Логотип
Актуаль тема

Йомшак һәм ягымлы бул, Куян елы!

Киләсе елда уңышны куркытмас өчен, Яңа елны каршы алырга ничек әзерләнергә? Бу киңәшләр шул хакта.

2023 ел якынлаша. Бер ел буе җиһанда Кара су куяны хакимлек итәчәк. Мондый хәл алтмыш елга бер генә туры килә. Куян тынычлык һәм татулык ярата, каударланганны өнәми, дусларга, туганнарга хәерхаһлы. Көнчыгыш йолдызнамәсе буенча, Куян – елгырлык һәм үрчү символы. Әз генә җилбәзәклек һәм киеренкелек тә хас үзенә. Бер үк вакытта ул җаваплы, хисчән һәм нечкә күңелле. Кыскасы, Куян – күркәм холыклы җан иясе. Иясенә охшап, 2023 ел да тыныч һәм матур килер дип өметләник.
Яңа елны ничек каршы алырга
Куян – гаилә җанлы җәнлек. Шунлыктан Яңа елны гаиләгез, бик якын туганнарыгыз һәм дусларыгыз белән генә каршы алыгыз. Бәйрәм табынында өегезгә беренче тапкыр аяк баскан кешеләр булмасын. Яңа елны өйдә түгел, башка берәр җирдә каршы алырга теләсәгез, ул сезгә инде күптәннән таныш урын булсын. Яныгызда туганнарыгыз, якыннарыгыз булса, Куянның күңеле күтәрелер.
Бәйрәмгә ничек киенергә
Яңа ел хуҗасы кычкырып торган җете төсләрне яратмый. Тыйнак Куянның күңелен күрим дисәгез, аксыл, яшькелт, алтынсу, шоколад, кызыл кирпеч төсләрен сайлагыз. Су куяны елын каршы алганда зәңгәр төсләр дә урынлы булыр. Әлбәттә инде, Кара куян кара төсне дә үз итми калмас. Ә менә ерткыч җәнлек тиреләрен хәтерләтүче бизәкләрдән, мехлардан (табигыеннан бигрәк тә!) тыелыгыз, югыйсә Куянны куркытып куюыгыз бар.
Бәйрәм табынына нәрсәләр куярга
Барыбыз да яхшы белә – куян үлән ярата. Бәйрәм табыны ел хуҗасына ошасын дисәгез, яшел тәмләткеч үләннәр, яшелчәләр, җиләк-җимеш мулдан булсын. Куян дип уйлауга, күз алдына иң элек кишер белән кәбестә килә. Болар – аның иң яраткан ризыклары. Бәлки, үзегез яраткан салатны кишер рәвешендә ясарсыз – Куянның күңелен күрми булмас бит?! Әлбәттә, бәйрәм табыны итле ризыкларсыз да булмый. Ләкин берүк куян ите әзерли күрмәгез тагын.
Нәрсә бүләк итәргә
Бүләк бирешү – матур гадәт. Яңа елда да якыннарыбызга кечкенә генә бүләкләр әзерләп, күңелләрен күрми ярамас. Куян уңайлы, кирәкле һәм артык кыйммәт булмаган бүләкләр яклы. Бу – оригиналь күчтәнәч, куян сыны рәвешендәге брелок яки сувенир булырга мөмкин. Куян рәсеме төшерелгән картина да яхшы бүләк. Җылы бияләй, башмак, йомшак плед, шарф... Саный китсәң, бу исемлек бик озын.
Яңа елга юраулар
Яңа елга әҗәтләрсез керү кирәклеген барыбыз да белә. Акча энергиясен җәлеп итү өчен, Яңа ел чыршысы тирәли сары төстәге тәңкәләр тезеп чыгарга кирәк дигән гыйбарә дә яши. Табындагыларга вак акча өләшү гадәте дә киләсе елда уңыш китерә, имеш. Яңа елны яңа эскәтер җәелгән өстәл артында каршыласаң, ел уңышлы узачак, диләр. Байлыкны җәлеп итү өчен, тәлинкә астына тәңкә кую гадәте дә бар. Ярый соң, сынап карыйк...
Өйне ничек бизәргә
Өйнең төп күрке, әлбәттә – бизәлгән яшел чыршы. Ләкин быел җете төстәге чыршы уенчыкларын ераграк яшереп торыгыз. Җәнлек сыннарын да өнәми ел хуҗасы. Ул уңайлылык яклы. Өстәлдә – матур ашъяулык, диванда – күңелне күтәрә торган төстәге йомшак мендәрләр, стенада – гаилә фотографияләреннән тезелгән гирлянда, киштәләрдә агач әрҗәләр (чөнки бу елның стихиясе – агач) – менә ни белән күңелен күреп булачак аның. Тере чәчәкләр, чүлмәкле гөлләр дә бик урынлы. Буш вазаларга яшел чыршы ботаклары утыртыгыз. Билгеле инде, иң күренә торган җирдә – куян сыны. Куян елы булсын да, үзе булмасын, имеш!
Узган Куян елларындагы тарихи вакыйгалар
 1963 ел – кешелек тарихында беренче хатын-кыз космонавт Валентина Терешкова Галәмгә оча.
 1975 ел – физик-теоретик Андрей Сахаровка Нобель премиясе бирелә.
 1987 ел – «ВАЗ» автомобиленең «тугызынчы» моделе күпләп җитештерелә башлый. Германия Федератив Республикасы гражданины, 18 яшьлек Матиас Руст шәхси самолеты белән Мәскәүнең Кызыл мәйданына төшеп утыра.
1999 ел – Борис Ельцин Россия Президенты вазыйфасыннан китә, аның урынына Президент булып Владимир Путин килә. Европа илләрендә яңа акча берәмлеге – евро кулланышка керә.
 2011 ел – Япониянең Фукусима-1 атом электростанциясендә авария була. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар