Логотип
Махсус проект

Укучыларның яраткан апасы (укырга)

Мәдинә ханым редакциябезгә үзе килеп керде. «Сөембикә»не 90 яшьлек Әлфия апам бик яратып укый, ул җибәрде мине сезгә», – диде ул, һәм сумкасыннан 1962 елгы «Азат хатын» журналын чыгарды.

Мәдинә ханым редакциябезгә үзе килеп керде. «Сөембикә»не 90 яшьлек Әлфия апам бик яратып укый, ул җибәрде мине сезгә», – диде ул, һәм сумкасыннан 1962 елгы «Азат хатын» журналын чыгарды. Сентябрь тышлыгыннан япь-яшь кыз – Казандагы 53 нче мәктәпнең башлангыч сыйныф укытучысы Мәдинә Закирова елмая...

Мәдинә Ганиевна Гарипова (бүгенге фамилиясе хәзер шундый) – 46 еллык педагогик стажлы хезмәт ветераны, «Һөнәренә тугрылык өчен» медаль иясе. Балачактан ук педагог булырга хыялланган ул. Казанның 5 нче мәктәбен
тәмамлагач, укуын Арча педагогика көллиятендә дәвам итә. Үзе белем алган мәктәптә 20 елдан артык укыту бәхете дә насыйп булган аңа. Хәтта үзе укыган чактагы директор Анатолий Авксентьев кул астында эшләгән.

Узган елның декабрендә 80 яшьлек юбилеен үткәргән Мәдинә апалар буыны сугыш елларын, зур төзелешләр, югары идеяләр чорларын кичкән. «Иң истә калганы – сиреналар тавышы, – дип сөйли ул. – Дошман самолетлары Зөягә
якынлаша башласа, хәвеф сиреналары кычкырта башлый. Тәрәзәләрне томалап яшәүләр, ипи карточкалары – барысы да истә».

Казанның ул чактагы «Дегтярная» урамы аның балачагы, яшьлеге эзләрен саклаган урын. Бүген бу тирәләрдә «Казанның меңьеллыгы паркы» урнашкан. Мәдинә апа күңелендәге хатирәләрне яңарта: «Хәзерге Казан белән ул
еллардагысы икесе ике шәһәр кебек. Әле дә альбомымда бер фото саклана – мин анда телогрейкадан, иңемдә көянтә-чиләкләр. Без үскән ике катлы агач йорт, яшел чирәмле ишегалды, су коенган, кер чайкаган Кабан буйлары гел күз
алдымда. Җәй челләсендә бөтен күршеләр белән ишегалдында төн кунабыз... Ишекләрнең дә бикләре булмады...»

Кабат 1962 елга әйләнеп кайтыйк әле. Мәдинә апа «Азат хатын» тышлыгында чыгу тарихын сөйли. «Уку елы ахырында мәктәпкә РОНО инспекторы килгән иде. Минем дә дәресемә кереп утырды. Күпмедер вакыттан соң мәктәп
директоры өйгә үзе килгән: сине фотога төшерергә чакырталар, ди. Дачага барырга әзерләнеп йөргән чагым иде. Җәйге сарафаннан, кулыма кәрзин тотып, килешенгән урынга – Черек күл паркына киттем. 1962 елның сентябрь
тышлыгындагы рәсем – әнә шул көнне төшкән фото. Гомерем буе түр стенамда эленеп торды ул. Ул чакта күпме хат алганымны белсәгез! Көн дә эшкә килүемә ике-өч хат көтә иде. Күбрәк егетләр яза – танышырга телиләр, араларында солдатлар да бар, хәтта җәза үтәтү урыныннан да яздылар...»

Мәдинә Ганиевна гомере буе һөнәренә тугры кала. Лаеклы ялга чыккач та, тагын 12 ел эшен дәвам итә. «Әле дә актив булырга тырышам. Вахитов районының Ветераннар советына йөрим, дус кызларымның хәлләрен белешеп
торам. Ахирәтләремнең йомышларын үтәп, кирәк-яракларын алып кайта алуыма да куанам. «Инстаграм»ны үзләштерәм, видеога, фотога төшерергә өйрәнәм», – дип елмая ул. Кайчак, сагышланып, вакытсыз югалткан бердәнбер
кызын сагынып ямансуласа да, оныгының уңышларына куанып, яңалыкка омтылып, аралашудан тәм табып яши Мәдинә ханым.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар