«Әти безнең авылга гына сыя торган кеше булмаган. Аны районга да, Казанга да эшкә чакырдылар. Әмма ул әнисе белән апасын ташлап китә алмады», – дип сөйли әтисе турында Һади Такташ, Саҗидә Сөләйманова премияләре лауреаты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе шагыйрә, язучы Илсөяр ИКСАНОВА.

«Рәхмәт сиңа, әти...» мультипроектын «Сөембикә» журналы Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү комиссиясе ярдәмендә гамәлгә ашыра.
Илсөяр ханым, балачак дип сүз башласак…
– Балачак хатирәләрем. Алар бик күп! Шуларның иң беренчесе – әтинең мине үчтеки итеп күккә чөюе. Ул рәхәт халәтне әле дә хәтерлим! Бүгенгә кадәр төшләремдә очуым да бәлки шуннан килә торгандыр. Тагын бер кадерле хатирәм: миңа 4-5 яшьләр, кичке ашны ашаганнан соң әтинең күтәреп үз бүлмәбезгә кертеп салуын көтеп әниләр караватында йоклаганга сабышып ятам. Минем хәйләмне белгән әти-әни: «Эрегән икән бу», – дигән була. Әти урыныма илтеп салгач, күзләремне ачам да: «Ә мин йокламаган идем!» – дим...
.png)
Әтиегезнең холкын өч сүз белән тасвирларга кирәк булса…
– Иң беренче, мөгаен, намус, икенчесе – белем, өченчесе – җаваплылыктыр. Сараланга кайтып төпләнеп калуы да шул җаваплылыгыннан. Ул дүрт ел Владивостокта хезмәт иткән, анда хәрби хезмәттә калу мөмкинлеге дә, үзенең шундый теләге дә булган. Әмма сугышта ике улын югалткан әнисен, ире сугышта һәлак булган апасын калдыра алмаган. Әнинең әнисе дә 12 ел бездә яшәде, олыгайган көнендә аны ялгыз яшәтмәү шулай ук әтинең карары булды. Эшендә дә гадел һәм җаваплы булганга, авылдашлар, райондашлар бүгенге көнгә кадәр аны җылы сүз белән искә алалар.
Марсель Галиев «Ике урман арасы» әсәрендә язучы Хәсән Сәрьянның Вазыйх абыйны «шагыйрь җанлы» дип атавы турында яза. Иҗат әһелләре белән аралашып яшәгән әтиегез сезнең шигырь яза башлавыгызга да бик сөенгәндер.
– Сөенгән, әлбәттә. Аның иҗатымны җитди кабул итүен, горурлануын еллар узгач кына аңладым: газетажурналларда чыккан шигырьләремне кисеп алып бер папкага туплап барган. Ул папканы әти мәрхүм булгач кына таптым...

Их, әти исән булса иде дигән чакларыгыз бармы?
– Бик еш! Киңәшәсе, аңлашасы килгән чаклар күп. Тормышыбызда әтинең нинди терәк булганлыгын торган саен ныграк аңлый барасың. Аннан... үзебез яшәгән дөньяны аңа да күрсәтәсе килә. Өзелеп яраткан оныкларының үсеп җитүен дә күрми калды. Ул бит 70 яше дә тулмаган килеш китте...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк