БПЛА (пилотсыз очыш аппараты) операторы булуның бик җитди һәм зур җаваплылык сорый торган хәтәр эш икәнен белгән ул...
...Очрашу кичектерелә килде. Ашыктырмадым, махсус шулай эшләдем. Күңеле аз гына булса да тынычлансын, йөрәк җәрәхәте бераз гына булса да басылсын, дигән идем. Ялгышканмын. Әйткән беренче сүзләреннән үк аның күзләрен ачы яшь тамчылары каплый. Шулай инде... Бала кайгысы бер елдан соң да, дистәләгән еллар үткәч тә онытылмый. Чөнки оныттырмый торган мизгелләр сине һәрчак артыңнан эзәрлекли бара. Төшкә керә, әйткән сүзләре, кылган гамәлләре белән артыңа борылып карарга... һәм югалтмаска, күз алдыңда тотарга мәҗбүр итә. Исән булса да, күкләргә ашкан булса да, ул синең белән бергә – сызланган җаныңда, сулкылдап типкән йөрәгеңдә!
Ә шулай да ул әңгәмәне тормышындагы иң якты-матур мизгелләрдән башлыйсы итә.
Язмыш адәм баласын кай якларга гына илтеп ташламый. Әңгәмәдәшем Люция Габделсәләм кызы Акбулатова тумышы белән Алматы шәһәреннән. Аның әби-бабалары – безнең яклардан. Алар да, ул вакытларда бик күпләр күргән-кичергән авыр хәлләргә дучар булып, туган җирләреннән Себергә куылып, тайгада яшәргә мәҗбүр була. Тырыш-эшчән әби-бабаларының кешечә яшәргә омтылуы җинаять саналган, күрәсең. Уңган кеше кайда да уңган. Салкыннарда чыныгып, катлаулы тормыш мәктәбе үтеп, алар 1965 елда Казакъстан якларына кайтып урнаша.
– Әти белән әни безне: «Бергә булыгыз! Таралышмагыз!» – дип үстерде, – дип башлый сүзен Люция ханым. – Әти иртә китеп барды. Ул – намазда иде. Коръәнне гарәп телендә үзлегеннән укырга өйрәнде. Без аның әйткәннәрен онытмыйбыз. Гаиләдә өч кыз бала үстек: әнием, апаларым Нурия белән Фәния – гел минем янда. Без бергә! Кайгы килсә дә, шатлыкта да түгәрәк табын янына җыелышабыз. Кызлары Розалия, Илзидә, Алиса – минем дә кызларым.
Ул үзенең музыка көллияте тәмамлавы, кияүгә чыгуы, ике бала табуы, улы Рәмискә 4 яшь булганда консерваториягә укырга керүе һәм аны биш елдан соң тәмамлавы хакында кыскача гына сөйләп ала. «Ирем Ренат та башта хәрби көллият, аннары хәрби академия тәмамлады, – ди Люция ханым. – Ул бөтен гомерен яраткан һөнәренә багышлаган кеше. «Кайнар нокта»ларда да булды, яраланды, контузия алды. Аннары шактый вакытлар Кытайда командировкада булды. Рәмис өчен әтисе һәр яктан үрнәк иде».
Акбулатовлар гаиләсе Казанга 2010 елда кайта. Рәмиснең тугызынчы сыйныфны тәмамлаган чагы. Кечкенәдән ни теләгәнен яхшы белгән, максатчан, бар нәрсәдә олыларча тирән фикерле егет үзенең күп-тәнге хыялы – КАИ каршындагы информацион технология колледжына укырга керә һәм аны 2014 елда тәмамлый. Аннары – университетка. Ләкин тәмам-лый гына алмый. Язмыш үзенчә хәл итә.
Хәрби кешенең хатыны булу җиңел түгел. Әңгәмәдәшем бу хакта сөйләргә яратмый. Ренаты эш белән китеп, кечкенә улы белән икәүдән-икәү калган чакларында ул тормышны ничек алып баргандыр?! Хәзер инде күз алдына китерүе дә авыр. Әлбәттә,
әти кешенең, полковникның эш буенча командировкаларга йөрүе табигый хәл. Ләкин бу гаилә башлыгы якыннары турында кайгыртмый дигән сүз түгел. Әтисе малайны бер генә минутка да игьтибар үзәгеннән ычкындырмый. Ул Рәмисне бәләкәйдән спортка алып килә. «Син үзеңне, гаиләңне якларга өйрәнергә тиеш!» – ди. Малай бәләкәйдән көрәш секциясендә чарлана, ныгый. Башта – тхэквондо, Казанга күченеп кайткач карате белән шөгыльләнә, спортның бу төре буенча ярышларда катнашып, алдынгы урыннарны яулый. Шуңа да ул нык холыклы, үз сүзендә тора торган ярдәмчел һәм кешелекле булып үсә. Аның турында: «Ул күп сөйләми иде. Тик аның янында янәшә торуы гына да шулкадәр рәхәт иде...» – дип сөйлиләр. Әйе, шундый кешеләр, сирәк кенә булса да, очрый. Дәшмисең, сөйләшмисең, ә шул ук вакытта үзеңне кайнар учак янында утыргандай, кояш нурында коенгандай хис итәсең.
Рәмиснең әнисе Люция, апалары Нурия белән Фәния, туганнан туган сеңлесе Алиса сөйләгәндә мин шундый халәтне кичердем. Бар булмышын дөрес яшәргә, кешечә яшәргә юнәлткән егетнең үз-үзен тотышына, тәртибенә, йөрәкне өзәрдәй итеп әйткән мәгънәле, җылы сүзләренә караганда ул гаилә өчен бер терәк булса, ил-ватан өчен алыштыргысыз калкан, җанын да бирергә әзер кыю солдат булган!
Күренекле компанияләрнең берсендә программист булып эшләгән Рәмис Акбулатов, 2022 елның 21 сентябрендә мобилизацияләнеп, махсус хәрби операция зонасына җибәрелә. «Росгвардия»дә хезмәт иткәндә оста укчы булырга өйрәнгән егет, әлбәттә инде, беренчеләрдән булып чакырыла. Фронтка укчылар кирәк! Кирәк икән, кирәк... Ул качып йөрергә җыенмый. Егет сүзе бер була. Бәхәсләшү, үгет-нәсыйхәтләр файдасыз. Килешәләр. «Исән-имин әйләнеп кайт!» Мондый хәлдә ата-ананың иң зур теләге шул! Алар бит Рәмиснең, иптәшләре дигәндә утка-суга керергә, кирәк икән күкрәген куярга әзер торучы куркусыз егет булуын бик яхшы аңлыйлар. ЛНР җирләренә киткәндә әнисе кояш кебек балкып, елмаеп торган улына: «Үзеңне сакла!» – дигән.
Ә ул: «Үземне һәм иптәшләремне...» – дип өстәгән. Хәер, сугышчан офицерның баласы башкача була да алмый. Әтисе нинди, малае шундый. Без сөйләгән тормыш кагыйдәсе әнә шундый!
Кылган гамәлләре белән дөнья халкын үзенә караткан, илебезне борчуга салган җирләргә килеп эләккән егеткә һәм сугышчан иптәшләренә үзләренә тапшырылган объектны саклау бурычы йөкләнә. Әлбәттә, без моның ни икәнен күз алдына да китерә алмыйбыз. Аз сүзле егет хәтта әти-әнисенә дә бу хакта ялгышып кына булса да ычкындырмый.
Тик шулай да яраланып өенә кайткач, сәбәбен аңлатмыйча булдыра алмый. Тиз аралашучан, бер сүздән үзенә карата торган егет биредә дуслар таба. Дусның да ниндие әле?! Туган ягыннан... Яшел Үзән районының Васильево бистәсеннән.
– 12 апрельдә минем туган көнем, – дип дәвам итә сүзен Люция ханым. – Нәкь шул көннәрдә Андрей кыска ялга кайткан иде. Рәмиснең үтенече буенча шул көнне ул миңа зур чәчәк бәйләме китерде. «Шундый малай үстергәнегез өчен сезгә зур рәхмәт. Мин аңа үземә ышангандай ышанам. Ул миңа абыем шикелле. Бер-бер хәл була калса, ул мине ташламаячак, аркасына салып, Казанга алып кайтачагына да икеләнмим», – дигән иде. Әйтерсең ни буласын алдан белгән (аның күзләренә янә яшь тула). Нәкь ул юраганча килеп чыкты да.
Әңгәмәбез ике солдат, батыр йөрәкле ике егет кичергән иң авыр мизгелләргә кайтып кала. Егетләрнең дежур көнендә һич көтмәгәндә-уйламаганда алардан ике-өч адымда гына көчле шартлау була. Андрей аңын югалта. Рәмис дустына ташлана, беренче ярдәмне күрсәтә. Шул минутта үзенең тирән җәрәхәт алуын аңлап бетерми әле ул. Бөтен тәне ут кебек яна башлагач кына яраларына игьтибар итә. Андрейны иптәшләре тизрәк самолетка төяп җибәрә. Иң кызганычы – ул хастаханәгә барып җитә алмый, үлә. Ә Рәмисне Мурманскига озаталар. Югыйсә бу шәһәргә караганда, Мәскәү дә, Казан да якынрак инде. Нигә дип дөнья читенә алып китеп ашыгыч ярдәм күрсәтергә булганнардыр? Госпитальгә эләгүгә Рәмис әнисенә шалтырата: «Әника (ул әнисенә яратып, шулай дип дәшә торган була), мин госпитальдә, яраландым, борчылма. Бары да әйбәт. Башкалардан ишетмәсен дип, үзем шалтыратам», – ди. Бу – 2023 елның сентябрь ае. «Дөресен әйткәндә, аның госпитальдә яткан чагы безнең өчен иң тыныч һәм шатлыклы көннәр иде, – дип искә ала хәзер ул чакларны туганнан туган сеңлесе Алиса. – Без аны янәшәдә итеп тойдык, күңелебез аның өчен тыныч иде».
Бер ай дәваланганнан соң Рәмис тернәкләнү үтәр өчен өенә кайта.
Күрәсең, язмыш егетне тагын бер кат сынарга булган. Терелеп тә җитмичә, аягындагы җәрәхәтләре дә төзәлеп бетмичә, ул яңадан – икенче мәртәбә СВОга китә. Төгәлрәк әйткәндә, 2024 елның җәендә кире элеккеге урынына әйләнеп кайта. Аксаклап йөргәнгәме, компьютерны яхшы белгәнгәме (ни дисәң дә, аның кебек программистларны көндез чыра яндырып эзләсәң дә таба алмассың), аңа штабта калырга тәкъдим итәләр. Бер уйласаң, бу аның өчен иң шәбе инде. Ләкин ул риза булмый. «Мин штабта калмыйм», – дип кырт кисә. Командиры аңа пилотсыз очыш аппаратлары (БПЛА) операторы вазыйфасын тәкъдим итә. Рәмис Акбулатов шундук килешә. Командиры аның турында соңыннан: «Бер күрүдә үк бу егеттән рәт чыгасын аңладым. Каршымда чын ир-егет басып торганын күрдем», – дияр.
БПЛА операторы булуның ни дәрәҗәдә җитди һәм хәтәр эш булуын аңлый егет. Кемгә кемгә, ә аңа бу техниканың серләре, үзенчәлекләре яхшы таныш. Операторлар разведчикларга булыша, штурмовикларны, техниканы ерак арадан торып озата. Эшләре бик җаваплы: күккә яртышар миллионлык аппаратлар җибәр дә... алар һичшиксез кире әйләнеп тә кайтырга тиеш. Ә моның ише, беренче карашка булдыра алмастай эшләргә бары алар – операторлар җаваплы!
Рәмис «булдыра алмастай» бу эшне бик тиз үзләштерә һәм кыска гына гомеренең соңгы көненәчә бар көчен, тырышлыгын шуңа бирә. Сәгатьләр буе сөйләшүебезнең иң авыр минутларына килеп җитәбез. Сугышчан иптәшләренең сөйләвенә караганда, Рәмиснең янә дежур сменасы була. Иртәнге яклар. Дошман минометтан бер-бер артлы ут яудыра. Кайсы блиндаждан күбрәк зыян килүен, операторларның кайда булуын ачыклап, шундук Рәмисләрнең блиндажына дрон-комикадзе җибәрәләр. Дрон очып та керә, түшәмгә бәрелеп шартлый да. Рәмис каты яралана. Ике иптәше җиңелчә генә... Егетләр яралы дусларын тизрәк носилкага салып, куркыныч зона буйлап ярты сәгать баралар. Эвакуация урынына килеп җиткәндә ул соңгы сулышын ала. Аны үләр алдыннан елмайган диләр. «Шундый матур итеп елмайгач, без хәле җиңеләя, ахрысы, дип уйлаган идек, ә ул хәтта соңгы сулышында да елмайды». Иптәшләре соңыннан шулай дип сөйләгән.
Акбулатовлар гаиләсенә зур кайгы килә. Люция ханым газиз баласын, күз нурын табутка салып кайтарган ул авыр көннәрдә әллә яшәгән, әллә яшәмәгән. Мондый ачы югалту белән ничек килешергә, аның җылы сүзләреннән, «әника» дип дәшүләреннән, кочып алып юатуларыннан башка ничек яшәр ул хәзер?! Казанга кайткач туган унбер яшьлек кызы Ясмин дә абыйсы турында сораштырып кына тора. Бигрәк тә нык ярата иде бит кызчыкны абыйсы. Аралары егерме яшь булгангамы, Рәмиснең сеңлесенә мөнәсәбәте аеруча җылы, үзгә була.
Махсус хәрби операциядә булган кыска гына вакыт эчендә «За боевые отличия», «Махсус хәрби операциядә катнашучы» һәм Суворов медальләре, үлгәннән соң Батырлык ордены (Орден Мужества) белән бүләкләнгән Рәмис Ренат улы Акбулатовны соңгы юлга озатырга килгән сугышчан дуслары, ил, ватан өчен көрәштә гомерен биргән кыю йөрәкле егет турында үзәкне өзәрдәй сүзләр әйтә. «Иптәшләрең өчен җаныңны бирергә дә әзер идең. Синең кебекләр юк!» – диләр. Мәскәүдән – госпитальдә яткан җиреннән, аяксыз килеш коляскага утырып кайткан командирлары да Рәмис турында искиткеч сүзләр сөйли.
– Ул һәрчак безнең белән, безнең арада, – ди Люция белән Ренат Акбулатовлар. – Туганнар җыелышабыз да, һәрвакыт аның әйткән сүзләрен, кыланмышларын, һәркайсыбызга кояш кебек елмаеп ниндидер бер якты, күңелгә рәхәт бер сүз әйтеп җибәрүләрен, арттан килеп кочып алуларын, Ясминне зыр-зыр итеп әйләндерүләрен, юк-юк та берәр нәрсә әйтеп сискәндереп алуларын искә төшерәбез. Әле кызыбыз бәби чагында, Ренат командировкаларга киткән вакытларда, беләсезме, ул мине ничек итеп юата иде?! Бәләкәч елый, аңа карап мин елыйм. Ә Рәмиснең ул вакытта инде 20 яшьлек чагы. Мине күкрәгенә кысып ала да, ычкындырмыйча озак кына тота. Шуннан тынычланып китәм. Бәләкәчне дә ул карый иде. (Күңеле тулып, ул тагын туктап кала.) Нишлисең, тәкъдирендә шулай язылган.
Бу хәлләрдән соң ул намазга баскан. «Укыгач, тынычланып китәм», – ди Люция ханым. Әйе, догалар тынычландыра. Бала өчен ана догасыннан да хәерлесе юк. Рәмисне алар төшләрендә еш күрәләр. Моңсу итеп тә, елмайган килеш тә... Сеңлесе Алисаның: «Ул шулкадәр ярдәмчел иде. Бер белмәгән кешегә дә булдыра алганча булыша торган иде.
Һәм моны ул нәрсәгәдер өметләнеп эшләми иде. Ничек яшәгән икән ул шушы кадәрле шәфкатьле йөрәк белән!» – дигәне искә төшә. Якты, чиста күңелле булган ул. Аны хәтта сугышның кырыс кагыйдәләре дә үзгәртә алмаган. Туганнарының: «Үзгә бер кеше иде!» – дигәннәре белән килешәм. Күп укыган, өендә тәртип яраткан, тарих, биология, математика белән кызыксынган. 30 яшеңдә дөнья белән хушлашкан егетнең планнары зурдан булган. «Соңгы кайтуында үзенең дә, минем дә кредитларны япты. Әйтерсең үләсен сизенгән. Киткәндә артына борылып карады да, гадәттәгечә, матур итеп елмаеп җибәрде. Бу – аның безгә соңгы елмаюы, соңгы сәламе булган», – ди әңгәмәдәшем.
Улының сокланырлык та, гаҗәпләнерлек тә гамәлләрен күреп торган әтисе аңа һәрчак: Синең белән горурланам, улым!» дип кабатлый торган булган. Ватан өчен утка-суга керергә әзер ир-егетләр тәрбияләгән әти-әниләр белән без дә горурланабыз! Сокланабыз да... Рәмис белән соңгы күрешүдән соң, апасы Нурия Сәфәргалиева, күңелендә туган хисләрне шигьри юлларга салып болай ди: «Яңгыр яуса да, ярсып, коелып; / Җилләр иссә дә, яфрак төшереп; / Өмет һәрвакыт безне җылытсын; / Йөрәк сәгате типсен, сынмасын». Әйе, өмет безне һәрчак җылытып, яктыртып торсын! Улы истәлегенә алган өйне дә алар «Рәмиснең өе» дип тикмәгә генә атамыйлар. Аның һәр бүлмәсендә кадерле улларына багышланган истәлек яши. «Ул безнең белән...» – ди әнисе, фотодан елмаеп карап торган улы белән сөйләшкәндәй итеп.
Фото: Анна Арахамия һәм гаилә архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк