Атаклы балерина Нинель ЮЛТЫЕВА исеме республикабыз сәнгате тарихына мәңгелеккә язылган. «Татар балеты легендасы», «татар Улановасы» дип йөртәләр аны. Уфада күренекле башкорт язучысы һәм драматургы, җәмәгать эшлеклесе Давыт Юлтый һәм фармацевт Фатыйма гаиләсендә бер-берсен яратып өйләнешкән романтик җанлы әти-әни кызы булып туа ул. Нинель дигән сирәк исемне дә әтисе сайлый.
Нинель Юлтыеваның бөтен иҗаты Казан белән – Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театры, Казан хореография училищесы белән бәйләнгән. «Мин бәхетле: хыялым тормышка ашты! Казан балет мәктәбе – реаль чынбарлык, аның укучыларына һәрчак уңыш һәм танылу юлдаш булды», – дип яза ул үзенең «Минем хәтер адажиосы» («Адажио моей памяти») дигән истәлекләр китабында.
Хәтер адажиосыннан
Нинель Юлтыеваның истәлекләре аның кайсы даирәдә, нинди тәрбия алып үсүен, кемнәр белән аралашуын күз алдыннан уздыра инде.
«...Оренбургның башкорт далаларында үскән әтием Давыт мәдрәсә тәмамлаганнан соң язучылык, шигърият белән мавыга. Аннары революция дулкынына кереп китә. Беренче бөтендөнья сугышында, гражданнар сугышында катнаша. 1934 елда «Кан» автобиографик романы дөнья күрә. Хәзер ул әсәрне Барбюсның хәрби прозасы белән бер рәткә куялар, үзен башкортның Ремаркы дип атыйлар. Совет властеның беренче елларында әти яшь Башкортстан республикасында вакытлы матбугат булдыруга җиң сызганып керешә. Мәскәүдә Үзәк нәшриятта башкорт бүлеген җитәкли. Аннары «Башкортостан» газетасы редакторы була, шул ук вакытта «Бабич», «Яңа юл» журналларын нәшер итә. Оренбургта «Кызыл йолдыз» газетасының баш мөхәррире булып та эшли әле ул. Шул чорда Муса Җәлилнең беренче шигырьләрен әтием чыгарганын күпләр белми дә. Бу 1919 елда була. Көннәрдән бер көнне редакциягә бертуган ике малай килеп керә. «Редактор абый, минем энекәшне тыңлагыз әле!» – ди берсе. Кечерәге табуреткага басып, ялкынланып шигырьләрен укый. Әти аның исемен сорый. Малай оялудан тәмам югалып кала. Аның өчен абыйсы җавап бирә: «Муса исемле ул. Муса Җәлилов», – ди. Бөтен дөньяга танылган Муса Җәлилнең беренче шигырьләре әнә шулай әтинең җиңел кулыннан дөнья күрә.
Әти Башкортстан Язучылар берлегенең дә чишмә башында тора. Аның «Карагол» тарихи драмасы белән Уфада Башкорт драма театры ачыла. «Башкорт прозасы, поэзиясе, драматургиясе үзенең башлангычы белән аеруча Мәҗит Гафурига, Давыт Юлтыйга, Афзал Таһировка бурычлы», – дип язалар.
Әтигә 1921 елда Ленинның үзенә керергә, нәшрият эшчәнлегенә караган мәсьәләләрне хәл итәргә туры килә. Һәм бу очрашу күңелендә тирән эз калдыра. Юлбашчы үлгәннән соң аның исемен мәңгеләштерергә тели. Шигырьләрдә генә дә түгел... Миңа да аның исемен куша: Нинель. Исемне арттан укый башласаң – Ленин була...
Без яшәгән ике катлы агач йортның икенче катындагы фатирыбызга кемнәр генә килми! Һәдия Дәүләтшина, Газиз Әлмөхәммәтовлар... Бөтен башкорт интеллигенциясе! Мәҗит Гафури белән аеруча дус иде әти. Аның күбесе шигырь белән язылган хатлары сакланып калган. Ә Нәкый Исәнбәт берара бездә яшәгән дә. Әнинең беренче баласын тудырыр көннәре икән. Нәкый абый белән әти керфек какмый сабыйның дөньяга килүен көтеп утыралар. Инде яктыра башлаганда аларга ир бала тууын хәбәр итәләр. «Дәвамчыңа нинди исем кушасың?» – дип сорый Нәкый абый. Әти, уйланып, иртәнге тәрәзәгә карый һәм: «Улым Таң булыр», – дип җавап бирә...
Бездә һәрчак кунаклар күп була. Мин кич утырган өлкәннәрнең мыдыр-мыдыр сөйләшү тавышлары астында кайсыдыр берәр кунакка – күп вакыт ул Бакый Урманче була – сыенып йоклап китәм...
Шунысы да билгеле: Нинель Юлтыева шагыйрь Мостай Кәрим белән аралашып яшәгән. Шалтыратышып торганнар. Соңгы күрешүләре Казан-ның «Васильево» санаториенда булган. «Әтием Давыт Юлтый иҗаты турында сөйләштек. Мостай Кәрим аның әсәрләрен югары бәяләде. Әтине атканнан соң да әнием Фатыйманың «Кан» романының икенче кисәген бастырып чыгарырга үзендә көч табуына сокланды. Давыт Юл-тый турында Башкортстанның күренекле кешеләренең истәлекләрен туплап чыгаручы да – әни!» – ди ул.
Эол тыны белән өртелеп...
Шундый легенда яши: балерина берничек тә җирнеке була алмый, ди. Ул илаһи тылсым көченә ия! Ул – оча, ул – канатлы, ул – һава кебек җип-җиңел... Талгын җилгә ияреп, ак болытларгача күтәрелү һәм күздән дә югалу аңа берни түгел... Нинель Юлтыева турында язганда мин шул мифны искә төшерәм. «Эол тыны белән өртелеп очкан мамык кебек...» Бу юллар инде «Евгений Онегин»нан. Пушкин үз чоры балеринасын шулай тасвирлый. Мин дә балет йолдызы Юлтыеваны грек мифологиясендәге җил алласы Эол тыны белән йолдызларга, буй җитмәс биеклеккә очырам... Татар балериналары арасында Нинель Юлтыева иң якты йолдыз булып балкый.
Уфада, башкорт зыялылары дөньясында туган, сәхнә юлын Башкорт дәүләт опера һәм балет театрында солистка булып башлап җибәргән кыз ничек татар балет сәнгатен күтәрә алган соң?
Сорауларыма җавап эзләп, балеринаның тормыш юлын, сәхнә юлын, иҗатын күздән кичерәм. Алар күп нәрсәләр сөйли... Анда матур мизгелләр бихисап...
1934 елда А. Я. Ваганова исемендәге Ленинград хореография училищесында милли бүлек ачыла. Нинель 1935 елда шунда укырга керә. Бер ел укып, Уфага кайткач, кабат Ленинградка инде юл ябыла. Яраткан дөньясы бер мизгелдә җимерелә. Әтисен төнлә килеп алып китәләр. (Ул әтисен бүтән күрми: 1938 елда Давыт Юлтыйны «халык дошманы» дип аталар.) Кабат училищега китәргә кирәк. Әнисе вокзалга озата бара. Әнә киләчәктә Башкортстанның булачак балет артистлары – әле бала гына кызлар басып тора. Ләкин кызга башкалар белән бергә поездга утырып китү насыйп булмый. Бер рәткә тезеп санаганда, кинәт таныш түгел бер хәрби килеп, Нинельне сафтан йолкып чыгара һәм: «Син – халык дошманы кызы! Беркая бармыйсың, Ленинградка китәргә синең хакың юк!» – ди. Башкалар Нева буендагы шәһәргә кузгала, ә ул кулына чемодан тоткан килеш перронда басып кала... Кайткач, әниле-кызлы кочаклашып елыйлар. Һәм көтелмәгән яңалык! Ленинград училищесының олпат педагогы Алек-сандр Ширяев Нинельгә укырга килер өчен акча сала! Каршы ала, фатирына сыендыра. Уфага килеп, хореография училищесына укучылар җыйганда ук ул балет өчен туган бу талантлы кызга игътибар иткән була. Озак та үтми, әнисе Фатыйма Юлтыеваны да Мордовия лагерьларына сөргенгә җибәрәләр. 12 яшьлек кыз берьялгызы кала. «Мин башкаларга караганда бәхетлерәк: укытучыларым искиткеч иде! Тормышымда Александр Викторович Ширяев очрамаса, балерина Юлтыева да була алмас иде», – дип, кат-кат искә алачак ул. Нинель – искиткеч педагог Мария Федоровна Романова-Уланова (атаклы Галина Уланованың әнисе) классына эләгә. Укытучысы аңа үз итеп «Нелечка» дип дәшә. Ә Галина Уланова исә: «Нинель – әниемнең иң әйбәт укучысы», – дип, горурланып сөйләргә ярата…
Шунысы кызык: училище тулай торагында Сара Садыйкованың кызы Әлфия Айдарская белән бер бүлмәдә яшәргә туры килә аңа. Ул еллар турында Әлфия ханым кызык итеп искә төшерә: «Безнең ике карават, бер тумбочка һәм икебезгә бер төнге чүлмәк иде бүлмәбездә... Иртәдән кичкә кадәр – дәресләр... Җитмәсә әле, Киров театры спектакльләрендә катнашабыз. Ләкин без барыбер әле бала гына идек. Өстәл астына кереп курчаклар белән дә уйнап алабыз. Зуррак кызлар килеп курчакларыбызны бер читкә алып куялар да безне дәрес әзер-ләргә куалар...»
1941 ел. Сугыш!.. Укучылар өйләренә таралыша... Нинельгә дә училищены тәмамламыйча Уфага кайтырга туры килә. Ул Башкорт дәүләт опера һәм балет театры солисткасы! Ләкин торыр урыны да, якын кешеләре дә юк: театрда кунып йөри. Ярый әле әтисе Давыт Юлтыйны белгән артистлар Нинельгә һәрвакыт хәерхаһлы! Башкорт сәхнәсендә «Русалочка» операсында дивертисментларда Юлтыеваның дебюты була. Шул елларда Уфага эвакуацияләнгән Киев опера һәм балет театрының барлык спектакльләрендә катнаша ул. Ә 1943 елда Зәйтүнә Насретдинова, Хәләф Сафиуллин белән бергә үз мәктәбенә – Пермьгә эвакуацияләнгән Ленинград хореография училищесы һәм Мария театрына барып кушыла. Өчесе дә Башкортстаннан җыелган яшьләр. Ә бер елдан Башкортстан хөкүмәте аларны Уфага кайтарта, чөнки республика оешуның 25 еллыгына беренче башкорт балеты Заһир Исмәгыйлев әсәре буенча «Соңрау торна»ның премьерасы әзерләнә. Үзе дә канаты каерылган торна баласыдай яшь балерина – төп партиядә, Зәйтүнгөл ролендә! Аннары инде арып-талып театр гримеркасында кунасы... Төп партияләрне биегәндә пуантлар гына чыдамый тишелеп чыга. Кыз материал калдыкларыннан төне буе үзенә балет чүәкләре тегә. Пуантларсыз булмый! Ул бит балерина!
17 яшьлек Нинель Уфада мәхәббәтен дә таба. Башкорт театрының баш дирижеры Хәсби Фазлуллин белән өйләнешәләр.
Җәлил театры легендасы
1946 ел. Казанга чакыралар! Нәҗип Җиһанов үзе чакыра бит! Ничек инде бармыйсың! Шул ук елны Нәҗип Җиһановның «Зөһрә» балетында дебюты да була. Һәм аның тормышы Татарстан белән бәйләнә. Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театры сәхнәсендә ул бик күп төп партияләрне башкара. Жизель, Китри, Одетта, Одиллина, Эсмеральда, Мария, Раймонда, Сөембикә, Сәрви... Сыгылмалылыгы, нәфислеге, җиңел хәрәкәтләре – һәммәсе кичерешләр, характер, бию булып образларда гәүдәләнә. Аның биюләре югары дәрәҗәдәге техникасы, гра-циясе, очышы белән аерылып тора. Ул театрның примасы, шул ук вакытта балет труппасының сәнгать җитәкчесе вазыйфасын да башкара. Петр Чайковскийның «Лебединое озеро»сын («Аккош күле») куюы, анда Одетта, Одиллина рольләрен башкаруы – тормышындагы зур вакыйга, әлбәттә. Бу 1956 елның 31 октябрендә була. Күпләр ул көнне Казанда Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театры ачылган көн буларак хәтерли. Казан халкы театр бинасын хәрби немец әсирләре төзегәнен дә белә. Ләкин төзелеш барышында хата җибәрәләр: паркетны бетон өстенә җәяләр. Андый сәхнәдә балет куеп булмый. Юлтыева идән җәюнең махсус технологиясе буенча кабаттан эшләтә немецларны! Менә анысы турында инде белсә дә, бик азлар гына беләдер. Сугыштан соңгы елларда яңа театр өчен труппа туплау да җиңел булмый. Нинель Давытовна Казандагы интернатлар, балалар йортлары буенча йөреп, талантлы балаларны җыя. Аннары аларны Ленинградка алып китеп, балет училищесында татар бүлеген ача. Ул балаларның күбесе Казанга кайтып, спектакльләрдә уйный башлый.
Юлтыеваны яраталар! Иҗатына табынучылар билет алыр өчен юлның икенче ягынача сузылган чиратларда тора! Приманың пачкасын тотып карар өчен генә дә кызлар сәхнә артына тезелә!
Нинель Юлтыева Сөембикә партиясен башкара.
1957 ел. Мәскәүдә татар әдәбияты һәм сәнгате декадасы бара. Сәхнәдә – «Шүрәле»! Фәрит Яруллинның лирик музыкасы тыңлаучыларны таң калдыра. Ә Нинель исә Сөембикә булып тамашачы күңелендә урын ала. Мәскәүдән Юлтыева РСФСРның халык артисты булып кайта.
Заһид Хәбибуллинның «Раушан» балетында чәчләрен толымлап үргән шук-шаян яшь кыз – Раушан пар-тиясен биеп, 40 яшендә сәхнә белән саубуллаша, педагогик эшчәнлеккә күчә. Тамашачылар анда да герое-ның яшьтәше итеп кабул итәләр аны! Яшь, сыгылмалы гәүдәле сылу балерина! Ленинград культура инс-титутының Казан филиалында укыта башлый. 1998 елда Казан хореография училищесының сәнгать җитәкчесе итеп куялар. Болардан тыш, Нинель Давытовна илебез балетының статусын һәм дәрәҗәсен күтәреп, чит илләрдә дә эшли. Каһирә балет труппасының педагог-репетиторы булып Мисырга китә. Ул җитәкләгән труппа беренче мәртәбә чит илләргә гастрольләргә чыга. Болгария, Сирия, Югославия, Япо-ниядә алкышлыйлар. Ә Бирмада комда биеп, җирле халыкны шаккаттыралар. Шулай ук Венесуэлада Каракас театрында балетмейстер һәм педагог булып эшләп кайта. Аны кайда да чәчәкләргә күмәләр.
Россиянең, Татарстанның, Башкортстанның халык артисты гомеренең соңгы көннәренәчә Казанда хореография академиясе булдыру турында хыяллана.
«Бездә булачак балет артистларын әзерләү дәрәҗәсе бик югары. Укучыларыбыз иң яхшы сәхнәләрдә бии, дәрәҗәле конкурсларда катнаша һәм җиңә. Училище исеме генә артык тыйнак», – ди ул.
Нинель Юлтыеваның бөтен иҗат юлы диярлек Казан белән бәйләнгән. Аның җаны бию белән кушылып, һәрвакыт югарыда, очышта. Башта иң яхшы классик партияләрдә – Юлтыева-балерина, аннары үзенең феерия-спектакльләрендә – Юлтыева-балетмейстер, һәм, ниһаять, таң калырлык вариацияләрдә, па-де-де, күпсанлы шәкертләренең артистлык карьерасындагы баш әйләнерлек очышта – Юлтыева-педагог!
...Безнең күңелләрдә сакланган Нинель Юлтыева һаман толымлы яшь кыз Раушан, горур һәм зирәк Сөембикә, шигъри күңелле Одетта, эчкерсез һәм ихлас Эсмеральда кебек. Көчле, сылу, затлы! Ул мәңге буй җитмәс биеклектә!
Фото: М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театры архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк