Рөстәм Миңнеханов Халыклар бердәмлеге көне белән котлады

Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнехановның массакүләм мәгълүмат чараларында мөрәҗәгате
Хөрмәтле татарстанлылар!
Сезне чын йөрәктән Халыклар бердәмлеге көне белән тәбрик итәм!
Без тагын бер кат гаять катлаулы тарихи шартларда, фидакарьләрчә Ватаныбыз абруен һәм дәүләтебез бердәмлеген саклап калган ата-бабаларыбызның зур каһарманлыгын олы ихтирам белән искә алабыз.
Россиянең какшамас көче халыкларының бердәмлегендә булуы вакыт сынаулары аша узып, кат-кат исбатланды. 1612 елгы вакыйгалар, Полтава янындагы бәрелеш, Наполеонга каршы көрәш һәм Бөек Ватан сугышында җиңү – моның ачык мисалы.
Халкыбыз бердәмлеге яу кырында гына расланмады. Икътисадтагы югары күрсәткечләр, зур шәһәрләр һәм авыллар төзелеше, социаль инфраструктураның үсеше, фән һәм мәдәният өлкәләрендәге дөньякүләм казанышлар – болар барысы да Россия халкының, шулай ук илебездә яшәүче барлык милләт һәм дин вәкилләренең уртак тырышлыгы нәтиҗәсе.
Татарстан һәрвакытта да мөһим вакыйгалар үзәге булды. Якынлашып килүче ТАССРның 100 еллык юбилее моңа дәлил булып тора. Хәзерге вакытта республикада әлеге чарага зур күләмле әзерлек эшләре алып барыла.
Без бүгенге көндә күпмилләтле Россиянең алгарышлы төбәкләреннән берсе булган Татарстан Республикасының уңышлары белән хаклы рәвештә горурланабыз. Казан шәһәре чын мәгънәсендә Европа шәһәрләренә тиңдәш, кешеләргә яшәү һәм эшләү өчен барлык уңайлы шартлар да булдырылган, тарихи һәм мәдәни ядкарьләре белән күпсанлы кунакларны үзенә җәлеп итүче заманча шәһәргә әверелде.
Милләтләр һәм диннәр арасындагы тынычлык һәм татулык республика казанышларының ныклы нигезе булып тора. Читтән янаган куркынычларга каршы торып, бернинди шик-шөбһәләргә бирелмичә, ата-бабаларыбыздан килгән рухи кыйммәтләрне саклап калу – безнең бурычыбыз.
Кадерле татарстанлылар!
Ихлас күңелдән һәммәгезгә дә исәнлек-саулык, иминлек, бөек Ватаныбыз һәм туган Татарстаныбыз мәнфәгатьләрендә игелекле хезмәтегездә зур уңышлар телим.
Бәйрәм котлы булсын! Халыклар бердәмлеге көне белән!
Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
«Бу сезнең кызыгыз...» Бала таба алмаячагы хакында Кәдрия Азатка туйга кадәр үк әйтте. Егет булачак хатынына шуның кадәр гашыйк иде, кул гына селтәде. – Аптырама, – дип кочаклап алды ул сөеклесен. – Елак балаларсыз икебезгә генә бик рәхәт булачак. Бик теләсәк, табиблар могҗиза ясамый калмас. Аннан соң гаилә баласыз да була ала бит.
-
Син генә кирәк Гади ситса күлмәкле кызның ишек төбендә арзанлы гына туфлиләрен салуын күреп, йөзен чытты булачак кайнана. «Авыл гыйбады!» – башына килгән беренче уе шул булды. Алай да улы хакына күңелдәгесен сиздермәде. Әле өйләнеп, түргә алып кайтып утыртмаган, йөреп туяр да, ташлар...
-
Ходай биргән күршеләрем 2 Авыр тормыштан, акчасызлыктан зарланып йөргән әбине танып та булмый хәзер: җыерчыклы йөзләре нурланып китте, иелгән башы турайды, әйтерсең 20 елга яшәрде: эскәмиядә төзелешеп утырган хатыннар янында тукталып та тормый, җәхәт кенә узып китү ягын карый...
-
Авыл малае Бәкер шифаханәсенә юллама бирделәр Нәфисәгә. Эш урыныннан. Аны, инде унбиш елга якын шул бер урында эшләүче сазаган кызны, кемдер исенә төшерер, «аңа да ял кирәк, аңа бирик...» дип искәртер дип башына да китермәгән иде. Иң кирәк җирдә иң кирәкле сүзне кем кемгә әйткәнен төпченеп тормыйча гына юлга кузгалды ул
-
Өч монолог Нурания конвертны ачты, Илдарына хатны тиз генә укып бирергә иде исәбе, тик әллә кайдан ниндидер кайнар агым, кинәт тынын буып, бөтен күкрәген умырып тотты...
-
1 июнь 2023 - 11:43Без имениНия бестолковый килен булсын, анлавымча килен белэн кайнана Алама яшэмэгэн.Әйтелми калган рәхмәт
-
1 июнь 2023 - 11:18Без имениСабабызнын горурлыгы, йозек кашы ул Голсинэ ханым♥️ Исэн-сау булсын, йоргэн юллары ун булсын🙏Китап акылны тәрбияли
-
31 май 2023 - 15:07Без имениТочно шундый эчтэлекле кино караган идем,исемен хэтерлэмим,бер нэрсэ дэ узгэрмэгэн.Бәхетле очрак-3
-
22 май 2023 - 10:24Без имениПервый раз попробовала такое блюдо у подруги, она татарочка. Правда, она мешала гороховую муку пополам с пшеничной.Так понравилось, что теперь сама его готовлю. Проблема только в том, что гороховую муку не везде продают. Но я ее теперь в интернет- магазине заказываю.Суп с чумаром из гороховой муки (клецки по-татарски)
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.