Логотип
Арабыздан беребез

«Генерал булырга теләмәгән солдат начар солдат»

Математиканы бик яраткач, педагогика институтына имтихан биреп караган идем, бер балл җитмәде. Барысы да яхшыга була, диләр. Минем язмыш та шулай хәл ителде.

«Аммоний» акционерлар җәмгыяте
Эльмира ХӘЕРТДИНОВА, смена инженер-технологы


Минем нәселнең инде дүртенче буыны Менделеевскта яши. Кечкенә,  әмма үсеш алган шәһәр ул безнең. Сентябрь аенда «Пастернак укулары» узды әле. Кино һәм театр артистлары Мәскәүдән үк килде. Безгә Рәисебез дә еш килә. Аны, гадәттә, яңа объектлар ачылышына чакыралар. Димәк, шәһәр үсә. Зур шәһәрдә халык күп вакытын «бөке»ләрдә үткәрә, ә без җәяүләп кенә йөрибез. Шәһәр яныннан Кама ага, су буена җәяүләп кенә төшәбез. Шәһәрем белән бик горурланам. Менә шушы кечкенә шәһәрдә ике зур химия заводы бар. Мин «Аммоний»да 30 елга якын эшлим. Безне мәктәптән үк заводта эшләргә әзерләделәр. Химия юнәлеше булган 3 нче санлы мәктәптә укыдым. Укыган чакта ук заводка экскурсияләргә йөртәләр иде. Дөрес, математиканы бик яраткач, педагогика институтына имтихан биреп караган идем, бер балл җитмәде. Барысы да яхшыга була, диләр. Минем язмыш та шулай хәл ителде.

Түбән Кама политехника техникумына укырга кердем. Әмма аны тәмамлый алмадым. Нигәме? Кыз баланың бер генә сәбәп була ала инде. Каникулда бер егет белән таныштым. Аерылышасыбыз килмәде инде. Чаллының автомеханика техникумында читтән торып техник-технолог һөнәрен үзләштердем. Диплом алуга, заводка эшкә килдем. Сменаның инженер технологы булып ун ел эшләгәннән соң цех башлыгы урынбасары вазыйфасына тәкъдим иттеләр. Мин бик рәхәтләнеп ризалаштым. Яңа эш урыны – яңа күнекмәләр бит ул. Документацияләр алып бару, кул астындагы хезмәткәрләр белән дөрес идарә итү, башка цехлардагы коллегалар белән бер команда да эшләү кызык иде. 


Алты ел шул вазыйфаны башкардым. Вакыты белән цех башлыгын да алыштырырга туры килде. Бик җаваплы эш икәнен аңладым. Кабинетта компьютер артында утыруга караганда, производствода технологик процессларны алып бару кызыграк иде миңа. Аннан соң хатын-кыз, әни булуым да җиңде. Вакытымны күбрәк гаиләмә багышлыйсым килде. Ул чакта улым хоккей белән шөгыльләнә иде. Көн саен бозга йөртергә кирәк. Ә зур бер цех өчен җаваплы булгач, һәрвакыт эштән соң кайтыла, производство өчен җаваплылык хисе – тәүлек дәвамында. Үземнең урынга яшь белгечне әзерләдем дә, заводта эшемне башлаган вазыйфама кайттым. Хәзер инде балалар да үсте. Ул вакытта гаиләмне сайлаганым өчен һич үкенмим. Өлкәнәйгән саен, үзең өчен яшисе, вакытны күбрәк үзеңә багышлыйсы килә икән ул. Ирем белән сәяхәт итәргә яратабыз, палаткалар белән табигатькә чыгабыз, бию белән шөгыльләнәм... 


Безнең заводта җитәкчелектә, нигездә, ир-атлар, ә хатын-кызлар производство процессы белән идарә итә. Карьера ясау теләге белән янган хатын-кызлар бик сирәк бездә. Нигә шулай икәнен аңлата да алмыйм. Бәлки, кечкенә шәһәрнең атмосферасы шундыйдыр. Хатын-кыз гаиләсен өстенрәк күрә. Ә менә ир-атларга карьера ясау мөһим. Аларның моның өчен мөмкинлекләре дә күбрәк.


Безнең цех газ сыман кислород һәм азот җитештерә. Процесс берөзлексез бара. Һәм алар физика белән бәйле бик кызыклы процесслар. Уйлап кына карагыз, кайдандыр физиклар менә шушындый бәйләнешләр уйлап тапкан. Элек күбрәк кул белән эшли идек. Хәзер инде бар җирдә автоматлаштырылган. Компьютердан карап утырып кына контрольлек итәбез. Заводта әле дә яңа технологияләр кертелә, яңа производстволар булдырыла. Аларны өйрәнү бик кызыклы. Күңел биреп эшләмәгәннәр тиз арыйлар. Миндә андый халәт бервакытта да булмады, зур кызыксыну белән эшкә киләм, сменам беткәч, гаиләм янына сөенеп кайтып китәм. 


Коллектив әйбәт булды, әйткәнемчә, цехтагы производство процессларын күзәтү ошый. 28 ел эшләү дәверендә бер тапкыр да гадәттән тыш хәл килеп чыкмады. Эшемне җитәкчелек күреп бәяли дә белде: фотографиям почет тактасында эленеп торды, республика дәрәҗәсендәге Мактау кәгазьләрем бар. Предприятиедә озак еллар фидакарь хезмәт күрсәтүчеләргә «Татарстанның почетлы химигы исеме» бирелә. Мин әле аңа үсеп җитмәдем, әмма бу мәртәбәле исемне алырмын дип өметләнәм. Профкомыбыз яхшы эшли. Зур шәһәрләргә сәяхәтләр оештыралар. Казанга барып балет, спектакльләр дә карап кайтабыз, ерак тауларга да чыгып китәбез, санаторийларга юллама да бирәләр. 


Ирем Фәрхәд әнә шул каникулда танышкан егет инде. Ике бала үстердек. Төнге сменаларым вакытында балаларны карарга әти-әнием булышты. Фәрхәд дәүләт автоинспекциясендә эшләде. Аның да ни бәйрәме, ни ялы юк иде. Төнлә эшләгән чаклары да күп булды. Ул һәрвакыт эштә иде. Бер-беребезгә ышанып, бер-беребезгә теләктәшлек итеп яшәдек. Балалар безнең сукмактан китмәде. Улыбыз Адель Алабугада ай-ти технологияләр юнәлеше буенча белем ала. Замана һөнәре инде. Безнең заводта да алдынгы технологияләрне  даими кертеп баралар. Кызыбыз Айгөл стилист, хатын-кызларны зәвыклы итеп киенергә өйрәтә.  Әле менә тиздән әби белән бабай булачагыбыз турында хәбәр иттеләр.  Бик сөендек!  


Эшлим дип эшлисең икән, заводта хәзер күреп алып, карьера буйлап күтәрергә тырышалар, укырга мөмкинлек бирәләр. Миңа да югары белем алырга тәкъдим иткәннәр иде, риза булмадым.  Без бит 80 нче елларда тәрбияләнгән  буын хатын-кызы. Безнең өчен иң элек гаилә, тотрыклы эш булсын... Хәзер яшьләр башкачарак. Генерал булырга теләмәгән солдат начар солдат дигән мәкальнең  бигрәк тә актуаль чоры хәзер. Яшьләр заводка, нигездә, югары белем алганнан соң килә, җитәкчелек итәргә тели. Амбицияләре зур. Аларга карап сокланам гына. 

Фото: Руслан Ахунов
 

Теги: инженер завод

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар