Логотип
Актуаль тема

Үткәннәрдән сабак алып...

Бөек Ватан сугышы башлануга 85 ел тулу уңаеннан Россия хатын-кызлары региональ бүлекчәсенең «Татарстан хатын-кызлары» иҗтимагый оешмасы түгәрәк өстәл янында җитди һәм эчтәлекле сөйләшү алып барды.

Сөйләшүне оешма рәисе  Зилә Вәлиева ачып җибәрде. Очрашуда «Татарстан хатын-кызлары» иҗтимагый оешмасының районнардагы бүлекчә вәкилләре, галимнәр, волонтерлар катнашты.

– Илебезгә, халкыбызга иксез-чиксез борчу-мәшәкатьләр, күңелебездән китми торган җуелмас кайгы-хәсрәтләр китергән сугыш һәркайсыбызның  күңеленә онытылмас булып кереп калды, – дип башлады сүзен оешма рәисе. – Һәркайсыбызның үз һәйкәле, үз сугыш тарихы. Югалту ачысын татымаган гаиләләр булмагандыр да ул чагында. Елларга сузылган канлы бәрелеш хатын-кызларыбызның Ватанны яклауга әзерлекле, сынмас-сыгылмас холыклы булуын күрсәтте. Ил өчен җаннарын да кызганмыйча көрәшкә күтәрелгән әтиләре, ирләре, уллары урынына завод-фабрикаларда, кырларда көнне төнгә ялгап эшләгән, фронт өчен, дип, кулларына корал алып, партизан отрядларда көрәшкән хатын-кызларыбыз белән горурланабыз. Алар безнең өчен үрнәк тә, Ватанга тугрылыкның какшамас мисалы да...

Сугыш әле башланып, Смоленск тирәсендә каты бәрелешләр барган бер мәлдә, Мәскәүдә  беренче мәртәбә фашистларга каршы хатын-кызлар митингы булып уза. Митингта фашистларга каршы совет хатын-кызлары комитеты оештыру турында карар кабул ителә, – дип дәвам итә чыгышын Зилә Рәхимҗановна. – Комитетның рәисе итеп Советлар Союзы Герое исеменә хатын-кызлар арасында беренче мәртәбә лаек булган очучы Валентина Гризодубова билгеләнә. Ул чорларда Комитет Англия, Америка, Канада, Латин Америкасы илләренең хатын-кызлар оешмалары белән тыгыз элемтәдә тора. Кызганыч, хәзер дә шулай дип әйтә алмыйбыз. Бүген балалар, әниләр сугыш корбаннарына әйләнә, ә ни өчен, нигә, дигән сорауга берәү дә җавап бирергә ашыкмый.

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институты галиме Алексей Сергеевич Бушуевның чыгышы республикабызның илне җиңүгә китергән катлаулы юлларын төгәл һәм ачык мисалларда күрсәтүдән башланып китә. Әйе, сугыш һәр халык язмышына үзенчә кагыла. «Нацист Германиясе һөҗүменең беренче сәгатьләрендә үк республиканың хәрби комиссариатларына, фронтка җибәрүләрен үтенеп, гаризалар керә башлый, – ди Алексей Бушуев. – Мобилизация башлануның беренче алты көнендә военкоматлар 5 меңнән артык гариза кабул итә. Ә инде июль уртасына бу сан 14 меңгә җитә. Кыска гына вакыт эчендә ул 195 меңнән артып китә. Гомумән алганда, Татария Кызыл армия сафларына 700 мең солдат озата. Безнең егетләр иң мөһим юнәлешләрдә сугышканнар. –Мәскәүдән, Сталинградтан алып, Варшава, Берлин һәм Прагага кадәр барып җиткәннәр. Шул ук вакытта, республика территориясендә, җиде укчы дивизиясе оештырыла. Аларның һәркайсы тарихка моңарчы күрелмәгән батырлыклары белән кереп кала. Мисалга, 18 нче Казан укчылар дивизиясе, сугышның беренче көннәрендә үк, Белоруссия җирләрендә каты бәрелешләрдә катнаша. 352 нче укчылар дивизиясе Смоленск һәм Белоруссияне, Польша һәм Көнчыгыш Пруссияне азат итүдә катнаша. Барлык фронтларда да безнең якташлар үзләрен кыю, куркусыз сугышчылар буларак күрсәтә. 200 меңнән артыгы орден һәм медальләр белән бүләкләнә, ә 353 е – Советлар Союзы Герое исеменә лаек була. Бөтен дәрәҗәдәге «Дан» ордены кавалерлары арасында республикабыздан 48 кеше бар. Безнең бурыч – сугыш батырларын истә тоту, онытмау!

– Соңгы вакытта иң кешелексез идеологияләргә кире кайту күзәтелә, –дип сүзгә кушыла В. Г. Тимирясов исемендәге Социаль философия фәнни- тикшеренү институты директоры, философия фәннәре докторы, профессор Олег Дмитриевич Агапов. – Фашизмны тар-мар итүгә күпме еллар узып китте. Кире кайтарыгысыз, инде үткәнебез, дип уйлаган идек. Нюрнберг трибуналы да үзенең соңгы сүзен әйткән сыман тоелган иде. Нацист символикасына, Гитлер идеясенә катгый чикләр куелган иде. БМОның  да бу мәсьәләгә карата фикере катгый иде. Ләкин, үзегез күреп-ишетеп торасыз, фашизм янә баш күтәреп килә. Без моны Киевның нацист режимында ачык күрәбез. Тынычлыкта яши алмый алар. Икенче Бөтендөнья сугышыннан соңгы элеккеге «союзник»ларыбыз, Россияне дөнья картасыннан сызып ташлау өчен, яңа нацистларны корал һәм башка кирәкле әйберләр белән тәэмин итеп торалар. Бертуктаусыз безгә каршы котырту бара. Хәер, гитлеризм мохитен тудыру чаралары узган гасырлардан ук килә. Кемгә кирәк булган соң ул фашизмның пычрак идеяләре? Әлбәттә инде, әле ул чагында ук дөньякүләм патшалык хыяллары белән янган Америка һәм Бөекбританиягә... Германия белән Россиянең аралары якынаеп китүдән котлары очкан бу ике ил Гитлерга соңгы өметләрен баглый. Хәзер инде берәүгә дә сер түгел,  Икенче Бөтендөнья сугышында Британия һәм Америка банклары булышып торды да инде Гитлерга. Без хәзер яхшы аңладык: нацизм беркайчан да үзеннән-үзе юкка чыкмаячак. Бөек Ватан сугышында җиңүебез – тыныч, тотрыклы тормышка юл ачты. Ләкин геноцид турында, халыкларны үзләренә буйсындырып, дөньяда патшалык итү уе белән яшәүчеләр хакында онытмыйк! Халыклар үзләренең бәйсез юлларын сайлау, мөнәсәбәтләрне тигезлек һәм бер-береңне аңлау принцибында оештыру ягында. Бу мәсьәләдә безнең ялгышырга хакыбыз юк! Без үткәннәрдән сабак алырга тиеш!

Фикер алышулар ахырына якынлаша. Экранда Россия хатын-кызлар Берлеге Президенты Екатерина Лахованың сүзләре яңгырый: “Без тарихи истәлекләргә сак килергә тиеш, – ди ул. – Россия үз суверенитеты өчен көрәшүен дәвам итә. Бу мөһим эштә хатын-кызлар советлары да читтә калмый. Киресенчә, алар көрәшнең нәкъ үзәгендә: бердәмлекне ныгыталар, игелекле эшләр белән шөгыльләнәләр, яшь буынны патриотизм рухында тәрбиялиләр. Һәм бу гаҗәп тә түгел. Чөнки бу оешмалар, моннан 85 ел элек ике мәртәбә Советлар Союзы Герое Валентина Гризодубова җитәкчелегендә оешкан фашистларга каршы совет хатын-кызлары комитеты эшен дәвам иттерә. Барлык хатын-кыз оешмаларына мөрәҗәгать итеп, «Безнең көч бердәмлектә һәм җиңүгә омтылуда! Беркем дә һәм беркайчан да буыннар арасындагы элемтәне өзмәсен!» дигән теләктә калам».

Без дә, җөмләне төгәлләп, Махсус хәрби операцияне уңышлы тәмамлаганнан соң (ә ул һичшиксез шулай булачак), Киев режимы атаманнары гына түгел, котыртып, сугыш өчен миллиардлаган акчалар биреп торган аларның хуҗалары да гадел хөкемгә тартылыр дигән теләктә калабыз.          

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар