Хыяллар тормышка аша!

Ул үзен «ВКон­так­те»да  «сихерче» дип язып куйган әнә.
Серен болай аңлата: «Сихерче ул мистик образ. Тормы­шым­да чынлап та шундый хәлләр булгалап тора: бер нәрсә турында уйлап кына куясың – нәкъ шулай килеп тә чыга! Мәсәлән, «Рубин» матчында миңа өч тапкыр Татарстан гимнын җырларга туры килде – өчесендә дә «Рубин» җиңде! «Голос» проектында да конкурстан узуны бик нык теләп йокларга яттым. Төшемдә коридор буйлап үтүемне, сәхнәгә чыгуымны, софитлар яктыртуын һәм... миңа бер кресло борылуын күрдем. Өндә дә шулай булды! Уйлар материальләшә...»



Татарстан Республикасының атказанган артисты, Беренче каналдагы «Голос» проекты финалисты, Универсиада-2013 һәм Су спорты төрләренең Дөнья чемпионаты-2015 илчесе... Болар бар да Эльмира Кәлимуллина турында. Без аны актив спортчы, шахматчы, музыкаль спектакльдә уйнаучы актриса (Константин Хабенский куйган «Поколение Маугли»да Багира роле!), чемпионат дәресләрен алып баручы укытучы, автоледи, дизайнер-модельер итеп тә кабул итәбез хәзер.
«Хыяллар тормышка аша!»

Түбән Камада мәктәптә укыган елларында рәсем ясарга яратканын, юридик лицейда укыганда милиция формасыннан йөргәнен, абыйсы Илдардан каратэ алымнарын өйрәнгәнен, көрәшнең сугышчан алымнарын куллана белгәнен, криминалистиканы шәп үзләштергәнен искә төшерсәк... Кызык кыз бу Эльмира! Китаплар укырга, кинолар карарга, велосипедта йөрергә ярата, парашюттан сикерергә хыяллана... «Тагын кайсы якларыңны күрми калдык икән?» – дигән соравыма ул: «Мин әле биергә дә яратам. «Йол­дыз­лар белән бию» тамашасында катнаша алсам – бик бәхетле булыр идем!» – дип җавап бирәчәк  соңрак.


 
«Үз көчеңә ышанырга кирәк!»

 Кемнәрдер аны Одри Хепбернга охшата, ә үзенә Шадэ, Кармен образына керү ошый. «Рубин» җанатар­лары аны матчларда безнең гимнны шәп итеп башкарганы өчен ярата. Үзе дә «Рубин» фанаты – матчларда Эльмираны һәрвакыт Көнбатыш три­бунаның 6 нчы секторында күрәләр.



 Инстаграмга фотолар эләргә, Фейсбукта күп өндәүләр куеп язарга, һәр вакыйгага ихлас мөнәсәбәтен белдерергә ярата. Әйдә, Твиттердагы соңгы язмаларына күз йөгертик.



«Иҗатымның башлангыч чорында сәхнәгә чыгарга курка идем:) Куркуны адреналинга әйләндереп, ләззәт алам хәзер!!!»
«Мәскәүдә чиләкләп яңгыр коя, диләр! Ә безнең Казанда – кояш!!!»
«Көнем чәчәкле иртәдән башланды!!! ГУМдагы чәчәкләр фестивале көн буена җитәрлек кәеф бүләк итте!!!»
«Шахматта «цугцванг» – бернинди дә хәрәкәт ясамау – иң файдалы йөреш икән...»
«Футбол дип үлеп китәм! «Ру­бин»–«Барселона» матчында тамак карлыкканчы кычкырып, яраткан командама көч биреп утырганым бар! Стадиондагы энергетика һәм эмоцияләр, җанатарлар, яраткан командаң уены – бу инде телевизор каршында утырып кына карау түгел!»
«Ура!!! «Рубин» – чемпион!!!»
«Искиткеч булды!!! Дөньякүләм дәрәҗәдәге шоу өчен режиссер Сеченовка һәм аның командасына рәхмәт!!! Костюмерларга, гримерларга! Музыкантларга аерым рәхмәт!
«Музыка, тамаша үзе мине әйтеп аңлаталмаслык эмоцияләр белән баетты! Су, тормыш музыкасына искиткеч сәяхәт булды ул!»
«Мин дөньякүләм вакыйганың бер кыйпылчыгы булдым!!! Бөтен дөнья миңа төбәлгән!!!»
 
"Үз-үзеңә ышанырга, үзлегеңнән үсәргә кирәк.
Бүгенге Эльмира кичәге Эльмирадан бер карышка гына булса да яхшырак булырга тиеш. Шундый диалектика булса, уңыш киләчәк!"
Бар да яхшы булыр! Без сиңа ышанабыз, Эльмира!

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Хата Тормышта бер генә кеше дә хаталардан хали түгел. Без ясаган хаталар бер-берсеннән зурлыгы йә кечкенәлеге белән генә аерыладыр. Кечкенәләре шунда ук онытыладыр. Ә зурраклары, язмышыңны башка сукмактан алып кереп киткәннәре... Алары башка шул. Алары сине гомер буе озата бара...
    5938
    0
    40
  • Бәхетемне сакламадым Һәр хатын-кызның үз тормыш тарихы, үз ялгышлары, үз үкенечләре. Әмма минем кебек беркатлылыгы аркасында үз бәхетен җимергән хатыннар бар микән ул?!
    7159
    1
    30
  • Ләкләкләр Яз җиткән саен ләкләкләр кайтуын өзелеп көтә башлыйм. Бу кошлар кайткач җиһанга яңа тормыш иңә кебек. Мин өчен бик кадерле алар. Аларга кагылышлы үз тарихым бар. 
    2632
    0
    27
  • Килен Киленен бер күрүдән ошатмады Нурания. Нәрсә тапкан инде бу кызда улы?! Аксылдыр йөзе, ябыктыр үзе. «И улым, катырак җил өрсә дә очып китә бит бу, бигрәк нәзек!» – дигән иде беркөнне, улы көлде генә: «Яхшы нәрсә күп булмый ул!» янәсе. 
    3085
    0
    26
  • «Кичер мине, әни!» Ә менә бу – ул керәсе йорт, анда аны әнисе көтә. Унбиш ел көтә инде... Кичке эңгер-меңгер. Кәүсәриянең күзе ирексездән ике якты тәрәзәгә төште. Аларның берсендә бөкрәйгән хатын-кыз шәүләсе күренде. «Йә Хода! Ничек картайган!» Кызганудан Кәүсәриянең йөрәге чәнчеп алды...
    4035
    1
    20
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 30 март 2023 - 11:36
    Без имени
    Таныш хэл...
    Серле фатир 4
  • 29 март 2023 - 08:52
    Без имени
    Андый хатын кызларга аптыраем мин. Уз узлярен аз гына да хормят итмяй микян ней . Хар бер кеше узк сайлый ничек яшяргя. Ошай шулай ящяргя ана. Зарланып ,елап йорергя срнгыдан. Утте гомер диеп. Кем тузяргя мажбурли икян ???
    Нәрсә хакына түзәргә?
  • 28 март 2023 - 18:12
    Без имени
    Гонах
    Адашу
  • 27 март 2023 - 14:48
    Без имени
    Искиткеч! Рэхмэт, Дилбэр!
    Кунак мунчасы
  • 27 март 2023 - 14:44
    Без имени
    Искиткеч! Рэхмэт, Дилбэр!
    Кунак мунчасы
Реклама
«Балалы Солянка» балалар музыкаль премиясе
«Татар гаиләсе / килен-кайнана» бәйгесе җиңүчеләрен котлау тантанасы
«Татар мамык шәле» бренды нәрсә ул?
«Татар гаиләсе / үрнәк алыгыз»
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату