү – Фәнил, Әлфия һәм ул, утырып, нәрсә алырга дип киңәшләшәләр.
Рәмзия Шәймәрданова – Теләче мәдәният йорты костюмеры. «Үземнең эшләрем беткәч, көн саен кызлар янына булышырга керәм. Җитәкчеләргә рәхмәт – каршы төшмиләр. Җәйге ялга чыккач та штабка эшкә йөрим», – ди ул.
Галина Вәлиуллина көн саен штабка Үзәк авылыннан килеп йөри. Махсус хәрби операция башлангач, егетләргә җибәрү өчен ире белән ипи киптерергә уйлыйлар. Рәфилә белән бер очрашып сөйләшү аны штабка алып килә. Беренче тапкыр «киптергән аш ясау өчен яшелчәләр кирәк» дип сорагач, район халкы капчык-капчык бәрәңге, кишер, чөгендер, кәбестә ташый башлый. Штабта урын юк, бөтен бу хәзинәне ул чакта Галя апа өендә кабул итә һәм үзе кебек волонтер хатын-кызларны җыеп, җиң сызганып яшел-чәләрне эшкәртергә тотына.
Алинә Гайнетдинова – өч бала әнисе. Декрет ялында утырганда маскировка ятьмәсе үрергә килә һәм штабта кала.
Моңарчы бер-берсен бөтенләй белмәгән ханымнар инде туганлашып беткән: сүзсез дә аңлашалар. Штабта һәркем үз эшен белә – кушканны көтми. Һәр гуманитар ярдәм белән Теләче һәм Саба егетләренә аерым посылка – 200 гә якын бокс китә. Шешәләргә салып чишмә суына кадәр җибәрәләр! Кемдер посылканы тутыра, кемдер яба, кемдер тышына аны аласы егетнең исемен ябыштыра... Фуралар юлга кузгаласы көнне иртүк эшмәкәр Хәмит Хәкимов егетләргә дип кайнар ипи китерә, авыл халкы камыр ризыклары пешерә. Барысын да урнаштырасы, төрәсе, һәркемгә җитәрлек итеп бүләсе бар. Махсус хәрби операция башланганнан бирле 996 маскировка ятьмәсе генә үргәннәр. Киптерелгән аш, киптерелгән җиләк-җимеш, ипи... Максабашлар үлән чәйләре әзерли, Мәтәскәләр хөрмә төшеннән тәсбих ясый... Авылларда җыелып 200 шәр йомыркадан токмач басалар... Штабта эшләүче кызлар һәр егетнең нәрсә яратканына кадәр белә! Берсенә – күп итеп йомырка, баскан токмач, икенчесенә тозлы кыяр җибәрәләр. Штабның тәрәз төпләрендә яшел суган үсә – анысы да егетләргә! – киптереп озаталар. Блиндажлар янында инде мунчалары да бар – мунча себеркеләре куярга да онытмыйлар.
Болары – халык бүлешеп күтәрер-лек чыгымнар. Үзләренең егетләренә ярдәм итү Теләчедә дә инде матур бер гадәткә әйләнгән. Директорлары Резедә ханым Дәүлиева әйтүенчә, китапханәче кызлар әнә ай саен хезмәт хакларыннан гуманитар ярдәм өчен өлеш чыгаралар.
Тик егетләр сораган исемлектә шактый кыйммәтле әйберләр дә бар. Мәсәлән, генераторлар. Аның берсе 60 меңнән 120 меңгә кадәр тора. Узган айда шундый 15 генератор алып җибәргәннәр. Квадроцикл, пушка-пичләр, машина, бронежилет сорыйлар... Элегрәк булса, «нишләргә икән», дип, Әлфия аптырап калыр иде, тик бүген ул икенче инде: теләсә кайсы оешмага мөрәҗәгать итәргә кыюлыгы да, батырлыгы да җитә. Үзе өчен сорамый: улы өчен, егетләр өчен.
– Район башлыгы Айрат Фатхуллин, яныбызга кереп: «Нәрсәләр кирәк?» – дип кызыксынып торганга, җитәкчеләр, авыл җирлекләре башлыклары белән бергә эшләгәнгә, халык безгә кушыла. Оешмалар зуррак әйберләрне сатып алырга булыша. Иң авыр чакта мөрәҗәгать итәр кешеләрем бар. Эшмәкәр Рушания һәм Хәким Һадиуллиннар гаиләсе, алар-ның уллары Нияз, Илдар Фазылҗа-нов, Азат Шәйдуллин, Ирек Исмәгыйлевләр.
Узган ел районыбыз имамы Исмәгыйль хәзрәт: «Корбан итен егетләргә дә җибәрергә мөмкин», – дигәч, аларга 4 тоннага якын ит җибәрдек. Аны, Сабантуйга да бармыйча, Илдар Фазылҗанов җыйды. Итне турагач, китапханәче кызлар белән җыелып барып, тоз һәм суган салып, маринадладык. Илдар суыткыч-машинасы белән итне үзе илтә китте... Гуманитар ярдәм илтергә юлга кузгалсалар, мин шофер егетләр белән гел элемтәдә: хәлләрен белешеп кенә торам. Карыйм, Фәнил видео куйган: корбан итен өләшеп бетергәч, Илдарның машинасы ватылган – тарттырып кайталар... Алар барып җитүгә, андагы егетләрдән хәбәрләр килә башлады: казан асканнар, шулпа пешерәләр. «Рәхәтләнеп ит ашадык, рәхмәт», – диләр. Алар миңа апа гына димиләр, «Әлфия апам» дип язалар.
...Сынаулар ялгыз йөрми. Ришатны озатуга, Әлфиянең әнисенең аягын кискәннәр. Кайнатасының читтә гомер иткән, хәзер урында ятучы 83 яшьлек авыру апасын алып кайтканнар – ул бүген Әлфия тәрбиясен-дә. «Барысына да ничекләр өлгерәсең?» – дип шаккатучылар байтак.
Көннәренә ямь өстәп, яңа гына улы Ришат ялга кайтып киткән. Ул да инде киткәндәге кебек түгел: кешеләргә, тормышка, тормыш кыйммәтләренә мөнәсәбәте башка. Елмаюлары сирәгрәк, уй-гамьнәре тирәнрәк. Кайткан саен, хөкүмәт биргән бүләкләре өстәлә бара: I һәм II дәрәҗә «Сугышчан батырлык өчен» медале, Георгий Жуков, Алек-сандр Суворов медальләре... Кайткан саен аерылышулар авыррак: улы Сәмир дә әтисенең ерак командировкага шәһәр төзергә китмәгәнен инде белә. Ришат кайта да, кабат әнисенең төн йокыларын алып китә.
Ана кеше теләгән теләкләр генә үзгәрми: «Дөньялар тизрәк тынычлансын иде!»
Фото: Юлия Калинина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк