Логотип
Арабыздан беребез

Аклыкка илткән юллар

Алар татар дөньясына дини җырлар иҗат итүче һәм шуларны зур сәхнәгә алып чыгучылар буларак танылды.

Ильяс Йосыф улы Халиков – Татарстанның атказанган артисты, педагогика фәннәре кандидаты, хәләл бәйрәмнәр оештыручы, көрәшче. Нурфия Райнур кызы – педагог-тәрбияче, шагыйрә, дини темаларга багышланган күпсанлы конкурслар лауреаты, кичә-сценарийлар авторы, дүрт бала анасы. Бу иҗади гаилә 2013 елдан бирле «Мөнбәр» дини татар театры аша халык күңеленә юл сала. Дөнья көтүне динебез кушканча итеп оештырулары белән дә сокландыралар. Әлеге күркәм татар гаиләсенең нигез ташларын барлыйк әле.

Әби-бабай тәрбиясен сеңдергән буын Нурфия ханым да, Ильяс та, шө­кер итеп, икесе дә бер үк сүзләрне кабатлыйлар: «Без авылда, әби-ба­бай янында бөтен гореф-гадәтләрне сеңдереп үскән бәхетле буын!»
Менә ниләр сөйли алар.

Ильяс: Атеизм гөрләп чәчәк аткан чак булса да, Мамадыш рай­онының Уразбахты авылында яшәгән мәрхүм әтиебез Йосыф белән әниебез Зәйнәпбикә безгә Аллаһны танытырга тырыштылар. Әби-бабайлар да: «Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтенә ире­шик! Ике дөньяны да тигез алып барыйк!» – дип яшәделәр. Эш-гамәлләре гыйбадәтләре белән үрелгән иде. Иман ныклыгын шулай сакларга тырыштылар.

Менә шушы шартларда безгә Мөхәммәтшаһ бабай белән Асыл­бикә әби – әни ягыннан Гайника­мал әби тәрбиясе сеңдерелде. Әти белән әни өчебезгә дә матур, мәгъ­нәле исем-нәр кушканнар: Айдар, Ислам һәм Ильяс. Башлангыч сыйныфта ук өчебез дә гармунда уйнарга өй­рәнгән, кулыбызга сөлге алып, өч бер­туган мәйдан тоткан, көрәш­кән балалар без. Гайникамал әби: «Келәмгә кергәндә «бисмиллаһ» укып, уң аяктан керегез», – дип, гел искә төше-реп торды. Ми­ңа – 3 нче сыйныфта укучы балага көн дә «Йәсин» сүрәсен укырга күндерде.

Күңелемә уелган бер хатирә: заманында Татарстан көрәшчеләре фавориты саналган уртанчы абыем Ислам Чаллы командасы өчен республика чемпионатында көрә­шергә тиеш иде. Мин – 14 яшьлек үсмер көн саен «Йәсин» укыйм, әби янына биш вакыт намазга басам. Намаздан соң абый җиңеп кайтсын дип, икәүләп дога кылабыз. Бәйге тәмамланган кичне абый көрәштә катнашкан Чаллы командасы белән Уразбахты­га кайтып төшмәсенме?! Шатлыгы эченә сыймый! 55 килограмм авырлыктагы көрәшчеләр арасында җиңгән – республика чемпионы булган. Медале, бүләкләре белән чын күңелдән котладык абыйны. Бөтенебезгә бәйрәм булды! «Менә, улым, дога­ның көче, Аллаһтан со­рау­ның хик­мәте!» – дип, өлкән­нәр­нең шул кичне кат-кат искәр­тү­лә­ре гомеремә күңелгә уе­лып калды.

Нурфия: Кукмара районының Бурсык Елга авылында яшәгән Раушания һәм Райнур Вахитовлар­ның биш балалы гаиләсендә олысы мин. Тыныч, рәхәт гаиләдә үстем. Әтие-без аек тормыш алып барды, беркайчан эчмәде. Яши-яши шуны аңладым: бернинди дан-дәрәҗә, байлык, купшылык гаилә җылылыгын алыштыра алмый. Әнинең әнисе Нурия әбием, әтинең әнисе Зәкия әби аз гына форсат чыгуга безгә кечкенәдән догалар өйрәтте­ләр, кабатлатып тордылар. Аллаһ рәхмәте: никадәрле мәшәкатьле авыл тормышында вакыт тапканнар бит дип, хәзергәчә уйлап сокланам. Намазны да алардан өйрәндем. Курсташым Нәфисә диндә иде – гел аның белән аралаша идем. Бергә «Нурулла» мәчетенә намазга, студентлар җыелып, Россия Ислам институтына лекцияләр тыңларга күп йөрдек.

Җылы гаилә учагы Яшерен-батырын түгел: Казан урамнарында, бигрәк тә үзәктә мөселманча киенгән туташларга карап: «Шушылай уранып-төренеп яшьлекләренең бер матурлыгын да күрмиләр инде. «Тегесе ярамый, монысы хәрам» дип, әрәм үтә чәчәк чаклары!» дигән фикерләр­не еш ишетергә туры килә. Бик тә ялгыш караш бу. Йөзләгән мөселман гаиләләренең дөньяви тормышларын да, динне дә бербөтен итеп, ипле алып баруларын беләм. 
Халиковлар гаиләсе дә моңа матур дәлил була ала. Олы кызлары – 19 яшьлек Исламия медицина көллиятен тәмамлау алдында тора. Нияте – укуын дәвам итеп табибә булу. «Яратып укый, дәвалаудан, кешеләргә ярдәм итә алуыннан ямь таба. Шәфкатьле кыз. Группадаш-лары үзен староста итеп сайлады», – дип бәяли укытучы-кураторлары булачак шәфкать туташы Исламияне. Аллаһы Тәгалә сылукайны иҗат оеткысыннан да буш итмәгән: Татарстан Язучылар берлегенең башлап язучылар өчен оештырган «Иделем акчарлагы» бәйгеләрендә аның фантастик хикәяләре 1–2 нче урыннарга лаек булды. 2018 елда хәтта Мәскәү уздырган «Цирк утларын кабыза» иҗат бәйгесендә җиңеп, әти-әнисе белән бергәләп бүләкләү тантанасында йөреп кайтты.

Халиковларның өч кызлары да 16 нчы татар гимназиясендә укый. Бик тырышлар! Ял көннәрендә өчесе дә үзләре яшәгән Усад авылы мәчетенә дин сабагы алырга ашыга. Идел буе районы сәнгать мәктәбен­дәге татар халык биюләренә өстенлек бирүче «Мирас» бию төркеме­нең йөзек кашлары да алар. Яратып бииләр. Гимназияләрендә «Нур» татар театры эшли. Кызлар анда да сәхнә тота. 10 нчы сыйныфта укучы икенче кызлары Хәнифә­нең исә болардан тыш, күңел халәте шигъ-рияткә дә тарта. 

Икенче сыйныфка күчкән Нурхәятнең тыгыз графигына олылар да хәйран калырлык: атнасына ике тапкыр Казан балалар филармониясендә артист Гөлназ Гафурова җитәкләгән, Татарстанда­гы бердән­бер балалар вокал-инструменталь ансамблендә шөгыльләнә – дини җырлар башкара. Репетицияләргә, концертларга, очрашуларга алып барып, алып кайтып кына өлгерт гел елмаеп торучы сөйкемле Нурхәятне.

Ә нәсел дәвамчысы булып туган 4 яшьлек Ибраһим апалары­ның иркә энесе – аларны үзе «биетә».

Сәхнәдә бию, чыгышлар ясау, спектакльләрдә уйнау ХХI гасырда яшәүче мөслимәләргә артык түгел, дип саный әти-әниләре. Бала гаилә мохитеннән тыш, җәмгыятьтә дә үз урынын табарга тиеш. Шәһәр шартларында үсүче балаларга физик хезмәт, хәрәкәт юк дәрәҗәсендә. Матур гәүдәле, зифа буй-сынлы булып үсү, коллективта үзеңне тоту, халык каршында фикереңне ачык итеп, шәп дикция белән сөйләргә өйрәтүче һәм иң кадерлесе – татар мохите булган бу түгәрәкләрне шу­ның өчен сайлаганнар да. Һәм шушы мохиттә балаларының телебезне, динебезне, мирасны, рухи кыйммәтләрне белеп үсүләренә сөенеп туймый Халиковлар.

Зур бакчалы үз йортлары белән яшәгәнлектән, һәммәсенә эш җитәрлек. Бакча карау, кар көрәү, өйдә чисталык-тәртип саклау – барысы бергәләп эшләнә. Ишле гаилә­дә һәркайсының үз вазыйфасы бар. Өчесе дә аш-су бүлмәсендә әниләре­нең уң кулы, кулларыннан эш килә – киләчәктә уңган хуҗабикәләр булачаклар, Аллаһ боерса!
Күрәбез: тыгыз, әмма алдан уйланган гаилә ритмыннан зарланмыйлар. Авылда яшәп, көн дә калага – татар гимназиясендә белем алабыз дип укырга йөрү, төрле чара­лар-га өлгерү күп көч сорый. Тырышлыклары, мавыгулары башкалар алдында йөз кызартырлык түгел! Яшәеш­ләрен динебез кушканча көй­лиләр һәм дөньялыкны да күр­кәм итеп алып барырга мөмкинлек табалар. 

– Бер-бер артлы үсеп килүче кызларыбыз яулык япмас, намаз укырга кирәклеген аңламас дигән шик, курку бар иде. Аллаһка шөкер, гаиләдә дини мохиттә үскәч, үзен­нән-үзе кереп киттеләр, бер-берсен­нән өйрәнделәр. Хәзер киңәш-табышка да ярыйлар, – дип сөенә бүген күп балалы Нурфия ханым. 

«Гаиләбездә балалар өчен тудырган шушы җылы мөнәсәбәтне килә­чәктә дә кызларыбызга бирә белүче кияүләр насыйп итсен! Шушындый гаиләдә бәхетле ир хатыны булып яшәсеннәр иде», – ди әти кеше.

Әдәбият-сәнгать юлы таныштырган, икесенең бер фикердә булып дин-ислам юлын сайлаулары кавыштырган аларны. Ильяс-Нурфия гаиләсенә кыскача штрихлар шушы.

Юл ярып баручы бозваткыч «Юлны баручы җиңә! Иң мөһи-ме: ниятебез дөрес булсын!» – диләр бу гаиләдә. 
...Абыйлары Айдар белән Ислам алмаш-тилмәш гармун тартырга өйрәнгәндә, төпчекләре Ильяс кызыгып, нәүмизләнеп йөрмәсен дип, әбиләре Гайникамал пенсия акчасын җыеп, 3 нче сыйныфта укучы оныгына «хромка» гармун алып бирә.
7 нче сыйныфта укыганда инде аны авылларында солдат озату мәҗлес­ләренә, урам әйләнүләргә дәшә баш­лыйлар. Казан дәүләт педагогика университетына укырга керүгә, сара­тов гармунында, хромкада, тальянда һәм баянда уйнавын ка­мил­ләштерергә дигән максат куя ул. Булачак филолог студент кичәлә­рен­нән, факультетта узган бер генә чарадан да читтә калмый – гармунын сыздыра. Җырга-моңга мәхәббәте монда да үзенә юл яра: көйләр яза, үзе үк рәхәтләнеп башкара. Беркөн­не кемдер: «Факультетта шигырьләр язучы кыз бар. Син бит көйләр язасың, репертуарыңда кирәге булыр», – ди. Ильясның булачак яры Нурфия белән танышуы шулай башлана. Кичләрен Казанның студент яшьләре өчен Россия Ислам университеты уздырган вәгазь кичә­ләренә, изге айларда курсташлар белән җыелышып мәчетләргә йөрү­ләр араларны тагын да якынайта. 

Дини-милли, рухи кыйммәтләр алгы планга чыккан үзгәртеп кору, яңарыш дәвере... Һәм ничектер үзеннән-үзе килеп чыга: дин-ислам белән бәйле чаралар тарта, Казан­да­гы шушы чаралар эчендә кайный башлый үзе гармунчы, үзе көрәшче булган җиңел-җитез гәүдәле Ураз­бах­­ты егете. Аллаһны олылаган, дин-ислам кыйммәтләрен данлаган моң тулы мөнәҗәтләр башкару аеруча ошый аңа, күңеленә үзгә бер рәхәтлек таба. Ил капкалары каерылып ачылган, социаль челтәрләрдә күпләрнең «яңа» дөнья ачкан чоры. Гарәпләрнең, төрекләрнең дини җырлар җырлаулары, концертлары ишетелеп тора. Ә бездә боларның берсе дә юк... Шулчак күңелендә дини җырлар язып, концерт кую теләге бөреләнә. 

Әле мәктәптә укыганда ук – 5 нче сыйныфтан бирле шигырьләр язып, авылларында «Тукай сеңлесе» кушаматы алган курсташы Нурфиягә, озак уйланып йөргәч, сүз сала: «Син Ал­лаһы Тәгаләне олылаган, исламга, әдәп-әхлакка чакырган шигырьләр язып кара әле». Башта югалып кала кыз. Ничек инде кулга каләм алып Раббыбыз турында язып, дини темага шигъри фикер җиткереп булсын?! Тынычлыгын ала моңарчы язып карамаган тема. Аннан һәр эшкә «Булдырам!» дип алынучы кукмаралыларга хас булганча, тәвәк­кәлли. Нурфия яза, Ильяс көйгә сала һәм башкарырга да ашыга. Ике яшь йөрәкнең иҗат газаплары аша туган тәүге җырлары  – «Шөкер, Аллам!», «Кил син тәүбәгә», «Мәчетләргә илтә сукмак» һәм башкалар озакламый хитка әйләнә, халык күңелендә урын яулый. 2011 елны шушы җырлары белән «Болгар» радиосында яңгырый башлый Ильяс, дини җырларыннан дисклар чыгара. 2013 елны «Мөнбәр» дини театры оештырып, сәхнәләрдә чыгыш ясый.

Студент елларында Нурфиянең киләчәктә – шагыйрә, Ильясның артист булу уйларында да булмый. Аллаһы рәхмәте белән үзеннән-үзе бер-берсенә үрелгән иҗат юлы са­лына. Уртак максатлар, уртак ниятләргә нигезләнгән гаиләләре оешуга инде егерме елдан артык.

...2025 ел аеруча бәрәкәтле, уңыш­лы булды Халиковларга. Ниһаять Нурфия ханымның «Кулымда дисбе төймәсе» дигән тәүге китабы басылып чыкты. Татарстан мөселманна­ры­ның Баш казые, хөрмәтле имам, оста вәгазьче Җәлил хәзрәт Фазлыев шагыйрәнең 25 еллык иҗатының бер өлеше тупланган хезмәтен «Яшәү кагыйдәсе булырлык китап», дип бәяләп, сүз башы язган.

Ә Ильяс­ның иң-иң дип саналган 57 җыры «Кадерле вакыт» дип аталган флешкада дөнья күрде. Яшерен сәдака бирү хакындагы чираттагы клибы төшерелде. 

Татарстан районнарына гына түгел, татарларыбыз тупланып яшәгән төбәкләргә дә чакыралар аларны. Шыгрым тулы залларда уза дини спектакльләре. Тамашачы башта тын да алмый спектакль карый, гыйбрәт-ләнә, сәхнәдән ишеткәннәрне үзе аша үткәрә, тетрәнә – күпләрнең хәтта күзләре яшьләнә. Тормыш кыйммәтләре хакында уйландыра... Олысы-кечесе тын да алмый карап утырырлык дини спектакль иҗат итү – җиңел­ләрдән түгел. Халык белән турыдан-туры аралашу, аның күңелен кузгатырлык хакыйкатьне җыр аша ирештерү, Аллаһы Тәгалә кушканча яшәү юлларын сәхнәдә гәүдәләндерү, яшьләребезне тәрбия-ләү иң кирәкле нәсыйхәт дип саный Халиковлар. Юллары бары тик аклыкка гына илтсен!

Фото: Анна Арахамия
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар