Логотип
Актуаль тема

Скутер һәм велосипедларда сак булыгыз!

Билгеле булганча, Татарстанда юл-транспорт һәлакәтләре белән бәйле вәзгыять һаман да шактый катлаулы булып кала бирә. Җәй айларында исә ЮХИДИ идарәсе вәкилләренә тагын бер баш бәласе өстәлә. Мотоцикл һәм скутерларда хәрәкәт итүчеләр юл йөрү кагыйдәләрен бар дип тә белми.

Соңгы вакытта исә республикада скутерлар катнашындагы аварияләр саны аеруча арткан икән. Агымдагы елда гына да скутерда хәрәкәт итү ике кешенең үлеменә китергән. Бу юл-транспорт һәлакәтләренең исә май аенда теркәлгәнлеге билгеле.

Мәсәлән, Актаныш районының Пучы авылында килеп чыккан  аварияне генә алыйк. Биредә җиңел машина каршысына килүче скутер белән бәрелешә. Скутер рулендәге 1961 елгы хатын-кыз алган җәрәхәтләреннән хастаханәдә җан бирә. Соңрак полиция хезмәткәрләре әлеге юл-транспорт һәлакәтендә ике якның да гаепле булуын ачыклый.

22 май көнне Яшел Үзән районында килеп чыккан авариядә исә 18 яшьлек егетнең гомере өзелә. Ул федераль трасса буйлап скутерда хәрәкәт итә, нәтиҗәдә, зур йөк машинасы белән бәрелешә. Соңрак исә әлеге егетнең машина йөртү таныклыгы да булмаганлыгы ачыклана...

Соңгы вакытта скутерлар белән яшүсмерләрнең идарә итү очраклары да еш теркәлә башлаган икән. Әти-әниләре балаларына әлеге төр транспорт чарасын сатып алганда, бу бүләкнең нинди аяныч нәтиҗәләргә китерергә мөмкин икәнлеге турында уйламый.

- Ике тәгәрмәчле транспорт чаралары сәламәтлек өчен аеруча куркыныч. Биредә куркынычсызлыкны тәэмин итү өчен махсус җайланмалар юк. Шулай да, иң мөһиме – әлеге төр транспортта хәрәкәт иткәндә машина йөртүче махсус шлемнан файдаланырга тиеш. Югыйсә, юл-транспорт һәлакәте булган очракта үлү куркынычы 1,5 тапкырга (!) арта, – дип кисәтәләр Татарстанның ЮХИДИ идарәсендә.

Өстәвенә, хәзерге вакытта яңа закон нигезендә скутерда хәрәкәт итү өчен йөртүченең  “М” категорияле юл йөрү таныклыгы булырга тиеш.

ЮХИДИ идарәсе вәкилләрен велосипедчылар катнашында теркәлә торган аварияләр дә борчылырга мәҗбүр итә. Иң аянычы, әлеге юл-транспорт һәлакәтләрендә балалар зыян күрә. Мәсәлән, узган елның җәендә генә дә республикада әлеге төр аварияләрдә 31 бала зыян күргән. Агымдагы елда исә велосипедчы балалар катнашында 5 авария килеп чыккан. Нәтиҗәдә, нәниләрнең бишесе дә төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган.

Шуңа күрә полиция хезмәткәрләре ата-аналарны бик тә игътибарлы булырга чакыра. Җәй айларында балага аеруча күз-колак булу кирәк.

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар