Татарстан Республикасы милли музеенда бик үзенчәлекле ике калфак саклана. XIX гасырның беренче яртысына караган бу калфаклар размерлары һәм тегелеше белән генә түгел, бизәлеше белән дә башкаларыннан аерылып тора.
Ул чорларда яшәгән татар хатын-кызларының энҗеле калфакларын яхшы беләбез. Ә болары бөтенләй үзгә – ефәк тасмалардан бөтерелгән купшы чәчәкләр белән бизәлгән. «Бәрхет, тасма, бисер, канитель, «колакландырып» бөтерелгән аппликация» дип язылган аңлатмаларында. Музейдагы шушы ике экспонаттан тыш, «колакландырып» бөтерелгән бизәү алымы кулланылган борынгы костюмнар башкача очрамаса да, этнограф Карл Фукс Казанда татар кызларының төсле ефәк буфмуслиннан ясалган чәчәкләр беркетелгән калфаклар киюен язып калдырган. 1870 нче елларга кадәр популяр булган әлеге чигү ысулы тора-бара бөтенләй үк онытылган.
– Беренчедән, аңа бик күп вакыт һәм кул хезмәте кирәк. Икенчедән, чәчәкләр бик юка һәм кыйммәтле нәфис тукымалардан җыела, – дип аңлата Әлфия Нурхәмәтова моның сәбәпләрен. Татарстанның һәм Евразиянең Рәссамнар берлекләре әгъзасы Әлфия ханым – халкыбызның онытылган менә шушы бизәк ысулына яңа тормыш бирүче. Барысы да музейдагы үзенчәлекле әнә шул ике калфактан башлана. Рәссам һәм укытучы кешегә ул бизәкләрнең экспозициясе дә, башкарылышы да бик кызык тоела. Эзләнә торгач, сәнгать белгече Фуад Вәлиев хезмәтләрендә әлеге техника турындагы кыска гына мәгълүматка тап була. Аның «тырнак алмалау» дип йөртелүен, бары Казан татарларында гына очравын белә. Татарларның гамәли сәнгатен торгызырга күп көч куйган тарихчы педагог Нурзия Сергеева берсендә «тырнак алмалау»га багышланган осталык дәресе уздыра. Әлфия дә катнаша анда, Нурзия ханымның ничек эшләгәнен читтән генә күзәтеп тора. Әнә шулай бөртекләп белем туплый.
Сәнгать мәктәбендә шөгыльләнүче укучылары белән шушы ысулны кулланып, панно ясап карый алар. Беренче тәҗрибә уңышлы булып чыга. Санкт-Петербургта узган конкурста җиңү яулыйлар. «Бу борынгы техниканы кабаттан тормышка кайтаруыгызга сөендек», – дип шалтырата Әлфия ханымга Питердагы коллегалары. Андагы этнография музеенда да шундый калфак саклана икән. Паннодан соң Әлфия дә беренче калфагына тотына. Аны әле дә сандыгында саклый. Озак та үтми, «Казан» бию ансамбленнән зур заказ килеп төшә: костюмнарны бизәр өчен шушындый чәчәкләр ясавын сорыйлар. Кулны шомартыр өчен моннан да яхшырак форсатны кайдан табасың?!
– Шулкадәр кызыклы техника бу, – дип сөйли үзенчәлекле һөнәр остасы. – Өйрәнгән, шомарган саен яңа серләре ачыла гына бара. Башта бизәкләрне атлас тасмалардан чигә идем. Алардан бизәк мин теләгәнчә нәфис килеп чыкмый. Аннары атлас тиз сыпыла, кием бизәр өчен яраксыз. Соңрак капрон тасмаларга күчтем. Капрон ныклыкка бик нык та, ләкин ул да борынгылыктан ерак.
Әлфия ханым тотынганчы, «тырнак алмалау» ысулы киемнәрдә, сумкалар, панноларда бөтенләй очрамый диярлек. Бары Казан рәссамнары Нина Кузьминых һәм Ирина Макарова гына 1990 елда Россия этнография музеенда уздырылган «Традиция һәм мода» күргәзмәсе өчен атлас чәчәкләр белән бизәлгән дивар мендәрләре ясаган булган.
«Ник бу чәчәкләрне киемгә күчермәскә?» – дигән уйның кайчан туганын хәтерләми дә инде Әлфия. Калфакка иш итеп изү чигеп карый. «Тырнак алмалау» ысулы белән бизәлгән изү дә бик матур килеп чыга. Тора-бара бәрхет тукыманы нәфис челтәр алыштыра. Челтәрдә күпертмәле чәчәкләр тагын да купшырак күренәләр.
«Әлфия, инде остардың. Сиңа хәзер затлы тукымаларга күчәргә вакыт. Ефәк белән чигеп кара», – дип киңәш бирә аңа Фуад Хәсәновичның кызы Гүзәл ханым. Әмма үзеңә кирәк төстәге ефәкне кайдан табарга? Кибетләрдә күпме генә йөрсә дә ак һәм кара төстән гайресе очрамый. «Борынгы осталар да ефәкне кибеттән сатып алмаган, үзләре манган. Әгәр мин дә манып карасам?» – дигән уйдан кызыклы экспериментлар башлана. Ни өчен кызыклымы?
– Ефәкне манарга керешкәндә нинди төсләр килеп чыгасын мин үзем дә белмим. Шулкадәр мавыктыргыч, тылсымлы бер фән ул, – дип, тәҗрибәсе белән уртакалаша оста. – Кайсы үлән, кайсы чәчәк ефәккә нинди төс бирә? Үзеңә кирәкле төсне чыгарыр өчен кайсы үләнне кайсысы белән кушасы? Мин боларны әле һаман да өйрәнәм. Мәсәлән, табигатьтә индиго төсе юк. Мин ул төсне кыңгырау чәчәгеннән алдым. Кыргый йөзем ефәкне бик матур шәмәхә-зәңгәр төскә буйый. Алсу төсне сумах бирә, салат төсен – керән яфрагы. Бәрхет гөлләрдән горчица төсендәге сары килеп чыга. Гранат кабыгыннан – кызыл. Сөтле кофе төсен бик озак чыгара алмадым. Әстерхан чикләвеге кабыгы бирә икән ул төсне. Экспериментларны әле дә ясыйм. Үзебездә үскән кара карлыган, кызыл һәм кара миләш, сары мәтрүшкә – барысын да сыныйм, тикшерәм. Миңа табигый төсләр мөһим.
Ефәкләрне манып, палитра әзер булгач, бу төсләр нинди киемгә туры килер икән дип уйлана башлыйм. Аннары шуңа туры китереп бәрхетен сайлыйм, күңелдән бизәкнең эскизын ясыйм. Иҗат эше бала шикелле озаклык белән туа ул. Күңелдәге хисләрең, дөньяга карашың, җаныңның балкышы – барысы да эшләреңдә чагыла. Бер киемдә берьюлы берничә төрле чигеш кулланырга туры килә. Тамбур чигеше дә бар монда, канитель дә, сәйләннәр дә... Шуңа күрә дә «тырнак алмалау» техникасы белән башкарылган иҗат эшләре аеруча затлы күренә.
Әлфия ханым Нурхәмәтова – профессиональ рәссам һәм педагог. Лениногорскидагы сынлы сәнгать училищесын тәмамлаганнан соң, Яр Чаллы дәүләт педагогика институтында укыган. 15 ел Аксубай сәнгать мәктәбендә талантлы балалар тәрбияләгән, Аксубай урта мәктәбендә рәсем һәм сызым дәресләрен укыткан. Тугыз ел Аксубай музейлар челтәре директоры булып эшләгәннән соң, өч еллап инде бары иҗат белән генә мәшгуль ул.
– Мәктәптә эшләгәндә иҗат белән шөгыльләнергә көчем калмый иде. Көне буе күңелеңдәгене балаларга биреп бетереп, өйгә буш савыт кебек кайтасың. Музейга күчүем шуның белән бәйле булды. Анда эшләгәндә Казандагы Халыклар дуслыгы йортының ул чактагы директоры Ирек Шәрипов күргәзмәмне оештырды. Картиналарым да куелды анда, чигешләрем дә. Аксубайдагы барлык мәчетләрен рәсемгә төшереп, бер серия ясаган идем, алар да урын алды. Күргәзмәдән мин канатланып кына түгел, үземә төгәл максатлар белән кайттым. Вакытымны һәм көчемне тулысынча иҗатка багышларга!
Шул чагында кабул ителгән карар дөрес булып чыга. Әлфия Нурхәмәтованың эшләре бүген Австралия, Төркия, Таҗикстан, Үзбәкстандагы шәхси коллекцияләрдә саклана. Татарстанның Мәдәният ресурс үзәге Катар, Азәрбайҗан, Казакъстан, Мәскәү һәм Санкт Петербургта, Грозныйда уздырган чараларга килүчеләр Әлфия ханымның кул эшләрен күреп «аһ» итә, аның осталык дәресләрендә катнашып, халкыбызның нечкә зәвыгына соклана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк