Арабыздан беребез
Сөмбел Гаффарова: «Минем гөлбакчам төш түгел!»
Яшь драматург Сөмбел Гаффарованың «Килмешәк» пьесасы буенча куелган спектакль... Премьерасы 2017 елның октябрендә узды... Рецензияләр, күзәтүләр шулай башлана. Ә «Сөембикә»леләр өчен ул безнең Сөмбел. Һәм ул татар сәнгатендә вакыйга ясады!
– Сөмбел, «Килмешәк» – татар халкы тарихындагы аянычлы тема – мөһаҗирлекнең драматизмын күрсәтә торган пьеса. Бу теманы XXI гасырда күтәрүеңнең сәбәпләре нидә?
– «Килмешәк» пьесасы IBSEN INTERNATIONAL Кытай-Норвегия-Россия проекты кысаларында язылды. Оештыручылар теманы сайлаганда бик озак уйланганнар, киңәшләшкәннәр. Мөһаҗирлек-миграция темасы гомер-гомергә актуаль. Кытайда узган әлеге лабораториядә безгә миграциянең сәбәпләре турында сөйләүче лекцияләр укыдылар. XXI гасырда да халык яхшырак тормыш эзли. Нәрсәдәндер кача, нәрсәгәдер өметләнә. Бу тема күтәрелмәде, ул дәвам итә.
– Әсәреңнең татар театрының төп сәхнәсендә – Камалда куелуын үзең ничек кабул иттең?
– Бу – минем һәрбер Яңа ел кичендә сорала торган теләгем иде.
Г. Камал театры сәхнәсенә менү, пьесаның Фәрит Бикчәнтәев тарафыннан куелуы – тормышымдагы иң югары үрләрнең берсе. Пафослы яңгырыйдыр, әмма бу чыннан да шулай. Могҗизалар илендәге Алиса сыман, бик тә керергә теләгән гөлбакчага эләгүгә тиң. Аермасы шунда: минем гөлбакчам төш түгел!
– Спектакльдән соң иҗади тормышыңда нәрсәләр үзгәрде?
– Мин үземә күбрәк ышана башладым. Башка драматурглар белән аралашам – алар гражданлык позицияләре көчле булган кешеләр. Андый кешеләрнең бар икәнен белү яшәүгә, язуга дәрт өсти.
– Әле ниндидер проектларда катнашасыңмы?
– Хәзерге вакытта Камал театры оештырган «Яңа татар пьесасы» лабораториясендә катнашам. Ул җәй көне башланды. Рус драматургиясенең бүгенге көндә популяр вәкилләре – Юлия Тупикина һәм Евгений Казачков безне пьеса язарга өйрәтте. Башта кануннарына төшендерделәр дә… аннары үзебез теләгәнчә, бернинди кануннарга буйсынмыйча иҗат итәргә куштылар!
Шушы көннәрдә театрның кече залында лабораториядә катнашучыларның пьесалары укылачак. Камал театры артистлары һәм режиссерлар тамашачы һәм оештыручы-кураторлар алдында чыгыш ясарга әзерләнә. Бу бик дулкынландыргыч этап, чөнки укудан соң фикер алышу була, ә ул фикер алышулар башыңнан сыйпау гына түгел шул, пыр туздырулары да бар!
Лабораториянең нәтиҗәсе – алдагы этапка узучыларның пьесаларын сәхнәләштерү.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк