Логотип
Актуаль тема

Ширбәт аеннан соң... тормыш башлана

Быел ирем белән өйләнешүебезнең ике еллыгын бәйрәм иттек. Гаиләбез дә, үзебез дә үсәбез. Инде хәзер беренче елдагы хаталарны ясамыйбыз кебек. Ә бит, уйлап карасаң, нәкъ менә шул чор гаилә тормышының юнәлешен билгели. Бер-береңне өйрәнү, бер-береңә ияләнү, уртак дөньяга нигез салу вакыты ул. Һәм ул вакытның үз рәхәте дә, авырлыклары да җитәрлек.

Лилия ФАТИХОВА-ГЫЙМАЗОВА

Ике дөнья

Ничек кенә баналь яңгырамасын, әмма һәр гаилә – аерым бер дөнья. Син – бер мохиттә үскән бала, ирең – икенчедә. Һәм менә сез үзегезнекен кора башлыйсыз, бары сезнең гаиләгә генә хас яшәү рәвешен булдырырга тырышасыз. Әмма һәркемнең башына билгеле бер кагыйдәләр сеңгән була инде. Бу бигрәк тә көнкүрештә, ниндидер вак кына мәсьәләләрдә нык сизелә. Әйтик, мин – гап-гади патриархаль гаиләдә үскән кыз бала. Әтинең ашарга пешергәнен сирәк кенә күргән бар әле, ә менә өй җыештырганын яки йорт тирәсендәге хатын-кыз эше булып саналган башка эшләргә алынганын бик хәтерләмим. Моңа өстәп, мәрхүм әбиебез безнең белән яшәде. Шактый консерватив тәрбия алып үскәнемне чамалагансыздыр. Ирең кайтуга ашарга пешкән, өй җыештырылган булырга тиешлеге баш миенә бер сыр булып сызылган. «Ир – баш, хатын – муен» гыйбарәсе дә – шул өммәттән.

Ләкин үз гаиләмне коргач, андый хатын була алмавым тиз ачыкланды. Моның төп сәбәбе һөнәрем белән бәйле. Кызганычтырмы, бәхеткәдерме: журналист билгеле бер режим буенча яши алмый. «Нормаль» гаиләләр кичке аш ашап утырганда, күп вакыт минем эш бүлмәмдә ут сүнмәгән була әле. Өй җыештыру, ашарга пешерү, керләр юу кебек көндәлек эшләрне дә алдан планлаштыру кыен. Ни генә дисәң дә, аларга да вакыт кирәк бит. Кем әйтмешли, әле яшисе дә бар. «Хатын-кыз эшләре»ннән кияүгә чыгуга ук баш тартып булмый бит инде. Безнекеннән әллә ни аерылмаган гаиләдә үскән иремә бу сәер тоелыр иде. Һәрхәлдә, мин шулай уйладым...

Бервакыт эштә дә, өйдә дә бик нык арый башлагач, үземдә ачу хисе барлыкка килүенә игътибар иттем. Хәер, моңа гаделлек синдромы да сәбәпче булгандыр. Бәлки, мине күп хатын-кызлар аңламас та, әмма син ашарга пешергәндә яки өй җыештырып йөргәндә ирең вакытын, китап укып йә телефонда утырып уздыра икән; үз урыннарына куйган әйберләр еш кына кирәкмәгән җирдә ята икән, моны тыныч кына кабул итү җиңел түгел. Бигрәк тә һәрнәрсә үз урынында булырга тиешлегенә чын күңелдән инанган кеше өчен. Башта һаман бер уй бөтерелә: ә ник соң әле өйдәге эшләрне хатын-кыз гына эшләргә тиеш? Эшләрне ир-атныкы һәм хатын-кызныкына бүләбез икән, шәһәр фатирында ир-атның нинди эше булсын, ди? Икебез дә иртәдән кичкә кадәр эштә, гаилә казнасын бергәләп тутырабыз. Димәк, икебезнең дә ял итәргә мөмкинлеге булырга тиеш. Аны баштан ук уртага салып сөйләшергә кем комачаулагандыр инде...

Кыскасы, бераздан боларның барысын да әйтеп салдым. Һәм мине шундук аңладылар. Иремнең: «Син миңа нәрсә эшлисен әйбәтләп аңлат кына», – дигән сүзләреннән соң ничек рәхәт булып киткәнен белсәгез. Беренче вакытларда артыннан тагын бер кат йөреп чыгасы килгән чаклар булса да, перфекционист хатынының гадәтләрен тиз үзләштерде ул.

Кем өчендер сәер тоелыр бу, ләкин без әлегә кадәр өйдәге эшләрне бергә эшлибез. Мин ашарга пешерәм икән, табак-савытны юып кую – ирем өстендә. Һәм киресенчә. Өйләрне ял көннәрендә иркенләп җыештырабыз. Язгы-көзге өй юулар вакытында да ялгыз түгелмен. Соңрак кайткан вакытларымда пешкән ризык белән дә каршы алгалыйлар кайчак. Иң мөһиме – бу безнең икебез өчен дә уңайлы. Миңа күпкә җиңелрәк, димәк, кәефем яхшы. Ә хатын-кызның кәефе әйбәт икән, ир-атка яшәве күпкә рәхәт ич. Монысы инде – язылмаган канун.

Һәр гаилә ширбәт аеның мәңгелек булуын тели. Әмма телибезме-юкмы, тормышыбызның зур өлешен көнкүреш алып тора. Шуңадыр, күрәсең, аңа бәйле стереотиплар, «тиеш»ләр бик күп. Гаилә коргач, иң элек менә шулардан арынырга кирәк икән ул. Идеаль хуҗабикә булырга тырышып, көндәлек эшләр арасында батып калу – минем өчен иң куркынычы. Ярый әле моны үзем дә, ирем дә беренче елда ук аңладык.

Җиргә төшү

Гаилә тормышыбыз туйдан соң булган рәхәт хисләр белән башланып китте. Беренче уртак бәйрәмебез турында сөйләшеп туеп булмас төсле иде. Әмма, ни кызганыч, «ач күзеңне – дөнья бу» эффекты безне дә куып тотты. Сөйләшер сүзләр кимегән кебек булды, вакытны бергә уздырганда куллар телефонга ешрак үрелде. Күкнең җиденче катына менә торган лифт ватылды диярсең... Монысы арттыру, әлбәттә, әмма нидер җитми иде. Теге рәхәт ыгы-зыгыдан соң өй–эш–өй режимында яшәргә өйрәнү авыр булды. Психологлар сүзен кабатлау булса да, мөнәсәбәтләрдәге җылылыкны саклау өчен бераз тырышырга да кирәк бит.

Бөтен бәла шунда – моны мин беренчерәк аңладым, ахры. Ялгышмасам, бу фикергә килгән чакта гардеробтагы кием шкафының нинди киңлектә булырга тиешлеге турында сөйләшә идек... Бер-береңне көнкүрештә өйрәнү – ул, әлбәттә, яхшы һәм кирәкле нәрсә. Ләкин чамасын белмәсәң, шунда батып калу куркынычы да бар. Егет белән кыз чактагы кебек, бер-беребезнең яңа якларын ачарга кирәк иде безгә. «Комфорт зонасы»ннан чыгып, каядыр барып, ниләрдер күреп... Озак та үтми, мин, хатын-кызларга хас тизлек белән, «иремә бу бөтенләй кирәк түгел икән» дигән нәтиҗә чыгарып куйдым, чөнки каядыр барырга, нәрсәдер эшләргә һаман саен мин тәкъдим итәм. Ә иремнең: «Әйдә, бүген кичне өйдә генә уздырыйк әле» ише сүзләре «үпкә уты»на утын өстәп торды. Җитмәсә, ул миннән читләшкән кебек тә тоелды. Өйдә бергә булганда үз эшләренә артык бирелүе, ара-тирә сөйләшми йөрүе ул чакта минем өчен сәер булды. Озак еллар буйдак тормыш белән яшәгән ир-атка ияләшү чорын үтәргә кирәклеген бераздан чамаладым чамалавын. Үзем ялгыз тормышны тиз оныткач, аннан да шуны көткәнмен икән. Холыкларның төрле булуы истән чыккан, күрәсең. Гаиләдә бар да уртак дисәк тә, бер-береңнең шәхси чикләрен хөрмәт итә белергә кирәк. Һәрхәлдә, һәр фильм һәм сериалны бергә карарга димәгән бит инде. Кешенең ялгыз калып, китап укырга яки компьютер уеннары уйнарга да хакы бар. Хәзер мәзәк инде, әмма шушы вак нәрсәләр өчен иремә үпкәли-үпкәли булса да, аңладым моны. Хәер, үземнең дә ялгыз каласы килгән чаклар булмады түгел.

Романтикага әйләнеп кайтсак, бергә уздырган вакытны төрләндерергә кирәклеген бераздан икебез дә аңладык. Ике-өч көнгә Түбән Новгородка барып кайтуның да ярдәме тигәндер моңа. Кышкы салкын кичләрдә җылылык белән искә ала торган сәфәр булды ул. Шул арада күпме маҗарага очрадык, берникадәр кыенлыклар да булды. Бу сиңа көнозын диңгез кырыенда кызынып яту түгел инде. Андый «күңелсез» ялны икебез дә яратмыйбыз. Әзрәк «җилләнеп» кайткач, мөнәсәбәтләр тагын да яхшырып китте кебек...

Шуннан соң үзебез өчен яңа җирләргә барырга сүз куештык. Хәзер инде гаиләбезнең кечкенә, әмма мөһим традицияләре барлыкка килде. Ялларны шәһәрдә уздырган атналарда иртәнге ашны ашарга кая да булса барабыз. Икебез дә мәдәнияткә битараф түгел: театраль сезонны ачу көненнән дә бәйрәм ясыйбыз. Күптән инде машинага утырып Татарстанның берәр районына барган юк. Андый кечкенә сәфәр дә икебезнең күңеленә хуш килә булып чыкты.

Күңелгә хуш килү димәктән, кемгә нәрсә ошаганын һәм нәрсә ошамаганын чамаларга да шактый вакыт кирәк булды. Бу процесс әле дә барадыр, мөгаен. Бер кешенең кызыксынуы яки теләге хакына икенче кеше һәрвакыт юл куя алмый бит инде – монда чама хисе кирәк. Гаебемне таныйм – беренче елда чама хисе турында оныттым. Кышын чаңгыда йөрергә яратам, димәк, ирем дә минем белән урманга бара. Кичләрен җәяү йөрергә яратам, димәк, ул да урамга чыга. Беркая да барасым килми икән, димәк, өйдә утырабыз. Монысы инде кияүгә чыкканчы фәкать үземне генә кайгыртып яшәүнең кайтавазлары. Хәзер бу кадәр үк эгоистларча кыланмаска тырышам.

Ләкин моның өчен дә башта утырып сөйләшергә, аңлашырга, «миңа бу ошамый» сүзләрен ишетергә кирәк булды. Әйе, тагын сөйләшүгә әйләнеп кайттык инде. Әмма вак кына әйберләрне дә ызгыш-талашка җибәргәнче, ярты сәгать вакытны сөйләшеп уздыру хәерлерәк. 

Күзләремә бер каравың җит...ми

Гаиләнең беренче елы – бер-берең турындагы иллюзияләрнең чәлпәрәмә килү вакыты ул. Җырдагыча, «күңелләр кавышты, күңелләр табышты» дип уйлыйсың бит инде. Сүзсез генә аңлашып, гөрләшеп яшәрсең шикелле. Өйләнешкәч, ишарәләреңне (намек) аңлый башларлар төсле. Әмма...

Ир-атларда аларны аңлау, юк, юк, аңларга тырышу функциясенең булмавына төшенү өчен миңа берничә ай вакыт кирәк булды. Ир-атка сүзеңне бакча башларыннан ук әйләнеп сөйлисе түгел икән ул: ничек турырак «бәрәсең», сине шулай тизрәк аңлыйлар. Ләкин туры бәреп әйтергә өйрәнәсе бар бит әле. Мин моңа әле дә өйрәнәм...

Шул ишарәләр аркасында күпме аңлашылмаучылык килеп чыга. Килешәм, тормышны катлауландыруның бер чарасы инде ул. Туры әйтә белү – осталык. Ирем мине өйләнешкәннән бирле шул осталыкка өйрәтеп маташа. Ә мин аны – ишарәләремне аңларга.

Соңгысында үсеш тә бар. Беркөнне иртән каһвә эчкәндә гаилә корган көнебезне кайда һәм ничек уздыру турында сөйләшәбез. Ниндидер бер фикергә килмәсәк тә, сүз арасында мин Казанда яңа ачылган бер ресторан турында әйткәнмен. Бу махсус эшләнмәде, әмма ирем, моны истә калдырып, икенче көннең киченә шунда өстәл белешеп тә куйган. Анда барып сыйланудан бигрәк, аның бу кечкенә гамәле күңелемә шундый хуш килде.

Әмма һәрвакыт алай булмады, без әле дә кайвакыт бер-беребезне аңламыйбыз. Өйләнешкәч тә мин иремнең эчендәге хис-тойгыларын, уй-теләкләрен, ә ул... ә ул минем нәрсә теләвемне аңламый интектек. «Ой, нинди матур чәчәкләр» дигәч, аларны алып бирергә кирәклеге ярылып ята бит инде?! Юк икән. Аңлатырга кирәк инде. Йә инде турысын әйтергә. Бусы инде – иң баналь мисал. Әмма шушы ук кагыйдәләр башка очракларга да туры килә.

Ә күңелдәгене сөйләүгә килгәндә, монда янә ир-ат-ларның табигатен кабул итмичә булмады. «Мин кәефсез йөрим, чөнки мине фәлән борчый», «Синең менә шушы сүзең ошамады, күңелемә тиде», «Эштә проблемалар килеп чыкты әле, шулар турында уйлап йөрим» дип, хатынына эч-серләрен бушата торган ирләр күпме икән ул? Ә ирләренең: «Бернәрсә дә булмады» дигән җавабыннан туйган хатын-кызлар күпме? Һәрхәлдә, минем өчен бер-береңә ачык булу, бер-береңдә рухи терәк табу – гаиләнең иң мөһим өлеше. Шуңа да иремә беренче мәлләрдә: «Нәрсә булды?», «Нигә кәефең юк?», «Нишләп мин генә борчуларымны сөйлим, нишләп күңелеңә җыясың?» ише сораулар белән шактый интектергән хатынына бераз булса да күңелен ачарга туры килде.

Озак яшәгән парлардан «бер-беребезне ярты сүздән, хәтта караштан аңлыйбыз» ише сүзләрне еш ишетергә туры килә. Бу турыда нинди гаилә хыялланмый икән? Күңелләр кавышкан булса да, аларга «туганлашыр» өчен вакыт кирәк шул... 

* * *
Бу язмага алынгач та шактый озак уйланып йөрергә туры килде. Бергә яши башлавыбызның беренче елы безне нәрсәләргә өйрәтте соң? Нәрсәгә дә булса өйрәттеме, гомумән? Башта әнә шул сораулар иде. Ник дигәндә, беренче ел кризисы турында күп сөйлиләр. Беренче карашка, безнең гаиләдә ул булмады да төсле. Әмма шул ел эчендә шактый сабак алганбыз икән. Әле күпме өйрәнәсе, психологлар әйтмешли, фәлән төрле гаилә кризисы кичерәсе бардыр. Өйрәнергә һәм барысын да кичеп чыгарга насыйп булсын.

Фото: гаилә архивыннан

Журнал архивыннан, 2025 ел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар