Логотип
Арабыздан беребез

Кызыклы еллар, кызыклы шәхесләр 13

Чын галим нинди була икән? Мөгаен, Флера апа кебектер. Юк-юк, ул 300 ләп публикация, 40 тан артык китап, 100 ләгән фәнни мәкаләләр авторы дип, статистикага кереп чумарга җыенмыйм. Ул – зыялы, гыйлемле, талантлы. Тыйнак, кешелекле, артык гади, эзләнүчән...

Университетның татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укый башлауның беренче көннәрендә үк безнең аудиториягә озын зифа буйлы, бик сөйкемле, сөйләшүеннән, хәрәкәтләреннән ниндидер интеллигентлык сирпелеп торган матур ханым керде. Чәчләрен артка җыеп куйган. Килешле кара костюм кигән. Расписаниедә аның фамилиясе Сафиуллина дип язылган иде, тел белеме дигән фәннән лекцияләр укыячак икән.

Ул башта үзе белән таныштырды.
– Мин Сафиуллина Флера Садриевна булам. Сезгә тел гыйлеменнән лекцияләр укыячакмын. Ә хәзер үзегез белән танышасым килә. Һәркайсыгыз исемен, кайдан килгәнен әйтер, – диде ул елмаеп.

Исемлектән фамилияләрен әйтүгә, группадаш егетләр, кызлар торып басып, кыскача үзләре белән таныштыра башлады. Кемдер мәктәптә, балалар бакчасында эшләп килгән, кемдер армия сафларында хезмәт итеп кайткан. Алар никтер ким җөмләләр белән саран гына таныштырдылар, «70 тә мәктәп бетердем», «73 тә укырга кердем», «КамАЗда эшләдем» дигәннәре колакка керде. 
«Мәҗитова» диюгә, мин дә торып бастым.

– Мин Мәҗитова Эльмира. 1973 нче елны Актаныш районы Байсар урта мәктәбен тәмамлап, Казан дәүләт университетына укырга кердем, – дидем.

– Эльмираның унынчы класстан соң гына килгәне әллә каян күренеп тора. Шундый төзек озын җөмләләр белән әйтеп бирде, – дип, Флера апа мине якын күреп елмаеп куйды.

Аннары инде аның берсеннән-берсе кызыклы лекцияләре тезелеп китте. Тел гыйлеме, морфология, синтаксистан... Мәктәптә бер ел математика укытып килгән Наиләне әнә: «Математиканы яхшы белгән кеше грамматикада да әйбәт йөзә ул», – дип мактый... Өтерләрне күбрәк куеп ташлаган шагыйрә кызыбыз Камәриядән, ул тыныш билгеләрен ни өчен куйдың, дип сорый Флера апа. Өтер куела торган иярченле кушма җөмләләр, тезмә сүзләр искә төшә дә бит, ул очрак түгел! «Интуиция буенча, Флера апа», – дигән җавап ишетелә. «Их сез шагыйрьләрнең шул интуициясен!» – дип, елмаеп баш чайкый укытучыбыз. Студентны җавап бирергә чакырганда аның гел әйтә торган «Рәхим итегез, пожалуйста!» дигән сүзләре күңелгә кереп калган. Мин үзем укыган мәктәптә педпрактика узганда университет укытучыларыбызга охшарга тырышып та үткәрә идем дәресләрне. Флера Садриевна кебек: «Рәхим итегез, пожалуйста!» дигән булыплар укучыларны такта янына чакырам. Флера апаның безне татар теле буенча КВНга әзерләгәне бик күңелле вакыйга булып истә калган иде. Безнең 436 нчы группа 456 нчы группа (Нәҗип Нәккаш, Флера Низамова, Галимҗан Гыйльмановлар группасы) белән ярышты. Флера апа нинди генә биремнәр уйлап тапмаган! Бер генә сүзле атау җөмләләрдән хикәя язарга, мәсәлән. Тагын... Укылган шигырь юлларыннан авторын әйтергә, татар халкының мәкаль-әйтемнәрен искә төшерергә, популяр язучыларның әдәби портретын бирергә, көлкеле аңлатмалы сүзлек төзергә... Укытучыбызның бу алымын да мәктәптә КВН үткәргәндә кулландым.

Флера апа шигырьләр ярата иде. Еш кына дәресендә Равил Фәйзуллин, Роберт Әхмәтҗанов, Рәдиф Гаташ, Зөлфәт, Мөдәррис Әгъләмов шигырьләреннән мисаллар китерә. Шул авторлардан чагыштырулар, неологизмнар, яңа сүзләр табып, карточкалар төзеп киләбез. Әдәби әсәрләрнең теле, беренче җөмлә, геройларның сөйләме, әсәрнең соңгы җөмләсе, текстка исем кую кебек төшенчәләргә бик игътибарлы иде ул. «Мин гомерем буе аннан аерылам дип яшәдем» дигән җөмләне укыгач, кайсы хатын-кыз әсәрне ахырына кадәр укып чыкмый калыр икән»,  – дип әйтеп куюлары...  «Сез картаеп киткәнсез, дип кешенең кәефен төшерергә кирәкми. Сез бераз олыгаеп, олпатланып киткәнсез, дип әйтергә кирәк», – дигән киңәшләре исә безгә телнең сыгылмалыгыннан дөрес файдаланырга, тиешле сүзләрен табып, кешенең хәтерен калдырмаслык итеп җайлап сөйләшергә өйрәтә. Аның тавышын дикторларныкына охшатабыз. Флера апа радиодан гына сөйләп торырлык, дип сөйләшәбез үзара. Аның университеттан өенә җәяүләп кенә кайтып китүләре, Кызыл позиция урамындагы тулай торагыбыз күршесендә генә яшәве, урамда очратып та хәлләребезне сорап үтүләре күңелгә ниндидер рәхәтлек бирә иде.

...Редакциядә эшләү дәверендә Флера Садриевна белән «Җырдай моңлы татар теле» дигән сәхифә башлап җибәрүләребез үзе бер яңалык булды. 

Күз алдына китерегез: безгә кунакка килгән инглизләр, немецлар, кытайлар татарча сөйләшә, ди. Кит аннан, әкият дисезме? Тик... әкият түгел, чын иде бу! 90 нчы еллар ахырында Казан дәүләт университеты профессоры, татар теленә өйрәтү кафедрасы мөдире Флера апа Сафиуллинаның немец, венгр, фин, кытай, америкалы шәкертләре ике айда татарча сөйләшергә өйрәнеп кайтып китә иде! Тел үзенчәлекләре дә, тырышлык та, аерым сәләт тә, тагын башка-башка сәбәпләр дә бардыр, бәлки. Ләкин кем өйрәтә бит!
Күпләргә ул дәреслекләр авторы буларак таныш. Күп укытучыларның, язучы, редактор, журналистларның, тәрҗемәчеләрнең, галимнәрнең укытучысы, остазы да ул. Шигърият, матур әдәбият аша грамматиканы яраттырган, синтаксис, тел белеме, чагыштырма грамматика, тел тарихы кебек үзенчәлекле фәннәр буенча студентларга лекцияләр укыган, синтаксисны грамматиканың патшасы дип инандырган галим ул. 
Чын галим нинди була икән? Мөгаен, Флера апа кебектер. Юк-юк, ул 300 ләп публикация, 40 тан артык китап, 100 ләгән фәнни мәкаләләр авторы дип, статистикага кереп чумарга җыенмыйм. Ул – зыялы, гыйлемле, талантлы. Тыйнак, кешелекле, артык гади, эзләнүчән... Юк, һаман сүзләр җитми икән. Кешенең кайсы гаиләдән булуы, нинди тәрбия алуы да язмышны языша, ахрысы. Флера апа Сарманның Теләнче Тамагында (хәзерге Тукай районы) туып-үскән! Әнисе укытучы, әтисе партия хезмәткәре булган. Илһам Шакиров белән бер чорда шул авыл мәктәбендә укыган. 

«Мин татар телен, татар әдәбиятын яратуым белән Теләнче Тамакка бурычлы, – дип сөйләгән иде Флера апа. – Укытучылар спектакльләр куя иде. Әни һәрчак баш рольләрдә. Галиәсгар Камал, Мирхәйдәр Фәйзи, Нәкый Исәнбәт, Мирсәй Әмирләр миңа кечкенәдән таныш. Өйдә әни репетиция ясап караганда мин һәрвакыт аның партнеры булам. Ул, һичшиксез, Галиябану, ә мин – йә Хәлил, йә Исмәгыйль. Ул, әлбәттә инде, Фатыйма, ә мин – Басыйр... Шулай итеп, 8 нчегә кадәр үк драматургияне яттан белә идем инде мин. Әтиебезне Чүрилегә эшкә җибәргәч, укуымны рус мәктәбендә дәвам итәргә туры килде. Рус теле һәм әдәбиятын яхшы беләм икән, Чүриледә шулай укытканнар дигән сүз бу!»
Чынлап та ул рус теле һәм әдәбиятын да туган телебез кебек камил белә иде. Без укыган елларда Флера апа филологларның рус телендә чыга торган факультет газетасы «Ленинец»ның редакторы иде. Мәктәптә – немец, университетта инглиз телен өйрәнүе дә ярап куйган. Төрекчәне үзлегеннән өйрәнгән. Һәркайсы ярдәмендә аралаша, аңлаша ала. 

90 нчы елларда Флера Сафиуллина татар теленә өйрәнү кафедрасы ачып, берничә ел эчендә 30 дан артык чит ил кешесе килеп, татар телен өйрәнеп китте. Ул елларда Флера апаны әле Финляндиягә, әле Төркиягә, әле Америкага лекцияләр укырга чакыралар иде. Германиядәге коллегасы Маргарэт ханым белән икәүләп татар теле дәреслеге яза башлаулары да билгеле. Американың Аризона штатыннан килгән Аньес Кефели, кытай егете Кит Цанг, немец кызы Дороти... Флера Садриевна алар белән бергә безнең редакциягә дә килде. Татарча ярыйсы сукалыйлар! Флера апа да, татарча гына сөйләшегез, дип тора. Хәтерлим: Аньеска татарча ниндидер сорау бирдем. Ул, тиз генә җавап бирмичә, икеләнеп калды. Шунда мин сорауны русча кабатлаган идем, Флера апа: «Бары татарча гына сорагыз! Юкса өйрәнә алмый», – дип, кат-кат искәртте. Һәм чынлап та Аньес, «чыктым аркылы күпер» дәрәҗәсендә булса да, татарча җавап бирде.

Безгә аларның кыска вакыт эчендә татарча өйрәнә алуы гаҗәп тоелды. Флера ападан моның сере белән кызыксындык. Тел өйрәнүгә кагылышлы фикерләрен тыңладык.   

– Без ни өчендер элек-электән эшне киресенчә эшләргә күнеккәнбез. Мәсәлән, чит тел өйрәнгәндә башта ул телнең грамматикасын өйрәтәләр. Югыйсә иң әһәмиятлесе – аралашу, сөйләшү бит инде. Гади генә әйткәндә, гадәткә кергән методиканы баштанаяк әйләндереп, мин менә мондый ысул белән укытам: беренче планда – сөйләшү; икенчедән – кеше сөйләгәнне аңлау; өченчедән, уку, аннары гына язарга өйрәнү. Ә бездә – киресенчә: башта укырга-язарга өйрәтәләр.

– Кайчагында телне аңлап та, сөйләшергә базмыйсың. Мин, мәсәлән, немецча күп сүзне аңлыйм, ләкин сөйләшергә кыюлыгым җитми. Немецка: «Йа, йа», төреккә «Чок гөзәл» (бик матур), инглизчә «Ноу» (юк) сүзләрен ешрак кабатласаң, син аңлыйсың, дип уйлыйлар инде. (Көлә.) Шуңа да мин студентларыма «әйе», «юк» сүзләрен өйрәтәм.

– Тел – иксез-чиксез дәрья ул. Мин татар телен укыта башлаганда, аны яхшы беләм дип саный идем. Хәзер исә, өйрәнәсе дә өйрәнәсе әле миңа, дим. Төрле төбәкләргә сибелгән татарларның сөйләшләрен генә искә алыйк. Алар һич кенә дә берсен-берсе кабатламый. Менә без Тукай телен Казан арты татарлары теле дияргә яратабыз. Югыйсә Уральск, Оренбург якларында яшәп, типтәр сөйләше белән дә формалашкан бит аның теле. Ә инде Гаяз Исхакый әсәрләрен укый башласаң, икенче җөмләсеннән үк аның мишәр шивәсеннән икәнен сизеп аласың.

– Урамда, транспортта булмасын, кешеләрнең сөйләменә, аның фонетик яңгырашына игътибар итәргә яратам. Кайсы төбәк, хәтта кайсы авыл кешеләре булуын да шул рәвешле чамалап алам.

– Мин татар телен белүем белән илләр гиздем. «Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы, дияргә тулы хакым бар. Төрле илләрдә яшәүче татарлар яисә үземдә укыган студентлар белән аралашып, фән өчен дә күп яңалык ачтым.

...Ул сөйләгәннәр әле дә Флера апа тавышы белән күңелдә яңгырый. Флера Сафиуллина шәкерте булуым белән горурланам.
       

  


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар