Элегрәк Рөстәм Нәбиев Эверестны яуларга киткәне турында хәбәр иткән идек инде.
Непалга дөньяның төрле почмакларыннан килгән альпинистлар һәм җирле халык Нәбиевның рухи көченә һәм чыдамлыгына шакката. Урамнарда Рөстәм белән фотога төшү өчен чиратка басалар, фотога төшү егермешәр минутларга сузыла. Күпләрне аның иң биек ноктаны куллар ярдәмендә яулап алу карары сокландыра. «Миңа монда иң популяр кеше икәнемне аңлаттылар», дип яза Рөстәм.
Шулай да, блогер юлның җиңел түгеллеген яшерми. Бигрәк тә тау бистәсендәге күпсанлы баскычлардан менү аңа авыр бирелгән – куллары ярдәмендә менү – газап белән бер.
– Болар миңа никадәр авыр бирелүен белсәгез иде… Мин хәзер матур сурәтләрдәге җирдә, ә эчтә – һәр көн көрәш. Биеклек, арыганлык, басым, ялгызлык, уйлар. Мин туктамыйм, һәм бу мөмкин булмау яки булдыра алмау аркасында гына түгел, ә бәлки, минем өчен бу инде гади генә поход булмаганга. Мин дәвам итәм, чөнки инде бу үземне гади генә сынап карау түгел. Һәр метрның кадерен беләм! Инде үткән кадәр юлны әрәм итәсем килми. Җавабым бар һәм ул арыганлыктан көчлерәк. Дөресен әйткәндә, бик авыр булса да, дистанциядән төшә торган кеше түгел мин. Миңа авыр, бик авыр! Әмма мин әле дә барам, – дип уртаклашты социаль челтәрдәге битендә Рөстәм Нәбиев.
Фото: Рөстәм Нәбиевның социаль челтәр битеннән алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк