Логотип
Арабыздан беребез

Татар җыры телегезне яраттырды...

«Чит милләт вәкилләре булсак та, татар теле белән кызыксынабыз, аны өйрәнәбез. Бик матур тел бит ул сезнең!» – диләр алар. Сүзебез чит кыйтгаларда яшәп тә Тукай телен үз итүчеләр турында. Күп икән андыйлар! Валенсиядә яшәүче француз, Франция Тышкы эшләр министрлыгының элекке киңәшчесе, дипломат Бернард Монот пенсиягә чыккач, безнең телне өйрәнгән. 

 

«Чит милләт вәкилләре булсак та, татар теле белән кызыксынабыз, аны өйрәнәбез. Бик матур тел бит ул сезнең!» – диләр алар. Сүзебез чит кыйтгаларда яшәп тә Тукай телен үз итүчеләр турында. Күп икән андыйлар! Валенсиядә яшәүче француз, Франция Тышкы эшләр министрлыгының элекке киңәшчесе, дипломат Бернард Монот пенсиягә чыккач, безнең телне өйрәнгән. 
 

Бернард әфәнде, татар теле турында кайдан белдегез?
– Эшем буенча төрек телен күптән өйрәнгән идем инде. Франция Тышкы эшләр министрлыгының Көнчыгыш бүлегендә эшләгәч гарәп телен дә өйрәнергә туры килде. Ә төрек теле белән татар теле бик охшаш. Мин татарлар турында үсмер вакытымда ук ишеткән идем. Жюль Вернның «Михаил Строгов» әсәрен укыганыгыз бармы? Анда татарлар турында яза бит ул. Ул әсәрне укыганда татарлар Кытайга кадәр таралган халык дигән тәэсир калды миндә. Димәк, күп, мәгърур халык. 

Шулай да безнең туган телне өйрәнергә сезне нәрсә рухландырды?
– Ютубтан «Ай былбылым» җырын ишеттем дә, татар теленә гашыйк булдым. Моңлы тел бит. Минемчә, төрки телләр арасында иң матур тел. Аннан соң беләсез микән, Икенче бөтендөнья сугышы вакытында немец фашистлары татарлар өчен пропаганданы татар телендә язган хәтта. Дөрес, ул, кириллицида рус хәрефләре белән язылган, әмма татарча. «Татарлар рус түгел», – дигән алар. Ничек бу телне өйрәнмәскә инде?! Кызыксындым. 

Татар телендә сезгә иң ошаган сүз? Нигә ошый ул?
– Ой, алар бик күп. «Исәнме», «хәлләр ничек», «шәп» сүзләре... Сүз уңаеннан, соңгысы португал телендәге шундый ук мәгънәдәге сүз белән охшаш. Португалия президенты, илдә демократия булдырган Марио Суарес баш бармагын тырпайтып «шәф» дип әйтергә ярата иде. Бу яхшы, шәп мәгънәсендә. 

Телне өйрәнгәндә нәрсә иң зур кыенлыкны тудырды? Фонетика, орфография, морфология – кайсысы авыррак бирелде? 
– Татар телен авырдан өйрәндем димәс идем. Алдан әйткәнемчә, сезнең телдә гарәп һәм фарсы теленнән кергән сүзләр күп. Ә алар бик таныш. Миңа бары тик аналитик фигыльләр авыр бирелде. Мәсәлән, эшләп бетерделәр, кайтып киттеләр, сөйләшеп алдык. Бер сүз төрле мәгънәләрне белдергәч бик авыр. Буталдырды. Барысын да хәтерләп бетерү кыен булды. Әмма өйрәнү өчен кызык. «Ана теле» проектында татар телендә бик күп укыдым. Сезнең журналны, «Ялкын», «Казан утлары»ын беләм. Соңгысыннан әдәби әсәрләрне яратып укыйм. Әмирхан Еники иҗаты бик ошый. Теле бик матур бит! Затлы!

Татар телендә кемнәр белән аралашсыз?
–  Минем татар дусларым бар. Алар Франциядә яши.  Онлайн аша да, күрешкәч тә бары тик татар телендә сөйләшәбез. Татар дусларым миңа туган телләрендә нәшер ителгән китапларны җибәрәләр. Менә хәтта татарча җыр җыентыгым да бар. 

Ә татар теленнән тыш тагын нинди телләр беләсез? 
– Мин инглиз, төрек, грек, испан, португал һәм дә итальян, француз телләрен камил беләм. Аннары, гарәпчә, алманча һәм сербча да берникадәр өйрәндем. Шулай ук ике африка телен: сомалича һәм шикоморча (Комор утрауларының төп тел, кисуахили белән охшаш) бераз сукалыйм. Туган тел – бретон теле. Ул кельт телләре төркеменә керә.    

Читтән караганда күбрәк күренәдер – татар теле башка телләрдән кайсы яклары белән аерыла?
– Грамматикасы башка. Рус, латин һәм герман, шул исәптән гарәп теленнән ул җөмләдәге сүз тәртибе белән аерыла. Татар грамматикасы япон грамматикасына бик якын, беләсезме?
 

Полиглот буларак киңәш итегезче,  телне ничек өйрәнергә?
Татар телен «Ана теле» онлайн мәктәбе аша өйрәндем, башкаларга ңа киңәш итәм.  Мин анда  2015 елда теркәдем.  Программаны ике кат үзләштердем.  Теләге булган кешегә бик күп порталлар бар бит:  «Мин татарча сөйләшәм», «Печән базары», «Гыйлем», «Әйдә онлайн»...  «Китап» радиосын бик яратып тыңлыйм. Һәр кич йоклар алдыннан  кушып куям.  Ләкин иң мөһиме:  гаиләдә өйдә татарча гына сөйләшәргә!  Ул тел өйрәнү өчен иң яхшы алым!  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Һәй бу донья,кайбер татарлар үз телләрен онытырга маташканда,бу француз абзый татарча өйрәнә.Маладис димичә, ни диярсең.

    Хәзер укыйлар