Тимерчеләр нәселеннән килеп чыккан бу исем ниндидер үтә дә нык эретмә, яңа бер элементны хәтерләтеп яңгырый хәзер – бер ябышса кире аерылмый торган, тыгыз, мәңгелек, ышанычлы Планит. Лилия ханымга әнә шундый сыйфатлар өсти кебек әтисенең исеме. Ләкин хикмәт исемдә генә микән соң?
– Әтинең бабасы үз якларында оста куллы бик танылган тимерче булган. Укымышлы, зыялы иде дип тә искә ала аны әти. Бу сыйфатлары улына – минем бабама да күчкәндер. Ул балаларына гадәти булмаган исемнәр биргән. Каян килгән авыл малаена мондый омтылыш? Олы кызына Зәрия, ягъни таңда туган кыз дип исем кушкан. Кече улы – Аргинал. Оригинал дигән исемне шулай үзгәртеп язганнар. Әтигә Планет исеме кушкан, ягъни бар планетадан алдан, алдынгы дигән мәгънә салган исемгә. Аны татарчалаштырып, туу таныклыгына Планит дип теркәгәннәр, – дип башлый әңгәмәне Лилия ШӘФИЕВА.
Тимерчеләр нәселеннән килеп чыккан бу исем ниндидер үтә дә нык эретмә, яңа бер элементны хәтерләтеп яңгырый хәзер – бер ябышса кире аерылмый торган, тыгыз, мәңгелек, ышанычлы Планит. Лилия ханымга әнә шундый сыйфатлар өсти кебек әтисенең исеме. Ләкин хикмәт исемдә генә микән соң?
«Бик яхшы сөйләүгә караганда, бик яхшы эшләү яхшырак». Лилия ханымның өстәлендә танылган сәясәтче, дипломат Бенджамин Франклинның шул сүзләре беркетелгән. «Яраткан эшең белән шөгыльләнсәң, үз гомереңдә бер генә көн дә эшләмәссең», дигән әйтем дә – аның кебекләр турында. Татарстанның атказанган физик культура хезмәткәре, Татарстанның нәфис гимнастика федерациясе вице-президенты, «Фидакарь хезмәт өчен» медале иясе Лилия Планит кызы гади эшчеләр гаиләсендә туып-үстем дисә дә, әнисе Фирдәвес апа – Республиканың атказанган икътисадчысы. «Точмаш» заводында эшләп, күпсанлы хезмәтләре белән беррәттән, патентны экономик яктан нигезләү формуласын исәпләп чыгарган кеше. Әтисе – без инде искә алган Планит абый – Кама Тамагы районы Кыртапа авылы егете. Армия сафларында хезмәт иткәннән соң, Казанда калып төпләнә.
– Гомумән, нәселдән «кайнап торучан» без. Мәктәпне тәмамлагач, һөнәремне балалар белән бәйлисе килгән иде бит. Тәрбияче булырга да хыялландым, балалар табибы да... «Экономист булсаң, югалмассың, – диде әни. – Калганын тормыш күрсәтер». Нәтиҗәдә, барыбер бөтен гомерем балалар белән бәйле менә...
Казанның Горки дип йөртелгән микрорайонында урнашкан фатирлары каршындагы бушлыкта бүген илнең иң алдынгы һәм зур гимнастика үзәкләренең берсе төзелгән. Аның урынын да Лилия ханым киләчәктә үзе сайлаячак. Дөрес, Олимпия резервындагы «Приволжанка» спорт мәк-тәбе өчен карап куйган урын була ул. Ләкин 2013 елда Казанда узасы Универсиада планнарын көтелмәгән яссылыкта киңәйтеп җибәрә.
– Гимнастика үзәген шәһәр уртасында салырга кирәк дигән теләкләргә каршы килеп, Идел буе районы өчен көрәштем. Ул вакыт Татарстанның спорт һәм яшьләр ми-нистры Марат Бариев фикердәшлек күрсәтте, моның өчен әле дә рәхмәтле мин аңа. Проектын төзүдә дә үзем катнаштым. Алай гына да түгел, экономист буларак, Спорт ми-нистрлыгы расчетларны үземә эшләргә бирде. Формулалар, брошюралар тоттырдылар кулыма. Плитка, буяу метражларын тәфсилләп санап, клининг күпме кирәк булачагына кадәр исәпләп, кәстрүлләр, тәлинкәләр санын тәңгәлләп башкардым ул эшне.
«Гимнастика үзәге» директоры итеп билгеләнгәч, «җылы урынга кереп утырды» дип әйтүчеләр Лилия ханым башкарган эшләргә алыныр иде микән ул вакытта, ай-һай... Универсиада алдыннан яңа спорт үзәгенә директор булып килергә теләүчеләр табыла, әлбәттә. Күпчелеге – ирләр. Ә ул инде үз урынын төзелеш башланганчы, проект этабында ук хезмәте белән раслаган. Лилия Шәфиева кандидатурасын яклаучылар күп була. Республикада нәфис гимнастикага кагылышлы барлык мәсьәләләрне аркылыга-буйга гизгәнен дә күреп, белеп торалар. «Нәфисләр өчен» дип бар көчен куеп, күз алдында «үстергән» спорт үзәген спорт гимнастикасы белән дә бүлешергә кирәк булачак дигән сүзне бөтенләй кабул итә алмый ул. Ишетүгә, күзеннән яшь бәреп чыга. Ләкин бу – үзәкнең киләчәге өчен төп шартларның берсе икәнен аңлый җитәкче. Ризалаша. Аннары спорт гимнастикасына кай арада гашыйк булганын сизми дә кала. Үзәкнең ачылышына килгән Россия спорт министры Виталий Мутко яңа директорга тагын бер җаваплылык йөкли әле: «Батутта сикерү – бик яхшы спорт төре. Синең бөтен мөмкинлегең дә бар, алын», – ди. Шулай итеп, бер түбә астында җайлап кына өч спорт төре эшләп китә...
Кечкенәдән тиктормас булып үсә Лилия. Бию белән шөгыльләнә, җиңел атлетика белән мавыга. Сыйныфташ кызлары белән Пионерлар йортына барып, аларның нәфис гимнастика белән шөгыльләнгәннәрен ишек ярыгыннан карап торырыга ярата. «Шпагат»ка утыруларына, «мостик»ка төшүләренә таң калып тора бәләкәй кыз. Табигый сыгылмалылыгы белән аерылып тормагач, бу спорт төренә керергә уйлап та карамый ул. Ә читтән карап, чын фанатына әйләнә. Әтисе, кармак сабын кисеп, атлас тасма бәйләп, гимнасткаларныкы кебек лента да ясап бирә. Ә Лилия шуны тотып өйдә бөтерелә, биергә ярата. Еллар узгач, спорт ветераннарын чакырып, бәйрәм белән котлаганда шул сыйныфташ кызларның берсе – спорт ветераны әйткән сүзләре әле дә исеннән чыкмый: «Лилия, кем уйлап караган бит... Мин нәфис гимнастика белән шөгыльләндем, ә син аны үстерәсең», – ди ул.
Әйе, нәфис гимнастика белән якыннан олы кызы Динара аша гына таныша әле ул. Фәридә Вафина исемле тренер бәләкәй кызны балалар бакчасында күреп, тренировкаларга алып килүен сорый. «Үзем биедем, кызым да биюгә йөрер», – дип кырт кисә Лилия ханым. Ләкин тренер аннан да үзсүзлерәк булып чыга, барыбер кызны китертә. «Бер генә тапкыр алып барам», – дип чыгып киткән юлдан 34 ел атлый инде Лилия Шәфиева. Динарасы нәфис гимнастика белән шөгыльләнә башлауга, бухгалтер эшеннән китәргә туры килә аңа. Үз баласы хакына гына түгел – бөтенесен кайгыртып. Ул вакытта хәзерге кебек шартлар юк, ярышларга барган вакытта балаларны карар өчен әти-әниләрдән башка берничек тә мөмкин булмый.
– Кызларны ашатыр өчен үзебез белән плиткаларга кадәр алып бара идек. Тушенка таба алсак – бәхет инде. Пешкән бәрәңге, йомырка тутырабыз сумкаларга. Шулпа пешерү өчен шакмакчыклар чыккач, сөендек – без инде аш та пешерә алабыз бит! Бөтен команданы тукландырырлык ризык төяп, олы сумкалар өстерәп йөрдек, – ди ул.
Ул вакытта Казанда нәфис гимнастика буенча бердәнбер 11 нче мәктәп кенә була әле. Әнә шулай булышудан башланган активлыгы гомерлек хезмәткә әйләнгәнен үзе дә сизми кала Лилия ханым. Ышанычлы әнидән әти-әниләр комитетын җитәкләвен үтенәләр.
– Ярыш вакытында мин генә түгел, бөтен туганнар җыелышып килә. Безнең гаилә шундый – үзебезнекенә дә, башкаларга да җан атабыз. Әле дә хәтерлим, Россия–Германия дуслыгы уеннары узганда Динара әле катнашмый да иде. Бакчада булган бөтен чәчәкне кисеп, җитәрлек булсын өчен кыр чәчәкләре җыеп өстәп, һәр катнашкан кызга бәйләм бүләк иттек.
Шул рәвешле, рәсми эшен ташлап, күңеле тарткан даирәгә башаяк белән чума Лилия ханым. Сәбәбе дә чыгып тора – Динара спорт мастерлыгына разряд яклыйсы елда спорт мәктәбе директоры аларны җыеп, мәктәпнең капиталь ремонтка ябыласын хәбәр итә. Андый чакта нинди йөрәк белән читтә калырга кирәк?!
– Балалар урамда кала дигән сүз бит бу. Тегендә дә кереп карыйбыз, бу ишекне дә шакыйбыз. Шунда берничә тренер, оешып: «Лилия, нәрсә дә булса уйларга кирәк, булыш безгә, оештырып җибәр», – дип, миңа мөрәҗәгать иттеләр. «Мин моңа катнашырга теләмим, булышсам гына», – дип тотындым. Вишневский урамында Татарстанның үзәк депозитарий залын арендага алып, ҖЧҖ «Нәфис гимнастика үзәге» ачып җибәрдек.
Бөтен исәп-хисапны үзе алып бара Лилия Планитовна. Яңа үзәкнең рәсми директоры мөнәсәбәтләрне җайга салыр өчен төрле сораулар белән кая да булса сөйләшергә барса: «Директорыгыз килсен!» – дип, Лилия Планитовнаны чакырталар. Тәҗрибәсе дә, үҗәтлеге дә, теләге дә бар – барган җирендә мәсьәләне хәл итеп кайта, үзен ишеттерә белә. Беркайчан да баш тартмый ул, чөнки яңа формалашкан гимнастика үзәгенә ничек тә акча эшләргә, исәп-хисап тотарга, яшәргә кирәк була.
– 1999 елда шәһәрдә беренче түләүле төркемнәр ачтык. Ул вакытта безне аңлаучы булмады – моңарчы кеше күрмәгән, белмәгән хәл бит. Ләкин балалар килә башлады. Җыелган акча бөтен чыгымнарны капларга гына җитә иде. Энтузиазмга корылган тырышлык белән бер тиенсезгә эшләдем. Ике елдан соң, ниһаять, һәммәбезгә бишәр сум акча эшләдек. Ул сөенгәннәр!
Аннары ярышлар уздыруга да алыналар. Шактый ишекләрне шакырга туры килә. Ә алар турында инде шәһәр хакимияте дә хәбәрдар. Ишеткәннәр, беләләр... Теләкләр һәм мөмкинлекләр тәңгәл килә – Идел буе районы башлыгы Вадим Маркелов аларны үз канаты астына ала. Шул вакыттан Теплоконтроль бинасында яшь мәктәпнең яңа тормышы башлана.
– Үзәктә шөгыльләнгән балалар өчен – дөнья чите иде ул Теплоконтроль. Безгә кем иярер соң дип борчылам. «Шартлар тудырсагыз, балалар да килер», – диделәр. Ә акча каян табарга? Бирәм дип торган кеше юк бит. Мин иремә – Равилгә сөйләдем моны. «Нишлибез?» – дим. «Борчылма. Изге эшкә кызганыч түгел», – дип, акчасын да тоттырып җибәрде, бригадалар да табышты. «Приволжанка»ны шулай аякка бастырдык.
Спорт мәктәбендә җигелеп эшли Лилия Планитовна. Мәктәп ачылышына килгән район җитәкчелеге башкарылган эшне күреп чын соклануын белдерә. «Нәрсә белән ярдәм итим?» – дигән сорауга Лилия Планитовнаның генпланы әзер. Бинаны тулысынча спортчылар өчен бушатырга, интернат төзергә! Аш бүлмәсе, ял бүлмәсе, сауна кирәк балаларга! Балалар да җыела. Әкренләп түгел! Беренче җыелышка ук 180 бала килә! Ә эшләрлек белгечләр юк. Үзе дә әле генә гимнастика белән шөгыльләнүдән туктаган Динара белән тагын бер яшь тренер бер генә баланы да кире какмыйлар, тренировкаларны башлап җибәрәләр.
– «Нәрсә хакына?» – дип сорыйлар миннән. Нәфис гимнастиканы яратуым сәбәпче моңа. Телевизордан ярыш барганын күрсәм, битараф кына узып китә алмыйм – ахырынача карыйм. Ә җан атуым – үзе бер күренеш. Равил видеога да төшергән иде бервакыт. Соңыннан карап, көлдем.
Яңа мәктәпне уңыш көттерми – балалар арасыннан Россия беренчелеге призерлары тәрбияләнә. Булачак йолдыз – Олимпия уеннары җиңүчесе Дарья Шкурихина үсеп килә. Ул инде мәктәпне башка биеклектә таныта, җиңүләр китерә. Казан кызларын Ирина Винер үзе күреп ала, Россия җыелма командасына чакыра башлый. 2004 елда илнең йолдызлы гимнасткалары Алина Кабаева, Ләйсән Утяшева, Ольга Капранова белән бергә ярышка килеп, Казанның меңьеллыгы уңаеннан Россия чемпионатын уздыру хокукын Казанга бирә! Бу яңалыктан башлары күккә тия!
– Ничек әзерләнгәнне белсәгез! Коверны да, помостны да хатын-кызлар үз җилкәбезгә салып ташыдык. Ничек җәясен дә белмибез – өйрәндек, – дип искә ала Лилия Планитовна.
Үз баласы кебек кадерләп үстергән спорт мәктәбен тиздән ышанычлы кулга тапшырып, инде Федерациянең вице-президенты буларак бөтен Татарстан өчен хезмәт куя башлый Лилия ханым. Төркем белән чыгыш ясау популярлаша ул елларны. Ә Татарстан артта булырга күнекмәгән, һәрвакыт алга омтылучы Федерация дә үзенә яңа биеклекләр, зуррак максатлар куя. Тотынгансың икән – яхшы нәтиҗә дә булсын! Лилия Планитовна Татарстанның нәфис гимнастика Федерациясе президенты Гөлнара Сергеева белән кулга-кул тотынышып эшлиләр.
– Гөлнара Илдусовна Федерация ихтыяҗларын югарыда кайгырта, статусны арттыру юнәлешендә зур көч куя, мөмкинлекләр таба. Аның тәҗрибәсе, ярдәме белән безне хәзер бөтен илдә таныйлар, безнең белән исәпләшәләр. Элек ярышларда безне уйлап та карамыйлар иде, хәзер «Татарлар чыгыш ясамады әле», дип, безнең команда чыгышын көтәләр. Ирина Винер ризалыгы белән тренерларны Мәскәүдән чакырдык, безнең кызлар белән алар эшләде. Бөтен көчне 2013 елда буласы Универсиадага юнәлдердек, чөнки анда Россия чемпионатында откан команда барачак. Бу – безнең яңа максат иде...
Ләкин аның четерекле яклары да күп була әле. Идел буе спорт һәм туризм академиясенә студентларны бөртекләп туплыйлар. Чөнки Универсиадада катнашыр өчен гим-насткаларның студент булулары мәҗбүри. Диана Семенова исемле спортчы кыз моның өчен мәктәпне экстерн рәвештә тәмамалап, бер ел алдан керә академиягә. Казанда команданы бөтен ил буйлап җыялар, студентларны хәтта үзләре түләп укыталар. Төзелеш эшләре дә бетмәгән залда әзер-ләнгән кызлар шунда ашый, шунда ук ял итә. Уртак максат бөтен команданы бербөтен итеп туплый, барысына да түзәләр. Һәм... җиңәләр бит! Атаклы «Лесгафт» Петербург гимнасткалар команда»сын җиңәләр!
Кызганыч, Универсиадага безнең команда бара алмый кала... «Бары тик илнең җыелма командасы гына барачак», – дип хәбәр итә Ирина Винер. Моны ишетүгә елый башлый Лилия ханым. Бик зур югалту кичергән кебек хис итә үзен. Никадәр каршылык аша үттеләр бит алар! Ничек әзерләнделәр! Алар әзер бит! Казан җиңәргә әзер!
– Нәфис гимнастика минем өчен беркайчан да икенче планда булмады. Ул – минем төп тормышым. Шуңа күрә бик авыр кабул иттем. Ирина Александровнага рәхмәт, барыбер безнең Лена Романченконы җыелма командага алып, ай ярым эчендә программаны өйрәтеп, Универсиадада катнашты. Казанга өч алтын медаль алып кайтты ул.
Әйе, һичшиксез, Лилия Планитовнаның бөтен тормышы нәфис гимнастика белән бәйле. Кайсы темага кереп китсәк тә, ул барыбер эшенә әйләнеп кайта. Казанның гимнастика үзәгендә Шәфиевләрнең өченче буын вәкиле йөри бит инде. Оныклары да бу бинада спорт белән, бию белән шөгыльләнә. Шуңа күрә бөтен гомере эш белән узган кебек тоелса да, Лилия ханымда кадерле әни, яраткан дәү әни рольләре дә бик җиңел үрелеп бара. Олы кызы Динара Сафина шулай ук гомерен шушы спортка багышлаган шәхес дисәм дә, арттыру булмас. Озак еллар дәвамында Татарстан җыелма командасының баш тренеры вазыйфа-сын башкара, халыкара категорияле хөкемдар. Кече кызы Наилә Сәйфетдинова Юлия Барсукова исемендәге спорт үзәген җитәкли.
– Наилә холкы белән миңа охшаган. Бернидән курыкмый, яңа эшкә теләп тотына, амбицияләре дә җитәрлек. Гимнастика буенча китмәсә дә, гомер юлы аны да шушы спорт төренә алып килде. Динара да, беркайчан тренер булмаячакмын, дип, катгый рәвештә әйтсә дә, бер адым да китә алмады. Язмыш дими, ни дисең. Бер ел буе репетиторлар белән юрист булырга әзерләнде. Очраклы рәвештә генә КАИда спорт менеджменты кафедрасы ачылуын күреп алды да, университеттан документларын алып, шунда укырга керде. Ире белән дә шунда танышты.
Ә Равил абый – сабырларның сабырыдыр, мөгаен... Иң беренче ярдәмчесе, таянычы ул Лилия ханымның. «Син үзеңә бик әйбәт хобби сайладың, мин сиңа ярдәм итәргә әзер», – ди. Спортка багышлаган өч дистә ел буена: «Нишләп йөрисең, сиңа нәрсәгә кирәк бу?» – дип, бер тапкыр да әйткәне булмый аның. Үзе лаеклы ялга чыгу белән шәһәр читендәге йортларына күченеп китә. Лилия ханым исә эшен берничек тә калдыра алмый. Көн саен 50 чакрым араны узып йөрү уен эш түгел – шәһәрдә калырга була. Озакка җитми болай йөрү. Беренче тапкыр нәфис гимнастиканы икенче планга күчереп, Равил абыйны сайлый ул шул вакытта.
– Безгә бергә яшәргә күпме вакыт калгандыр, билгесез. Шушы көннәребезне бергә уздырырга кирәк дип уйладык. Яшьтән үк бер-беребезгә тавыш күтәрми идек. «Пшык-пшык» итеп алабыз да, дуслар: «Шафик»лар талашып алдылар, ахрысы, «пышылдашалар», – дип көләләр иде. Равил – үз эшенә, мин үземнекенә китеп югалсак та, беркайчан аерым ял иткән булмады. Һәр якшәмбе – гаилә көне иде. Кызлар белән иртәнге аш әзерлибез, Равил самавыр кайната. Төшке ашка шәһәргә чыгабыз, боулинг уйныйбыз. Атна уртасында иртәнге ашны да, төшкесен дә аерым һәм төрле җирдә ашасак та, кич белән табын артына бергә генә утыра идек. Әле дә бу традицияләрне сакларга тырышабыз. Хәзер оныклар да кушыла безгә.
Ял көннәрендә, бәйрәмнәрдә әти-әни йортында җыелгач, бу гаиләдә кызлар ни турында сөйләшәләр дип уйлыйсыз? Әлбәттә, бары тик гимнастика турында. «Тагын башланды инде», – дип, ирләр кул гына селти, моннан котылып булмый, имеш.
– Мин Равилдән башка яши дә алмам кебек... Аннан башка бөтен тормышым җимереләчәк. «Син көчлерәк», – ди ул миңа. Ә мин газны да кабыза белмим бит! Без бер-беребезне алыштыра алмыйбыз, шуңа бер-беребезгә бик нык бәйле дә. Гаиләдә һәрвакыт Равил авторитет булды. Бөтен тәрбияне, әйтәсе сүзне аның аша әйттердем. Мине дә шулай үстергәннәр ләбаса. Әле генә аңладым – бик күп әйбер әнидән торган, әни тоткан гаиләне. Ләкин алга әтине куя белгән ул, – дип искә ала Лилия Планитовна.
Буыннар аша килгән бу зирәклек өчен Шәфиевләр гаиләсен 2016 елда «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медале белән бүләкләгәннәр. Уртак казанышлар, сүзсез генә аңлашулар, теләктәшлек, терәктәшлек, бер-берсенә хөрмәте тупланган бу исемдә. Бөртегенә кадәр...
– Тормышымнан бик канәгать мин. Һәрнәрсәне үз вакытында, баскычлап уздым. Авырлыклары да күп булды. Шуңа күрә үткән юлым кадерле дә. Артык татлы булмавы белән кадерле... Шөкер, хәзер безнең Республикада көчле яшь тренерлар үсеп чыкты, сәләтле балаларыбыз күп. Бүгенге көндә өч спортчы кызыбыз Россия җыелма командасы составына керә, Мәскәү янында урнашакан «Новогорск» спорт базасына йөреп шөгыльләнәләр. Безнең тренерларны шунда җыелма команда белән эшләргә чакыралар. Ләкин алар безнең үзебезгә дә бик кирәк әле! Хәзер үземә элеккеге кебек зур планкалар куймасам да, безнең кызлар бер яңгы-рашлы аккорд ясарлар әле дип хыялланам. Ә конкуренция бик көчле! Россия талантлы балаларга бай. Фигуралы шуу, спорт гимнастикасы, нәфис гимнастика, синхрон йөзү кебек спорт төрләренә үсәр өчен параллель зачет, ягъни ике регион өчен чыгыш ясарга рөхсәт кирәк. Бу зарурлыкны җитәкчеләребезгә җиткерергә, аңлатырга иде. Ә спортчыларыбызга гел җае килеп торсын, эшләре уң булсын иде!
Фото: Анна Арахамия
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк