Аның бөтен тормышы, хезмәт юлы шушы кыска-кыска өч җөмләгә сыеп бетә: Бөрбаш кызы. Мәскәү галимәсе. Мөслимә-мөгаллимә.
Бер карасаң, сыеп бетә. Ә чынлап торып уйласаң... Педагогика фәннәре кандидаты, Мәскәү ислам институтының күп еллар дәвамында уку эшләре буенча проректоры булып торган, хәзерге вакытта институтның Ислам белем бирү системасын үстерү үзәге җитәкчесе, якташыбыз Гөлфия Юныс кызы ХӘБИБУЛЛИНА белән якыннан танышкач, менә безнең кемнәребез бар, менә татарга ничек хезмәт итәләр дип ихластан сокландым.
Күзәтүчән, күп нәрсә белән кызыксынучан авыл баласы, гадәттә, күз алдындагы вакыйгаларны, тирә-юньдәге абый-апаларны күңел иләге аша уздыра, үзенчә нәтиҗә ясый. Балтач районы Бөрбаш авылы урта мәктәбенең тырыш, үтә дә пөхтә, укытучысының һәр сүзен йотып барган Гөлфия дә искәрмә түгел. Бик ярата шул ул рус теле укытучылары Ләлә Шаммасова белән Нурлихә Хәйруллина дәресләрен. Мәшһүр рус язучылары хакында дөньяларны онытырлык итеп сөйләүләрен генә түгел, аралашу рәвешләренә кадәр «сеңдереп» бара. Гомумән, укытучыларның күбесе аңа үрнәк булып тора: инглиз теле укытучысы Алсу Әбсәләмова, химия укытучысы Наҗия Солтанова, тарих-җәмгыять белеме укытучысы Җәүһәр Исмаева... Алар барысы да Гөлфиянең киләчәктә укытучы һөнәрен сайлавына сәбәпче була.
Фронтовик, кулына балта тотса – агачтан төймә төюче, тимер тотса – шуны буйсындыручы Юныс абыйның уртанчы кызы күңелендә рус теленә, аның әдәбиятына мәхәббәт бөреләнә. Яраткан укытучысы Ләлә Шаммасова Гөлфияне һәм аның тагын берничә классташын ияртеп, Алабуга дәүләт педагогика институтына юл күрсәтеп, илтеп үк куя.
...Ул елны Смәел урта мәктәбе Казан һәм Алабуга педагогика институтларын тәмамлаган 4 яшь белгечне берьюлы кабул итә. Арада Гөлфия дә була. Күршедәге Ор һәм Шеңшеңәрнең башлангыч белемне үз авылларында алган укучылары, җил-буранга карамастан, иртәнге җидегә җәяүләп Смәелгә килеп җитә. (Кайда ул хәзерге кебек биштәрләре авыр, юл озын дип күтәрешеп озатулар, машинада илтеп куюлар?!) Аларны, тагын да алдарак килеп, укытучылары каршы ала. Яшь укытучыларга мәктәп директоры Фаил Зәкиев, бөтен илгә танылган биология укытучысы, завуч Ләлә Һадиева зур таяныч, чын остаз була. Хезмәт юлын башлаганда иң беренче ярдәм кулы сузган, методика, һөнәр нечкәлекләрен төшендергән изге күңелле хезмәттәшләрне онытырлыкмыни?!
Быел мәгариф тармагында эшли башлавына 45 ел тулган Гөлфия Юныс кызы да Смәел мәктәбендәге остазларын һич онытмый. Күңел дәфтәренә энҗедәй хәрефләр белән менә ниләр теркәгән ул: «Гаделлек – укытучы өчен иң кирәкле сыйфат. Бала дип кенә карыйсы түгел. Һәр бала – шәхес. Аның күңелен рәнҗетүдән сакландым. Сак эш иттем. Гомерем буе гадел булырга тырыштым». Мәгариф ветеранының үз тәҗрибәсеннән чыгып ясаган тагын бер нәтиҗәсе: «Әгәр укытучы тырышып, бар белемен биреп, бала белән эшләсә, күңеленә ачкыч тапса, аны математик та, физик та, телләр белүче итеп тә әзерли ала!»
Мәскәү хакында сүз чыкканда, иң еш искә төшә торган гыйбарә бу. Яшьлек үзенекен итә: Смәел авылында тырышып укытып йөргән Гөлфиянең күңелендә мәхәббәт бөреләнә. Насыйбы да әллә кайда, еракта түгел икән – шушы авыл егете, белгечлеге буенча физкультура укытучысы. Солдат хезмәтен Мәскәүдә үтеп, шунда милициядә эшкә калган Наил белән гаилә корып, бар булган «байлыкны» бер чемоданга төяп, яшьлек хыялларын канат итеп, Мәскәүгә юл тоталар.
Узган гасырның 90 нчы еллары бу. Торыр җир дә, яшь кәләшкә эш тә юк. Никтер башкалага килгән югары белемлеләрне эшкә алмаган чор... Әмма артка да юл юк. Вакытлы сынауларга баш бирәләр димени?! Тәвәккәллеге, максатын, ниятен ачык итеп аңлата, дәлилли белүе Гөлфиягә ярдәм итә – ул һөнәр училищесына укытучы-тәрбияче булып урнаша. Берьюлы ике проблема хәл ителә: аларга училищеның тулай торагыннан аерым бүлмә дә табыла.
Үзгәртеп кору дип тарихка керәчәк еллар... Тормыш кыйммәтләре асты-өскә килгән дәвер. Бер-бер артлы туган уллары Илдар белән Дамирны башкалада ничек татар итеп үстерергә, тамырлардан ничек аерылмаска соң? Яшь гаиләне торак, акча, карьерадан бигрәк менә шушы сораулар борчый. Моны чишү юлларын эзләгәндә, Аллаһның рәхмәте, бер газетада яшь әнинең күзенә «Мәскәүнең көньяк-көнчыгышында татар мәктәбе ачыла» дигән кечкенә генә белдерү чагыла. Гүя күк капусы ачыла инде менә. Эзләп бара, таба – алай ук ерак түгел икән.
Мәскәү татар милли мохтариятенең бик тә милли җанлы әгъзалары Аяз Ямбаев һәм Урал Шәриповлар тырышлыгы белән балалар бакчасында ачылган класс-ның беренче сыйныфына балалар җыелган, инде бер ел укыганнар. Шундагы ике-өч укытучы янына үзе дә кушылып, татар теле укыта башлый Гөлфия.
Әлеге уку елы башында җыелган икенче сыйныфның җитәкчесе дә була. Улы Илдар шул класста укый башлый, ә Дамирлары шул ук балалар бакчасына йөри. Тыныч кына эшләп ятканда, балалар бакчасының бер почмагында эшләүче әлеге татар мәктәбе кайберәүләрнең эчен пошыра башлый. Юктан гына гауга чыгаручысы да табыла. Җыелыш җыялар.
Җыелышка, кырык эшен кырык якка ташлап, әле күптән түгел генә мөфти булып сайланган һәм халыкка хезмәтенең башыннан ук татар балаларына белем бирүне иң алга куючы Равил хәзрәт Гайнетдин килә. Һәм, ни гаҗәп, килеп туган хәлне оста гына итеп юллап та җибәрә. (Хәзер Мәскәү шәһәрендә эшләп килүче, Советлар Союзы Герое Муса Җәлил исемендәге 1186 нчы номерлы мәктәпнең тамырлары шушы мәктәпкә һәм шул чор энтузиастлары оештырган башка милли мәктәпләргә тоташа.)
Җыелышка килгән һәркем үз фикерен әйтә. Сүз алган Гөлфия ханымга Равил хәзрәт шунда берничә сорау бирә. Мөфти җыелышта озак тормый, әмма милли уку-укытуга карата үзенең төпле концепциясе булган һәм фикерен дәлилли белүче якташына игътибар итә, күрәсең. Озакламый Гөлфия ханымны мәчеткә чакыралар.
...«Бирегә хатын-кызга керергә ярамый түгелме соң?» дигән сорау белән үзәк федераль округта бик катлаулы елларда да ябылмый калган бердәнбер Мәскәү Җәмигъ мәчете ишеген ачып керә Гөлфия ханым. («Шул дәрәҗәдә надан булганбыз инде», – дип искә ала ул хәзер. Исламда хатын-кызның урыны, дәрәҗәсе хакында ныгытып өйрәнергә еллар кирәк була Гөлфия Юнысовнага. Зур вазыйфалар башкару, төрле даирәләрдә мөселманнар ихтыяҗларын күтәрү тәҗрибәсе аша исламда хатын-кызның хокукы никадәр зур булуына соңрак инана әле ул.)
Равил хәзрәт мөфтияттә аны Марат Мортазин белән таныштыра, шунда ук конкрет тәкъдимнәрен дә әйтә. «Тиздән Мәскәү Ислам колледжын ачабыз. Килегез, бездә татар теле укытырсыз. Мәскәү дәүләт университетының төрек теле бүлегенә дә татар теле укытучысы кирәк.
Сез бик туры киләсез!» – ди. Милләтем, туган телем дип янган йөрәккә ишелеп төшкән бәхетме бу, чираттагы сынаумы? Югалып кала Гөлфия. Каушаса да: «Булдырырмынмы икән?» – дигән соравын бирергә кыюлыгы җитә. Мөфти хәзрәт икеле-микеле уйларга урын калдырмыйча: «Булдырырсыз! Башлап җибәрегез!» – дигән хәер-фатыйхасы белән озата якташын.
Әле кайчан гына өзгәләнеп Мәскәүдә эш эзләп йөргән мөгаллимә илнең иң данлыклы уку йортында – М. Ломоносов исемендәге университетта студентларга татар теле укыта. Ислам колледжында булачак дин белгечләренә татар телен өйрәтү максаты куела: алар өчен уку программасы һәм дәреслек-ярдәмлекләр төзи.
Һәм... бер ай үтүгә яңа гына оешкан Мәскәү Ислам колледжының проректоры итеп билгеләнә Гөлфия Хәбибуллина. Бөрбаш кызының дин-исламыбызга хезмәткә алынуы – Мәскәүне яулау дәвере башлана.
...Башлаган эшен беркайчан ярты юлда калдырмаган Гөлфия ханым, баш-аягы белән эшкә чумса да, ике улын татар итеп үстерүне, телебезне, мәдәниятебезне белүләрен үз агымына куймый. Балалар бакчасы бинасында уллары укыган татар классларын берара, сәбәп табып, департамент ябып ук куя. Укучыларны шул тирәдәге рус мәктәпләренә тараталар. Балалар үзара аралашканда бер-берсеннән күреп тырышырлар – аларны ничек тә бергә җыярга кирәк, дип уйлый Гөлфия ханым һәм үзләре яшәгән күп катлы йортта яшәүче танышлары аша якын-тирәдәге татар гаиләләрен таба. Әти-әниләрне үгетләп торасы да булмый – бу тәкъдимгә куанып ризалашалар. Үзенекеләр белән ун бала җыела киң күңелле, сабыр Хәбибуллиннар фатирына: татарча укырга-язарга өйрәнәләр, шунда ук рус теленнән өй эшләрен әзерлиләр. «Дәрес»кә йөрү ирекле була, әмма бер-берсе белән татарча сөйләшү ошап китеп, тырышып укый 8-10 яшьлек кызлар-малайлар. Шөкер, хәзер дә үзара аралашалар. Очрашканда татарча сөйләшәләр!
Бер караганда кул сузымында гына булган вакыйгалар күз иярмәс тизлектә вакыт тәгәрмәчен әйләндерә. 1994 елның 20 гыйнварында Россиянең Үзәк Европа өлеше мөселманнарының Диния нәзарәте оеша. Яңа гына эшли башлаган нәзарәткә дин тотучыларга бер-бер артлы кайтарып бирелгән Түбән Новгород, Тверь, Мәскәүдәге Татар бистәсе мәчете, Ярославль мәчетләре өчен дини кадрлар, ягъни имамнар, дин әһелләре әзерләү бурычы килеп баса.
1999 елда колледж Мәскәү ислам институты итеп үзгәртелә, аның ректоры Марат хәзрәт Мортазин үз кул астында эшләүчеләргә өр-яңа максатлар куя. Быел оешуына 30 ел тулуны билгеләп үтүче Мәскәү Ислам институтында ислам мәгарифен оештырып җибәрүчеләрнең – уку йортының төп йөзен булдыручыларның зур командасында чыгышы белән Татарстаннан, Бөрбаш авылыннан булган Гөлфия Юныс кызы Хәбибуллина да бар. 1994 елдан ул – уку-укыту буенча проректор, 2012 елдан – көндезге бүлекнең деканы, 2020 елдан ислам белемен үстерү үзәге директоры булып эшли. «Психология һәм педагогика», «Рус теле һәм сөйләм культурасы» фәннәрен укыта. «Конфессиональ белем бирү системасында инновация процесслары» дигән темага кандидатлык диссертациясен яклый. Шушы өч дистә ел эчендә теология өлкәсендә дөньяви белем (бу очракта – ислам буенча тирәнтен белем) алып чыккан күпсанлы студентлары, укытучылар коллективы еш кына аны үзара «институтның әнисе», «институтның терәге» дип тә йөртә.
Проректор икенче пландагы җитәкче булса да, аңардан җаваплылык һәм күпкырлы эшчәнлек таләп ителә. Күз иярмәс тизлектә үзгәрүчән дөнья үз бурычларын куя. Югары уку йортларында тормыш ритмы башка, дип юкка гына әйтмиләр. Әле җитәкчелектә бердәнбер хатын-кыз да булсаң, җаваплылык тагын да өстәлә.
Фән дөньясында лаеклы урынын тапкан зыялы укытучы-галимә, тәрҗемәче, китаплар, бихисап фәнни мәкаләләр авторы ул бүген. Мәктәп елларыннан ук телче, филолог булу теләге менә хәзер никадәр эшкә ачкыч биргән. Проректорның уку-укыту белән бәйле чаралар оештыруын, педагогик концепцияләр булдыруын, теология буенча стандартлар эшләүдә катнашуын, күпсанлы фәнни-гамәли конференцияләрдә чыгышлар ясавын кем санап бетергән?!
Галимәгә бәя аның фәнни хезмәтләреннән, китапларыннан һәм... шәкертләреннән чыгып бирелә. Бүген Россия масштабында дин-исламга хезмәт итәчәк кадрлар әзерләүче укытучыдан: «Институтта дәвамчыларыгыз бармы? Болар без әзерләгән кадрлар, дип горурланып әйткәндә, кемнәрне күз алдында тотасыз?» – дип сорамый булдыра алмадым.
– Бездә укып чыккан бик күпләрнең халкыбызга файдалы хезмәт итүләренә карап сокланам. Саный китсәң дә күп андыйлар! Рамил хәзрәт Беляев – тарих фәннәре докторы, шактый еллар Финляндия мөселман җәмгыяте имамы булып тора, җитәкчелекнең ышанычын аклый.
Рушан хәзрәт Аббясов – Россия Мөфтиләр шурасы рәисе, Мәскәү өлкәсе мөфтие; аның урынбасары – ышанычлы, ихласлы ярдәмчесе – Рөстәм хәзрәт Давыдов; Рәис хәзрәт Измайлов – Мәскәү Ислам институтында уку эшләре буенча проректор; Артур хәзрәт Мөхетдинов – Екатеринбургта һәм Свердловск өлкәсендә мөфти... Бездә укып, теология өлкәсендә бакалавр дәрәҗәсендәге диплом алганнан соң күпләр Россиядә генә түгел, Евразиядә – Кыргызстанда, Үзбәкстанда, Таҗикстанда һәм Казакъстанда дин-ислам юлында хезмәт куя. Сүз дә юк, Мәскәү Ислам институтының уңышлары – бөтен коллективыбызның тырышлыгы, – ди Гөлфия ханым Хәбибуллина.
Нинди генә эшкә алынса да, Гөлфия Юнысовна мөфти Равил хәзрәт Гайнетдиннең күңелгә онытылмаслык булып кереп урнашкан сүзләрен искә төшерә: «Булдырырсыз! Башлап җибәрегез!» Ышанычны аклау теләге көчле шул – андый чакта таулар күчерердәй буласың…
– 30 ел эчендә институтыбызда бик күп үзгәрешләр булды, ректорлар алышынды. Әмма һәрвакыт хөрмәтле мөфти Равил хәзрәт Гайнетдиннең кайгыртучан, гадел канаты астында булдык. Аңа карата булган ихтирамым чиксез, мин генә түгел, коллективыбыздагы һәркемдә тоям аңа карата ихлас хөрмәтне. Хәзерге ректорыбыз – Равил хәзрәтнең беренче урынбасары – теология фәннәре докторы, профессор Дамир хәзрәт Мөхетдинов тирән фикерле, белемле җитәкче. Институтыбызда ислам өлкәсендәге төрле юнәлешләр буенча фәнни эзләнүләр алып барыла, укып чыккан шәкертләребез илнең төрле почмакларында зур иҗтимагый эшләр башкара, – ди әңгәмәдәшем, үзләренең эшчәнлегенә нәтиҗә ясап.
Мин бу урында хатынының вакыт белән исәпләшмәгән вазыйфаларны башкарганда иркенләп эшләр өчен шартлар тудыра белгән, һәрвакыт ярдәм иткән, ике ел буена фатирларын сыйныф бүлмәсенә әйләндерүгә тыныч караган җәмәгате Наил Гафиулловичка аерым соклануымны, хөрмәтемне әйтми кала алмыйм. Тылы нык, ышанычлы булганда, гаиләсендә тынычлык хөкем сөргәндә генә хезмәтендә үрләргә ирешә ала хатын-кыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк