Логотип
Арабыздан беребез

Кайсы халыктан, дисәләр...

«Мәктәптән соң югары уку йортларына керерсез, әллә нинди зур, җаваплы эшләргә алынырсыз... Шунда үзегезнең кайсы милләт баласы булуыгызны онытмагыз. Сез кайсы халыктан, дисәләр, кем икәнлегегезне күрсәтегез. Сезнең эш-гамәлләрдән чыгып, татарлар турында фикер йөртерләр...»

  • Фәридә Бәгыйс кызы Исмәгыйлева 
  •   1959 елның 1 гыйнварында Азнакай районы Карамалы авылында туа.
  •   1985 елда Казан дәүләт университетын тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы белгечлеге буенча тәмамлый.
  •   1986 елда Нәдер мәдәният йортында сәнгать җитәкчесе булып эшли башлый.
  •  1991 елда Әлмәттә татар гимназиясен ачу инициативасы белән чыга һәм 15 ел дәвамында Ризаэтдин Фәхретдин исемендәге гимназиядә эшли.
  •   2005 елның февраленнән – Әлмәт дәүләт драма театры директоры.
  •  Татарстан Республикасының атказанган укытучысы.
  •   Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре.
  •   «Казанның 1000 еллыгы» медале, Татарстан Мәдәният министрлыгының «Мәдәнияттәге казанышлары өчен» күкрәк билгесе белән бүләкләнә. «Россиянең 100 яхшы товары» программасының «Сыйфат отличнигы» дигән мактаулы исеме бар.

– Әни, Фәридә апа дәрестә кулларын шундый итеп кушырып куя, алар сөяк турысыннан агарып китә хәтта! Ник алай итә икән?
– Сез аңласын дип борчыла инде ул шулай, кызым! Белеп-аңлап китсеннәр, ди...

Әлеге соравымны мин хәтерләмим дә инде. Фәридә Бәгыйсовна турында сүз чыкса, әни гел шул сөйләшүебезне искә төшерә... Әнигә биргән соравым онытылган, ә бармаклары һаман күз алдымда менә! Кулларын нигә шулкадәр каты итеп кыса икән, дип бик аптырый идем.
Дөресен генә әйткәндә, без аннан бераз шөлли дә идек әле. Менә шундый курку катыш ихтирам булды аңа карата. Фәридә апа янында гәүдәне төз тотасы, фикерне туплап, дөрес итеп әйтәсе килә. Хәзер дә шулай. Гимназия ачылганнан башлап Әлмәт театрына кит-кәнче, ул бездә укытты. Укучылары хәзер дә сагыналар үзен.
Әлмәт шәһәренең Ризаэтдин Фәхретдин исемендәге татар гимназиясенә укырга имтихан тапшырып керәсе иде. Уку-язу, сызу-рәсем ясау, җыр-бию... Бар яклап сыныйлар, күнекмәләреңне тикшерәләр. 1994 ел. Без укырга кергән елны өч класс җыелды. Гимназия ул вакытта интернат белән бер бинада урнашкан. Биек түшәмнәр, киң коридорлар... Форма күлмәктән, ак алъяпкычлардан гимназиягә укырга килдек. Рус теленнән кала, бар дәресләр дә татар телендә бара. Расписаниедә шахмат, ритмика дәресләре дә бар. Икенче сыйныфтан гарәп һәм инглиз телләре укытыла башлады. Яңартылган бинага күчкәндә без инде өченче сыйныфта идек. Монда инде бассейнга йөрибез, мантыйк (логика) дәресләрен кызыксынып өйрәнәбез. Татар телендә генә укыган бу балалар ничек югары уку йортына керер дигән уй башка да килмәде. Гимназияне тәмамлап чыккан берсе университет-институтларга керә бара! Без дә кердек, шөкер!

 

Гимназист сафларына кабул итү тантанасы. Фәридә Бәгыйсовна – Белем алиһәсе.

Җиденче-сигезенче сыйныфта Татарстан тарихы дәресләре укытыла башлады. Бездә курку, чөнки Фәридә Бәгыйсовна укыта...
Фәридә Бәгыйсовна коридордан узса, чапкан җирдән туктап каласың, йөзенче мәртәбә булса да аның белән исәнләшеп үтәсең. Аның дәресендә генә йөз процент тынлык урнаша. Тарих үзе кызык фән, ләкин даталары, тарихи шәхесләр-нең исемнәре башта бутала... Һун империясеннән башлап бүгенге көнгә кадәрге тарихны истә калдырып кара син! Бер дәрестә Фәридә апа әдәбият программасыннан алдарак Гаяз Исхакыйның «Зөләйха» драмасы эчтәлеген сөйләде. Ахырда: «Күпме авырлык, газаплар кичкән татар... Күз алдына гына китереп карагыз сез... Бүген дә исән, бүген дә тырыша-тырмаша! Мәктәптән соң югары уку йортларына керерсез, әллә нинди зур, җаваплы эшләргә алынырсыз... Шунда үзегезнең кайсы милләт баласы булуыгызны онытмагыз. Сез кайсы халыктан, дисәләр, кем икәнлегегезне күрсәтегез. Сезнең эш-гамәлләрдән чыгып, татарлар турында фикер йөртерләр», – дигәне онытылмаслык булып күңелгә сеңеп калган.
Тугызынчы сыйныфта кемнең кайда укырга керәсен зур комиссия каршында сорашып, 10–11 нче сыйныфларга безне математиклар һәм гуманитар фәннәр төркемнәренә бүлделәр. Шул комиссия каршында мин ике дә уйламыйча: «Журфакка барам!» – дип, бөтенесен шаккаттырдым. Ул хакта әле өйдәгеләр дә белми! Ата-аналар җыелышыннан соң кухняда әти-әнием каршында елмаеп утырам. Казанда бер туганыбыз да юк.
– Әнә, нефтянойга керәсең дә укыйсың! – диләр миңа.
– Йә Казанда укыйм, йә беркайда да укымыйм! – дим, үҗәтләнеп.
Шулай итеп, журфакка керү хыялы үзенекен итте.

1 сентябрь. Белем көне.


Без әле БДИсыз тәмамлап өлгердек мәктәпне. Алгебрадан һәм рус теленнән чыгарылыш имтиханнары тапшырасы. Өстәмә фән буларак, җәмгыять белемен сайладым. Мин мәктәп елларында бию белән җенләнгән кеше. Бөтен классташлар имтиханнарга әзерләнә, ә мин йә Президент чыршысына, йә «Әл-мәтем» ансамбле белән берәр фес-тивальгә китеп барам. Ел саен шәһәр Сабан туенда да төп мәйданда биибез. Иртәгә җәмгыять белеменнән имтихан дигән көнне генераль репетициядә айкалам. Нәкь уртада басып торам. Ә Фәридә Бәгыйсовна – Сабантуйның алып баручысы. Мине күрмәсә ярар иде дип биим. Бермәлне күреп алмасынмы... Иртән имтиханга киттем. Билетым-ны алып, языштыргалап әзерләндем. Җавап бирергә килеп утырдым. Комиссиядә, билгеле, Фәридә апа да бар.
– Бу баланы кичә кайда күрдем дип уйлыйсыз? – ди, башка укытучыларга карап.
– Биеп йөридер инде!
– Әйе шул! Сабантуйга әзерләнеп йөри иде... Имтиханга ничекләр генә әзерләндең соң син, Ләйсән?
Каушадым. Фәридә апа бөтен кешегә сатты бит мине. Алай да «бишле» куеп чыгардылар.
Унберенче сыйныфта без Татарстан тарихыннан да имтихан тапшырдык. «Өчле»не «автомат» итеп тә алып була. «Дүртле» кирәк-сә – А4 форматындагы дүрт биттәге барча даталарны ятлыйсың. «Бишле» алам дисәң, ул даталарга сораулар да өстәлә. Мисал өчен бер сорау: «Алтын Урда чорына тулы характеристика (сәяси төзелеше, икътисады, мәдәнияте, ханнары һәм башкалар, һәм башкалар)». Миңа «бишле» кирәк. Мин хәзер дә Орхон-Енисей төбәгендә Күлтәгин баһадирның кабер ташларында беренче төрки-рун язулары табылганын хәтерлим. Ул язмалар 732 елга карый. Имтиханга кердем. Даталарны яхшылап ятлаган идем. Билетны тартып чыгардым... «Советлар чорында Татарстан» эләкте. Яратмаган, укымаган сорау.
– Фәридә апа, бу сорауга әзерләнмәдем. «Дүртле» куегыз! – дим.
– Син бит Казанга китәргә җыенасың, бала! Анда да шулай кире кайтырлык булма! Башка билет ал! – ди коры гына.
Шул сүзе Казанда укыган биш елымда да истән чыкмады никтер...
Тагын бер хәл турында сөйлим әле. 
Журфакка укырга кергәндә, матбугатта басылып чыккан материалларны да тапшырырга кирәк иде. Ә мин аларга редакциядә печать куйдырмаганмын. Әни папкамны күтәреп Әлмәткә кайтып китте. Бер көн дигәндә әйләнеп тә килде Казанга. Ниндидер сөенече бар кебек үзенең. «Фәридә апаңны күрдем, кызым, – ди елмаеп. – Медаль да алырлык иде Ләйсән, биеп йөрде шул, диде...»
Укытучымның ул сүзләре күкләргә күтәрде! Медаль турында уйлаган да юк иде югыйсә.
Университетта татар тарихыннан Гамирҗан Дәүләтшин укытты безне. Беренче дәрестә үк: «Чыңгызханның чын исеме ничек?» – дип сорады. «Темучин», – дим. Кайда, нинди мәктәп тәмамлавым белән кызыксынды, дәрес саен җавап биргәч, миңа автомат рәвештә «бишле» куеп чыгарды. Фәридә Бәгыйсовнадан соң Татарстан тарихын укыйсы булмады миңа. Кире дә кайтасы булмады. Биш елдан соң кызыл дипломым белән Әлмәткә кайтып күрендем дә, кабат Казанга китеп бардым.
Укытучыларыннан уңган кеше бик бәхетле. Укытучылары белән аралашып яшәүче кеше тагын да бәхетлерәк.
Мин ул яктан уңдым. Фәридә Бәгыйсовна кебек педагоглар аздыр ул. Теләгеңнән ваз кичмәскә, туры юлыңнан тайпылмаска, үз дигәнеңә ирешергә яшьли өйрәнгән кешегә тормыш итү җиңелрәк. Без хәзер дә Фәридә апа белән аралашып торабыз. Аның «бала» дип эндәшүе үзе ни тора! «Абый», «апа» дип дәшкән остазларыңның: «Без синең белән горурланабыз!» – дигән сүзләренә ни җитә!

Бүген дә Фәридә Бәгыйсовна белән аралашып торабыз. Хәзер инде мин укучы түгел, тик ул минем остазым. Еллар уза, ә аның фикере бүген дә минем өчен кадерле.

Беренче карашка кырыс, таләпчән күренгән укытучыларны еш искә алабыз. Мөстәкыйль тормышка аяк баскач, акыллы киңәшләре, тирәнтен дәресләре ничек кенә булыша әле. Фәридә апа Исмәгыйлева безне тагын бер нәрсәгә өйрәтте: күргән-ишеткән, укыган һәрнәрсәгә шундук ышанмаска. Төрле яклап уйларга, фикер йөртергә. 
Күрешкәч, аркамнан сөеп торган укытучыма, күп нәрсәгә өйрәткән остазыма мең рәхмәт!

Фото: Татьяна Афонина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар