Дания ЗАҺИДУЛЛИНА... Күренекле әдәбият галиме һәм тәнкыйтьче, татар әдәбият белеме буенча бердәнбер хатын-кыз академик, филология фәннәре докторы, дәреслекләр, фәнни хезмәтләр авторы, татар әдәбиятында постмодернизм, модернизм юнәлешен тикшереп, безнең әдәбиятта да аның барлыгын раслаган галимә. Язучылар берлеге әгъзасы. Җ. Вәлиди, И. Юзеев исемендәге әдәби премияләр лауреаты. Менә шундый киңкырлы шәхес.
90 нчы елларда аңардан белем алган студентлар профессор Заһидуллинаны менә ничек тасвирлый: «Дания Фатиховнаның зәңгәр йөзек кашы муенындагы косынкасы, туфлиләрендәге бантиклары белән нәкъ бер төстә булып, күзләрен тагын да зәңгәррәк итеп күрсәтә. Ягымлы тавышына, зәвыклы киемнәренә, кызыклы лекцияләренә, тирән белеменә сокланып, укытучы менә шундый булырга тиеш икәнен аңлыйбыз».
Талантлы яшьләрне күреп ала һәм үстерә белгән, аларның кайсын фәнгә, кайсын иҗатка тарткан Дания Фатих кызы өчен фән дә, иҗат та, мәгариф тә бердәй якын. Һәр гамәлендә, ачышларында, хыялында, уңышларында аның затлылыгы, зыялылыгы, зирәклеге чагыла. Менә шуларның оеткысы кайчан, ничек салынды икән? Ул нинди гаиләдә үскән? Үзе гаилә бәхетен ничек күрә? Бәхетле ир хатыны, кадерле әни, яраткан дәү әни булуының сере нәрсәдә? Минем өчен болар барысы да кызык. Һәм без Дания ханым Заһидуллина белән әле Мөслимнән Казанга килеп, әле университет аудиторияләреннән Фәннәр академиясенә күчеп, әдәбият, татар прозасы, модернизм турында сөйләшеп, Заһидуллиннар гаиләсе белән танышып, рәхәт бер әңгәмәдә утырабыз.
Дания ханым, сезне авылда, Әмәкәйнең легендар председателе Фатих Салихов гаиләсендә туган кыз буларак беләбез. Тәвәккәл, максатчан, көчле ихтыярлы булуыгыз, мөгаен, әтиегездәндер. Ә менә шигъри җанлылык, бәлки, әниегездән күчкәндер.
– Әти белән әни мине олыгайгач, 45 яшьтә генә алып кайтканнар. Шуңа күрә мин аларның бик кадерле, курчак кебек, карап кына торган кызлары идем. Әти белән аеруча якын булдык. Абыем Тимерҗан белән мине әти үз үрнәгендә тәрбияләде. Намуслы, эшчән, тырыш кеше, абруйлы җитәкче иде. 43 ел буе колхоз председателе булып эшләде. Аны 1944 елда Әмәкәй авылына «Правда» колхозын җитәкләргә җибәргәннәр. Акыл өйрәтмичә генә, ачуланмыйча гына, кеше нинди булырга тиеш, ничек яшәргә тиеш дигән дәресне бирде ул безгә.
Әни – Актаныш районы Түке авылыннан. Әти сугыштан яраланып, инвалид булып кайтканнан соң башта шушы гаҗәп матур табигатьле, таулы, болынлы, чишмәле авылда эшли һәм Түкенең бик чибәр кызы Саниягә өйлә-нә. Әни шигырьләр яза, бик матур җырлый иде. Ачык, кешеләр белән аралашучан, һәрвакыт сүзен дә таба торган, фикерен дә җиткерә торган кеше иде ул. Менә шундый гаиләдә үстем мин. Аларның игътибары, яратуы бүгенге көнгә кадәр озата бара, тормыш моделе кебек ул миңа.
Сез инде, председатель кызы булгач, башкачарак мохиттә тәрбияләнгәнсездер?
– Күршедәге балалар ничек үссә, мин дә шулай үстем. Миңа бернинди өстенлек бирелмәде. Кечкенәдән колхозда эшләп, чөгендер эшкәртеп, кырда икмәк җилгәреп... бөтен эшләрдә катнашырга туры килде. Колхоз председателе кызы булу миңа ниндидер өстәмә бер җаваплылык кына биргәндер. Әти белән әнинең йөзенә кызыллык китермәү дигән теләк көчле иде. Алар алдындагы җаваплылык мине гел ниндидер кысаларда тоткандыр, күрәсең.
Яшь әти-әни баланы үзенең дусты кебек тәрбияли, ә менә өлкән әти-әни баланы бөтенләй башкача – үзенең тормыш тәҗрибәсеннән чыгып формалаштырырга омтыла. Һәм ул өлкән әти-әнинең кайгыртуы да башкачарак дисез бит әле...
– Әмәкәйдә сигезьеллык кына мәктәп, ә 9-10 га Карамалы мәктәбенә барырга кирәк. Һәм әти, мин 9 нчы класска китәр алдыннан, авылда ике катлы зур мәктәп салдырды. 9-10 класслы мәктәпне әти минем өчен салдырган дип горурланып әйтә алам! Ләкин шунысы да бар: ул вакытта инде андый мәктәпнең кирәге бәхәссез иде. Чөнки якында гына Әлмәт авылы бар, үзебез дә параллель ике класс булып укыдык, һәркайсында кырыклап бала, шуларның Карамалыга барып уку мөмкин булмас хәл кебек иде миңа. Әтинең менә шундый мәктәп салдырып, кышкы салкыннарда, язгы пычракларда йөрүдән коткаруы ул, әлбәттә, мине яратуының бер чагылышы кебек тоела. Хәер, мин булмасам да ул мәктәп салынган булыр иде инде. Әмма мин шулай кабул иттем. Чөнки 1 нче класска бик явымлы елда укырга кердем. Мәктәп өйдән шактый еракта, бер чакрымлап бардыр. Авылның пычрак урамы буйлап атлаганчы, Калмыя елгасы буйлап бару җайлырак. 1 нче класста көз буе әти мине кулына күтәреп мәктәпкә илтә һәм күтәреп алып кайта иде. Менә шушы вакыйга әти-әнинең яратуын тагын бер тапкыр искә төшертеп, күңелне җылытып куя инде.
Димәк, сез – әти кызы!
– Дания исемен миңа әти кушкан. Бөтенләй башка исем кушарга теләгәннәр. Әмма әти әйткән, ул Дания булып туган, дигән. Кыяфәтемнән ниндидер максатчанлык күргәндер, мөгаен. (Көлә.) Дания – фарсы теленнән кергән сүз, якын дигән мәгънәне аңлата. Һәм без әти белән бик якын булдык. Соңгы ун елны без инде гел бергә тордык. Аның өчен шактый авыр еллар. Аягын кистеләр. Ләкин әти шулкадәр тормышны ярата торган кеше иде... Һәр көнне иртән елмаеп тора, хәлләребезне сораша һәм көн дәвамына җитәрлек яхшы кәеф бирә иде. Шундый гаҗәеп бер кеше иде ул! Көчле характерлы.
Бер кул да юк, бер аяк та киселде, ампутациядән соң аяк куйдырып, Казанның яңа матур урыннарына алып барып, шәһәребезне күрсәтеп йөрдем. Соңгы көннәренә кадәр сәясәт белән дә кызыксынды, тормышта барган бөтен хәлләрне белеп тора һәм дөрес итеп бәяли дә иде.
Әтинең китүен мин шулкадәр авыр кичердем, өйгә кайтып керүгә – алар яшәгән бүлмә бикле тора – шунда йөгерәм, ишекне ачам, беркем дә юк. Шуның кадәр авыр булды! Ул ишекне ачмыйча, ул бүлмәгә ремонт ясатмыйча, бу хәлдән котыла алмадым. Көн саен кайтам да елыйм: миңа әти җитми. Аның китәсе билгеле иде инде. 93 яшьтә икенче аягы белән проблема башланды. Һәм ул үзе әйтте хирургка, мин кистермим, мин китәм, диде. Кая җирлисен, нәрсә буласын да үзе хәл итте... Шушы хәлендә көн саен: «Калдырып китмә мине, әти!» – дип әйтә идем. Кызганыч: әти-әниләр дә бер көнне калдырып китәләр икән безне.
Мөслим районы Әмәкәй мәктәбендә укучы Дания Салихова нинди кыз иде? Әдәбиятка, иҗатка тартылуның оеткысы ничек салынды икән?
– Мин «биш»легә генә укыдым. Шигырьләр яза идем. Математика, физика кебек төгәл фәннәрне ярата идем. Без 7-8 нче классларда укыганда, университет тәмамлап, яшь физика укытучысы килде. Ул кумирыбызга әйләнде. Физика факультетына укырга китәм, физик булам дип хыялланып йөри башладым. Ә мәктәпкә соңгы ике елда Факил абый Сафин кайтты. Һәм ул мине шулкадәр бөтереп алып кереп китте (очынып, канатланып).
«Авыл утлары» редакциясе, Фоат абый Садриевлар, әдәби берләшмә, шигырьләр язу, тегендә бару, монда бару, очрашулар... Физика белән лирика арасында калдым. Һәм менә бу иҗат дөньясы алгарак чыкты. Мин инде физикага түгел, яшьләрчә әйтсәк, ул вакытта әле трендта булмаган татар бүлегенә укырга киттем, әдәбият үзенә тартты. Безнең өйгә «Роман-газета», «Дружба народов», хәтта «Иностранная литература» да килә иде. Һәм мин аларның барысын да укып барам. Кечкенәдән уку, язу теләге гел минем белән бергә булды. Иң кызыгы шул: безнең гаиләдә шундый миф яши – мин бик иртә сөй-ләшә башлаганмын. Йөреп киткәнче, каядыр 1 яшь тулганда инде. Әни ишегалдына одеял җәеп чыгарып утырта, мин сөйләшәм икән. Авыл кешеләре: «Нәрсә инде бу, кеп-кечкенә бала сөйләшеп утыра», – дип шаккаталар һәм үзләре дә минем белән сөйләшеп кайтып китәләр икән. (Көлә.) Балалар бакчасына озак йөрмәдем, әмма шул 4-5 яшьләрдә инде укыйм, озын-озын шигырьләр ятлый идем...
Һәм сез хыялны, әдәбиятны ак җилкән итеп, университетка киләсез...
– Мин укыган чорда татар бүлеге көчле иде. Дус кызым Фәнзилә Җәүһәрова белән бер группада укыдык, бер бүлмәдә тордык, аның белән Мәскәү университетына күчәргә дә уйлап йөрдек берара. (Көлеп җибәрә.) Ләкин һәр кеше үзенең халкына, үзенең туган җиренә файдалы булып яшәргә тиеш дигән фикергә килеп, бу уйлардан ваз кичтек.
Укытучыларыбызны бик ярата идек. Диләрә апа Тумашевага хөрмәтем аеруча зур. Аның белән күп аралашырга туры килде, бер ел курс эше дә эшләдем. Имтихан көнне ниндидер бәйрәмгә барган кебек искиткеч матур киенеп килә иде ул. Шифон күлмәкләр, алтын йөзекләр, чәчләр ясалган... Минем күңелемдә вуз укытучысы шундый булырга тиеш дигән образ Диләрә апа Тумашевага карап тугандыр, мөгаен. Бик таләпчән, шул ук вакытта йомшак та иде ул. Кешенең ниндилеген белеп, һәр кешегә юл таба белә иде. Без укыган вакытта факультетта зур шәхесләр эшләде. Мөхәммәт Мәһдиев, Флера Сафиуллина, Шәйхи Садретдинов, Гомәр Саттаров, Фәһимә Хисамова, Резеда Ганиева, Хатыйп Миңнегуловлар... Шәхесләр безне тәрбияләүдә зур роль уйнагандыр дип уйлыйм.
Ирегез Илдус Заһидуллин да фән кешесе: тарих фәннәре докторы, исламны өйрәнү үзәгендә фәнни хезмәткәр. Студент елларында табышып кавышкан парлар дип беләбез сезне.
– Әйе, без студент чакта өйләнештек. Менә шулай килеп чыкты, 5 нче курста мин университетны кызыл дипломга тәмамладым, безнең улыбыз Рөстәм туды. Һәм без авылга инде күбрәк менә шушы сәбәп белән кайттык, гәрчә Илдусның да, минем дә аспирантурага керү мөмкинлегебез бар иде. Безгә балабызны үстерергә, гаиләне аякка бастыру вакытын узарга кирәк иде.
Балтач районы Түнтәр авылына кайттык. Әлбәттә, Балтач ул инде Мөслим түгел, бөтенләй башка. Мөслим, Актанышлар инде бик йомшак, кешегә игътибарлы, җырлы-моңлы яклар. Мин аның хәтта сәбәбен дә беләм. Чөнки бездә һәрвакыт җир бик күп булган. Ә Балтач ул бик кырыс табигатьле. Ерак та түгел тайга, җир бик аз. Шушы җирне гөл итәр өчен бик нык тырышырга туры килгән. Анда халык кырысрак, җаваплырак дип әйтимме инде... Менә шул аерманы кайтуга ук сиздем мин. Хәтта ул кечкенә генә нәрсәләрдә дә сизелә. Безнең якта бала тууга, аны «Ай, матур! Ай, тәти! И, акыллым!» дип сөя-ләр. Ә монда инде баланы күргәч: «Ай, ямьсез! Ай, чорсыз!» – дип әйтергә кирәк. Күз тимәсен өчен! Бу бит инде ике капма-каршы мөнәсәбәт. Ләкин шул ук вакытта Балтач юкка гына язмышыма килеп кермәгәндер. Тырышлык-лары, булганлыклары белән алар мине таң калдырды.
Ирегезнең туган ягы Балтачта сезне ничек кабул иттеләр? Никтер сез Мөхәммәт Мәһдиевнең «Фронтовиклар»ындагы әдәбиятка гашыйк зыялы Нәркис образы булып күз алдына киләсез...
– Кайтуга, Илдуска беркем дә буйсындыра алмый торган зур сыйныф биргәннәр иде. Шушы балалар минем иң якын дусларыма әйләнде. Нинди генә чара булмасын, алар минем өйдән чыкмыйча, минем белән бергә эшләп, минем баламны карашып яталар иде. (Көлә.) Без шуның кадәр уртак тел таптык шушы тугызынчылар белән. Аның әле күбесе күрше авылдан килеп укыйлар иде. Пединститут бетереп, мәктәпкә бер төркем яшьләр кайтты. Авыл мәктәбенең рәхәт, матур ике ел тормышын күрдем мин. Аннары Казанга килеп, икебез дә аспиран-турага кердек. Илдус – тарих буенча, мин – Мәскәүгә китеп, әдәбият укыту методикасы буенча бер ел аспирантурада укыдым. Ул арада монда зур үзгәрешләр башланды. Бер елдан Казанга аспирантурага кайттым. Тәлгат Галиуллин җитәкчем булды. Ә дипломны Азат Әхмәдул-линнан яклаган идем.
Сезнең өчен нәрсә барыннан да кадерлерәк?
– Минем өчен гаилә барыннан да кадерле, гаилә – беренче урында. Ирем, улым минем таянычым да, терәгем дә, илһамчым да, рухландыручым да булдылар. Безнең өйдә бөтен нәрсә үзара киңәшеп эшләнә. Университетта озак еллар эшләп, инде үземне, укучыларымны табып яшәгән бер вакытта, Татарстан Фәннәр академиясенә күчәргә тәкъдим булгач, бик озак уйландым. Ул вакытта кулымда олы яшьтәге әти белән әни дә бар иде. Ләкин шул чакта мине ирем һәм улым хупладылар. «Син булдырасың! Курыкма, бар!» – диделәр. (Көлә.) Мин бит әле Үлчәү йолдызлыгыннан, миңа теге ягын да, бу ягын да үлчәргә кирәк, шиккә калсам, алар : «Юк-юк, синнән була! Синең кебек берәү дә эшли алмый!» – дип алга әйдәп торалар. (Көлә.) Бу яктан мин бәхетле кеше. Әти белән әни гаиләсе кебек, безнең гаилә дә көчле яратуга корылган. Шушы ярату минем оныкларыма да күчә бара. Безне шушы ярату яшәтәдер. Нинди генә тормыш сынаулары килсә дә, гаиләм белән көчле, мине бернәрсә дә куркытмый.
Фән белән шөгыльләнүгә нәрсә этәрде? Хатын-кыз өчен ул авыр өлкә түгелме?
– Мин инде үземне фәннән башка күз алдына да китерә алмыйм. Хәтта менә академиягә китеп, оештыру эшенә чумгач та фәннән беркайчан аерылмадым. Фән ул хатын-кыз өчен авыр өлкә түгел, ләкин бездә фән – ир-ат сферасы. Әлеге сферада хатын-кызга үзен таныту өчен бик нык тырышырга туры килә. Бу тырышлыкта ир-ат хатын-кызга ярдәмче түгел. Ләкин фән, бигрәк тә филология, чыннан да хатын-кыз өлкәсе. Әдәбиятны, телне, тарихны, сәнгатьне өйрәнү өчен хатын-кызның интуициясе ярдәмгә килә. Һәр фән өлкәсендә бик көчле академиклар бар Татарстанда. Аларның уңышлары бик зур. Ләкин, әйткәнемчә, академик фән дә – ул ир-ат сферасы. Анда хатын-кызга инде уңыш казану өчен ир-атка караганда өч тапкыр күбрәк эшләргә кирәк. Оныкларыма да шуны әйтә киләм. «Кызлар, үзегезнең кем икәнлегегезне исбатлау өчен ул егетләргә караганда өч тапкыр күбрәк эшләргә туры киләчәк сезгә, шуны онытмагыз», – дим. (Көлә.) Бу минем тормыш тәҗрибәсе белән килгән фикерем. Күп эшлим. Иртән биштә торам, компьютер янына йөгерәм, язасы фикеремне язам, көне буе – 12 сәгать, 14 сәгать, 16 сәгать компьютер артында утыра алам.
Ял да, отпуск та юк. Бу минем яшәү рәвешем. Миңа шулай рәхәт, мин шуннан тәм табып яшим.
Дания Заһидуллина диюгә, постмодернизм, модернизм турында сүз чыкмый калмый...
– Постмодернизмга килгәндә... Ул мәсьәләләр инде минем төгәл фәннәрне яратуым белән бәйле. Төгәл фәннәр бик системалы, структурага салынган фәннәр ул. Әдәбиятта да мин шушы системаны күрергә телим. Романтик әсәр белән реалистик әсәрне киштәнең бер баскычына куеп сөйләшеп булмый бит инде! Постмодернизм, модернизмга кереп китүем кызык кына булды. Докторлык диссертациясен татар әдәбият белеме, әдәбият теориясе буенча якладым. Чөнки әдәбият теориясен эшләгән зур галимнәр совет чорында шәхес культына эләккәннәр. Габдрахман Сәгъди, Җамал Вәлиди, Газиз Гобәйдуллин, Гали Рәхим, Галимҗан Ибраһимовлар...
ХХ йөз башында язылган зур хезмәтләр гарәп графикасында калып, китапханәләрдә генә ятканнар. Без студент вакытта да алар турында беркем сөйләми иде. Һәм менә мин университетта эшли башлагач, кинәт кенә үзем өчен беркем дә сөйләмәгән, беркайда да күрелмәгән тулы бер катлам материал ачтым. Шаккаттым, бу материал шулхәтле бай икән, шулкадәр акыллы, зыялы галимнәребез булган, ләкин без болар турында бернәрсә дә белмибез. Тиз арада шул китапларны өйгә алып өйрәнеп, шушы катламга кереп киттем. Аны докторлык диссертациясе итеп әзерләдем. Соңгы бүлектә кинәт кенә модернизм мәсьәләсенә килеп кердем. Әхмәтгәрәй Хәсәни 1912 елда чыгара башлаган «Аң» журналы – ХХ йөз башындагы иң яраткан басмам. Аны тулысынча укып чыктым. Ул шулхәтле заманча, ХХ йөз башындагы иң алдынгы рус басмалары дәрәҗәсендә. Хәтта Әхмәтгәрәй Хәсәни үзе Швейцарияләргә барып, иллюстрацияләр алып кайтып урнаштыра журналга. Әлеге журналда үзем бөтенләй күрмәгән авторлар, аларның гаҗәеп матур әсәрләрен укып шаккаттым.
Гали Рәхим, Газиз Гобәйдуллин, Мөхәммәтхәнәфи Кай-бышев, Нәҗип Думави, Мәҗит Гафуриларның без бел-мәгән әсәрләре мине шаккаттырды. Алар романтик та, реалистик та түгел, алар модернистик әсәрләр икән.
Һәм шушы ук журналда мин модернизмга караган дөнья кадәр материал таптым. Ә безнең фәнебез бездә модернизм юк дип утыра иде ул вакытта. Постмодернизм, модернизм буенча шактый китаплар яздым, рус телендә дә монографияләр чыгардым. Ул башка төрки халыкларда да кызыксыну уятты.
Китаплар укырга яратканыгызны, яңа авторларга сөенгәнегезне беләбез.
– Мин көн саен китап укыйм. Төрки халыкларныкын да, Европа әдәбиятын да, рус телендә дә, татар телендә дә укыйм. Үземнең яраткан авторларым бар, аларның яңа китабы чыгуга инде ул китапханәмдә пәйда була. Андый авторлар бик күп. Мәсәлән, мин бик яратам Харуки Мураками әсәрләрен... Рахымжан Отарбаевның тарихи прозада шигырь тудыра алуы да гаҗәпләндерә. Азәрбайҗан әдәбиятын бик яратам. Мин аларның кайбер язучылары белән дә таныш, аралашканым да бар. Камал Абдулла, Анар... Шул ук вакытта мин төрек әдәбиятын да яратам. Аерым алганда Элиф Шәфәкъ иҗатын тулысы белән укып барам, аның хатын-кыз прозасы булмаган прозасы сәяси проблемаларны күтәрә алуы белән мине гаҗәпләндерә.
Хатын-кыз идеалы кем ул сезнең өчен?
– Мин – үземә һәм башкаларга артык таләпчән, җаваплылыкны үз кулына алырга курыкмый торган кеше. Гаиләмдә дә, өемдә дә хатын-кыз гына булып яши алмыймдыр. Шуңа күрә идеал дигәндә, әлбәттә, йомшак, җылы әни идеалына йөз тотасы килә, ләкин барып чыкмый, алай яши алмыйм. Минем өчен ирем – ул фикердәш һәм хезмәттәш. Әлбәттә, мәхәббәт һәм ярату – иң беренче чиратта. Безнең тормыш шулай корылган.
Улыгыз, оныкларыгыз турында да беләсебез килә.
– Бала – ул һәрвакыт минем дус, иптәш булды. Без бергә үстек бала белән. (Елмая.) Аннары инде ул миңа ярдәмче һәм киңәшче булды. Улыбыз Рөстәм – Татарстан Республикасы юстиция министры. Университетның юридик факультетын тәмамлады. Үзенең язмышын ул үзе корып бара. Акыллы киленем Ләйсән белән бик талантлы, акыллы балалар үстерәләр.
Бүген инде оныкларым зурлар. Олысы Әминә Ш. Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясендә 7 нче класста укый. Чын мәгънәсендә гимназиянең патриоты. Рәсемнәр ясау белән мавыга, сәнгать мәктәбенә йөри. Уртанчы оныгыбыз Рәлинә 4 нче класста укый, бик матур җырлый, бәлки, минем әнинең җырлау сәләте күчкәндер аңа. Кызлар минем өчен дус та, сердәш тә. Өченче оныгыбыз – Таһир. Аңа 5 яшь.
Илдус та, улым да, оныклар да чынлап торып спортта. Чаңгыда да шуалар, йөгерәләр дә. Соңгы бер елда иң мөһим спорт ул безнең өчен – Таһирның шахмат уйнавы. Математикада кушу-алуларны да белә, укый да, әллә нәрсәләр сөйләп тә куя. Йолдызлар турында да, самолетлар турында да, Җирнең тарту көче турында да... Ул барысын да белә!
Җаваплы эштәге ханымга өйдә үзен гап-гади хатын-кыз, тәмле ашлар пешерүче әни итеп тоярга вакыты кала микән?
– Ашарга да үзем пешерәм, өйне дә үзем җыештырам, хатын-кыз эшләрен дә үзем башкарам. Аннары әле балалар да янәшәдә генә яши, оныклар һәрвакыт минем тирәдә кайнаша. Алар артык вакытны алмый. Ул эшне төрләндерү генә. Ә безгә кадәр булган галимнәр буыны башкача яшәгән, өйләрендә һәрвакыт булышчылары булган. Безнең буын инде алай яши алмады. Кем белә инде, нәрсәдер җитә, нәрсәдер җитешми... Үзең канәгать булсаң, шуның белән яшисең икән ул. Һәрхәлдә, балалар инде дәү әнинең бәлеше, дәү әнинең өчпочмаклары дип торалар, ул инде кирәк. (Көлә.) Мин өйдә дә шул эшлекле хатын-кыз инде. Үземне карауга әллә ни вакыт бирәм дип тә уйламыйм. Ничек бар, шулай бара. Эш – бер әйбер, өй – икенче. Өйгә кайткач, эштән китәргә, эш атмосферасыннан чыгарга кирәк. Өйдә өйчә яшәргә кирәк. Шулай булмаганда, өйдә җылы калмый. Өй ул – үз җылылыгы белән, эш үзенең җитдилеге белән яшәргә тиеш. Бездә шулай.
Фото: Анна Арахамия
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк