БӨРБАШ МӘКТӘБЕНДӘ УКЫР ИДЕМ. НИ ӨЧЕН?

«Ак калфак» иҗтимагый оешмасының Балтач бүлеге җитәкчесе Зөлфирә Камалова безне, «Сөембикә» журналистларын, Бөрбаш авылына алып китте. «Гүзәлнең эшләрен күреп кайтыгыз әле», – ди. Бөтен Балтач районына атаклы Бөрбаш мәктәбе, аның директоры Гүзәл Бариева турында күпмедер дәрәҗәдә ишетеп белә идек инде. Ул оештырган эшләр дә яңалыгы, күпләрне кузгата алуы белән башкаларга үрнәк булып тора. Бөрбаш авылында, мәсәлән, атказанган укытучылар күп икән. Озак еллар мәктәптә эшләп тә, исем-дәрәҗәләргә ия була алмаган мөхтәрәм затларны ничек тә зурлыйсы, хөрмәтлисе килә Гүзәлнең. 90, 80 яше тулган укытучыларга – «Бөрбашның атказанган укытучысы», 70 яшьлекләренә «Остаз укытучы» дигән мактаулы исемне биреп, истәлек билгесе тапшыруны ул уйлап чыгара инде! Авылның ихтирамга лаек укытучылары өчен бу исем иң кадерле бүләккә тиң, диләр. Бөрбашны күпләргә таныткан Җәлил хәзрәт Фазлыевка исә «Игелекле остаз» исемен тапшырганнар!
Гүзәл Галимулла кызы Бариеваның гаҗәп кызыклы эшләр оештырып йөрүе турында тагын әллә ниләр сөйләргә була торгандыр.
Авыл мәктәбен тәмамлаучыларның Гүзәл хыялы белән уйлап табылган очрашуын исә ел саен көтеп алалар, бер күрешү өчен әллә кайлардан, Мәскәүләрдән, Себерләрдән үк кайталар ди хәтта! Авыл мәктәбен тәмамлаучыларның тормышта югалып калмавын, җаваплы эшләрне булдыра алуларын укучыларына да күрсәтәсе килә директорның, авылдан чыгып киткәннәрне берләштерәсе килә. Чын мәгънәсендә җаны-тәне белән мәктәп, балалар дөньясына бирелгән кеше. Аны «вожатый Гүзәл апа» чагыннан ук белә авылдашлары. Балтач район комсомол оешмасында II секретарь булган чагын да яхшы хәтерлиләр. Мәктәпне, укучыларын сагынып, туган мәктәбенә кайтуын да хуплап сөйлиләр. Боларга өстәп, университетта укыган еллары, атаклы язучы-галим Мөхәммәт Мәһдиев җитәкчелегендә диплом яклаулары исә Гүзәлне тәмам мәктәп дөньясына беркетеп куйган, аны шәхес итеп үстергән, күрәсең.
...Авыл башында ук сыерчык оялары күтәреп йөргән малайларны күреп алдык. Һәр өйнең үз сыерчык оялары бар икән! Мәктәп остаханәсендә малайлар үзләре ясый ди! Урманга да элеп кайтканнар, лесхозга да җибәргәннәр.
Ялт итеп торган мәктәпнең кунакчыл хуҗабикәсе Гүзәл Галимулла кызы, елмаеп-балкып, ишегалдына ук чыгып каршы алды безне. Шигырь юллары белән сәламләүче кечкенә кызлар-малайлар, ягымлы укытучы апалар, гөлләргә күмелгән класс бүлмәләре... Остаханәдә станоклар артында мәш килүче егетләр күренеп кала, аш-су әзерләү бүлмәсендә алъяпкыч япкан кызлар коймак пешереп йөри, ә күрше бүлмә – оста кулларныкы: әнә, үзләре теккән 40 лап төрдәге киемнәр эленеп тора.
«Башта алъяпкыч тегәргә өйрәнәләр, аннары – итәкләр... Җәйге күлмәкләр, кичке бәйрәм күлмәкләре, концерт күлмәкләре... – дип саный Гүзәл апалары, кызлар белән горурланып. – Тегә белмәгән кыз бала юк бездә».
Ә без аларның мода күрсәтүен тамаша кылабыз. Бөрчаклы күлмәкләр, озын итәкле күлмәкләр, купшы күлмәкләр... Кызлар, әйтерсең, подиумда!
Кулларыннан эш килгән балалар өчен Гүзәл апалары бер сөенсә, әти-әниләренең куанычын әйтеп аңлатырлык кына да түгел! Аларның һәркайсы (!) Әниләр көнендә, 23 февральдә, 8 Мартта кыз-уллары кулы белән ясалган бүләкне ала бит! Бер генә ата-ана да бүләксез калмый!
Гүзәл Галимулла кызы «Ак калфак» оешмасы белән берлектә үткәрелгән чаралар турында да сөйләп китә.
– Зөлфирә апа «Бишек туе» да үткәртә, җиләк җыярга да алып бара, Болгарга да алып китә... Шәҗәрәләр төзү буенча бөтен авыл советларын эшләтте. Клуб диварлары тулды алар белән. Бездә һәр гаиләнең шәҗәрәсе бар хәзер. Зөлфирә Фәсхиевнаның эшләмәгән, оештырмаган эше юк. Өенә кайчан кайтып керәдер ул, белмим. Өлкәннәр белән, балалар белән нәрсә эшлибез, балалар бакчалары, мәктәпләр белән эшне ничек оештырабыз – һәркайсына планы бар. Күптән түгел бөтен авылларда «Аулак өй» күренешләрен карап чыктылар. «Бишек туе» да шулай үтте. Анысы инде республика күләмендә үткәрелде. Бөтен балалар бакчалары катнашты анда. Бишекләрнең ниндиләре генә юк иде! Кем бишек җырлары белә? Нинди борынгы җырларны тапканнар? Алары турында да сөйләделәр. Эшләребезгә Җәлил хәзрәт бәя бирде. Ул берәр мәгънәле сүз әйтеп куя, Зөлфирә апа шундук эләктереп тә ала, бераздан яңа чаралар да уйлап таба башлый. «Төп нигез»конкурсы да шулай туды. Төп нигезне кемнәр саклый? Әлбәттә, киленнәр!..»
«Балалар бишектә үсәргә тиеш, коляскада түгел...» «Бишек туе» Җәлил хәзрәтнең шул сүзләреннән башлана да инде. Һәм бөтен республиканы кузгата! Ул бәйрәмнәрдә өлкәннәр дә, балалар да катнаша. «Мондый чаралар бүгенге белән үткәнгене тоташтыручы күпер ул. Халкыбызның матур йолалары, күркәм гадәтләре, яңартылып, заманга яраклаштырылып, кире кайтарыла», – ди Гүзәл Галимулла кызы.
Табигатьтә пылаулар пешереп, самавырлар куеп,«Карга боткасы»н уздыруларын ымсындырып сөйли. «Җәй көне «Мөселман сабан туе үткәрәбез, килми калмагыз, җыелып кайтыгыз Бөрбашка», – дип, хушлашканда кунакка чакырырга да онытмый.
Саубуллашабыз. Ул арада Гүзәл Галимулла кызының бушаганын түземсезлек белән көтеп торган укучылары сырып ала. Бүген кич дус, тату сыйныфның сере нәрсәдә икәнен ачыклыйлар икән бит. Мәктәпкүләм зур кичә буласы ди. Сораулар да, тәкъдимнәр дә күптер. Серләре дә булмый калмас. Гүзәл апаларыннан да шәбрәк аңлаучы юк та ул!

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
«Бу сезнең кызыгыз...» Бала таба алмаячагы хакында Кәдрия Азатка туйга кадәр үк әйтте. Егет булачак хатынына шуның кадәр гашыйк иде, кул гына селтәде. – Аптырама, – дип кочаклап алды ул сөеклесен. – Елак балаларсыз икебезгә генә бик рәхәт булачак. Бик теләсәк, табиблар могҗиза ясамый калмас. Аннан соң гаилә баласыз да була ала бит.
-
Син генә кирәк Гади ситса күлмәкле кызның ишек төбендә арзанлы гына туфлиләрен салуын күреп, йөзен чытты булачак кайнана. «Авыл гыйбады!» – башына килгән беренче уе шул булды. Алай да улы хакына күңелдәгесен сиздермәде. Әле өйләнеп, түргә алып кайтып утыртмаган, йөреп туяр да, ташлар...
-
Ходай биргән күршеләрем 2 Авыр тормыштан, акчасызлыктан зарланып йөргән әбине танып та булмый хәзер: җыерчыклы йөзләре нурланып китте, иелгән башы турайды, әйтерсең 20 елга яшәрде: эскәмиядә төзелешеп утырган хатыннар янында тукталып та тормый, җәхәт кенә узып китү ягын карый...
-
Авыл малае Бәкер шифаханәсенә юллама бирделәр Нәфисәгә. Эш урыныннан. Аны, инде унбиш елга якын шул бер урында эшләүче сазаган кызны, кемдер исенә төшерер, «аңа да ял кирәк, аңа бирик...» дип искәртер дип башына да китермәгән иде. Иң кирәк җирдә иң кирәкле сүзне кем кемгә әйткәнен төпченеп тормыйча гына юлга кузгалды ул
-
Өч монолог Нурания конвертны ачты, Илдарына хатны тиз генә укып бирергә иде исәбе, тик әллә кайдан ниндидер кайнар агым, кинәт тынын буып, бөтен күкрәген умырып тотты...
Соңгы комментарийлар
-
1 июнь 2023 - 11:43Без имениНия бестолковый килен булсын, анлавымча килен белэн кайнана Алама яшэмэгэн.Әйтелми калган рәхмәт
-
1 июнь 2023 - 11:18Без имениСабабызнын горурлыгы, йозек кашы ул Голсинэ ханым♥️ Исэн-сау булсын, йоргэн юллары ун булсын🙏Китап акылны тәрбияли
-
31 май 2023 - 15:07Без имениТочно шундый эчтэлекле кино караган идем,исемен хэтерлэмим,бер нэрсэ дэ узгэрмэгэн.Бәхетле очрак-3
-
22 май 2023 - 10:24Без имениПервый раз попробовала такое блюдо у подруги, она татарочка. Правда, она мешала гороховую муку пополам с пшеничной.Так понравилось, что теперь сама его готовлю. Проблема только в том, что гороховую муку не везде продают. Но я ее теперь в интернет- магазине заказываю.Суп с чумаром из гороховой муки (клецки по-татарски)
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.