Үзбәкстанда күренекле татар дин галиме, фәлсәфәче, галим һәм мәгърифәтче Шиһабетдин Мәрҗанига багышланган «Укытучы» («Учитель») нәфис фильмының съемкалары башлана.
Картина Мәрҗанинең балачагы һәм Бохара, Сәмәрканд шәһәрләрендә уку еллары турында булачак. Нәкъ менә шунда ул фәнни эшчәнлек белән шөгыльләнә башлый: математика һәм тарихны мөстәкыйль өйрәнә, китаплар күчереп яза, карталар төзи, шул исәптән татар ханлыкларының географик урнашуын да билгели.
Съемкалар Мәрҗани белем алган Бохарадагы тарихи мәдрәсәдә башланачак. Фильмның генераль продюсеры Миләүшә Айтуганова сүзләренчә, мәдрәсәдә бу хакта истәлекле исем тактасы бар, хәтта ул яшәгән булырга мөмкин булган бүлмә дә сакланып калган.
«Сәмәркандта ике съемка мәйданчыгы планлаштырылган — Көнчыгыш базары һәм сарай. Белгеле булганча, бу шәһәрнең казые, Мәрҗанинең белем дәрәҗәсен югары бәяләп, аны үз балаларына шәхси укытучы итеп чакыра», – ди Миләүшә Айтуганова. Үзбәкстан ягыннан фильм продюсеры – Абдрауф Жураев.
Татарстан ягыннан фильм режиссеры – Рамил Төхвәтуллин, ә Үзбәкстан ягыннан – Илһом Мөхәммәдиброхимов. Илһом Мөхәммәдиброхимов тарихи шәхесләр мирасын экранга чыгару белән билгеле: аның «Умар Камолиддин» фильмы Кытайга урта гасырларда күченеп киткән һәм анда ислам таралуына зур өлеш керткән Сәйед Әҗәл тормышы турында сөйли.
Казан чоры вакыйгаларын төшергәндә татарстанлы актерлар да катнашачак. Шиһабетдинне балачакта җырчы Асылъярның улы Әмир уйнаячак, яшь Шиһабетдин ролен – Кариев театры артисты Булат Гатауллин. Әти-әнисе рольләрен Тинчурин исемендәге театр артистлары Гөлчәчәк һәм Ирек Хафизовлар башкарачак.
«Укытучы» фильмы Татарстан һәм Үзбәкстан кинооешмалары хезмәттәшлегендә төшерелә. 2022 елда Казан халыкара «Алтын минбар» кинофестивале кысаларындагы питчингта үзбәк кинематографистлары Мәрҗани турында Татарстан белән берлектә фильм төшерү теләген белдергән иде. Ә 2024 елның мартында, татарстан кинематографиясенең 100 еллыгына багышланган чаралар кысаларында, «Үзбәккино» һәм «Татаркино» Шиһабетдин Мәрҗани турында кино төшерү буенча меморандум имзалады.
Проектта «Фильм Фьюжн ПРО» кинокомпаниясе («Мосфильм» киноконцерны базасында), РФ Мәдәният министрлыгы, Үзбәкстан Республикасы Мәдәният министрлыгы каршындагы Кинематография агентлыгы һәм ТР «Татаркино» ДБУК катнаша.
2026 елда, Казан ислам дөньясының мәдәни башкаласы статусын алган елда, фильм тамашачылар игътибарына тәкъдим ителәчәк.
Фото: ТР ДБУК «Татаркино»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк