Логотип
Арабыздан беребез

​Тагын бер адым

Динәнең кыңгырау кебек чыңлап торган тавышын тыңлыйсың килсә, «Барс-Медиа» хакында гына сорау бир икән: сәгатьләр буена сөйләргә әзер! Яратып, канатланып, рухланып... Аның бүгенгесе дә, киләчәге дә әтисе нигез салган шушы компания белән бәйле. (Марат Мәүлет улының дилбегәне бөтенләе белән кызы кулына тапшырганын белә идегезме әле?!) 

«Барс-Медиа» компаниясенең башкарма директоры Динә ГӘРӘЕВА белән бу әңгәмә ул җитәкләгән шушы киң колачлы ширкәтне генә түгел, Динәнең үзен дә укучы-тамашачыга якынайтучы бер адым булсын.  Тиздән бөтен татар дөньясын елдагыча кузгатып алачак «Татар җыры»ның да девизы быел «Тагын бер адым» дип атала. Әйе, алар гел хәрәкәттә: киләчәккә, тамашачыга, яңа җыр-моңнарга таба хәрәкәттә... 

 

Алган белемегез буенча сез – икътисадчы. Иҗаттан, сәнгатьтән шактый ерак һөнәр. Димәк, «Барс-Медиа» сезгә әтиегез сайлаган юл...  

– Мин Казан дәүләт университетының икътисад факультетын тәмамладым. 18 яшем тулуга, әти: «Эшләргә кирәк. Ниндидер нәтиҗәгә ирешәсең килсә, бөтен баскычларны да узарга, белергә тиешсең», – диде һәм кассага билет сатарга урнаштырды. I курска укырга кереп, бер-ике ай гына узган иде әле. Лекцияләрдән соң буш вакытым шактый калуын аңлауга әйтте ул моны. Уку миңа һәрвакыт җиңел бирелде. 155 нче татар гимназиясен алтын медальгә тәмамладым. Кечкенәдән шулай тәрбияләнгән: нәрсәгә тотынсам да, аны бары тик «яхшы» билгесенә башкарырга кирәк. Әти белән әни икесе дә педагоглар. Әни – башлангыч сыйныфлар, әти тарих укытучысы. Аның элеккеге хәрби булуы да гаиләдә сизелә иде: берничә минут эчендә җыендырып, безне өйдән алып чыгып китә ала иде ул. Ә җәйләрем Арчада яшәүче дәү әнием Фирая янында узды. Балага нидер сеңдерү өчен өч ай каникул аз түгел. Ул миңа дини тәрбия дә бирде, эшкә дә өйрәтте, рәхмәт аңа.  

Әти белән әни икесе дә авылда, гап-гади гаиләләрдә үскән. Акчаның җиңел юл белән килмәгәнен алар белә. Минем дә акчага мөнәсәбәтем үзгәрәк: аны бар нәрсәдән өстен куймыйм. Бигрәк тә кеше белән үзара мөнәсәбәтләрдә.  

Диплом алгач, әтинең компаниясенә эшкә урнаштым. Аудит, бюджет, планлаштыру белән шөгыльләндем. Ә Универсиада алдыннан, өч еллык контракт төзеп... «Аэроэкспресс» компаниясенә китеп бардым. Үземне башка өлкәдә сынап карыйсы килде. Әти риза булмаса: «Юк, бармыйсың», – дисә, үземә начар булса да, аны тыңлар идем, билгеле. Ул каршы килмәде. «Аэроэкспресс» – Мәскәүнең пассажирларга хезмәт күрсәтүче иң зур компаниясе. Ул бездә «Казан» аэропорты белән тимер юл вокзалы арасында юл ачты. Мин анда шактый бай тәҗрибә тупладым. Башка җирдән тәкъдимнәр булса да, контракт тәмамлангач, кире «Барс-Медиа»га кайттым. Дөньядагы иң яхшы бизнеслар – гаилә бизнеслары. Чәчәк атсын дисәң, анда үзең барысыннан да күбрәк тырышырга тиешсең. Бу – күптәнге хакыйкать.  

Кире әйләнеп кайткач, мин инде «Татар радиосы» радиостанцияләре директоры вазыйфаларына керештем. Моңа кадәр компаниянең финанс ягын гына белә идем, ә хәзер күбрәк сәнгать ягы белән шөгыльләнергә туры килә.  



Интернет бүгенге көндә радиога конкурентмы?  

– Тере аралашуны берни алыштырмый! Аудиокитаплар чыкты дип, кулга китап алып укудан тукталмадык бит. Интернет булса, «Татар радиосы»н Җирнең бөтен почмагында да тыңлап була.Шуңа да интернетны көндәш дип санамыйм. Машина санының да кимүгә барганы юк – һәрберсендә радиоалгыч бар. Бер ун елдан ул гамәлдән чыкса да, урынына башка мобиль система киләчәк, һәм радио, әлбәттә, эшләячәк. Мин шулай уйлыйм. 

Тәүлек буе эшләүче «Татар радиосы» ачылган вакытларда аның алып баручылары кемгәдер, шәт, космонавт кебек күренгәндер. Туры эфирны сәгатьләр буе тот әле! 

– Җырчылар гына түгел, бик күп алып баручылар үстергән компания без. Үзебез сайлап алып, үзебез табып... Баштан ук шундый максат куйдык. Шуңа күрә беркайчан башка радиостанциядән, телевидениедән алып баручыларны чакырып китермәдек. Хәзер бит шундый кызык: кадрны үстерәсең-үстерәсең, ә кемдер аны үз ягына аудара да куя... Диджейларны табу бик авыр: татарча сөйләшә белә икән, креатив юк яки киресенчә, креатив бар, телне белми. Алып баручы булырга беркайда өйрәтмиләр, укытмыйлар. 

Яңа җырны эфирга чыгару һәрвакыт тәвәккәллек сорый. Җырның язмышын сездә кемнәр хәл итә? Үзегезнең бу эштә турыдан-туры катнашыгыз бармы?  

– Безгә күпме җыр килгәнен белсәгез иде! Аларны тапшырырга тәүлекнең 24 сәгате дә җитмәячәк. Әлбәттә, барысы да фильтр аша уза: үзебезнең сәнгать советы, музыкаль һәм баш редакторлар бар. Җырларның 80 процентын кире борабыз. Ләкин «Бу җыр яхшымы, түгелме?» дигән сорауга беркем беркайчан җавап бирә алмый. Субъектив фикергә бәйле бит ул. Бер үк җыр бер үк вакытта бөтен кешегә берничек тә ошамаячак. Алай була алмый! 

Җырның эфирга үтәме-юкмы икәнен хәл итүдә кайчак мин дә катнашам. Әмма ахыргы сүзне мин әйтәм дигән нәрсә юк бездә – команда нинди фикергә килә, шулай була. Музыка – төп форматыбыз. Ә радио хәзерге вакытта безнең тормышта башны ял иттерүче ролен үти дип саныйм. Машинада, өйдә, эштә – аның барлыгын сизмичә генә тыңлыйсың. Ул синең өчен фон гына. Шуңа күрә, ул бернинди агрессия, киеренкелек тудырырга тиеш түгел. (Ошамый икән, төймәгә басарга – башка радиостанциягә күчәргә бер секунд җитә!) 

Бүген бөтен кешенең вакыты тыгыз: бар да каядыр ашыга, кулыннан телефоны төшми. Кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләр, дуслык төшенчәсе үзгәрде. Әле кайчан гына алдан шалтыратмыйча кунакка килү гадәти күренеш иде. Ә хәзер башта йөз тапкыр килештерәсең. Моның начармы, яхшымы икәнен, мөгаен, соңрак аңларбыз... Җандагы борчуын сөйләрлек якын кешесе юк бүген күпләрнең. Психологлар юкка гына тормышыбызга килеп кермәде. Безнең кичке шоуларда проблемаларның төрлесе күтәрелә. Әмма алар тыңлаучыда, әйткәнемчә, киеренкелек тудырмый, киресенчә, аңардан котылырга булыша. Тапшыру барганда шалтыратып күңелеңне бушатырга йә аноним рәвештә язып җибәрергә мөмкин. Күпләр шулай эшли дә. Димәк, тыңлыйлар, ышаналар!  

Ә иртәнге эфир – классик рәвештә уза. Ул тыңлаучыны уяту, аның кәефен көйләүгә корылган. Девизыбыз да юкка гына: «Яхшы кәеф бездән башлана», – дип аталмый.  

Читкә киттем. Җыр яхшы булса, ул эфирга барыбер уза. Минем өчен яхшы җыр – заман таләпләре буенча язылган көй, аранжировка һәм, әлбәттә, сүзләр. Еш кына: «Сезнең өчен кайсы мөһим: көйме, әллә сүзләрме?» – дип сорыйлар. Шушы өлкәдә эшләүче кеше буларак, болай җавап бирәм: иң беренче тапкыр тыңлаганда минем өчен музыка мөһим. Әмма аннан соң аңлаешсыз сүзләр китсә, җырның дәрәҗәсе, әлбәттә, төшә. Хәзерге вакытта яхшы җырга тап булу бик авыр. Арадан бер-икене сайлап алсаң, бәхетле буласың. Хитлар ел саен туып тормый дим мин. Хәтта сәхнәдә илле ел җырлаган җырчының да кайчак бер генә хиты булырга мөмкин. Хәзер шундый заман, безнең телдә әйтсәк, «приложение»ларда бөтен нәрсә үтә күренә: күпме кеше ул җырны тыңлаган, үзендә саклаган, ничә комментарий калдырган, интернет-кибетләрдә күпме сатылган... Ротация аркасында хитка әйләнә, диләр безгә. Әйе, ул да үз эшен эшли. Әмма артист җырын хит дип уйлый икән, социаль челтәргә элә дә, ул анда да хит була ала бит. Радиосыз, ротациясез. Берәүне дә компаниягә кулыннан җитәкләп алып килмибез. Һәм һәр бизнес кебек монда да чыгымнарсыз булмый. Яшьләр, урта буын җырчылар моны аңлый: аларның карашы шулай үзгәрү шактый алга китеш булды.  



«Татар радиосы» – сезнең гаилә бизнесы. Башка бизнеслардан ул ни белән аерыла, нинди үзенчәлекләре бар?  

– Мин моны зур бизнеска санамыйм. Әмма тагын кайсы татар радиостанциясе үз акчасына эфирны 24 сәгать буена тота? Андыйларны белмим. 17 ел буена бит ул! Бу безнең гаиләнең милли җанлылыгыннан, милләт язмышына битараф булмавыннан да киләдер. Бизнес дип кенә карасак, бөтенләй башкача эшләр идек. Холдинг булдырып, радио, телевидение дә ачуны меценатлык дип әйтмим, ләкин күпмедер дәрәҗәдә татар телен, сәнгатен үстерүгә керткән өлеш дип саныйм. Компания оешуга быел декабрь аенда 20 ел тула. Бу чор эчендә сәхнәгә бер буын яңа артистлар күтәрелде. Һәм аларның 99 проценты безнең компаниядән үсеп чыкты: аларга без ярдәм иттек, без юл ачтык.  

«Татар җыры» халыкара эстрада фестивале быел унтугызынчы тапкыр үтәчәк. Ул сезнең генә түгел, инде республиканың брендына әйләнде. 

– Бу кадәр тарихы булган башка фестивальне мин белмим! Аның үз йөзе, үз исеме бар. Популярлыгы – бәхәссез! Төрле төбәкләрдә яшәгән татарны берләштерүче бер Сабантуй кебек бит ул. Дуслар, туганнар күрешү өчен дә җыела бу фестивальгә. Анда елның иң яхшы җырлары яңгырый. Әйе, ул, чыннан да, бренд. Һәм елдан-ел аңа кызыксыну арта гына бара – бу иң зур бәя. Фестивальнең язмышы озын булачак әле... «Татар җыры»ның төп продюсеры – әти. Иң мөһиме: карарларны ул кабул итә. Фестиваль аның өченче баласы кебек. 

– Сез әтиегез аякка бастырган компанияне кабул итеп алдыгыз. Ә үзегез эшләргә өлгергәннәрдән нәрсә күңелне күбрәк җылыта? 

– Алар бик күп! Радионың студиясен, дизайнын, форматын үзгәрттек – моны минем команда эшләде. Бу телевидениегә дә кагылды. «Татар радиосы хитлары» концертын да без башладык. Мондый җанлы концерт башка юк! (Дөресрәге, безнеке кебек инструменталь ансамбльгә кушылып башкарылганы юк!) Тагын – ТМТV татар музыкаль телевизион премиясен тапшыру тантанасы! Аның үз юлы булачак дип уйлыйм. Без аны башка форматта эшлибез. (Гомумән, фестивальләр үз-үзләренә конкурент булырга тиеш түгел.) 6-7 сәгатьлек бу концерт күбрәк яшьләр өчен. Анда бөтен теләгән артистыңны күрәсең – 45 тән артык җырчы катнаша. Йөреп килергә, чәй эчеп алырга, аннан кабат утырып карарга мөмкин. Ай саен барган концертлар турында да онытырга ярамый. Казан, Чаллы, Әлмәт... Чит төбәкләр: Оренбург, Ульяновск, Төмән, Уфа... Ярты елга – 100 концерт! «Татар җыры» быел Уфада, аннан Мәскәүдә узачак. Киләчәктә, бәлки, башка шәһәрләргә дә барып җитәрбез.  

Күңелне тагын ниләр җылытамы? Икенче ел рәттән радиобызның туган көнендә Горки-Әмәт урман паркында халыкка бушлай концерт оештырдык. Узган ел аңа – 20, быел 35 мең тамашачы җыелды! 24 август быел атна уртасына, пәнҗешәмбе көнгә туры килде. Халык районнардан, башка төбәкләрдән килгән. 300–400 чакрым юл узган! Трасса ябылды! Аңа кадәр Татарстан индустриясе өчен тагын бер яңалык керттек: өч-дүрт көн алдан студия җәйге ачык һавада эшләде – эфир шул парктан барды.  

Әтиегезнең исеме булышамы, әллә, киресенчә, комачаулый гынамы? 

– Мин аның исеменнән беркайчан файдаланмадым. Әтисе булганга гына бу урында утыра диючеләр бар икән, әйдә, шулай уйласыннар. Эш буенча юлларыбыз кисешсә – аңларлар. Эшләгән кеше турында һәрвакыт нидер сөйлиләр, өйдә генә утырсам, белүче дә булмас иде. 



Без һәрвакыт ниндидер рольләр уйныйбыз: өйдә – берне, эштә – икенчене... Ә сезнең рольләр бер-берсеннән нык аерыламы? 


– Мин бик таләпчән: эштә дә, тормышта да, дуслыкта да. Һәм иң беренче чиратта – үз-үземә. Сабыр диләр мине. Әйе, чынлап та шулай. Бик озак сабыр итә алам, әмма өзсәм, инде гомерлеккә өзәм – кирегә юл юк. Минем өчен ике генә төс бар дисәм, дөреслеккә күбрәк туры килер: ак һәм кара. Дусларым һәрвакыт бик аз булды. Моңа фәлсәфи карыйм: сан түгел, минем өчен сыйфат мөһимрәк. Җаныма якын булмаган кеше белән чәй эчкәнче, аны ялгызым эчәм. Тик болар эшкә кагылмый.  

Интуициягә ышанасызмы? 

– Ышанам! Кайчак: «Юк, интуициягә генә таянырга ярамый бит инде», – дип башка төрле эшлим, һәм соңыннан эчке сиземләвем барыбер дөрес булган, дигән нәтиҗәгә киләм. Үзеңне-үзең программалаштырумы бу, белмим. Әмма интуициянең мине алдаганы юк. Фактлар, саннар, статистикага карамыйм дигән сүз түгел бу, әлбәттә.  

Беренче урында тәҗрибәме, әллә белемме? 

– Тәҗрибә, әлбәттә. Биш-алты дипломы булып та, кулыннын эш килмәгән кешеләр байтак хәзер. Тәҗрибә белән үрелеп барган белем генә кыйммәткә ия. Үзеңнең белемеңне көн саен арттырып торырга кирәк дип саныйм. Яңа китап уку, хәтта урамда нидер күзәтү дә – барысы да белем. Кеше һәрвакыт нәрсә беләндер кызыксынырга тиеш. 

Акылмы, хисләрме – кайсы мөһимрәк? 

– Авыр сорау... 18 яшьтә, мөгаен, хисләр булгандыр. Хәзер инде, әлбәттә, акыл. Дөрес, ул кайчакта комачаулый да. Ваемсыз кешеләргә генә яшәү җиңелрәктер... Хисләр күбрәк иҗат кешеләренә хас бит ул. Хәер, алайга китсә, мин дә үземне күпмедер иҗат кешесе дип саныйм: фотосурәткә төшерергә яратам. Ул минем өчен хобби. Балачакта исә табиб булырга хыялланган идем. Ул юлдан китмәвенә үкенмим үкенүен, әмма күңелдә барыбер калды. Киләчәктә, бәлки, балаларымның берсе бу һөнәрне сайлар дип өметләнәм.  

Кешеләр белән аралашканда нинди принципларга таянасыз? 

– Ул минем өчен кызык булырга тиеш! Буш булмасын, төрле темаларга сөйләшә алсын. Үзенең эмоцияләрен яшерми торган кешеләрне яратам, начар икән, начар дип әйтә алучыларны. Тагын – җаваплы кешеләрне. Сөйләшкән вакытка соңга калмыйча килүчеләрне. Ясалмалыкны сөймим: кешедә андый сыйфат бар икәнен сизсәм, ераграк торырга тырышам. 

Үзегездәге бер-ике уңай сыйфатны атый аласызмы? 

– Кешелеклелек. Беренче урынга шуны куяр идем. Пөхтәлегем турында да әйтә аламдыр.  

Ә нинди гадәтләрегездән баш тартыр идегез? 

– Кайчак бик эмоциональ булып китәм. Бу, билгеле, начар сыйфат түгел. Ир-ат шундый булса, сәеррәк тоелыр иде менә... Хәер, кайбер хатын-кызлар белән чагыштырганда миндә дә ул бер процент кынадыр. Әмма анысын да үзем өчен күп дип саныйм... Кайвакыт җиңел генә башкарыла торган эшне дә катлауландыра торган гадәтем бар. Аннан котылсаң да яхшы булыр иде.  

Үткәннәр белән авыр аерылышасызмы?  

– Әгәр үземне хаклы итеп тоям икән – араны икеләнмичә өзәм. Эштәге мөнәсәбәтләр турында әйтүем... Ялгышканымны аңласам, шалтыратып яки барып гафу да үтенә алам. Гафу үтенүдән, гомумән, курыкмыйм. Аны көчле кешеләр генә эшли ала дип саныйм. Арабызда «гафу» сүзен бөтенләй белмәүчеләр дә бар бит. 

Сезне соңгы вакытта шаккаттырган берәр нәрсә бармы? 

– Кешеләрнең бер-берсеннән, уңышларыннан көнләшүе шаккаттыра мине. Кара көнчеллек турында әйтәм.... Өч полосалы киң юлны күз алдыма китерәм андый чакта. Һәр машина – үз полосасыннан бара. Күршенекенә ялгыш керсәң дә, авария килеп чыгачак. Тормышта да шулай бит. Һәркемнең үз юлы, аның тормышына кысылуның ахыры матур бетмәскә дә мөмкин.  

Сезне китап укырга ярата, диләр.  

– Әйе, дусларым китап яратканымны белә – гел бүләк итәләр. Төрлесен укыйм. Әмма өстәлемдә бүгенге татар язучыларының китаплары ята, дип әйтә алмыйм. Үземне кызыксындырганнарына тап булганым юк, ахрысы. Гүзәл Яхинаның «Зөләйха»сын русча да, татарча да укып чыктым. Күбрәк классик әсәрләрне укыйм. Мөхәммәт Мәһдиевне яратам. Татар гимназиясен тәмамлавымны әйткән идем, татар әдәбияты безгә һәр көнне икешәр сәгать керде. Шуңа күрә татарча укырга миңа җайлырак та шикелле. Афоризмнар яратам. Чыңгызханның: «Куркасың икән – эшләмә, эшлисең икән – курыкма, ә эшләгәч – үкенмә», дигән сүзләре – иң ошаганы. 

Ә нидер пешерергә яратасызмы? 

– Яратам, ләкин моңа күп вакытымны багышлыйм дип әйтә алмыйм. Кәеф булганда, тагын да әйбәтрәк килеп чыкканын да беләм... Кибеттән сатып алган өчпочмакны да тәмле диючеләр, алдына ни китереп куйсалар, шуңа канәгать булучылар бар, ә безнең гаилә тәмле ризыкның нинди икәнен белә. Әни аш-суга оста безнең. Иң тәмле ризык – үзең пешергәне икәне миңа да сер түгел. 

Мәхәббәткә ышанасызмы? 

– Ышанам! Минем өчен ул – кешене аңлау, аның турында кайгырту, ансыз яши алмау, аңа тартылу... Мәхәббәт бик киң төшенчә. Әти-әниеңне, якын кешеңне, эшеңне ярату... барысы да сыйган аңа. Мәхәббәткә ышанмаган кешеләргә авыррактыр... 



Сез әтиегез белән якынмы? 

– Мин – әти кызы! Әти ягыннан дәү әнием Мәдинә исемле иде. Менә ничек туры килгән... Ә исемне миңа әни кушкан. Аның нәрсә аңлатканы турында күп укыдым. Кыска гына булса да, мәгънәсе тирән. Динле, инанулы, иманлы дигән сүз. Миңа исемемә тап төшерергә ярамый.  

«Менә хәзер эшкә тотынсам да була», – дип әйтә алырлык итеп, ничек ял итәргә кирәк сезгә? 

– Ялга чыккач, мөмкин кадәр эштән ераграк булырга, аннан аерылыбрак торырга тырышу. Әлбәттә, хәзерге заманда бу авыррак. Кайда булсаң да, гаджетлар барыбер эзләп таба – син хәл итәргә тиеш сораулар исә гел чыгып тора. Әмма ялда башны ял иттерергә өйрәнеп киләм инде. Аның өчен һәрвакыт чит илгә китәргә дә кирәкми. Әле каяндыр укыдым: эштә никадәр тыгыз график белән эшләсәң, ялда шуның кадәр онытылып ял итә белергә дә тиешсең икән.  



Эшегезнең иң кызык ягы нәрсә дип саныйсыз? 

– Кешеләр белән эшләү! Аларга дөрес максатлар куя белү. Һәм, әлбәттә, эшеңнең нәтиҗәсен күрү! Әлегә шулай... Аннары нәрсә булыр, анысын әйтә алмыйм.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар