Редакциябезгә килгән бер хат «Гаиләбезнең иң кадерле ядкарьләре арасында «Азат хатын» журналының да ике саны бар», – дип башланган иде.
Редакциябезгә килгән бер хат «Гаиләбезнең иң кадерле ядкарьләре арасында «Азат хатын» журналының да ике саны бар», – дип башланган иде. Лениногорск районыннан Люция ханым Закирова яза булып чыкты. Үзе белән күрешкәч тә, сүзебез бүгенге очрашуга җирлек булган шул вакыйгалар турында булды.
«Бу хакта бөтен район шаккатып сөйләде ул чакта. Күрелгән хәлмени? Бер гаиләдән апалы-сеңелле ике кызны «Азат хатын»ның тышлыгында бирсеннәр әле!» 1978 елның ноябрь саны тышлыгында кулларына чәкчәк тоткан бер төркем кызлар шат елмаеп, камерага төбәлгән. Уртада – сары камзуллысы – бүгенге героебыз Люция Закирова үзе.
Бар белемен, тырышлыгын балалар укытуга багышлаган бу ханым – атаклы укытучылар династиясенең бер вәкиле. Зиннуровлар гаиләсе – Лениногорск районының горурлыгы. Бер гаиләдән биш кыз – бишесе дә укытучылар! Аптырыйсы юк, әтиләре Шамил абый Зиннуров үзе дә укытучы бит!. Әле ул гына да түгел, Шамил абыйның бертуган апалары Фаһирә һәм Зәйтүнә дә гомер буе балаларга аң-белем таратучылар.
Люция ханымны мәктәпкә илтүче сукмак исә бераз гына бормалырак. Балачакта артист булырга хыялланган кыз, мәктәптән соң укуын Алабуганың мәдәни-агарту училищесында дәвам итә. Дипломлы белгечне Чаллы шәһәренең мәдәни бүлегенә инспектор итеп юллыйлар. «Азат хатын» тышлыгында дөнья күргән фото да әнә шул чакта – инспектор булып эшләгән вакытында төшерелгән. Район Сабан туенда чыгыш ясарга әзерләнеп торган мәлләре ул аларның. Эшен яратса да, Люция ханымның күңелендә бер талпыну яши – әтисе һәм туганнары кебек, аның да балалар арасында кайнашасы, укытучы буласы килә.
– Кан тарткандыр, күрәсең, өйрәнгән эшемне калдырып, Алабуга педагогика институтына укырга кердем, – дип, шул чакларны искә төшерә Люция Шамилевна. 1985 елны Чаллының 6 нчы урта мәктәбенә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып килә. Яратып, бирелеп эшли. Аның һәр дәресе үзенә күрә бер спектакль була. Менә кайда кирәк икән училищеда алган белеме! Люция апалары мәктәпкә чана-чаңгылар күтәреп килә икән, һич тә тау шуарга түгел, ә – фигыль формаларын үтү өчен. Тегәргә һәвәслеге дә ярап куя – дәресләрне үзең теккән курчаклар белән курчак театры рәвешендә уздырсаң, балалар тизрәк төшенә, исләрендә ныграк калдыра. 45 минутлык дәрестә укытучы да ул, режиссер да, артист та... 1992 елны аны Чаллы коррекцион мәктәбенә эшкә чакыралар. Үзенчәлекле балалар белән теләсә кем эшли алмый. Анда укучыларын нәкъ менә Люция Шамилевна кебек ихлас яраткан укытучылар кирәк..
Кайда гына эшләсә дә, үз принципларына тугры кала. Балаларны һәм эшне ярату, вакыт узсынга түгел, эшенең нәтиҗәсе булсын дип тырышу – менә аның принциплары.
Люция ханым – барыннан да бигрәк иҗат кешесе. Төрле матбугат битләрендә басылып чыккан язмалары, шигырьләре, очерклары шул хакта сөйли. Күбесе балалар тәрбиясенә, мәрхәмәтлелек, ихтирам тәрбияләүгә багышланган. Соңгы елларда күп вакыты архивларда үтә – шәҗәрәләр төзи, солдат хатлары буенча эзләнү эшләре алып бара.
Үз эшенә булган мәхәббәтне кызларына да күчерә алган ул. Люция ханымның ике кызы да педагог. Династия дәвам итә, димәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк