Логотип
Актуаль тема

Җырланган җырлар

Саҗидә Сөләйманова сүзләренә язылган җырлар шактый... «Урсал тауда», «Тормыш, исәнме!», «Саубуллашу вальсы», «Гүзәлия җыры», «Туй җыры», «Язгы ярсу», «Казан вальсы»,«Нефтьчеләр маршы», «Мәхәббәт җыры»... Исемнәрен телгә алуга ук, алар минем күңелдә попурри булып яңгырый башлый.

Су юлыннан китеп югалсак та,
Ил җырына кайтып кавышыйк…

Саҗидә СӨЛӘЙМАНОВА

Шагыйрәнең барлыгы 30 дан артык шигыренә көй язылган! Музыкантлар, композиторлар шагыйрә иҗатына югары бәя бирә, шигырьләрен бик теләп җырга сала. Ул җырлар әледән-әле радио-телевидение тапшыруларында, бәйрәмнәрдә, туйларда яңгырый. Кайчан да искерми-югалмый торган җырларыбыз алар. Саҗидә Сөләйманованың олы юбилее көннәрендә дә бу җырлар аның туган-торган якларын кабат моңга күмәр, җаннарны рәхәт бер дулкында тибрәтер.

«Саубуллашу вальсы»

«Соңгы кыңгырау» бәйрәмнәренең, Чыгарылыш кичәләренең гимны булган «Саубуллашу вальсы» – минем өчен иң кадерлеседер, мөгаен. Бу җыр мәктәп елларын искә төшерә. Мондый сүзләрне бары тик мәктәп тормышында кайнап яшәүче укытучы гына яза аладыр. дим. Аларны чыннан да укытучы язган икән шул! Һәм укытучының да ниндие әле! Аның сүзләре белән әйтсәк, «мәктәп җене кагылганы», «балалар белән саташып йөри торганы»! Моның шулай икәнен аңлау өчен Башкортстанның Тәтешле һәм Әбҗәлил районнарында, Минзәлә шәһәре мәктәпләрендә, Әлмәт нефть техникумында укыткан, шигърияткә тормыш тәҗрибәсе туплап килгән шагыйрә Саҗидә Сөләйманова хатларына мөрәҗәгать итү дә җитәдер. 1950 елда Уфа педагогика институтын тәмамлап Аскар авылына тарих укытырга килгәч: «Мәктәптә эшләр беткәч, биек таудан чана шудык. Кемнәр белән диегез – бишенче классларым белән! Ат җигә торган олы чанага утырып... Кәефем шәп: котырып биисем, җырлыйсым килә», – дип яза ул булачак тормыш иптәше Әдип Маликовка... Шуннан башланды бугай инде Саҗидә апа иҗаты белән кызыксынуым. Шигырьләрен укыган саен укыйсы килә... Шулар тәэсирендә үзем дә шигырьләр язам... Бераздан мин дә Саҗидә апа кебек укытучы хезмәтен сайлыйм... «Саубуллашу вальсы»н чыгарылыш кичәләрендә укучылар белән бергәләп җырлыйбыз. Саҗидә Сөләйманова бу җырны үзе эшләгән мәктәптә чыгарылыш кичәсе өчен махсус язгандыр дип уйлый идем. Соңрак, аның гаиләсенә килен булып төшкәннән соң, шагыйрәнең архив материаллары белән танышкач, җырның язылу тарихын ачык-ладым. Аның сүзләрен Саҗидә Сөләйманова 1964 елда Әлмәт радиокомитетында эшләгәндә язган икән. Мәсгут абый Имашев бу хакта үзе болай сөйләде.

– Әлмәт музыка училищесы директоры булып эшләгән елларым иде. Минем кабинетка Саҗидә ханым килеп керде. «Русларның балалар җырлый торган «Школьный вальс» дигән җыры бар бит, менә шундыйрак җыр язып булмас микән, Мәсгут?» – дип, бер шигырен биреп калдырды. Укып карадым, шигыре үк җырлап тора. Көе дә тиз язылды. Казанда җырны радиода күрсәттем. Радио өчен яздырырга кирәк, диделәр. Анда ул вакытта Добош җитәкчелегендә джаз-оркестр эшли иде. Олег Лундстремның укучысы иде ул. Шул оркестрга салып, мин җырлаган бу җырны хәзер дә радиодан яңгы-раталар... Бервакыт Башкортстанның Чакмагыш районы Туйнаш авылына барырга туры килде. Шунда балалар белән очрашу булды. «Мәктәп турында бер җырым бар: «Саубуллашу вальсы» дип атала ул», – дип әйтүем дә булды, мәктәп баянчысы: «Беләм-беләм ул җырны», – диде дә уйнап та җибәрде. Баянга кушылып, беренче куплетны җырлап бетерә алмадым, бөтен зал җырга кушылды. Минем тамакка төер тыгылды. Гаҗәп хәл булды ул: алар җырлый, мин елыйм. «Их, Саҗидә апа үзе ишетсә иде», – дим. Әйтегез: кем барып өйрәткән аларга бу җырны? Җыр үзе барып җиткән. Саҗидә апа белән бергә иҗат итә алуыма мин бик рәхмәтле.

«Туй җыры»

Саҗидә Сөләйманова сүзләренә иҗат ителгән «Туй җыры» да бик тиз популярлашып китте. Аның көен авылдашым, ул чакта Казан дәүләт мәдәният институты студенты булган Лаеш районы Кече Елга егете Шамил абый Кашапов язган иде. Җырның язылу тарихын үзешчән композиторның апасы Гөлшат Кашапова хәтерендә яңартты.

– Мин 1974 елда кияүгә чыктым. Туйда җырлыйлар, бииләр, баянчы энем Шамил бер-бер артлы көйләрне уйнап кына тора. Бераздан безне котлау өчен сүзне аңа бирделәр: «Апа, сезгә атап язган яңа җырым бүләгем булсын. Ул «Туй җыры» дип атала. Аның сүзләрен Саҗидә апа Сөләйманова язган», – диде дә җырлап җибәрде. Кунаклар дәррәү кул чаба башлады. Хәзер дә бу җырны ишетсәм, шул бәхетле көн күз алдыма килә... Ул вакытта Казаныбызның музыкаль тормышында кайный башлаган иде инде Шамил. Дуслары арасында Вафирә Гыйззәтуллина, Нияз Акмал кебек Саҗидә апа иҗатына гашыйк кешеләр күп булу да эзсез генә узмагандыр. Шагыйрәнең «Кызыл каурыйлар» китабы һәрвакыт энемнең күз алдында булды.

«Татарстан» радиосы шеф-мөхәррире Нәсим Акмал  әлеге җыр турында: «Шамил абый бу җырны армиягә киткәнче үк язган булган. Аннан әйләнеп кайтканда җырны халык көе дип җырлап йөриләр иде инде. Композитор Бату Мөлеков Шамил абыйның автор булуын рәсмиләштерергә булыша», – дип аңлатма бирде.

«Тормыш, исәнме!»

Шагыйрәнең үзе исән чагында язылган җырлар арасында композитор Мәсгудә Шәмсетдинова көйгә салган «Тормыш, исәнме!» җыры аерым урын алып тора. «Бу шигырьгә мин музыка язганда Саҗидә апа каты авырый иде. Шул авыруыннан терелә алмады, вафат булды. Әмма Тормышка мәдхиясе белән Саҗидә апа мине әле дә таң калдыра», – дип яза Мәсгудә ханым.

Тормышны данлау белән беррәттән, сагыш тулы бу кабатланмас җыр бүгенге көндә рус телендә дә башкарыла. Соңгы елларын Саҗидә Сөләйманова кебек яман шеш авыруына каршы көрәшеп үткәргән Мәскәү шагыйрәсе Олеся Асриянц (Аверьянова) аның сүзләрен тәрҗемә итте. Җырны Россиянең атказанган, Татарстан-ның халык артисты Резеда Галимова башкара.

«Урсал тауда»

Бу җырының да үзенә күрә кызыклы тарихы бар. Әдип Маликовның бер поэмасында шундый исемле тау телгә алына. Ул аны Әлмәт янында урнашкан Урсала авылына аваздаш итеп уйлап тапкан. Саҗидә Сөләймановага бу исем бик ошый, һәм ул аны үзенең иҗатына кертергә уйлый. Шагыйрәнең «Урсал тауда» дип аталган әсәренә 1985 елда Әлмәт композиторы Рәис Нәгыймов игътибар итә: «Кайбер шагыйрьләрнең шигырьләрен укыганда каз тәннәре чыга, диләр. Мин Саҗидә апа шигырьләрен укыганда шундый халәттә калам. Шуларның берсе – «Урсал тауда». «Үтә айлар, көтә Зәйләр, Суларыңда йөзәлмим...» «Татар җыры-89» конкурсы башланыр алдыннан мин аны яшь җырчы Зилә Зәкиевага тәкъдим иттем. Зилә җырны беренче мәртәбә Казан тыңлаучыларына җиткерде. Күрәсең, шул вакытта бу әсәргә профессиональ җырчылар да игътибар иткән. Татарстан телерадиокомпаниясе үткәргән «1990 елның иң популяр татар җыры» конкурсы йомгаклары минем өчен көтелмәгән хәбәр, күктән төшкән сөенеч булды. Җаннарны актарып, бу җырны Салават җырлый», – дип искә ала иде ул «Урсал тауда»ның язылу тарихы турында сүз чыкканда.

Үзенә генә хас экспрессия белән башкарып, җырны татар дөньясына таныткан Салават Фәтхетдинов үзенең 90 нчы елларда биргән бер интервьюсында: «Бу җыр яңалыгы, беркем дә кабатлый алмый торган үзенчәлеге белән минем өчен – әлегә ирешкән иҗат баскычым. Концертларга нинди генә программа төзесәм дә, кайда җырласам да, ул репертуарымның кульминацион ноктасы булып тора. Барасым килә шул Урсал тауларына, түгәсем килә хисләремне Зәй-елгага», – дигән булган. Ул вакыттан соң инде шактый вакыт узды. Җырчының репертуары елдан-ел берсеннән-берсе моңлырак, мәгънәлерәк, матуррак җырлар белән баеп тора. Шулай булса да, «Урсал тауда» җыры мәшһүр җырчыбыз репертуарыннан төшми. Урсал тауның кайдалыгын белмәүче-ләргә Әдип Маликов Әлмәт янындагы бер тауга күрсәтә. Исемсез яшәп яткан тау әнә шулай исемле булып куя.

«Ялына димәсеннәр» җырының ноталары. С Сөләйманова сүз., Ф. Сафин көе

«Ах, җаныем, Бибисара»

Әлеге популяр җырны 90 нчы елларда Пермь өлкәсе Барда районында яшәп иҗат итүче Сәүбән Чуганаев музыкасы, халык сүзләре дип игълан итеп, республика радиосында тапшыра башлыйлар. Әнвәр Маликов җыр тарихына мондый ачыклык кертә:

– Җырның сүзләре – әниемнең «Гөлбадран» повес-теннан. Әтием, җырны ишеткәннән соң, радиога барып, текст авторы турындагы мәгълүматка ачыклык кертүем-не сорады. Анда миңа повесть персонажының бу җыр-ны халык сүзләре дип әйтүе турында белдерделәр. Өстәвенә, повестьта Чуганаев җырында булган бер куплет бөтенләй юк, диделәр. Мин Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтындагы татар фольклоры белгечләренә мөрәҗәгать иттем. Анда мондый халык җырының билгеле булмавы һәм, гомумән, стиле буенча аның халык җырына туры килмәве турында әйттеләр. Шундый нәтиҗә белән кабат радиога бардым. Шуннан соң гына җыр текстына Саҗидә Сөләйманованың авторлыгы күрсәтелә башлады. Шактый вакыттан соң Чуганаев белән дә бәйләнешкә кердем, җырның тарихы турында менә ниләр сөйләде ул: «Саҗидә апаның «Гөлбадран» повестен мин бик яратып укып чыктым. Бибисара турында җыр бигрәк тә ошады. Ике куплеттан гына тора алмый бит җыр, диделәр. Шуңа күрә өченче куплетның сүзләрен үзем яздым. Безгә ул елны Камал театры артистлары килгән иде. Җырны Әсхәт Хисмәткә күрсәттем. Салават та сораган иде. Бу җырны Фердинанд Сәлахов та җырлады. «Гөлбадран»ны кабат укып чыгасым килә...» Интернет челтәрендә Саҗидә Сөләйманованың «Ялына димәсеннәр» шигыренә язылган тагын бер матур җыр күренде. Аның музыкасы – язучы Факил Сафинныкы. «Җырланмаган җырлар» циклына кергән бу җырны Чаллы җырчысы Илсөяр Зарипова башкара.

Кашларың кыйгач дигәннәр
чәчеңне үрмәсеннәр.
Башларың ялгыз дигәннәр
яшеңне күрмәсеннәр.

Гөлләргә тиңләсеннәр,
алларга тиңләсеннәр.
Арага кергәннәре дә
яраңны сизмәсеннәр.

Сагышлар йөздә чагыла,
Әйдә, бер сөйләсеннәр!
Сагына дисә дисеннәр,
Ялына димәсеннәр.

«Саҗидә-Гөлбадран»

Әлмәт язучылары элегрәк Саҗидә Сөләйманованың туган көнендә «Кызыл каурыйлар» кичәсе уздыра иде. Шундый кичәләрнең бер утырышында шагыйрәне олылап язылган яңа җыр яңгырый. Сүзләрен шагыйрә Гөлшат Зәйнашева яза. Татарстанның халык артисты Зөһрә Сәхәбиева җырны иң беренче булып халыкка җиткерә.

– Саҗидә апага карата миндә аерым бер ярату бар. Һәр яңа җырын халык күтәреп ала иде. Мәктәптә укыган елларда да, институтта укыганда да гел җырлап йөрдек аларны. Ул безнең өчен бөек шагыйрә иде. Яшь булсам да, Саҗидә апа минем белән зур җырчы белән сөйләшкән кебек сөйләште. Ул бик гади иде... «Саҗидә-Гөлбадран» җырының тарихы исә менә болайрак. Соңгы әсәрен – «Гөлбадран» повестен ул үлем белән көрәшеп язды. Гөлшат апаның «Саҗидә-Гөлбадран» шигыре шул югалту ачысыннан туды. Көен композитор Ганс Сәйфуллин язды. Җырны миңа башкарырга тәкъдим иттеләр. Бик теләп ризалаштым. Шуңа сөенәм: Саҗидә апа сүзләренә язылган җырлар бүген дә яңгырый, халык аларны яратып җырлый.

Саҗидә Сөләймановага багышланган тагын бер җыр бар әле. Лена Шагыйрьҗан белән Рәис Нәгыймов иҗат иткән «Саҗидәкәй» җыры 1997 елның 16 мартында К. Тинчурин исемендәге театрда шагыйрәне искә алу кичәсендә яңгырады. Саҗидә Сөләйманованы, Лена апаны өзелеп сагынганда үзәкләрне өзеп әлеге моңсу җыр искә төшә...

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар