Логотип
Арабыздан беребез

Күңел кыңгыраулары

Булачак героем Кәтифә исемле икән. Хәмзина Кәтифә Арслан кызы. Алесеевскийга барып, үзе белән күрешкәнче үк, аны күзаллап карадым. Гарәп теленнән кергән әлеге исем «бәрхет», «хәтфә» дип тәрҗемә ителә. Кәтифәләр – көчле ихтыярлы затлар, үз даирәләрендә чын лидерлар. Тагын...

Аралашучан, шат күңелле, күп нәрсә белән кызыксына торган, уңышка, бәхеткә төренеп яшәүчеләр дип тә язалар... Мөгаен, бу Кәтифә дә шундыйдыр.

Аны Алексеевский әниләренең әнисе дип тә йөртәләр икән әле. Ничәмә-ничә хатын-кызга бала табарга булышкан тәҗрибәле табибә ул, Сәламәтлек саклау отличнигы дигән мактаулы исемне йөртүче абруйлы акушер-гинеколог. Хәер, доктор Хәмзиннар гаиләсе турында районда белмәгән кеше юк! Әти-әниләр үзләре дә, балалары да табиблар булсын да!

...Героем белән күрешеп, хыяллар, медицина, Гиппократ анты, бәхетле гаилә, балалар, яраткан шөгыльләр турында сөйләштек, аның телне йотарлык өчпочмаклары белән сыйландык. Ул сөйләгәннәр Кәтифәнең күңел кыңгыраулары булып чыңлады.

Без – 180 еллык династия!

– Ирем Рәис белән эш стажыбыз 35 әр ел, икебезгә 70 ел була. Улларыбыз икесе дә безнең юлдан китте. Олы улыбыз белән киленебезнеке – 30 ар ел, кече улыбыз белән кече киленебезнеке – 25 әр ел дисәк, барысы бергә 180 ел килеп чыга, кыз! (Ул миңа ара-тирә кыз дип эндәшеп ала – Э. З.).

Шулай шаярып-көлеп таныштырса да, ул арифметик саннарга горурлык та сыйган иде. Ире Рәис Шамил улы – Татарстанның атказанган врачы, гомер буе терапия бүлеген җитәкли. Олы уллары Рәфыйк Алексеевскийда хирургия бүлеге мөдире, хатыны Наҗия шактый еллар акушер-гинеколог булып эшли, хәзер рентгенолог. Казан Кремлендә Татарстан Рәисе республиканың иң яхшы гаиләләрен кабул иткәндә, араларында Наҗия белән Рәфыйк Хәмзиннар да була. Өч малайлары да инде хәзер студентлар, төпчекләре исә Хәмзиннарның врач династиясен дәвам итеп, Ижевск медицина институтына укырга кергән быел. Икенче уллары Нияз да, хатыны Лилия дә – врачлар, Казанда яшиләр. Аларның уллары мәктәп укучылары. «Безнең оныклар «ат»лар да «хан»нар инде, кыз, – дип көлә Кәтифә ханым. – Рәфыйкныкылар – Булат, Азат, Илшат, Ниязныкылар – Тимерхан да Әмирхан!»

– Ни өчен медицинаны сайладыммы? 4 яшемдә әтием авырып үлеп китте, әнием 30 яшьтә тол калды, бабам сукырайды. Бабамның күзләрен ачасым, кешеләрне үлемнән коткарып каласым килде, шуңа балачакта ук врач булырга теләдем. Класста мин санитарка идем. Кызыл хачлы сумка асып, и әлләкем булып йөри идем инде! Авылдагы фельдшер – «доктор апа» инде безнең өчен! Бөтен җире ялт итеп торган медпунктта тагын акушерка, санитарка да бар әле. Безнең өчен алар барысы да – «врач апалар». Менә шулар да күңелне алгысыткандыр. Авыл зур иде, мәктәп көчле иде. Иң яраткан фәннәрем химия белән география булды. Уку бик җиңел бирелде. Кәрәкәшле мәктәбен 1967 елда тәмамлап, Казан дәүләт медицина институтының дәвалау факультетына укырга кердем. Хирург буласым бик килә иде. Чөнки 8 нче класстан соң аягым авыртып, район хастаханәсенең хирургия бүлегендә яттым. Үземне дәвалаган хирург шундый ягымлы, игътибарлы иде. Хыялыма ул да канат куйгандыр.Тулай торакта бер бүлмәдә яшәгән, миннән ике курска югарырак Роза гинекология буенча китте дә, и мактый укытучыларын! Мин дә аңа иярдем. Үкенмим. Шулкадәр кызыклы өлкә булып чыкты ул гинекология!

Ирем Рәис белән бергә, бер курста укыдык, бер тулай торакта яшәдек, 5 нче курста өйләнештек.

Ул үзе шушы яктан – Юеш Көрнәле егете. Һади Так­ташның беренче хатыны Гөлчирә Хәмзина да шушы авылныкы бит. Кайнатам Шамилнең туганнан туган апасы! Шигъриятне, шагыйрьләрне яраткач, бу хәбәр миңа кызык тоелды, кыз... Монда 50 ел торам инде, кыз дип сөйләшү алардан күчкәндер. (Көлә.)

Интер­натураны Әлмәттә уздым. Рәфыйгыбыз

шунда туды. Баламны бездән берничә курс алда укыган Люция кабул итте. Ул акушер-гинеколог иде. Шунысы кызык: еллар узгач, Люциянең Наҗиясе минем килен булды да куйды. Ә Ниязым Лилиягә «анатомичка»да лекциядә вакытта ук күз аткан булган. Юк-юк, киленнәр димибез, икесе дә – үз кызларыбыз. (Бәхетле елмая.)

Мине гомергә безнең әниләрнең әнисе дип йөрттеләр

– Районыбыздан гына түгел, ераклардан да үземә кабул ителергә килгән бар хатын-кызларга рәхмәтле мин: сүземне тыңладылар, хөрмәт иттеләр. Үлем тырнагыннан алып чыккан кешеләрең туганың кебек якын кешегә әйләнә икән ул. Табиб булып эшләгән елларымда андый очраклар да булды. «Үлә, үлә»,

дип, сыгылып төшкән көннәрем әле дә күз алдымда. (Күзләре яшьләнә.) Кайткач йоклап та булмый, төнге өчтә торып, чакырмасалар да, хәлен белергә хастаханәгә чыгып йөгерәсең. Исән калып, күзләрен ачкан хатыннарга үзем бүләкләр алып бирдем. Үзләре белән хәзер дә аралашып торабыз. Иң курыкканым – авыруның үлеп китүе. Юллар юк чак. Һава торышы аркасында ни самолетлар очмый Казанга, ни Камада күпер юк әле. Чистайлар коткара иде инде авыр ситуацияләрдә. Бүгенгедәй хәтеремдә: 17 яшьлек кыз, исемен үзгәртеп, Алия диик инде, бала тапты. Хәле авыр. Аналыктан кан китте. Аны туктату чарасын күрә башлауга, кан басымы 70 кә үк төште!

60 тан түбәнәйсә, аны күтәреп булмый инде.

Алиянең аналыгын алып, үзен теге дөньядан алып чыктык. Аллага шөкер, баласы да исән-сау туды. Янына бер кеше килмәде шул чакта... Бәхетле әни, бәхетле хатын-кыз бул, дип, Алиягә хушбуй бүләк итеп саубуллаштым... Менә алар берсе дә оны­тылмый, кыз... Чаллыда яшәүче безнең район кызы җәй көне әниләренә кайткан булган. Тулгагы башлангач, ашыгыч рәвештә Биләрдәге участок больницасына алып киткәннәр. Баланы тудырта алмый азапланып беткәннәр. Хатынның хәле авыр: яшәү белән үлем арасында. Шуннан 45 километр юл узып, Алексеевский хастаханәсенә алып килделәр. Ярып алырлык түгел, суы киткәннән соң инде алты сәгатьтән артык вакыт үткән. Бала дөрес ятмый.

Ул башның арт чүмече белән килергә тиеш, ә биредә безнең тел белән әйтсәк – «лобное предлежание». «Плодоразрушающая операция» ясарга туры килде. Әнкәсен коткарып калган өчен Алексеевскийда беренче тапкыр чәчәкләр алып килделәр миңа. (Елый.) Соңыннан Чаллыда ул ике бала тапты.

Гел әйтәм инде: чәчләрем өйдә түгел, эштә агарды, дим. Безнең эштә ял да, бәйрәм дә, көн дә, төн дә юк. Врач көне буе эшли, төнлә дежурлыкка кала, йокламаган килеш икенче көнне тагын эшен дәвам итә. Һәм әле барысына да елмаерга, ягымлы итеп эндәшергә кирәк. Кайчагында дәвалаучы табибның хәле авыру­ныкына караганда да авыррак.

Йөрәгем аша үткәреп бала таптырган хатынны юбилеема чакырдым. Минем күңелемә бик якын булып кереп калган иде ул. Беренче баласы исән иде, икенчесе үле туган, өченчесен шулкадәр авыр тапты инде. Минем кулда төенчек кебек нәни кыз бала дөньяга аваз салды! Ачы тулгак газапларын, исән-сау бала туу сөенечләрен әйтерсең үзем кичердем! Еллар узгач, ул кызның беренче баласына мин кендек әбисе булдым: ярып алып тудырттым. Менә шулай бер авылда яшәп, бер казанда кай­ныйбыз. (Көлә.) Биредә күбесе минем аша үткән инде. Хатыннарыма рәхмәт, алар миңа кабул ителүгә язылып кына калмыйлар, эч серләрен бүлешергә

дип тә киләләр. «Авылда бөтенесен сөйләп булмый. Сиңа килеп, эчне бушатып китик әле, Кәтифә апа», –

диләр. Кая барсам да, кочаклап алалар. Ачуланып, аборт яса­мыйча кайтарып җибәргән хатыннар: «И Кәтифә Арслановна, ярый әле ясамадың!» – дип рәхмәтләр укыйлар. «Менә бит ничек үсте!» – дип сөенәләр. Берсе килгән. «Мин инде авырымны төшертергә менеп яткан идем. «Ничә балаң бар?» – дип сорадыгыз. «Берәү», – дидем. «Ничә яшь?» – дип кызыксындыгыз. «9 яшь», – дип әйткән идем, «Бар, кайтып кит!» – дип җибәрдегез. Әле дә сөенеп бетә алмыйм: кызларым апалы-сеңелле булып, бер-берсенә терәк булып үсәләр. Рәхмәтләр яусын сезгә, Кәтифә Арслановна!» – ди. Миннән дә әйбәт кеше юк алар өчен. Мин инде аларга: «Бу минем малай, туена чакырырсың!» – дим. «Кызыңны кияүгә биргәндә мин дә киләм!» – дип, шул балаларны якын итәм.

Эзләп тапкан бәхет кадерле!

– Кеше сорый инде кайчак, нишлисез, диләр. Тормыштан рәхәтлек алып ятабыз, дим. Оныкларны рәхәтләнеп карадык. Башта мин йөрттем мәк­тәп­ләренә руль артына утырып. Аннары Рәис эштән туктагач балалар белән әвәрә килә башлады. Иң истә калганы – балалар белән бергә караган кино-спек­такльләр булды. Туфан Миңнуллинның «Авыл эте Акбай»ен улларыбыз әле дә еш искә төшерә. Инде үз балалары белән дә караганнар. Казанга баргач, Лилия безне театр-концертларга, премье­раларга алып китә. Иртән торабыз да скандинавия таяклары белән урманга чыгып китәбез. Күл буена төшеп, аккошларны сыйлап кайтабыз. Бик рәхәт яшибез. Кош-кортлар асрыйбыз, чебиләр алып үстерәбез. Гыйнварда рассадалар утырта башлыйм. Бәрәңгесен дә, кишер, чөгендер, суганын да үзебез үстерәбез. Азык-төлек программасын үтибез шулай. Балаларга да җибәрәбез. Алар яшьләр, эшләре күп. Токмачын да кисеп бирәсем, өчпочмагын да пешереп җи­бәрәсем килә. «Әни, синең фирменный өчпоч­макларны сагынып кайттык», – дип килеп керүләре генә дә ни тора. Аның бер сере бар: мин һәрвакыт ике төрле итеп пешерәм. Төче камырга бик вак өчпочмаклар ясыйм, ачы камырга – зур­ракларны. Кемнең күңеленә кайсы хуш килә инде. (Елмая.)

Ә бакчабызда иртә яздан чәчәкләр күзләрен ача башлый да кара көзгәчә дөньяны ямьгә күмеп утыралар. Өйдәге гөлләрем – бенджамин фикусы, сары розаннар, бегониялар, миләүшәләр, орхидеялар, глоксиниялар, цикламеннар – дусларым, сер­дәшләрем. Гади генә түгел алар: игътибар, ярату көтәләр, һәрберсенең холкы бар!

Иң яраткан җирем – китапханә. Иң яраткан шөгылем – китаплар уку. Татар мәктәбендә Тукай, Галимҗан Ибраһимов, Таҗи Гыйззәт томнарын укып үстек бит. Яңа китаплар кайту, журналлар килү белән үк китапханәче кызлар шалтырата башлый. «Кәтифә апа, сөенче! «Сөембикә», «Казан утлары» кайтты! Килегез, көтәбез!» – диләр. Әле менә өйдә сакланган егерме еллык «Наука и жизнь»нарны укып чыктык, ун еллык «Смена» журналларыннан әллә никадәр мәгълүмат алдык. Кроссвордлар чишәргә, шигырьләр укырга яратам. Илдар Юзеев, Әнгам Атнабаев – иң яраткан шагыйрьләрем.

Яшьлегемне искә төшергәндәй,

Дәфтәр битен кичке җил ача.

Еракларда калган тавышыңны

Җил дә алып килми ичмаса...

Яшьлекне искә төшереп, Илдар Юзеевның «Янар чәчәк» спектаклендәге Фәүзия җыры искә төшеп куйды менә. Ә Әнгам Атнабаев инде, әлбәттә, «Бәхет»е белән күңелемә кереп урнашты.

Минем белән бергә бәхетем туган –

Өлешемә тигән көмешем.

Шул бәхетемне эзләп юлга чыктым,

Шул бәхетемне эзләп килешем.

Шул бәхетемне эзләп китеп барам,

Юлым сикелтәле, әремле...

Җиңел килгән бәхет – бәхет түгел,

Эзләп тапкан бәхет кадерле...

Никадәр матур әйткән! Миңа, безгә шулкадәр туры килә. Мин бик бәхетле!

Мин бик канәгать тормышымнан – өлешемә тигән көмешемнән...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар