Логотип
Арабыздан беребез

Өркеш бәхете

– Юл кырыенда гына, ерактан ук күренеп тора! – дигән иде ул безгә. Әйе, без аны – әллә каян үзенә дәшеп, балкып торган иман йортын – «Гадел» мәчетен шундук күреп алдык. Шушы мәчет мәдрәсәсендә балаларга дин-ислам нигезләрен төшендергән Фәния абыстай ҖӘЛӘЛИЕВА турында ишеткәннәрем барысы да кабат искә төште: «уникаль кеше», «авыл халкын 70 еллык йокысыннан уяткан дини мәгьрифәтче», «җәмәгать эшлеклесе», «үлемне җиңүче»... Исәнләшүгә, ул мине: «Тиздән укучыларым килә, шуңарчы сөйләшеп алыйк», – дип, укыту бүлмәсенә алып керә. Һәм әкрен-салмак тавыш белән сөйли башлый – сораулар биргәнне дә көтми. Тирәннән һәм фәлсәфи фикерләве һәр сүзеннән сизелеп тора. Гаҗәпләнеп тә, сокланып та аны тыңлыйм.

«Нәселебез шундый»

– Балачагым мәчет-мәдрәсәләр ябылган, дин тыелган заманнарга туры килсә дә, дини гаиләдә үстем, – дип сүз башлый Фәния ханым. – Әнием Фәгыйлә Кукмара районының Өркеш авылыннан. Әби-бабайларым заманына күрә укымышлы, зыялы булганнар. Әбием белән әниемнең бергәләшеп озак итеп намаз укулары, аннары тәсбих тартулары әле дә булса күз алдымда... Әтием Фәйзрахман улы Хөрмәтулланың язмышы башкачарак. Әти ягыннан әби-бабаларыма «кулак» исеме тагып, авылдан сөргәннәр. Әти сугышта әсирлеккә эләккән, концлагерьда булган.

Ул «халык дошманы» рәтендә йөрде, 1955 елны гына акланды. Әнинең әтисе ягыннан бабамны 1937 елны атып үтергәннәр. Арча кырындагы зиратта сәяси корбаннарга куелган мемориаль тактага аның да исеме язылган. Әбием дә, әнием дә озак еллар «халык дошманы» исәбендә йөрделәр. Намазларын да кеше күрмәсен, кеше ишетмәсен дип, яшертен башкардылар. Менә шулай язмыш тарафыннан кагылган-сугылган, әмма белемле нәсел без.

Өркеш «өркеп качкан өч кеше» дигәнне аңлата икән. Әңгәмәдәшем бераз гына читкә китеп, авыл тарихына күчә. Күз алдына Иван Грозный Казанны яулаган 1552 нче еллар килеп баса: кешеләргә көчләп христиан динен тагулар, чукынырга теләмәгәннәрне җәзалаулар... Шушы чуалышлар вакытында өч гаилә качып килеп бу якларга төпләнә.

«Әйткәнемне эшләмичә калмыйм»

Үткәне ерак гасырларга барып тоташкан бай тарихлы Өркеш авылында дөньяга килгән Фәния Хөр-мәтулла кызы – гаиләдә өч бала арасында иң олысы. «Ун еллык мәктәпне Түбән Тәкәнештә тәмамла-дым, – дип дәвам итә ул сүзен, шуның белән бәйле күңелсез вакыйгаларга кайтып. – Элеккеге мәчетне сүтеп, аның урынына мәктәп салганнар бездә. «Мәчет манарасын кисеп төшергәндә җир селкенгән-дәй булды», дип искә ала торган булган әбиләр. Менә шул мәктәп озак та тормый, янып юкка чыга. Аллаһы Тәгаләнең бер җәзасы булгандыр инде бу», – ди Фәния ханым ул хәлләргә үзенчә бәя биреп.

Бүген Өркеш белән Югары Арбаш авыллары арасында, Фәния ханым әйтмешли, «ике авылның азаны кисешкән урында», өч ай эчендә ике катлы мәктәп үсеп чыккан.

– Унынчы сыйныфны тәмамлагач, медицина институтына керәм дип, Казанга киттем, – ди ул сүзен дәвам итеп. – Имтиханнарны тапшырдым, тик керә алмадым. Санитария-гигиена факультетында бер урынга 100 кеше! Күз алдына китерәсезме?! Ә мин киребеткән. «Юк, барыбер керәм!» – дим. Шул вакытта, бәхетемә дип әйтимме инде, вокзалда бер яшь кенә хатын белән таныштым. Ул мине мех комбинатына эшкә чакырды. Дүрт ел эшләдем мин анда. Һәм дүрт ел рәттән имтихан бирдем! «Башка барып йөрмә инде, барыбер керә алмыйсың», – диделәр. Ә мин кабат бардым һәм бишенчесендә, ниһаять, кердем. Шундый үҗәт, үзсүзле идем... Биш ел укыганнан соң тагын ике ел дәвалау факультетында белем алдым.

Булачак ире Рәшит Җәләлиев белән ул институтта укыган елларда таныша. Бер ел очрашып йөриләр дә өйләнешәләр. Бервакыт егет аңа: «Мин сине озата барам әле», – ди. «Утырды да китте минем белән, – дип елмаеп сөйли Фәния ханым. – Кайтты да әнидән минем кулны сорады. Әни дә бик канәгать кияү егеттән. «Ничек инде «юк» дип әйтәсең сиңа?!» – ди. Бер күрүдә ошатты алар Рәшитне. Аннары ике әти Казанда очрашып сөйләштеләр. Янә бер-берсеннән канәгать калганнар. Чөнки икесе дә сугыш ветераны, икесе дә укымышлы. Өйләнештек. Туй Дөбъязда – алар ягында булды. Мин нинди гаиләгә килеп эләккәнемне аңлый идем: әтисе дә, әнисе дә укытучылар, бик тә тәр-биялеләр. Безнең нәсел дә төшеп калганнардан түгел. Бер әбинең: «Синең бабаң мине туберкулездан дәвалады», – дигәне әле дә хәтердә. Ә бабай минем ветеринар булган. Ул авылдашларын да дәвалаган, күрәсең».

«Бер-береңә кием бул»

Һәрнәрсәгә, тормыштагы һәр күренешкә үз карашы, үз фикере булган ханым сөйләшүебезне гаилә мөнәсәбәтләренә алып кереп китте. Аның һәр сүзе барыбызга да, бигрәк тә яшь парларга сабак булып яңгырый: «Хатын-кыз – гаилә учагын саклаучы, ә ир кеше утын ташучы. Тик бу әле хатын – җәмгыять эшендә, ир гаилә җылысын саклауда катнашмый дигән сүз түгел»; «Парың итеп сайлагансың икән, аны бәхетле итәргә тырыш. Ул миңа тегене тиеш, моны тиеш, димә.

Аны бит үзең сайладың. Бер-береңә кием бул! Шәригать безгә шуны боера»; «Имин гаилә корыйм, камил балалар үстерим дисәң, үзеңнән башла. Иң элек тәүбә кыл, ялгышларыңны эзлә...» Гәрчә бу хакта инде күп сөйләнсә дә, әңгәмәдәшем авызыннан әлеге фикерләр бөтенләй башкача яңгырый. Шушы кануннар яшәгән Җәләлиевләр гаиләсендә ике кыз үскән. Аларның бүген инде үз тормышлары. Олысы Зөлфия – адвокат, кечесе Асия әти-әнисе кебек табибә булган. «Тугыз оныгыбыз бар!» – дип горурлана дәү әниләре.

– Ирем атеистик гаиләдә тәр-бияләнгән, – ди Фәния ханым. – Ул – хәрби табиб. Рәшитне кая җибәрделәр, без гаилә белән шунда күчендек: Казакъстанда да, Ленинградта да, Коми Республикасында, Новосибирскида да яшәдек. Аннан Казанга кайтып төпләндек. Ул җаваплы вазыйфада – баш табиб булып эшләде, Татарстанның атказанган табибы, медицина фәннәре кандидаты дәрәҗәләренә иреште. Бер урыннан икенче урынга күчеп йөри-йөри үземә дә врач-рентгенолог, терапевт, эпидемиолог, медицина көллиятендә укытучы булып эшләргә туры килде. Ирем, әлһәмдүлилләһ, хәләл белән хәрамны аера башлады. Ул да мин укыган Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсәдә укыды. Кайнанам белән кайнатамның зикергә тотынып, бу дөньядан хак мөселман булып китүләрендә дә аның тырышлыгы зур.

Гаилә бәйрәмнәрен, балаларның туган көннәрен Коръән укып, дога кылып бәйрәм итүне гадәткә керттек. Оныкларыбыз да белеп үссен дип тырышабыз.

Игелек һәм изгелек юлында Ир белән хатынның бер-берсен тулыландырып, Аллаһы Тәгалә өчен дип тырышулары, фикердәш булулары аларны кеше сокланырлык, телдән-телгә йөртерлек гаҗәеп эшләргә этәрә. Тик аңарчы...

Аңарчы әле Фәния ханымга зур сынау үтәргә туры килә. 1995 ел... Казанның Идел буе районына караган полиция бүлегендә сәла-мәтләндерү пункты ачып, эшкә керешкән чагы. Менә нәкъ шул вакытларда сизә дә инде ул хәлсез-ләнә башлавын. Тикшеренә башлагач, табиблар аңа хастаханәгә ятарга кирәклеген әйтә. Яман шеш барлыгы ачыклана, инде метастазалар да китә башлаган... Кем өчендер бу инде үлем карары белән бер...

– Бәргәләнмәдем, ни язган шул булыр дип, үземне тынычландырырга тырыштым, – ди әңгәмәдәшем. – Әнием өйрәткән зекерләрне кат-кат әйтеп йөри башладым.

Иренең: «Фатирны залогка салып, сиңа кыйммәтле дару алам», диюенә ул каршы төшә. «Яшәргә язган икән, яшәрмен, балаларны фатирсыз калдырмыйм», – ди. Шулай итеп, ул Аллаһы Тәгаләдән сорап, табиблар-га тапшырып, дарудан баш тарта. «Коръәндә бер авыруны да аңа шифасын кылмыйча, бар кылмадык, диелә. Әйткән зекерләрем, догаларым кабул булып, метастазаны туктатуга ирештек. Ашказанымны бөтенләй алып ташладылар, – ди шушы чире белән инде дистәләгән еллар яшәгән Фәния ханым. Шул арада ул үз хәленә төшүчеләргә алыштыргысыз киңәшен дә биреп ала. – Күп тәүбә кылыгыз, салават әйтегез. Химия алганда кеше организмы бик хәлсезләнә. Шуңа күрә аннан соң иммунитетны нык кайгыртырга кирәк. Җиләк-җимеш ашарга, беренче чәчәкләр, үләннәр салып чәй эчәргә... Нурланыш алган кеше организмны чистартырга тиеш. Яз көне әрекмән яфрагының согы, тамы-рының төнәтмәсе бик файдалы...»

Аллаһы Тәгалә биргән сынауларны узып яткан көннәрнең берсендә Фәния ханым төш күрә. Төшендә ике баласын җитәкләгән ханым аңа ап-ачык итеп: «Өркештә балалар бисмилла да белми...» – ди. Бу – 1997 нче еллар. «Уянып киттем дә, энем белән сеңлемә: «Әйдә, җыелышабыз, киңәшәсе бар», – дидем. Җыелыштык. Ирем дә яныбызда. «Әйдәгез, Өркештә – бабайның йорты урынында йорт салыйк.

Мин шунда балалар укытырмын», – дим. Риза булдылар. Тик... мин – авыру, энемнең төп эше юк.

Шул җәйне су буеннан таш, ком ташып нигезен салдык. Ирем бер-үзе эшли һәм бөтен акчасын төзелешкә биреп бара. Мари ур-маннарыннан агач кайтардык. Аннан безгә авыл халкы килеп кушылды. Салып чыктык!..»

Моннан 20 еллар элек Рәшит Әгъзамович гаиләсе белән кайтып: «Монда мәдрәсә төзибез, иншааллаһ, мәчет тә салырбыз», – дип, эш башлап җибәрүе авыл халкы өчен зур бер вакыйгага әйләнә. Табибларның әнә шундый зур эшкә алынуларына башта ышанасылары да килми.

Алар авылга аяк баскан көннән Өркеш икенче тормыш белән яши башлый. Фәния ханым төзеләсе мәдрәсәгә сукмак салырлык балаларны, авылдашларын үзе эзләп таба – үзләре килерләр дип көтеп утырмый. Өркеш белән Югары Арбаш авыллары арасында салынган урта мәктәптә балаларны җыеп, җәйге ялга чыккач дәресләр башлый. Һәр йортка кереп, олысын-кечесен мәдрәсәгә укырга чакыра. Мәдрәсә түбә астына керүгә, алты яшьлек оныгы Камилдән азан әйттереп, намазга дәшә.

2001 елда гөрләп эшләп киткән «Фәниябикә» мәдрәсәсенең даны тора-бара еракларга тарала.

2006 елдан бирле биредә «Мөслимә-ләр җыены» уздырыла, кышкы-җәйге каникулларда тирә-як авыллардагы балалар өчен җәйләү эшли. Фәния абыстай анда, мәгариф министрлыгы тарафыннан расланган, рөхсәт ителгән программа буенча әдәп-әхлак дәресләре алып бара.

Үзе эшләгән «Рухи үсеш» курсларында туташлар дөрес итеп Коръән укырга өйрәнә, шәрыкча сәламәтлек методикасын үзләштерә.

...Мәчет манарасын кискәннән соң 70 еллап вакыт узгач, 2016 елда Өркештә өч катлы, заманча «Нур» мәчете калка. Бу зур эшне башкарып чыгуга юл ярган, авылдашларын да үзләре артыннан иярткән Хөрмәтулла абый кызлары Фәния белән Әлфияне, энеләре Зөфәрне һәм бүгенге көндә шушы мәчетнең имамы булган, Аллаһ йортын күтәрүгә бөтен көчен куйган, зур мәчет-мәдрәсә эшчәнлегенең матди ягын кайгырткан, хуҗалыкны да алып барган Рәшит Җәләлиевне авылдашлары горурланып та, яратып та «Өркеш бәхете» дип йөртәләр. «Әби-бабалар догасы булгандыр, күрәсең. Инде өзелдек дигәндә, ялганып киттек бит!» – ди алар чиксез рәхмәт белән.

– Аек акыл белән дөрес юнәлештә фикерләү өчен гыйлем кирәк. Сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.)нең Мөгаз бине Җәбилгә биргән киңәшләрен истә тотыйк: «Кайда гына булсаң да, Аллаһыдан курык, начар эштән соң яхшы гамәл кыл. Кешеләр белән мөнәсәбәтләрдә яхшы әхлаклы бул», – ди Фәния ханым.

Тормышының төп мәгънәсенә әверелгән әлеге сүзләр үгет-нәсыйхәт булып яңгырый. 2001 елдан бирле Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсенең остазы булып, Казан шәһәренең «Гадел» мәчетендә уку-укыту эшләрен һәм дәресләр алып барган, туган авылында мәчет-мәдрәсә салу эшлә-рендә башлап йөргән, мөслимәләр җәйләвен, мөселман Сабантуйларын оештырган, иманыбызны ныгытырдай башка шундый бәйрәмнәр үткә-

реп халыкны үзенә караткан Фәния абыстайның динебезне таратуга керткән өлеше әнә шулай бәяләп бетергесез. Табибә Фәния ханым адәм баласының тән сәламәтлеге турында гына түгел, рухи сәламәтлеге хакында да кайгырта шулай. Менә шул чагында гына акылның камил булуына ышана ул.

Кукмара районы.

 

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар