Тәрбия корбаннары: ник балалар кычкыра белми?

«Кычкырма!», «Кеше ишетмәсен, әкрен генә сөйләш»... Кечкенә чакта әни миңа гел шулай ди торган иде. Үзем кызларны шулай тәрбияли... идем... Тик соңгы елларда әлеге фикерем тамырдан үзгәрде. Җәмәгать урыннарында кычкыру – тәрбиясезлек билгесеме, әллә үз-үзеңне якларга өйрәнүме?
Баланы чит кешеләр белән үзен ничек тотарга өйрәтүче ана бер мин генә түгелдер хәзерге заманда. Билгеле, бик үк күңелле сөйләшү түгел. Тик тормыш шулай куша. Ходай да бит, сакланганны гына саклармын дигән... Балаларга карата кылган җинаять очраклары көн саен булмаса да, көн аралаш резонанс алып ишетелеп тора. Шуңа күрә дә балалы йортларда бу темага сөйләшүләр актуальләшә. «Ялгызын урамга чыгармаска кирәк», – диләр үтә кайгыртучан аналар. Ләкин бу мөмкин хәл түгел. Аны гел җитәкләп йөреп булмый. Ярый да, эшләмичә гомереңне балага багышласаң. Тик безнең ил хатыннарының бик азы гына мондый тормыш алып бара. Нигездә, без – җигелеп тормыш йөген тартучылар. Беренче сыйныфта әле ничек тә мәктәпкә илтеп куеп, каршы алырга тырышсак, үсә төшкәч ялгыз йөри башлый. Ләкин ул моңа әзер булырга тиеш. Шуңа күрә бала белән даими рәвештә үз-үзен саклау буенча сөйләшүләр алып бару кирәк дип саныйм мин. Әйе, чит кешеләр белән сөйләшмә, ияреп китә күрмә, дип еш әйтәбез. Ләкин күпләребез, яныңа чит кеше килеп, сүз куша икән, тиз арада кычкыра башла, дип өйрәтми. Чөнки без үзебез кычкыра белмибез. Бөтен кешенең игътибарын үзеңә җәлеп итеп, оялмыйча ничек кычкырасың?! Бу фикер – безнең әниләр салган тәрбия җимеше. Ә ул җимешне, җитмәсә, балалар белән бүлешәбез. Җәмәгать урыннарында балаларга эмоцияләрен чыгарырга ирек бирмибез. Тәрбиясезлек дип саныйбыз. Шуңа да алар ярдәм сорап сөрән сала белми.
Күптән түгел Саратовта булган фаҗига (бер адәм актыгы 9 яшьлек сабыйны мәктәпкә барган җиреннән гаражга алып кереп үтерә) балалар белән куркынычсызлык турында кабатсөйләшергә җирлек бирде. «Тик болай өйрәтү генә аз», – дип саный Россиядә популяр психолог, 5 бала анасы Лариса Суркова. «Балалар кычкыра белми икән, аларны чит кешеләр белән сөйләшмә дип өйрәтү файдасыз», – ди ул. Әлеге фикерне «Лиза- Алерт» отряды белгечләре дә хуплый.
– Бик еш кына фаҗигаләр олылар абруена буйсынудан, балаларның ярдәм сорап кычкыра белмәвеннән килеп чыга, – ди алар. – Күп балалар кычкыра белми. Чит кеше килеп сөйләшә башлагач, гадәттә, алар югалып кала, өлкәннәр әйткәннең барысын да башкара. Ә бит ул кычкырса, барысы да башкача булырга мөмкин. Аңлатыгыз: сүз аның иминлеге турында барганда кычкырырга мөмкин һәм хәтта кирәк тә – аны берәү дә әрләмәячәк, ә киресенчә, өлкәннәр аның бәладә булуын аңлап ярдәмгә киләчәк. Балагыз белән бергә күнегүләр ясагыз, «Мин сезне белмим!» – дип кычкырып әйтергә өйрәтегез.
Балаларның кычкыра белмәвендә, без, әти-әниләр, гаепле. Туганнан бирле алар нәрсә ишетеп үсә? «Кычкырма, тирә-якта кешеләр!» Кычкырудан туктамаса, эләктереп алырга да күп сорамыйбыз. Шул рәвешле, табигатьтән бирелгән саклану механизмын үзебез үк тамырдан бетерәбез.
Психолог, балага куркыныч янаганда аның кычкыра алу-алмаячагын тикшереп карарга киңәш итә. Кеше күп булган урында балага кычкырып, «Сәлам», дип әйтергә, исемен әйтеп кычкырырга кушыгыз. Башкара алырмы?
Ике кызым белән мин дә үттем ул тестны. Кечкенәсе кычкырды, ә менә олысы, күзләрен зур итеп ачып, миңа карап торды. «Әни, алай ярамый бит!» – булды аның беренче сүзе. Мин үземнең хатамны шундук аңладым. Олысын, чынлап та, кычкырма, тәрбияле бул дип өйрәтттем. Урамда йөргәндә пышылдабрак сөйләшергә күнеккән идек. Ә менә кечкенәсе белән, күрәсең, үземдәге «әни тәрбиясе» бераз басылган иде бугай. Анысы белән урамда кычкырып шигырь сөйләү, җырлап җибәрү, рәхәтләнеп көлү берни түгел. Ул шуңа да, мин әйткәч, ике дә уйламый үз исемен кычкырып җибәрде. Кызларга үрнәк булсын дип үзем дә әлеге тестны эшләп карарга булдым... Тик иң элек кешедән кыен инде дигән фикер узды. Бу әни тәрбиясенең миңа сәлам җибәрүе иде. Чынлап та, җәмәгать урынында үзеңә игътибар иттерү бик уңайсыз шул.
«Аңлатыгыз: бала янына берәрсе килеп сөйләшә башлый, аны каядыр чакыра, сорый икән, кычкырсын, бик каты кычкырсын», – ди психолог.
Дөрес, тәрбиялелекне дә онытырга кирәк түгел, билгеле. Балага кайда кычкырып, кайда әкрен генә сөйләшү кирәклеген аңлату зарур, әлбәттә. Тик аңа эмоцияләрен чыгарырга, кычкырырга урын табыгыз. Моның өчен аттракционнар, батут, табигать бар. Бу ялларда без дә батутка барырга уйлаштык. Кычкырырга өйрәтәсе иде бит инде олы кызымны.
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
Син генә кирәк Гади ситса күлмәкле кызның ишек төбендә арзанлы гына туфлиләрен салуын күреп, йөзен чытты булачак кайнана. «Авыл гыйбады!» – башына килгән беренче уе шул булды. Алай да улы хакына күңелдәгесен сиздермәде. Әле өйләнеп, түргә алып кайтып утыртмаган, йөреп туяр да, ташлар...
-
«Бу сезнең кызыгыз...» Бала таба алмаячагы хакында Кәдрия Азатка туйга кадәр үк әйтте. Егет булачак хатынына шуның кадәр гашыйк иде, кул гына селтәде. – Аптырама, – дип кочаклап алды ул сөеклесен. – Елак балаларсыз икебезгә генә бик рәхәт булачак. Бик теләсәк, табиблар могҗиза ясамый калмас. Аннан соң гаилә баласыз да була ала бит.
-
Авыл малае Бәкер шифаханәсенә юллама бирделәр Нәфисәгә. Эш урыныннан. Аны, инде унбиш елга якын шул бер урында эшләүче сазаган кызны, кемдер исенә төшерер, «аңа да ял кирәк, аңа бирик...» дип искәртер дип башына да китермәгән иде. Иң кирәк җирдә иң кирәкле сүзне кем кемгә әйткәнен төпченеп тормыйча гына юлга кузгалды ул
-
Өч монолог Нурания конвертны ачты, Илдарына хатны тиз генә укып бирергә иде исәбе, тик әллә кайдан ниндидер кайнар агым, кинәт тынын буып, бөтен күкрәген умырып тотты...
-
Бала – 50 яшеңдә бала җитәкләп йөрерсеңме? Мин әйткән хәбәрдән соң бар якыннарым чигә тирәсендә бармагын уйнатты. Имеш, башың киттеме әллә?!
-
1 июнь 2023 - 11:43Без имениНия бестолковый килен булсын, анлавымча килен белэн кайнана Алама яшэмэгэн.Әйтелми калган рәхмәт
-
1 июнь 2023 - 11:18Без имениСабабызнын горурлыгы, йозек кашы ул Голсинэ ханым♥️ Исэн-сау булсын, йоргэн юллары ун булсын🙏Китап акылны тәрбияли
-
31 май 2023 - 15:07Без имениТочно шундый эчтэлекле кино караган идем,исемен хэтерлэмим,бер нэрсэ дэ узгэрмэгэн.Бәхетле очрак-3
-
22 май 2023 - 10:24Без имениПервый раз попробовала такое блюдо у подруги, она татарочка. Правда, она мешала гороховую муку пополам с пшеничной.Так понравилось, что теперь сама его готовлю. Проблема только в том, что гороховую муку не везде продают. Но я ее теперь в интернет- магазине заказываю.Суп с чумаром из гороховой муки (клецки по-татарски)
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.