Логотип
Арабыздан беребез

О-о, Милан! О-о, Лилия!

Хатын-кыз матурлыгы һәр чорда да мода белән тәгаенләнгән – камиллеккә омтылу, гүзәл затлар дөньясы үзенчәлеге, һәр яңалык җәмгыятьнең шул заманга хас кануннарында чагылган. Бүгенге көннең – үз модасы, үз кагыйдәләре, үз гүзәлләре.

Хатын-кыз матурлыгы һәр чорда да мода белән тәгаенләнгән – камиллеккә омтылу, гүзәл затлар дөньясы үзенчәлеге, һәр яңалык җәмгыятьнең шул заманга хас кануннарында чагылган. Бүгенге көннең – үз модасы, үз кагыйдәләре, үз гүзәлләре. «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсының Чаллыда узган зона турында «Хатын-кыз – бизнес-леди» номинациясендә имиджмейкер-стилист Лилия Давыдова чыгыш ясады. Ул – стиль һәм заманча образлар тудыру остасы. Сәхнәгә килеп чыгуы белән үк тамашачыларда кызыксыну уятты. Юк, Лилия игътибарыбызны җәлеп итеп кенә калмады, аңарда ниндидер сер, шарм бар иде!

– Таныш булыйк, мин – Лилия Давыдова, персональ стилист, халыкара дәрәҗәдәге имиджмейкер, стилистларның халыкара берлеге резиденты, Имидж һәм Стиль мәктәбе җитәкчесе, Россия хатын-кызлары иҗтимагый-дәүләт оешмасы әгъзасы! – дип башлады ул үзенең визит карточкасын. Төс-кыяфәте мода журналлары героен хәтерләтә иде. – Мәскәүдә берничә тапкыр «Fashion WeekRussia» мода атналыгында, стилистларның халыкара съездында катнаштым. Мин – имидж һәм стиль курсларына өйрәтүче «Перезагрузка» проекты авторы. Мастер-класслар, «Девичник»лар, стилистлар белән бранчлар оештырам... Бәхетле хатын, бәхетле әни мин: җиткән кызым, улым бар...

«Кама аръягы гүзәле», «Татарстан гүзәле» конкурсларында катнашкан, «Нечкәбил» матурлык республика конкурсында җиңгән, 15 елдан артык матурлык индустриясендә эшләүче Лилияне танып алып, алкышларга күмәләр.
Ул – гармонияле һәм рациональ гардероб булдыру тарафдары. Киемдә кешенең эчке дөньясы чагылырга тиеш дип исәпли: 

«Һәр хатын-кыз матур һәм кабатланмас. Имиджларын үзгәртеп, күпләргә карьера ясарга, үзен ышанычлырак хис итәргә, үзләрен яратырга булышам».
«Үз компанияләре имиджын күтәрергә теләүче оешмалар белән дә эшлим. Компания танылырлык булсын, уңышлы эшләсен өчен бөтен иҗатымны, фантазиямне файдаланам».

«Мин хезмәттәшлеккә әзер!»
«Онытмагыз: шәхес буларак сезгә бәя биргәнче, иң элек ничек күренүегезгә игътибар итәләр. Төс-кыяфәт, киенү зур роль уйный!»

Стилист Лилия Давыдованың сәхнәдән әйткән сүзләре акыллы киңәш, кагыйдә булып яңгырый. Ә үзе әнә нинди сылу, горур, зифа буйлы, киемнәре аһ итәрлек! 

Лилия үзенең иҗатында һәм эшчәнлегендә бер Чаллы белән генә чикләнми икән. Хәтта республика кысалары да тар тоела аңа. Проектлары белән чит илләрне яулый! Йөзләгән хатын-кызларның хыялын чынга ашырып, Миланда киендерә үзләрен!

 

О-о, Милан! Дөньяның мода һәм матурлык үзәге! Заманча теләсә кайсы хатын-кызның хыял шәһәре.Бай ханымнарның Миланга шопингка баруын телевизордан еш күрсәтәләр. Күпләр өчен бу чынга ашмас хыял. Ләкин шулай микән? Матур һәм модалы күренер өчен Миланга ук бару кирәкме соң? 

Серне ачабыз: Миланда яшәүче барлык хатын-кыз да бутикларда гына киенә алмый шул, заказга киемнәр тектерү дә барысының да хәленнән килми, хәтта аутлетлар да күпләр өчен кыйммәт тоела. Миланлылар кайдан кием ала, ничек гел шулай матур күренә икән? Җавап гади генә – базарга барыгыз! Чыннан да, Милан маркетларында юк кына бәягә дә люкс брендлы киемнәр күпләп сатыла, бутикларда йөрисе дә түгел. Хәер, товарлар бик үк сыйфатлы булмаска йә бөтенләй ялган әйбер булып чыгарга мөмкин. Шуңа күрә игътибар белән карап алырга кирәк. Шунда яшәүчеләр сатып алганнарын сайларга тырышыгыз.

 

Лилия фикеренчә, заманча һәм һәрчак модада күренер өчен «кайчан да килешә» категориясеннән берничә әйберең булса, шуларга туры килә торган аксессуарлар белән әллә нинди образлар ясап була. 

Сиңа нибары 20 яшь кенә булса, стильгә туры килгән образ тудыру берни түгел кебек. Бу яшьтә төрле экспериментлар үткәреп, гәүдәңә килешкән киемнәрне киеп карап була: бар да матур, бар да килешә. Әмма ирекле стиль белән эшкә, укырга йөри торган җитди киемнәр-не һәрчак дөрес итеп аралаштыра да белергә кирәк. Аннары 20 яшьтә әле бар хыялланган киемне сатып алырга акчасы җитми бит аның.

Менә шундый чакларда Лилия ярдәмгә килә инде.
Ул стильле образны тәкъдим итеп кенә калмый, классик әйберләр белән ничек универсаль гардероб булдырырга, төрле очракларның һәркайсына яраклы образны ничек сайларга, нәрсәләргә акцент ясап шәп кәеф булдырырга икәнен дә әйтә. 

Әйдәгез, имиджмейкер Лилия Давыдованың үзен тыңлыйк әле. 
– Беренче тапкыр күргәч, әйләнә-тирәдәгеләр сезнең турыда нинди фикердә кала икән – шул хакта уйланганыгыз бармы? Иң элек кешенең эчке дөньясы матур булсын дисәләр дә, беренче тәэсирләр барыбер тышкы кыяфәтегездән чыгып билгеләнә шул. Сез «Ура!» кыч-кырып кереп тә, эффект тудыра аласыздыр, бәлки. Ләкин шулай эшләрсез микән?

Сез килеп кереп җиде секунд узуга туган беренче тәэсирләр турында сөйләшәбез хәзер. Визуаль эффект турында!

Тирә-юньдәгеләрнең игътибарын җәлеп итәсегез киләме? Күлмәк киегез! Чәчләрегезне таратыгыз! Кыю атлап керегез, бер мәлгә тукталып, чәчләрегезне рәтләгәндәй итегез. Бары шул гына! Сезгә инде кызыксынып карыйлар! Ышанасызмы, инде бер кочак бонус җыеп өлгердегез. Бер хәрәкәтегез белән генә дә мизгел эчендә иң кырыс ирләрне үзегезгә караттыгыз. 

Алда көтелгән яз-җәйне күздә тотып, иң төп трендларга акцент ясасак та була. Трендлар бик күп, без иң-иңнәренә генә тукталырбыз. Төп тема – колористика. Сирень чәчәге, миләүшә чәчәге, шәмәхә төсмерләр бик актуаль булачак. Психологлар шәмәхә төс депрессия уята, дисәләр дә... Ачык шәмәхә төс иҗат итү теләген көчәйтә дип исәпли колористлар. Алар хаклы. Бу төсләр белән укучыларыбыз күңелен дә яулыйсы килә. Шәмәхәнең фуксия, миләүшә, сирень, лаванда чәчәкләре төсмерләре киемнәрдә сирәк чагыла әлегә, шуңа күрә сез бик оригиналь күренәчәксез.
Яз һәм җәйнең икенче тылсымлы төсе – яшелнең төрле төсмерләре. Бөтнек, ментол, фисташка чикләвеге яшеленнән башлап, зәйтүн һәм саз яшеллегенә кадәр. Нәфис яшел төс алдагы сезонда модада булачак.
Яшел төс күзләрне ял иттерә, кәефне күтәрә, ә яңа төсмерләр гаҗәпләнү һәм яңалык тойгысы белән ачыла.

Төрле колористика һәм яктыдан караңгырак төсмерләргә күчә бару үз төсмереңне сайларга, үз төсеңне табарга булыша. Ә ул төсмерләрне башка төстәге кием, аксессуарлар белән яраклаштырасың...

 Гәүдәсен төз тотмау, муен чокырындагы «бөкре»се күренү хатын-кызны олыгайта. Үзең сизмәсәң дә,башкалар сизә аны. Кайчак шулай да була: ыгы-зыгы килеп, төн йокламыйча мөһим вакыйгага әзерләнеп, иртән көзгегә күз салсаң, арыган хатын-кыз йөзе белән очрашасың. Борчылмагыз. Салкын су белән юынгач, битегез матурланып китәр. Коррекция ясаучы эчке киемнән гәүдәгез тураер. Андый кием үз яшегездән олырак итеп тә күрсәтмәс. Ә менә ясалма керфекләр, кашлар татуажы исә сезне чынлап торып картайтачак...

* * *
Стилист белән килешәсездер, кызлар. Белеп торыгыз: ирләр ихлас хатын-кызларны ярата. Үзегезгә һәм әйләнә-тирәдәгеләргә бәйрәм ясагыз, елмаегыз! Матур бәхетле хатын булу бик килешә сезгә!

РЕКЛАМА

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар