Логотип
Актуаль тема

«Сугыш чоры балалары турында»

Бишенче чакырылыш Дәүләт Советының унтугызынчы утырышында сугыш чоры балалары язмышына кагылышлы мәсьәлә күтәрелде. Әлбәттә, әлеге буынга кагылышлы законны төбәк парламентлары түгел, ә Россия Думасы кабул итәргә тиеш. Татарстан Дәүләт Советы Мәскәүгә шундый тәкъдим белән чыкты. Парламентыбыз Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин фикеренчә, сугыш чоры балалары язмышын хәл итүне төбәкләргә йөкләргә ярамый. Һәр төбәкнең – үз мөмкинлеге. Димәк, аларга дигән ташламалар, дәүләт ярдәме күләме бер-береннән аерылып торачак һәм халыкта канәгатьсезлек тудырачак.
    Сугыш чоры балалары дигәннән... Алар сугыш тәмамланганда 18 яшькә җитмәгән, элеккеге СССР биләмәләрендә яшәгән Россия гражданнары. Депутат Хафиз Миргалимов әйтүенчә, андыйлар илдә 12 миллион тирәсе. Ә Татарстанда  – 375 мең. Аларның иң өлкәненә – 88, иң яше дигәне 70 тән узган.
Парламентыбыз эшләгән «Сугыш чоры балалары турында» закон проекты Россия Думасына җибәрелде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар