Логотип
Арабыздан беребез

«Татар калфагын яратып чиктем!»

Анна СВЕРДЛОВА UAL – Лондон Сәнгать университетын уңышлы тәмамлаган, театр һәм кино өчен костюмнар дизайны белгече. Ул – университеттагы проекты өчен Энн Холловуд исемендәге премиягә лаек булган иҗатчы.

2023 елда мәшһүр Тейт Британия музее белән хезмәттәшлек итеп, әлеге музей өчен энҗеле, пыяла төймәле хатын-кыз таҗын да ясаган.
Булдыклы останың интернет сәхифәләрен укучылар аның һәр эшенә ихлас соклана!

Ә бер ел элек Аня татар калфагын да тегеп чиккән. Искиткеч талантлы һәм шул ук вакытта үтә дә тыйнак дизайн остасы бүген үзенең иҗат проекты белән уртаклашырга булды.

Анна, сезнең гаҗәеп матур калфак иҗат итүегез тасвирламасын – видеоязмагызны карагач, әлеге калфакка бар күңелегезне салуыгызга төшендем...
 – Бу калфакны XIX гасыр ахыры – ХХ гасыр башындагы татар хатын-кызы образы өчен бик яратып тектем һәм чиктем. Калфак минем өчен гадәти баш киеме генә түгел иде, ул игътибарымны тулысынча җәлеп итте. Шәһәр татар кызларының Европа модасы буенча киенә башлап, традицион калфакларны да заманча модерн стиленә оста итеп туры китерүләрен ошаттым. Шуны да аңладым: татар хатын-кызлары үзләренең нинди этник төркемгә керүләрен һәрчак искәрткәннәр икән. Шушы милли халык костюмы элементының модерн күлмәкләре ансамбленә өстәлүе белән чынлап торып кызыксынып китеп, берничә музейның онлайн-каталоглары һәм «Pinterest» фото-хостингы аша борынгы калфаклы татар кызларының бихисап фотосурәтләрен барладым.

Татарстан Милли музее һәм Россия этнография музее фондлары фотографияләрендәге калфакларны да карап чыктым, үлчәмнәрен язып алдым, бизәлешләрен ясап карадым. Шуларның берсенә тукталып, фотосурәттәге матур калфакны кабатлап тегәргә булдым. Үзем татар кызы булмасам да, бу милләт мәдәнияте белән якыннан танышасым килде.

Моңа кадәр Россиядә, Санкт-Петербургта яшәдем. Татар милли мәдәниятенә кагылышлы матурлык һәм эстетика принципларына төшенергә теләдем. Рус халкының баш киемнәре бик зур итеп ясала, ә калфаклар кечкенә һәм җыйнак булулары белән күңелемне яулады. Бу – минем беренче калфак. Онлайн-коллекциядә нәкъ шушы баш киеменең үлчәмнәрен һәм орнаментының төгәл күренешен таба алмадым, шул сәбәпле калфакларның күп фотоларын җыйдым. Үлчәмнәрен һәм вариацияләрен җыйнап, тарихи габаритлары нинди булуын аңлыйсым килде. Бизәкләрен сәйлән яки энҗе белән чигәргәме икән дип тә сайландым әле. Нәтиҗәдә, энҗе белән чигәргә булдым: ул калфакны бай итеп күрсәтә. Энҗеләрне базарга барып сайлап алам. Кытайда аларны ясалма юл белән үрчетәләр.

Минем мисалдагы чигүдә, мөгаен, лалә чәчәкләре сурәте инде, татар сәнгатендә еш очраучы мотив. Мондый бизәлеш мин яраткан ландыш чәчәкләрен дә хәтерләтте. Шуңа күрә дә Татарстанның Милли музеенда сакланучы шушы калфакны үрнәк итеп алдым. Калфак бизәге берничә катламлы, аның бер катламын чигеп, кисеп алдым, аннары икенчесен, соңрак аларны үзара берләштердем. Иҗат процессын видеога төшерә бардым. Энҗе яки сәйләннең турыдан-туры бәрхеткә тегелүе хакында да беләм. Ә бу калфактагы чәчәкләр кабарынкы булсын өчен, башта мамыктан нигез түшәдем, аннары шул өслекне энҗеләр белән чигеп тулыландырдым. Чәчәкләрнең киселгән таҗ-кисәкләрен бәрхет тукымага беркеттем. Эчлек өчен антиквар ситсы кулландым. Бу баш киеме баштарак гади генә күренсә дә, аны әзерләү минем өчен катлаулы булып чыкты. Тарихи әйберне кулыңа тотып карау мөмкинлеге булмагач, аның конструкциясен яисә ничек тегелүен аңлау бик катлаулы шул.
Онлайн-коллекция фотосына гына таяна алдым. Татарстан Фәннәр академиясенең Ш. Мәрҗани исе-мендәге Тарих институты белгече Динә Гатина-Шафикова ярдәмгә килде: үз гаиләләрендә сакланучы калфакны видеога төшереп юллады. Фото да салды. Баш киеме әзер булгач, калфакны чәчкә беркетер өчен берничә җиз эләктергеч тегеп куйдым. Эләктергечләр урынына бәйләвечләр дә тагарга була.
Буш вакыт табылгач кына башкарылган шушы проектым өчен ике ай ярым вакыт кирәк булды, ә әзерлек, мәгълүматлар өйрәнү өчен киткән вакыт һәрчак күбрәк инде.

Аннары сез матур видеоязмалар төшереп, сәхифәләрегезне укучыларга күрсәттегез...
– Әйе. Әзер калфак винтаж күлмәгем, алкалар, челтәрле перчаткалар, читекләр, нәзек оеклар белән бик килешле ансамбль тудырды. Шулай итеп, 1910 еллардагы татар кызы образын иҗат итеп, видеоязма әзерләдем. Шушы образымда хәтта музейга да барып килдем. Видеоязмам өчен мине мактадылар. Чәч тарау рәвешемнең дә шул чорга туры килүен искәрттеләр.
Инглиз телендә алып барылучы чит ил интернет платформасында бу видеомны 200 мең кеше карады. Араларында чит илләрдә яшәүче татар ханымнары да бар иде.

Күбесе: «Бик зур рәхмәт! Татарлар хакында, аларның мәдәнияте турында беренче тапкыр ишетәбез!» – диделәр. Ә бер татар ханымы: «Безнең гаиләдә борынгы калфак саклана, ул инде шактый тузган. Сезнең видеоны карагач, аны ничек реконструкцияләп буласын аңладым!» – дип, үз рәхмәтләрен җиткерде.

Мин тарихи костюмнарны, декоратив-гамәли сәнгатьне, мода тарихын, кием-салым тегүнең традицион технологияләрен өйрәнәм һәм, әлбәттә, узган чорлардагы костюм элементларын популярлаштырам. Татар калфагын беркемгә дә сат-маячакмын. Ул үземдә кадерләп сакланачак.

Анна, «Казан җөе» белән эшләнгән читекләребез тарихын да өйрәнәсез. Хәтта бер пар уникаль читекләрне дә сатып алгансыз. Аларны киеп йөрергә өмет итәсезме, әллә инде бу читекләр дә, узган гасырларның төсе буларак, шәхси коллекциягездә сакланачакмы?
 – Шнур белән бәйләнә торган татар читекләре минем кулга һич көтмәгәндә, очраклы рәвештә килеп керде! Алар XIX гасыр азагы – ХХ гасыр башында модада булган фигуралы үкчәле, уртадан шнурлы Европа сапожкилары формасын кабатлый. Традицион татар читекләре, гадәттә, йомшак табанлы һәм каптыргычларсыз, төймәләрсез, шнурларсыз бит, ә болар шәһәрнең көяз кызлары өчен махсус тегелгән булган, ахрысы. Мин аларны Лондонның иске-москылар базарыннан сатып алдым. Мондый базарларда ни генә юк! 2023 елда рәссам Уильям Александрның Казан татар хатын-кызы һәм мишәр хатын-кызы сурәтләре нәшер ителгән 1811 елгы китап битләрен дә таптым әле хәтта.

Мин бер сатучының социаль челтәрдәге сәхифәсен укып барып, аннан үз коллекциям өчен әйберләр сатып алам. Бер көнне ул: «Миндә Көнчыгыш-Европа фольклор ботинкалары бар» дигән пост урнаштырды.

Ул читекләр фотосурәтенә күз ташлауга ук аларның никадәр кыйммәтле аяк киеме булуын аңладым. Аларны сатып алачакмын, тарихи контекстка кайтарачакмын дип куйдым. Сатучыга: «Бу аяк киемен минем өчен калдырыгыз әле», – дип яздым да, 20 минуттан ул базарга килеп тә җиттем. Өйгә мин чын хәзинә – күн мозаика техникасында башкарылган бик нәфис бизәкле, борып-борып эшләнгән оригиналь җиз шнурлы, бик тә сирәк очраучы татар читекләре белән әйләнеп кайттым. Коллекциямдәге ул читекләр 1910–1930 нчы елларда татарлар тарафыннан җитештерелеп, Европа, АКШ һәм Үзәк Азиягә экспортка юлланган. Ул чакларда күн мозаикалы аяк киемнәрен хатын-кызлар теккән, һәм шушы хезмәтләре бәрабәренә үз тор-мышларын алып бара алганнар...

Хәзерге көндә татар читекләре дөньяның күп музей җыелмаларында саклана. Мәсәлән, Иерусалимдагы Израиль музеенда Бохарадан күчкән яһүд милләтле ханым читекләре бар, чөнки Үзбәкстанда татар читекләрен бик яратып кигәннәр. Ни кызганыч, татар күн мозаикасы, «Казан җөе» турында инглиз телендәге әдәбият булмау сәбәпле, музейларда «Идел буе татарларының традицион техникасында тегелгән аяк киеме, татар читекләре» дигән күрсәткеч-аңлатмалар бик сирәк очрый. Мәсәлән, планетаның иң мәшһүр музее – Лондондагы V&A музеенда сигез пар татар аяк киеме саклана.

Ләкин аларның хәтта бер пары гына да татар аяк киеме буларак атри-бутлаштырылмаган. Беренче дүрт пар аяк киеме: ике пар туфли һәм ике пар читек 1867 елда Парижда узган Интернациональ күргәзмәдән сатып алынган, аларны анда Казаннан – Королев, Торжоктан Челибиев дигән сәүдәгәрләр алып килгән. Тагын бер пар музейга Венгрия коллекционеры тарафыннан 1960 нчы елларда бүләк ителгән. Калган өч пар читек театрда кулланылган.

Агач сурәтләнгән кызыл читекләр... Алары 1912–1913 нче елларда Лондондагы атаклы Савой театрында Шекспир әсәре буенча куелган  «Уникенче төн» спектаклендә киелгән, дип фикерлиләр. Бер пар читек Казанда туып-үскән опера җырчысы Федор Шаляпинныкы булган. Тагын бер пар татар читекләре 1980 елда Бөекбританиянең прима-балеринасы Алисия Маркова тарафыннан бүләк ителгән.
Әйе, татар читекләре, костюм элементы буларак, ХХ гасыр башында театр тамашаларында да кулланылган. Аларның кайсы спектакльләрдә файдаланылганын да беләсем килде. Бу аяк киемнәрен 1909–1929 елларда С. Дягилевның  «Рус сезоннары» сәхнә әсәрләре куелышында да кигәннәр. «Князь Игорь» операсындагы  «Кыпчаклар биюләре» балетында кайбер биюче кызлар кайчак татар читекләрен киеп биегән. Операны сәхнәгә куючы рәссам – Н. Рерих. Бу балет 1909–1929 нчы елларда һәр сезонда куелган, аны күп фотографлар фотога төшергән, читекле кызларның биюе шул рәвешле хатирә булып фотосурәтләрдә сакланып калган.

Ә бит читекләр балет тамашалары өчен түгел. Аларны җиңел, матур, төсле, экзотик һәм көнчыгышныкы булганнары өчен сайлаганнар.
АКШ Конгрессы китапханәсендәге фотога күз төшерсәк, Бронислава Нижинская белән аның биюләр буенча партнеры да шулай ук татар читекләреннән. Борис Годуновның сәхнә образын гәүдәләндергән Ф. Шаляпин татар читекләрен 1930 нчы елларда кигән, ахрысы...
Минем читекләрем бүгенге көндә – Татарстанда. Мондый шнурлы яки төймәле читекләрнең берничәсе генә музейларда сакланып калуы хакында беләм. Аларның бер пары – Татарстан Милли музеенда, икенче пары Санкт-Петербургтагы Дәүләт Рус музеенда кадерләп саклана. «Сәхтиян» җитәкчелеге миңа мөрәҗәгать итеп, фотолар сорады: «Без дә кабатлап тегәр идек», – диделәр. Һәм бер ел элек читекләремне аларга юлладым. «Үзегез өчен тегегез. Әлегә остаханәгездә саклап торыгыз», – дидем. Минем карарым нык: антиквар читекләрем Татарстанда сакланырга тиеш. 

Сез башка төр борынгы татар читекләрен дә V&A музеена барып карап килгәнсездер?
 – Әлбәттә! Миңа 1960 нчы елларда Венгрия коллекционеры тарафыннан музейга бүләк ителгән читекләрне дә күрү насыйп булды. Читекләр музей тамашачыларына күрсәтелүче даими экспозициядә юк. Ләкин 2025 елның маенда Виктория һәм Альберт музее экспонатлар сакланачак яңа бүлек (хранилище) ачу сәбәпле, галимнәр, фәнни тикшеренүчеләр һәм тамашачыларның музей коллекциясендәге теләсә кайсы әйбергә, шул исәптән, татар читекләренә дә «заказ биреп», алар белән якыннан танышу мөмкинлеге бар.

Анна, сезнең кебек оста белгеч нинди сыйфатларга ия булырга тиеш?
– Минемчә, мондый кеше реконструкциягә керешкәнче тарихи эшләнмәнең бар параметрларына: тарихына, нинди чималлардан башкарылуына, ясау техникасына җентекләп төшенергә тиеш. Мотивация, илһам, сабырлык, үтә пөхтәлек... болар да кирәкле рухый сыйфатлар. Һәм гамәли сәнгать өлкәсе белгеченә үз осталыгын һәрдаим камилләштерү зарур. Мине махсус рәвештә чигәргә өйрәтүче булмады. Чигәргә үзлегемнән өйрәндем.

Ерак аралар аша узган җылы әңгәмәбез өчен рәхмәт сезгә, Анна! Бәхетле булыгыз!
 – «Сөембикә» журналы укучыларын үз иҗатым белән таныштыра алу мөмкинлеге өчен зур рәхмәт! 

Фото: Анна Свердлова архивыннан

 

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар