Логотип
Махсус проект

Ак халаттан узган юл (укырга)

1975 ел. Казан. Шәһәр читендә – бүгенге Республика балалар клиник хастаханәсе урнашкан урында ак каеннар шаулый. Зур төзелеш башланырга әле бераз вакыт бар. Ә менә булачак хастаханәнең баш табибы Евгений Васильевич Карпухин инде кадрлар туплау белән мәшгуль.

1975 ел. Казан. Шәһәр читендә – бүгенге Республика балалар клиник хастаханәсе урнашкан урында ак каеннар шаулый. Зур төзелеш башланырга әле бераз вакыт бар. Ә менә булачак хастаханәнең баш табибы Евгений Васильевич Карпухин инде кадрлар туплау белән мәшгуль.


Сәмәрканд медицина институтын тәмамлап, Казанга  эшкә кайтучы педиатрны монда биш куллап каршы алалар. Яшь табиб инде Термез шәһәрендә иң тәҗрибәле оторинолорингологларның берсе Мария Чубаровадан әлеге белгечлекнең  күп серләренә төшенергә дә өлгергән. Хастаханә бинасы сафка басканчы, Казанда да белемен күтәреп, балалар оторинолорингологы таныклыгына да ия була.

Республика балалар клиник хастаханәсе 1977 елда беренче кечкенә пациентларын кабул итә һәм бөтен республикага хезмәт күрсәтә башлый. Колак-борын авырулары бүлегендә ул чакта әле нибары ике табиб була. Аларның берсе – бүген Россиянең сәламәтлек саклау отличнигы, югары категорияле табиб-оториноларинголог, фониатр Равилә Даишева. Шушы ике табиб чиратлашып әле поликлиникада, әле стационарда авыру балаларны кабул итәләр, савыктырып өйләренә озаталар. Санитар авиация белән республикабызның иң ерак почмакларына кадәр барып, сабыйларны дәвалаучы  яшь табибәнең даны тиз тарала. «Бөтен өметебез сездә», – дип, әти-әниләр аңа килә. Андый очраклар меңәрләп булса да, берсе бигрәк тә күңеленә кереп калган Равилә ханымның. «Өч-дүрт яшендәге бер малайны алып килделәр. Моңарчы куелган диагнозы – яман шеш.  Ул елларда әле балалардагы яман шешләргә операцияне Мәскәүдә генә ясыйлар иде. Баланы карый башладым, чынлап та, онкологиягә охшаган. Әмма ныклабрак тикшерә башлагач, күрәм: шешнең структурасы ничектер бүтән, үлекле. Мамык белән акрын гына чистарта, үлектән аралый башладым. Беләсезме нәрсә тартып чыгардым? Чери башлаган губка кисәге! Ул инде яры белән капланган, кан тамырлары белән уратылган иде. Аны бит инде миңа кадәр ничә табиб караган, әнисе күпме күз яше түккән. Шул көнне үк балага дәва биреп, стационарга салдык. Бер атнадан ул инде шатлыктан сикергәли-сикергәли өенә кайтып китте». 1981 елда ординатура тәмамлап, хезмәт юлын МВД сырхауханәсендә олылар табибы булып дәвам иткәндә дә «балачакта мине дәвалаган идегез», дип, хәзер үз балаларын җитәкләп килүчеләр күпме була әле! 

Равилә Һидиятовна Даишева –  журналыбыз тышлыгы героинясы ул. Әнә бит «Азат хатын»ның 1980 елгы февраль саныннан ничек матур елмая! Табибәнең иң гадәти бер көне була ул февраль иртәсе. Сменага утызар баланы кабул итеп өлгерәсе бар. Үзен ни өчен фотога төшерүләрен сорарга да вакыт тими кала. Сәмәрканд шәһәреннән әнисе – үзе дә табибә-гинеколог Тәслимә ханым Әбүбәкерова шалтырата аңа: «Үзең күрдеңме соң, сине бит журнал тышлыгында чыгарганнар!» 

Әнисе сайлаган бу һөнәр – кешеләрне дәвалау – Равилә ханымның тормыш юлына да кызыл маяклар тезә. Ә бит ул юл бөтенләй башка сукмаклардан башлана – музыка мәктәбен тәмамлаган кызны имтиханнарсыз гына музыка училищесына кабул итәләр. Таланты да бар, уңышлар да озак көттерми, әмма кызның гына күңеле канәгать түгел. Хәер, бернәрсә дә очраклы түгел.  1987 елны Киевта О. С. Коломийченко исемендәге отоларингология институтын тәмамлап, фониатр белгечлеге алуында музыканы тоя-ишетә белүе мөһим роль уйнамый калмый. 2010 елдан  Муса Җәлил исемендәге татар дәүләт опера һәм балет театрында фониатр – җырчыларның тавыш ярыларын дәвалый Равилә Һидиятовна. Бик санаулы белгечләрнең берсе ул.  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар