Бүген Татарстанда Тугызынчы чакырылыш РФ Дәүләт Думасына депутатлар сайлауның өченче көне. Бөтен республика буенча сайлау участоклары иртәнге сәгать сигездә ачылды.
Республика клиника хастаханәсендә урнашкан 342 нче сайлау комиссиясе үзенең ишекләрен сайлаучылар өчен иртәнге сәгать унда гына ачты. Сайлау комиссиясе рәисе Ксения Кондратьева үзләренең эше, быел аңа кергән яңалыклар турында менә ниләр сөйләде:
– Без – ябык участок, шуңа күрә бездә тавыш бирү бүген генә бара. Үз сайлау участокларына бара алмаган, бүгенге көндә Республика клиник хастаханәсендә, Республика клиник балалар хастаханәсендә һәм хәрби госпитальдә дәваланучы пациентлар, авыруларны караучылар тавыш бирү оештырыла бездә.
Быел бездә шундый яңалык: эшебездә медик-волонтерлар да катнаша. Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе һәм Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министрлыгы безгә сайлаучыларга ярдәм итүнең шундый юлын тәкъдим итте. Волонтерлар өчен бу иҗтимагый эш, әмма ул аларны булачак һөнәрләренә әзерли, кешелекле, ярдәмчел булырга өйрәтә.

342 нче сайлау участогында бүген «Медик-волонтерлар» хәрәкәтендә катнашучы ике кыз - Казан дәүләт медицина университетының стоматология факультетының 4 нче курсында белем алучы Камилә Ишмуратова һәм дәвалау факультетының 5 нче курс студенты Анастасия Волкова сайлаучыларга ярдәм итә: кабиналарның кайсы буш икәнен, сайлау бюллетеньнарын кайда салырга икәнен күрсәтеп тора, кирәк икән, булышып җибәрә.
«Әлеге иҗтимагый хәрәкәттә күптән катнашабыз. Моңарчы халыкны беренче медицина ярдәме күрсәтү күнекмәләренә өйрәтү, медицина белемен арттыру белән шөгыльләнә идек. Ә мондый юнәлештәге эштә беренче тапкыр катнашабыз», – диләр алар.
Белешмә өчен:
2013 елда «Склиф волонтерлары» проекты активистлары тарафыннан оештырылган «Медик-волонтерлар» Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәте бүгенге көндә Европада сәламәтлек саклау өлкәсендәге иң эре ирекле волонтерлык оешмаларының берсе булып тора.
Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгы ярдәме белән Россиядә «Медик-волонтерлар» Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәтенең 81 төбәк бүлеге эшли, алар 20 меңнән артык кешене берләштерә.
Медик-волонтерлар медицина оешмалары хезмәткәрләренә ярдәм күрсәтә, спорт һәм массакүләм чаралар үткәрүдә катнаша, халыкның медицина белемен арттыра, донорлар хәрәкәтен үстерүгә һәм сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыруга ярдәм итә, шулай ук мәктәп укучылары арасында һөнәри юнәлеш бирү эшләре алып бара. Һәркем медик-волонтер була ала.
Татарстан Республикасы Россиядә медицина волонтерлыгын башлап җибәрүче пионер-төбәкләрнең берсе санала. Татарстан төбәк бүлеге Казан дәүләт медицина университеты базасында оештырыла, аның эшен «Безнең сайлау» («Наш выбор») волонтерлык үзәге координацияли. Хәрәкәт үз тирәсенә медицина университеты һәм академиясе студентларын, медицина көллиятләре укучыларын, шулай ук мәктәпләрдәге махсус отряд вәкилләрен җыйган.
Татарстан волонтерлары хастаханәләрдә инде йөзләрчә мең сәгать ярдәм күрсәткәннәр. Бигрәк тә коронавирус белән бәйле пандемия вакытында өлкәннәргә һәм мохтаҗларга дарулар, азык-төлек ташуда, шулай ук төрле гадәттән тыш хәлләр вакытында кайнар линияләрдә булышуда зур роль уйнадылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк