Логотип
Актуаль тема

Режиссер Александр Далматов «Саҗидә» документаль-нәфис фильмы төшерә

Шагыйрә Саҗидә Сөләйманованың 100 еллык уңаеннан аның тормышына һәм иҗатына багышланган «Саҗидә» тулы метражлы документаль-нәфис фильмын төшерү эшләре бара.

«Саҗидә» фильмы шагыйрә язмышындагы барлык мөһим чорларны колачлый: балачак, сугыш еллары, Әлмәт нефте белән өзелмәс бәйләнеше, нефть техникумында укытучы, шәһәр радиокомитеты редакторы, партия комитеты лекторы булып эшләү еллары, иҗат чоры һәм шагыйрәнең авыруга каршы көрәше. Бу вакыйгаларны күзаллау өчен  Камал, Тинчурин, Минзәлә, Әлмәт театрлары актерлары катнашында  күренешләр төшерелә. Саҗидә Сөләйманова ролен Алсу Каюмова, Зәринә Сафина һәм Таңсылу Әхмәдиева башкара. Эпизодлар Казанда, Әлмәттә һәм шагыйрәнең туган ягында – Башкортстанның Тәтешле районында төшерелә. 

«Сәҗидә» фильмының иҗат төркеме

Фильм өчен Саҗидә Сөләйманова турындагы хатирәләре белән галимнәр, язучылар, шагыйрьләр, журналистлар уртаклашты. Алар арасында  Ркаил Зәйдулла, Ринат Мөхәммәдиев, Ренат Харис, Рәдиф Гаташ, Дания Заһидуллина, Фоат Галимуллин,  Фирүзә Җамалетдинова, Эльмира Закирова, Асия Юнысова,Рузәл Мөхәммәтшин, Алинә Бикмуллина, Дания Нәгыйм.

Фильм шагыйрә турында җылы хатирәләргә дә бай булачак.

«Саҗидә Сөләйманова иҗаты күптән инде милләт байлыгына әйләнде. Аның «Урсал тау», «Туй җыры» кебек шигырьләрен һәм җырларын республикабызның һәр почмагында беләләр. Без гап-гади биографик белешмә генә түгел, ә төрле яшьтәге тамашачының күңеленә үтеп керердәй эмоциональ кино төшерергә телибез», – ди фильмның режиссеры 
Александр Далматов. 

Киноның сценарий авторлары – Алсу Хәбибуллина һәм Резеда Хәйретдинова. Башкарма продюсеры – Раил Сафин, консультанты – Саҗидә Сөләйманованың улы Әнвәр Маликов. Проект «Татнефть» хәйрия фондының «Игелек энергиясе» гранты ярдәмендә гамәлгә ашырыла.

Фильмда музыкага аерым игътибар биреләчәк. Композиторы Миләүшә Хәйруллина Саҗидә Сөләйманова шигырьләренә яңа ике җыр яза. Аларны Әлмәттә туып, хәзер Санкт-Петербургта яшәүче җырчы Альбина Ишморзина башкарачак. Бу композицияләргә ике музыкаль клип төшерү планлаштырыла. Алар фильмның бер өлеше булыр һәм яшь аудитория арасында шигъриятне тагын да популярлаштырыр дип көтелә.

Фильм агымдагы елның октябрендә зәңгәр экраннарга чыгар дип планлаштырыла. 
 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар