Логотип
Арабыздан беребез

Берүзенә – өч исем

Язучы, шагыйрь, журналист, «Безнең мирас» журналының баш мөхәррире, Г. Тукай премиясе лауреаты Ләбиб ЛЕРОНны туган көне белән котлыйбыз! Шаян телле, иҗаты юморга бай язучының тормышы да кызыклы вакыйгалары белән җәлеп итә.

Игътибарыгызга Ләбиб ЛЕРОН тормышыннан 10 кызыклы факт тәкъдим итәбез.
1. Берүзенә өч исеме бар: Лемон, Ленарис, Ләбиб. Пучы больницасында туган балага әнисе Ленарис дип исем кушкан. Түрештә калган әтисе таныклыгына Лемон дип яздырган.
2. Аны Мөслимнәр дә, Актанышлар да үзләренеке саный. Әтисе авылы Түрештә туган, әти-әнисе аерылышкач, әнисенең авылы Олы Имәндә үскән.
3. Балачакта космонавт булырга хыялланган, берара Саратовка Гагарин укыган училищега китәргә җыенып йөргән.
4. Университетның журналистика бүлегенә укырга керергә килгән егет озын чәчләре, чәчәкле күлмәге, клеш джинсылары белән шаккаттырган.
5. Университет тулай торагында Ркаил Зәйдулла, Ләис Зөлкарнәй, Газинур Морат белән бер бүлмәдә яши. Шигырьләрен паспорттагыча Лемон Леронов дип яза. Ләкин бүлмәдәшләре, мондый исемле шагыйрь булмый дип, гарәп сүзлегеннән Ләбиб исемен табып куялар.
6. Лерон хәзер дә беркемдә булмаганча киенергә ярата: костюмнарын заказга тектерә, кычкырып торган сары, яшел, ал төстәге күлмәк, галстукларга
мөкиббән.
7. Хаҗ сәфәрендә җәяү йөрергә, гарәпчә сукаларга өйрәнеп кайта.
8. Бай әдәби мирасыбызны туплап барганы өчен аны «аяклы энциклопедия» дип йөртәләр.
9. Кызлары Айсылу Лерон һәм Ләйлә Лерон әтиләре кебек үк туган телебез, милләтебез сагында.
10. Милләтпәрвәр язучы хаҗ кылырга баргач, татар матбугаты, татар әдәбияты үссен дип дога кылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар