Туксанынчы елларда аның «Атна», «Кыйбла» тапшыруларын карамаган татар гаиләсе булды микән?! Шимбә кич җитсә, әбисе-баласы барысы да телевизор каршына җыелышып утыра, журналистның һәр әйткән сүзен игътибар белән тыңлый. Әнә шулай итеп татар халкына сәясәтнең нәрсә икәнен, аның белән кызыксынырга кирәклеген төшендерә Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ. Җәмгыятьтә гаделлек сагында торучы журналистларның берсе ул. Демократия җилләре искән заманда эшләве белән бәхетле. Әмма ул вакытта да зәңгәр экраннар аша халыкка фикер җиткерү, гаделсезлекне фаш итү өчен кыюлык, тәвәккәллек кирәк булган. Тормышта кыйблаңны югалтмау – иң авыры, әле ул гаделлек тә булса, икеләтә авыр, мөгаен...
ТАМЫРЛАР Алты малай үстек без. «Кыз көтмәдем, чәчен тарыйсы була, бетләр, дип курыктым. Миңа әзер кызлар киләчәк дип уйладым», – ди иде шаяртып әни мәрхүм. Ул 42 яшендә тол калып, безне аякка бастырды. Әти үлгәндә миңа 7 яшь кенә иде. «Илфат кечкенә, аны какмагыз», – дип әйтеп калдырган. Әти мине укырга өйрәтте. Сыйныфташларыма караганда бик йөгерек укый идем. «Улым укы, укысаң, зур кеше булырсың», – дия торган иде. Әти белән әни гади колхозчы булсалар да, икесенең дә нәселләре затлы. Әнием Әминә Ташкентта туган. Әтисе бик күп телләр белгән укымышлы мулла булган, әмма әби аны яратмаган. 11 айлык кызын урлап, товар вагоннарына утырып, хәзерге Әтнә районындагы Кызыл Утар авылына кайткан. «Кеше михнәткә түзә, рәхәткә түзә алмый. Мин дә рәхәткә түзә алмый кайттым, югыйсә плюш келәмгә читексез дә басмый идем», – дип әйтә торган булган.
Бабай Ташкенттан кызы Үлмәскамалга (монда кайткач әнигә Әминә дип исем кушканнар) бик күп акчалар да салган, әмма адресатын таба алмыйча, кире җибәргәннәр. Бабайның язмышы билгесез. Лаеклы ялга чыккач, менә зур эшем бар. Ул тамырларны эзләп табарга иде. Ташкенттан кайтканнан соң әби, кызын сеңлесенә калдырып, башка авылда яшәүче тол иргә барган. Әни ике авыл арасында үскән инде. Бишенче сыйныфта гына әнисе янына күчкән, фермада эшли башлаган. «Минем язмыш Тукайныкына охшаган», – дип әйтә иде ул. Әти ягыннан туган тиешле Мәдинә апа сугыштан кайткан әтигә Өстеял авылында бик эшчән, чибәр ятимә кыз барлыгын әйткән. Әти, кучер яллап, шул авылга киткән. Әнинең ошатып йөргән егете булган, бер дә кияүгә чыгасы килмәгән. Күршеләренә кереп качкан. Шуннан мич арасыннан өстерәп алып чыгып, атка утыртып алып киткәннәр әнине. «Кучеры яшьрәк, янымда утырганы карт инде, моның кайсысы ирем булачак кеше икән?» – дип, юл буе уйлап кайткан ул. Әти әнидән 14 яшькә олырак иде. Әнә шулай өйләнешсәләр дә, матур яшәде алар.
Әти ягыннан шәҗәрәм 1300 нче еллардан, Сөләйман бидән башлана. Иван Грозныйга чаклы би булган, морзалар нәселе без. Татар сәнәгате безнең авылда барлыкка килгән. Фәйзрахман бабам да Оренбург якларында приказчик булып эшләгән. Аягында нык басып торган. Колхозлашу елларында эшнең кая барганын чамалап, затлы стена сәгатен тирес астына күмеп (ул сәгать әле һаман да йөри), беренчеләрдән булып колхозга кергән. Шулай итеп, кулак исеме алып, Себергә сөрелүдән котылган. Әтинең туганнары барысы да Үзбәкстанга китеп, укытучы булып эшләгәннәр, мәртәбәле исемнәр алганнар. Паспортын яшереп, әби әтине авылда калдырган. Әти бик уңган кеше иде. Гел эштә булды ул. «Әтиегезнең йоклап ятканы да булмады», – дип әйтә иде әни. Яман шешен алдырырга Казанга операциягә дә эш арасында – әни ачулангач кына барып кайта. Гомере генә кыска була...
БАЛАЧАК Менә сез барыгыз да балачакны сагынасыз. Балачакка кайтыр идем, дип җырлар җырлыйлар. Мин кайтмас идем, чөнки михнәтле булды. Әтисез малайлар, әтисез кызларның балачагы авыр була ул. Аларны кагалар. Мине дә кыйныйлар иде. Үзеңне якларга өйрән, дип, өйгә кайткач абыйлар «өстәп ала». Шулай итеп буынны ныгытканнар инде. Әгәр дә иркә, төпчек бала булып үссәм, идән астындагы бәрәңге сабагы сыман гына булыр идем. Хәзер дә көрәшеп-тырмашып яшим, әмма бирешмим. Кеше башыннан басып йөргәнем юк. Балачактан киләдер инде: башкалар борчуына битараф кала алмыйм. Урамда аунап яткан кеше яныннан бервакытта да узып китмим. Нечкә күңеллелегем дә балачактан. Китаплар укый идем дә, болынга барып, геройлар белән хыялланып күккә карап ятарга ярата идем. Минем кебек тагын шундый иләс-миләс бала бар иде микән дип уйлыйм үзем. Хыялый булсам да, гаделсезлекне дә күрә белдем. Шуңа җаным әрни иде.
Дүртенче класста укыганда бер укытучы бөтен класс алдында бастырып нахакка сүкте. «Әтиегезне үтердегез инде, хәзер әниегезне үтерергә җыенасызмы», дигән сүзләре күңелемә яра салды. Бик авыр кичердем ул әрләнүне. Башка дәресләрдә дә ба-шымны күтәрми генә утырдым. Кайттым да әнигә: «Директор абыйга керәм», – дидем. «Хәзер, шулай итеп йөрерсең», – диде әни. Ул вакытта укытучы һәрвакыт хаклы иде шул. Әнине борчудан куркып үстем. Малайлар шуклана башласа да, әнине уйлап, читкәрәк китәргә тырыша идем.
Гомерлек сабак бирүче дә – әни. «Кеше әйберенә тимәгез, кулыгызны чабып өзәм», – дия иде. Берсендә «таштеки» уены уйнаганда бер кызның ватылган чынаягын урладым. Шулкадәр матур инде! Өйгә алып кайттым да, әни күрмәсен дип, әле бер урынга, әле икенче урынга яшерәм. Гел әни табар кебек. Берничә көн шулай интегеп яшереп йөрдем дә, ыргыттым. Кулсыз кала идем. (Көлә.) Алла бабай күрә дип тәрбияләнгән буын без...
УКУ Бик тә табиб буласым килде, әмма русча начар белүем аркасында ул хыялым чынга ашмады. Хәзер дә медицина белән кызыксынам үзе. Бик күп энциклопедияләрем бар. Табиб әйткәнне өйрәнеп-тикшереп, үтәп барам. Шулай булмаса, 42 яшемдә инсульт кичереп аякка басмас идем. Кеше үз сәламәтлеге өчен бары үзе җаваплы! Артист та буласым килгән иде, имтиханнар русчадыр дип бармадым. Алабуга педагогика институтында имтиханнар татар телендә генә икәнен газетадан укыдым, шунда киттем. Әни кая барасымны да белмәде. Абый Казаннан самолетка утыртып җибәрде. Казанда да булган бит инде ул уку йортлары. Кем мине җитәкләп белешеп йөрсен инде?! Алабугада институтта бөтенләй башка мохит. Ачылдым анда, үземне башка яктан күрсәттем. Мәктәптә укыганда тыйнак-лыгым аркасында бер чарада да катнашмадым мин.
Ә монда концертлар оештырдык, гастрольләргә йөрдек, Халык театрында уйнадым. Авылдашлар йомыкый Илфатның концертлар алып баруына бик аптыраган ул вакытта. Артистлыкка укымасам да, артист булдым үзе. Алып баручы да, иллюзионист та идем. Бик күп артистлар белән эшләдем. Хәйдәр Бигичев, Вафирә Гыйззәтуллина төркеме белән Мәскәүләргә кадәр бардым. Институтны тәмамлагач, Чаллыда укыта башладым. Ул вакытта татар теле әле факультатив кына. Ана телен өйрәтер, кызыксындырыр өчен мәтәлчек кенә атмый идек. Үзем теләп армиягә киттем. Аннан кайткач та эшләргә Чаллыга киткән идем, әни үзе генә, абыйлар: «Син төпчек, авылга кайт», – дип кыстадылар. Кайттым, әмма авылда эш юк. Арчада РОНОга методист итеп алдылар. Ике генә атна эшләдем анда. Райкомнан икенче секретарь Наил Газизович Габдрахманов керә дә минем белән сөйләшеп утыра. Көннәрдән бер көнне мине райкомга чакырттылар...
УҢЫШ Журналист булам дигән хыялым булу түгел, журналистиканың нәрсә икәнен дә белмәдем. Бары тик радиодан сөйләгән дикторларга гына мөкиббән идем. Кечкенә чакта өйдә гел аларча тавыш белән газета укыдым, үз-үземә концертлар куйдым. Ә гомерем менә журналистикада үтте. Барысына да әнә шул Наил Газизович «гаепле». Ул шулай кешеләргә юнәлеш бирә торган кеше булган. Райкомга чакыргач, барып керсәм, өстәле тулы аппаратура. «Бу синең аппаратура. Арча радиосында эшләрсең, журналист булырсың», – ди. Ул чагында чыбыклы радиоларның популяр чагы. Әйткәнемчә, журналистның кем икәнен дә күз алдыма китерә алмыйм. Безнең нәсел-ыруда ул өлкә белән бәйле беркем юк. Казанда абыйның хатынының әнисе «Идел-Пресс»та корректор булып эшли. Шул безнең өчен иң зур кеше. Кодагый әби белән киңәшләшергә дип Казанга киттем. «Алар тәүлегенә 24 сәгать эшли торган кешеләр инде», – диде ул. Ике атна җавап бирми йөрдем әле. «Татарстан» радиосын тыңлыйм, телевизор карыйм. Дикторлар нинди сорау бирә, барысын да язып барам. Ул блокнотым әле дә исән. Имеш, үземчә шулай журналист булырга өйрәнәм. Радионың студиясе дә юк иде, тапшыруны райкомның подвалында яздырам.
Аннан мине Казанга телевидениегә чакырдылар. Казанга бик күчәсем килде. Җитмәсә, Наил Газизович та кит, кит, дип пышылдый, синең урының монда түгел, ди. Ул вакытта телевидение минем өчен изге җир, анда эшләүчеләр изге кешеләр кебек тоелды. Хәбәрче булып эшли башладым. Аннан үзгәртеп кору еллары башланды, демократия җилләре исте. Журналистика өчен иң кызыклы, күңелле еллар... Федераль телеканалларда Любимов, Гурнов, Листьев, Невзоровның* аналитик тапшырулары эфирга чыкты. Мин дә аларга карап эшли башладым. «600 секунд» рәвешендә яңалыкларга яңа формат керттек. Сәясәт бүлегенә мөдир итеп куйгач, татар телевидениесендә беренче булып «Атна» мәгълүмати-аналитик тапшыру чыгардым. Интернет та юк бит әле ул заманда. Төне буе «дошман» радиоларын тыңлыйм, иртә белән эшкә барганда бәйсез дип саналган федераль газеталарны укыйм. Демократиянең, Минтимер Шәймиев сәясәтенең алтын чоры иде ул. Тапшыруда ил вазгыятенә сәяси күзәтү ясыйм. Чечня сугышы барган чор бит әле ул, аннан бик күп сюжетлар күрсәтәм. Татарстан Чечня сугышын якламады, ә безнең егетләр китә. Чаллыдан Чечняга китүче тулы бер полкны алып калдык шунда. Демократия шуның кадәр көчле булган инде, махсус чыгарылыш ясап, анда: «Республика егетләре ул сугышта катнашырга тиеш түгел. Гарантыбыз Татарстан Президенты моңа чик куярга тиеш», – дип сөйлим. Күз алдыгызга китерәсезме?! Минтимер Шәймиев бик хөрмәт итә иде мине.
Милләткә, халыкка каршы эшләмәгәнемне аңлаган инде ул. Бер очрашкач: «Бу кешенең кадерен белегез», – дип мактаган да иде. Ләкин туры сүзле булуым ярамады, телевидение җитәкчелеге «Атна» тапшыруын япты, аннан «Кыйбла» тапшыруын ачтым. Телевидениедә кушаматым «Туры Тукай» булды. Гаделсезлеккә бервакытта да битараф кала алмадым.
Телевидениенең баш мөхәррире чагымда бар яктан да камил итеп эшләнгән бер сюжет та кәрзингә очмады. Шалтыратулар да, янаулар да күп булды үзе. Берара сумкама чүкеч тә тыгып йөрдем әле. Телевидениедә әйтә алмаган фикерләрне әйтер өчен «Безнең гәҗит»не ачтым. Журналист кызларым-егетләрем белән бик күп журналист тикшерүләре уздырдык, күп гаделсезлекләргә киртә куйдык. Зур уңышым – менә шушы елларда эшләгән чорым, һөнәри яктан яраксыз дип эштән җибәреп, судта җиңеп, кире кайтуым, намусын сатмаган журналист булып калуым. Бүген үз исемем белән горурланам. Хәзер чын журналист булып эшләү пычак йөзеннән бару белән бер. Аллага шөкер, пенсиягә чыгам. Авылыма кайтырмын да бал кортлары белән булырмын.
ГАИЛӘ Бергә укыган төркемдәшем Зөлфия белән бик аз йөрдек тә, бик тиз өйләнештек. Бары... җиде ел гына. (Көлә.) Озак кына берәүгә дә сиздермичә очраштык. Армиядә Зөлфиянең минем өчен иң кулай кеше булуын аңладым. Туйны абыйдан акча алып уздырдым. Арчада бер бүлмә бирделәр. Бер тәлинкә, ике кашык, бер электр плитәсе, бер кәстрүл, бер таба белән башладык тормышны. Туйдан кергән акчага бераз мебель алдык. Аннан Казанга күчендек. Бик нык популяр вакытларымда да түшәме башка тигән иске генә өйдә яшәдек без. «Фатир бирәбез дисә-ләр дә, бүген вакытым юк, аннан соң барырмын әле диячәк инде», – дип әйтә иде Зөлфия. Нәкъ шулай булды. Минтимер Шәриповичка рәхмәт: аның ярдәме белән фатирлы булдык. Гаиләдәгеләргә минем белән яшәгәннәре өчен өстәмә түләргә кирәктер, мөгаен. (Көлә.) Авыр димиләр тагын үзләре, горурланалар. Хатыным Зөлфия дә гаделлек ярата торган кеше.
155 нче мәктәптә башлангыч сыйныф укытучысы. Ата-аналар балаларын аңа бирергә тырыша. Бер-беребезне аңламасак, гаделлек хисе артык көчле булган ир белән яши дә алмас иде. Хәзер инде әби-бабай без. Улыбыз Зөлфәт, кызларыбыз Алия, Лилия – барысы да гаиләле. Оныклар үсеп килә. Балаларым берсе дә журналистикага китмәде. Мин аларның журналист булуын теләмәдем дә. Яңадан башларга туры килсә, үзем дә тырышып-тырмашып табиб булыр идем. Журналист, бигрәк тә намуслы журналист эше бик авыр һәм игелексез хезмәт ул.
Телевидениедә эшләгәндә супер популяр чорда дусларым «дочурта», дип йөри идем. Миннән файдаланучылар булган алар... Хәзер дусларым күп түгел – биш бармакка сыеп бетә. Араларында журналист-коллегаларым да бар. Яшәү рәвешләребез, дөньяга карашларыбыз да төрле, әмма җан дуслар без. Хәлемне белеп торалар, минем өчен ут йоталар, мин дә шулай. Җеннәребез туры киләдерме, бер компания булып, даими аралашып яшибез. Арада мин өлкәне, мине динозавр дип атый алар...
АКЧА Күп тә бетә, аз да җитә акча. Телевидениедә эшләгәндә бер сюжетым эфирга чыкмасын өчен машина бирәбез, дигәннәр иде. «Алтын өелеп торсын, анысын да атлап чыгып китәм, хәрам мал кирәкми», – дидем. Акча өчен сатылу – үз-үзеңә хыянәт итү инде ул. Редакциядә эшләгән журналистларыма да төп инструктажның берсе – ришвәт алганыгызны ишетәм икән, себерке белән куам һәм яныма да китермим.
ҮЗЕМ ТУРЫНДА ҮЗЕМ Минем кебек булырга ярамый. Яшәве авыр. Бер караганда, үземә каршы килеп, шома кешеләрдән көнләшәм дә. Әнә, кичәге парторглар, коммунистлар бүген муллалар... Безнең нәселдә барыбыз да туры кешеләр. Ул каннан киләдер, мөгаен. (Татар журналистикасында 40 елга якын хезмәт иткән, журналист тикшеренүләре уздырган, аналитик материаллар әзерләгән, бик күпләргә ярдәм иткән талантлы журналистның мәртәбәле исеме булмавы да шуның белән аңлатыладыр, мөгаен – Ч. Г.) Бер чорым булды: картаюыма борчылдым. Әмма хәзер 63 яшь тулуына бик сөенәм. Пенсия рәсмиләштерергә документлар тапшырдым инде. Пенсиягә чыккач, кеше авырып, картаеп китә. Мин алай булмамын, мөгаен. Беренчедән, спорт белән даими шөгыльләнәм. Хәрәкәттә – бәрәкәт бит. Икенчедән, романымны төгәллисем, иҗади планнарым бар. Туксанынчы елларда «Татарстан яшьләре»нә интервью биргәндә умартачы булырга һәм бал саткан акчага китап чыгарырга хыялланам дигән идем. Менә ул хыял белән тиздән очрашам, Аллаһы теләсә. Умарталарым бар инде. Бал саткан акча гына юк, аны өләшеп бетерәм, күчтәнәч итеп таратам. (Көлә.) Миңа менә шулай рәхәт. «Үзеңнең балыңмы әллә?» – дип сорасалар, борын күтәрелә, җилкәләр киңәеп китә. Киләчәгемне бары туган авылым Түбән Орыда гына күрәм. Анда да гаделлек эзләвемне дәвам итәрмен инде. Алтыдагы – алтмышта, диләр бит...
Фото: Анна Арахамия
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк