18 июльдә Мамадыш районы Җөри авылының Тырлау аланында «Питрау» бәйрәме узачак.
Беренче чиратта, «Питрау» – керәшен халкының этномәдәни җыены. Быел ул 28 нче тапкыр уздырыла. Төп вакыйга – халыклар бердәмлеген багышланган колачлы зур чара – пролог булачак. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов та катнашачак.
Бәйрәмгә 50 меңгә якын кунак киләчәк. Татарстаннан 46 фольклор ансамбле чыгыш ясаячак. Шулай ук Чиләбе өлкәсенең «Нагайбәк« ансамбле, Башкортстанның Бакалы, Удмуртиянең Грахово, Самара өлкәсе керәшен ансамбльләре матур программа әзерләгән.
Дистәдән артык мәйданның кунакларны үзенә тартып торачак. «Керәшен авыллары», махсус хәрби операциядә катнашучыларга багышланган «Ватан сакчылары» фотокүргәзмәсе, «Фольклор мәйданы», «Керәшен кухнясы«,«Гамәли сәнгать, кул эшләре күргәзмәсе«, «Димче Груня почмагы», «Җәшләр җыены» мәйданнары...
Традицион «Керәшен чибәре» конкурсында махсус әзерлек үткән 10 кыз үзләренең осталыгын күрсәтеп, җиде сынаудан «сират күпере« узачак. Шунысы кызык: алар әбиләре сандыгында сакланган керәшен киемнәреннән чыгыш ясаячак.
Ат чабышлары, көрәш, спорт уеннары, Лыя елгасында балык тотулар, Чишмә буенда җырлашулар... Гомумән, искиткеч бай күңел ачулар.
«Димче почмагы»нда билгеле яучы Аграфена Васильева исә үз эшен алып бара. Керәшен кызлары үзенә тиң ярны гомер-гомергә «Питрау»да тапкан бит инде!
«Питрау»ның тарихы җәйге кояш торгынлыгына барып тоташа. Питрау җитте, җәй үтте, диләр. Җәйнең уртасын символлаштыручы бәйрәм ул. Питраудан соң җәй тәмамлану фазасына күчә. Кәккүк тә кычкырмый, үләннәр дә үтми, су да коенмыйлар. Керәшеннәр бу вакытта печәнгә төшәләр, себерке бәйлиләр. Питрауга каршы төндә яшьләр кырга чыгып учак кабыза, кояш чыкканын сагалый, түгәрәк уенда әйлән-бәйлән уйный. «Питрау» – танышулар, кавышулар урыны да!
Менә нинди матур бәйрәм көтә халыкны! «Питрау түгәрәк уены» фестивленә, Җөригә ашыгыгыз. Бәйрәм 16 сәгатьтә башлана. Ә тантаналы ачылыш – кичке 18 сәгатьтә! Бик кызык булачак!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк