Ә бит барысы да кечкенә генә брошкадан башлана.
– Кемгәдер кыйммәтле машина, кемгәдер брендлы кием кирәк, ә миңа менә бу җәүһәрләр! – ди татар декоратив-гамәли эшләнмәләре коллекционеры, татар костюмы реконструкторы Гөлшат НУГАЙБӘКОВА, борынгы чулпы-калфакларга күрсәтеп.
Бу хобби инде яшәү рәвешенә генә түгел, тормышының бер мәгънәсенә әйләнеп, зур хыяллар белән янарга рухландыра. Ә бит барысы да кечкенә генә брошкадан башлана.
Юк, брошкадан түгел, тамырлардан башлана. Гөлшат ханым – тарихи һәм бик билгеле тамырлардан. Нәселләренең башында торучы Нагайбәк – Хәсәннең бердәнбер улы. Ул бик үзенчәлекле шәхес булган. Пугачев полковнигы, крестьян сугышларында катнашкан. Аның турында риваять «Татар халык иҗаты»ның 15 томлыгына кергән. Әтисе Ардинат туып-үскән Азнакай районы Тымытык авылында 600 еллык нәсел зиратлары да бар.
Ул тирә авылларга ата-бабалары нигез салган. Нәселләрендә морзалар да, Кантемир дивизиясе генерал-лейтенанты Измаил Нагайбәков та, лексикография буенча тел галиме Гыймад Нугайбәков та бар. Шәҗәрәләренең берсе – Санкт-Петербургта Көнчыгышны өйрәнү институты архивында, икенчесе Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында саклана. Алар нәселе турында галим Марсель Әхмәтҗанов китап та язган. Тарихның кадерен белгән гаиләдә үсә Гөлшат ханым. Әтисе Ардинат Галиевич тә тарихи ядкарьләрне саклау буенча җан ата. Тымытыктагы мәчетне торгызырга, яңа мәктәп салырга, зиратны төзекләндерергә ярдәм итә. Әлмәт районындагы Кичүчат авылында Ризаэтдин Фәхретдин музеен оештыручыларның берсе була.
Бала чагының иң матур мизгелләре – авылда әби-бабасы янында үткәргән вакытлар. Авыл рухы аңа шул чакта сеңгән. Ә балачак хатирәсе кешене гомере буе озатып бара. Үз дөньясында яшәргә яраткан оныгына бабасы иске мунчада менә дигән курчак йорты ясап бирә. Кечкенә генә урындыклар, өстәлләр, шкафлар... Өйдә ямь булдырырга омтылу, борынгы әйберләргә мәхәббәт шул чаклардан ук килә.
Бик кадерләп тота әйберләрен, уйнарга килгән күрше балаларын да өенә кертми, бикләп куя. Йорты – бары аның җәүһәре генә! Анда өлкәннәргә һәм яраткан абыйсына гына керергә ярый. Абыйсын «чәйгә» чакырып сыйларга ярата ул.
5 яшьлек чагында уйнап йөргәндә брошка таба. Татар ювелирлары ясаган борынгы бизәнү әйбере булуын аңлап җиткерми, әмма ул аңа бик ошый. Юып чистарта, кадерләп саклый. Гаиләдә өлкәннәрнең борынгы ядкарьләрне кадерләвен күрә ул. Әнисе әнә сөлгеләр җыя. Менә шушы брошка киләчәк хоббиеның чишмә башы була – татар халкының борынгы декоратив эшләнмәләрен җыярга этәргеч бирә. Бүген дә кайда гына күргәзмәләр уздырса да, брошкасын калдырмый Гөлшат ханым. Үзенә күрә талисман ул.
Хобби хобби белән, ә җитди һөнәр кирәк. Төгәл фәннәр яраткан кыз Габдрахман Әпсәләмовның «Ак чәчәкләр»ен яратып укый, җитмәсә, туганнары да табиб. Ул да медицина институтын сайлый. Аннан соң кечкенәдән абыйсы белән дәваларга ярата алар. Икәүләп күпме мәче дәвалады икән алар?! Терапевт белгечлеге алган Гөлшат Казанда халык телендәге Шамов хастаханәсендә эшли, фәнгә дә кереп китә – кандидатлык диссертациясе яклый, студентлар укыта. Әмма кечкенәдән мөкиббән киткән хоббиен да онытмый – сөлгеләр, татар халкының чигүле эшләнмәләрен җыя башлый. Төрле әбиләрдән, «хәерче базары»ннан сатып ала үзе өчен кадерле әйберләрне.
Бу шөгыленә гаилә коруы да, балалар тууы да комачау итми. Беренче курстан ук танышып, матур итеп очрашып йөреп, соңыннан ире булган Тимур да Гөлшат кебек туган як, нәсел тарихы белән кызыксына. Җитәкләшеп, борынгы йортларны карый-карый, Иске Казан бистәсе урамнарын бик күп урый алар.
Кызлары үсмерлек чорына кергәндә, Гөлшат ханым җитди бер карар кабул итә: үзен балаларына, иренә багышлый. Медицина белән юллары аерыла. Кечкенәдән килгән кызыксынуына да вакыт күбәя: ул инде җыеп кына калмый, эшләнмәләрдәге һәр бизәкнең тарихын, эшләү алымнарын өйрәнә. Татар бизәкләренә багышланган нинди китап күрә, барысын да сатып ала. Өйдәге китапханәсен тагын да баета. Өйрәнгәннәрен башкалар белән дә бүлешәсе килә. Табигате шундый.
Беренче күргәзмәсе, беренче лекциясе кызлары белем алган КФУ каршындагы Лобачевский исемендәге лицейда уза. Анда ата-аналар комитеты рәисе була ул. «Әбием сандыгы» дип аталган бәйрәм оештыра башлыйлар. Инде кызлары лицейны тәмамлаган, ә бу традиция һаман дәвам итә. Ел саен укучылар бүлешкән гаилә ядкарьләре тарихын тыңлап, рухланып кайта коллекционер ханым. Соңрак татар халкының декоратив-гамәли сәнгате турында сөйләргә сәнгать мәктәпләренә чакыра башлыйлар аны, Самарага, Санкт-Петербургка барып коллекциясе белән таныштыруын сорыйлар.
– Менә бу калфак 1870 елгы, менә бусы Каюм Насыйри гаиләсенеке, – дип, калфакларын кадерләп кенә тотып, һәрберсенең тарихы белән таныштыра Гөлшат ханым. – Монысының язмышы авыр – Орлов губерниясендә ат заводлары тоткан нәселдәге бар ир-атлар үтерелгән. Исән калган бер вәкиле калфакны бер хатынга саткан. Ул калфакны Владивостокка алып киткән. Владивостоктан сатып алдым аны. Менә бу чулпыны ай ярым элек кенә Саранскидан алып кайттым. Махсус шуның артыннан бардым. Ташлары гади генә аның, ә менә бизәкләренең тарихи кыйммәте зур. Гомумән, уникаль эшләнмә бу. Мондый чулпы безнең Милли музейда икәү генә, Россия этнография музеенда – берәү һәм менә миндә. Болар, бәлки, дөньяда бары ун данә генәдер, башка юк. Аларны җыеп сандыкка тутырып куясым килми, әлбәттә.
Иң зур теләгем – кешеләргә күрсәтү! Менә шушыларны күрсәтә-күрсәтә татар декоратив сәнгатен аңлатасым, бары тик татар зәркән эшләнмәләренә генә хас булган бөтеркәле үрнәкләр турында сөйлисем килә. Бары безнең осталар гына ясаган аны! Бу – зур горурлык! Нигәдер моны аңлап бетермиләр. Татар текстиленең иң зур шәхси коллекциясе миндә. Илдә генә түгел, мөгаен, дөньяда иң зур коллекциядер ул. Татар бизәкләре төшерелгән, төрле елларда тукылган 250 сөлгем бар. Әле дә авылларга барсам кеше кулындагы сөлгеләргә игътибар итми калмыйм. Бәлки, борынгы сөлгенең кыйммәтен аңлап бетермичә исраф итеп йөртәләрдер. Күп булды андый очраклар белән очрашу. «Ыргыттык», «Борынгы әйберләрне яндырдык» дигән сүзләрне ишеткәндә йөрәгемнең ничек яргаланганын белсәгез иде.
Революциядән соң һөнәрчеләр династияләре юкка чыккан. Хәситә, изү, милли костюмнар кулланылыштан төшеп калган. Хәзерге түбәтәйләр татар түбәтәе түгел инде. Чын түбәтәй йомшак, әмма сүс җебе белән сырылганлыктан формасын тоткан. Иң бай түбәтәйләр алтын, энҗе белән чигелгән. Күп әйберләрне миңа өлкәннәр алып килә. «Үләр вакытым җитте инде, барыбер ыргытырлар», – диләр. Ә алар – уникаль әйберләр!
Гөлшат ханымның тагын бер кадерле ядкаре – әбисенең әнисе Шәмсенаһарның яшел кәшемир яулыгы. Үткән гасырның 20 нче елларында ачлыктан качып, сигез бала (иң кечкенәсе – алты айлык дәү әтисе) белән Себергә чыгып китәләр. Юлда ире һәм олы кызы тифтан вафат була. Аларны тимер юл буенда җирләп калдыралар. Томскида тукталып, эре җир биләүченең хуҗалыкта эшли башлыйлар. Кәшемир яулыкны әбисенә шуның хуҗасы бүләк итә.
Өч елдан соң алар туган якларына кайта. Яулык оптимизм, эшчәнлек, чыдамлык символы буларак кадерләп саклана, буыннан-буынга тапшырыла.
Гөлшат ханымның хоббие инде яшәү рәвешенә әйләнгән. Моны хәтта яшәгән йортлары да раслап, авылны ямьләп тора. Алар Казанда яши, тик ямь таба алмый интегәләр. Җаннары авылга тарта. Әби-бабалары кебек яшиселәре килә. Гаиләнең яңа оясын кору өчен Биектау районы Кече Битаман авылын сайлыйлар. Киң яланнары, урманнары, тын гына агып яткан Ашыт елгасы күңелләренә хуш килә. Балачак хатирәсе булган кояшлы капкалы йортта яшәргә тели Гөлшат ханым. Сырлап бизәкләп ясалган агач капкалар... Йорты да капкага килешеп торсын – татар стилендә булсын.
Булачак өйләренең проектын ясаганчы бик күп фотолар карыйлар, архитектура буенча китаплар актаралар. Һәм чын татар йорты үрнәген табалар – Иске татар бистәсендә Кабан күле буендагы Шиһабетдин Мәрҗани яшәгән йорт ул! Ике катлы, күп тәрәзәле, хәтта өлгеләре дә агачтан милли орнаментлар белән бизәкләп ясалган якты йорт. Тышы гына түгел, өй эче дә борынгы татар йортлары үрнәгендә. Монда тарихсыз, балачак белән бәйле булмаган бер генә әйбер дә юк. Ишектән килеп керүгә – йортның йөрәген күрәсең: ике самовар. Үзенә күрә бер символ ул – ике нәсел, ике гаилә кушылган йорт бу. Самоварларның берсе Гөлшат ханымның әби-бабасыныкы, 1946 елда өйләнешкәч сатып алалар, икенчесе – иренең Казанда яшәгән дәү әтисе белән дәү әнисенеке. Җәйге кухнялары – нәкъ борынгы татар өе. Акшарланган мич, кызыл башлы тастымал ябылган зур агач өстәл, сәке өстендә – челтәр япмалар ябып, кабартып өелгән чигүле мендәрләр, борынгы комганнар... Күбесе әбисеннән калган ядкарьләр. Идәндәге палас татар сәнгате белгече Фуад Вәлиев китапларындагы рәсемнәр буенча тукылган. Өйдәге шкафта – әбиләренең сервизлары. Хәтта әбисе чиккән чигү дә рама эчендә диварда эленеп тора. «Бу чигү мин йоклаган карават башында эленеп тора иде. Уянуга шуңа карый идем, балачак истәлегем ул», – ди Гөлшат ханым. Һәр почмакта балачак истәлеге – хәтта әбисенең иске тегү машинасы да хөрмәтләп түргә куелган. Яңартылган борынгы җиһазларга, өй хуҗаларының балачак ядкарьләренә карап, ирексездән әбекәй белән бабакай йорты искә төшә. Буыннар бәйләнеше тоташкан урын бу.
– Авыл халкы миңа искелеккә мөкиббән киткән шәһәр кешесе дип карагандыр баштарак. Әмма тора-бара аңладылар, кабул иттеләр. Хәзер борынгы әйберләрне китереп үк бирәләр. Күршем Гөләзия апа нәрсә күреп ала, барысын да миңа алып килә, – дип елмая Гөлшат ханым. Ул инде үзе күпләргә үрнәк, танышлары да аннан күреп борынгы декоратив эшләнмәләр җыя башлаган.
Гөлшат ханымның зур хыялы – шушы коллекциясеннән татар халкының декоратив иҗат музеен ачу. Юкка чыгып барган зәркән сәнгатен, чигү үрнәкләрен, каллиграфияне халыкка күрсәтәсе килә. Төрле чорларга караган ничәмә татар костюмын гына реконструкцияләгән ул. «Бик бай мәдәниятле, бай сәнгатьле булганбыз. Кешеләрнең һәм республикабызның менә шушылар белән горурлануын телим», – ди ул. Шуңа музей да һәркем игътибарын җәлеп итеп торган, туристик маршрутка кергән лаеклы урында булсын иде.
Их, үз халкы тарихын күрсәткән шушындый изге эшләр өчен кайчак җир җитми татар мәркәзендә! Әлегә Гөлшат ханым чакырган һәр җиргә барып бушлай күргәзмәләр оештыра, татар милли декоратив сәнгате турында һәркем аңларлык кызыклы лекцияләр үткәрә. Тыңларга теләге булганнар гына табылсын, иренми, рәхәтләнеп бар белгәнен сөйли дә сөйли. Әле тарихчы Динә Гатина-Шәфыйкова, укалы чигү остасы, реставратор Аглая Липина белән татар баш киемнәренә багышланган китап әзерлиләр. Анда коллекциядән экспонатлар, калфак, түбәтәй тегүнең бөтен нечкәләре дә өйрәтеләчәк. Дус кызы Айсылу Әхмәтшина белән Казанда мәдәният-сәнгатькә битараф булмаган кешеләр өчен татар костюмына, зәркән сәнгатенә, татар йортына, архитектурасына багышланган очрашулар уздыралар.
Кечкенә кызына карап та сөенә Гөлшат ханым: А. Л. Штиглиц исемендәге Санкт-Петербург дәүләт сәнгать-сәнәгать академиясенә текстиль дизайны буенча белем алган Мәликә проектларын татар милли бизәкләренә багышлап эшли.
– Мин заманның кыйммәтле әйберләренә кызыкмыйм, акчам булганда татар халкының милли декоратив эшләнмәләрен җыюдан туктамаячакмын. Чөнки беләм: сатып алмыйм икән, ул перекупларга китә, аннан илдән чыгып китеп югалуы да бар. Ә алар – безнең халык байлыгы!
5 яшемдә үз җәүһәремне тапканмын, һәм ул елдан-ел арта гына. Менә шулар турында сөйләшер фикердәшләрем бар. Бу хоббием бик күп кызыклы шәхесләр белән очраштырды, таныштырды, мине үстерде. Татарларда бик матур гыйбарә бар – өстемдә калмасын. Минем дә битарафлыгым аркасында бу мәңгелек матурлыкның югалуын теләмим.
Күптән түгел ирем белән «Микулай» кинофильмын карадык. Анда төп герой бәхетле булган елларын кайтарыр өчен үз дөньясын уйлап чыгара. Без дә шул Микулай инде! Икебез дә балачактагы бәхетле чорыбызны кайтарырга теләдек. Менә шул дөньяны тудырып, бик бәхетле булып яшәп ятабыз.
Фото: Анна Арахамия
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарийлар
0
0
Бик зур рәхмәт.Гөлшат ханымга телим Уңышлар,Аллаһы тәгалә ярдәм бирсен.
0
0
0
0
Афәрин, Гөлшат! Уңышлар сезгә телим!
0
0